Шакир Шиһаб улы Абиловтатар әдәбият галиме.

Шакир Абилов
Туган телдә исем Шакирҗан Шиһабетдин улы Абилов
Туган 31 август 1915(1915-08-31)
Чиләбе өлкәсенең Коншак районы Яңавыл авылы
Үлгән 26 декабрь 2004(2004-12-26) (89 яшь)
Казан

Ул 1915 елның 31 августында Чиләбе өлкәсенең Коншак районы Яңавыл (Бәгәрәктамак) дигән авылда күп балалы гаиләдә туа. Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, Свердловск шәһәре татар рабфагында укый. Рабфакны тәмамлагач, Шакир аганы Ырынбур педагогика институтына укырга җибәрәләр. Институттан соң ул Актанышта мәктәптә эшли. Ә 1940 елда Шакир Абиловны армия хезмәтенә алалар. Сугыш елларында ул татар телендә чыккан дистәләрчә фронт газеталарында эшли. Биредә язучы Гадел Кутуй белән очраша. Алар бергәләп ике-өч газета чыгаралар. Язучыны соңгы күрүчеләрнең берсе дә Шакир Абилов була.

Сугыштан соң туган авылында укытучылык итә, район мәгариф бүлегенә мөдирлек итә. 1956 елны Казанга килеп, Тел, әдәбият һәм тарих институтына аспирантурага керә. Шакир ага калган тормышын фән дөньясы белән бәйли. Шакир Абилов тарафыннан урта гасыр татар әдәбиятының онытылмаслык сәхифәләре языла. Барыннан да бигрәк ул Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьяр иҗатын тикшерә. “Борынгы татар әдәбияты” (1963), “Мөхәммәдьярның “Нуры содур” (1997), “Татар әдәбияты тарихы”. 1 том (1984) кебек басмаларда Шакир Абиловның көче күп куелган.