Тынычлык өчен Нобель премиясе

(Тынычлык өчен Нобель бүләге битеннән юнәлтелде)

Тынычлык буенча Нобель премиясе — тынычлык урнаштыру буенча казанышлар өчен ел саен Ослодагы Нобель комитеты тапшыра торган дәрәҗәле бүләк.

Намзәтләрне теркәү кагыйдәләре

үзгәртү

Нобель фонды уставы нигезендә, намзәтләрне түбәндәге затлар тәкъдим итә ала:

  1. Норвегия Нобель комитетының элеккеге һәм гамәлдәге әгъзалары һәм Нобель институты тарафыннан билгеләнгән киңәшчеләр;
  2. төрле илләрнең милли парламентлары һәм хөкүмәтләре әгъзалары, шулай ук Парламентара берлек әгъзалары;
  3. Гаагадагы Халыкара арбитраж мәхкәмәсе әгъзалары;
  4. тынычлык мәсьәләләре буенча халыкара даими бюро комиссиясе әгъзалары;
  5. Халыкара хокук институтының әгъзалары һәм ассоциацияләшкән әгъзалары;
  6. сәяси фәннәр һәм юриспруденция, тарих һәм фәлсәфә өлкәсендәге университетларның профессорлары;
  7. Тынычлык буенча Нобель премиясе лауреатлары.

Лауреатлар исемлеге

үзгәртү

1900-еллар

үзгәртү
Ел Исем Тема
1901 ел   Жан Анри Дюнан «Халыкларның тыныч хезмәттәшлегенә кертем керткән өчен».
  Фредерик Пасси «Тынычлык урнаштыру буенча күп еллык хезмәтләр өчен».
1902 ел   Эли Дюкоммен «Европаның төрле пацифистик җәмгыятьләренең эшен коодинацияләү максатыннан Халыкара тынычлык бюросына нигез салуда хезмәт өчен рәхмәт йөзеннән ».
  Шарль Альбер Гоба «Халыкара арбитраж эшендә тырышлык өчен».
1903 ел   Уильям Рандал Кример «Арбитраж юлы белән тынычлык урнаштыруда тырышлыклар өчен».
1904 ел Халыкара хокук институты (Гент, Бельгия) Халыкара хокук институты – халыкара хокук принципларын билгеләгән, аның кодлаштыра башлаган һәм халыкара проблемаларны чишү юлларын тәкъдим иткән иң беренче оешмаларның берсе.
1905 ел   Берта Зутнер «Актив пацифистик эшчәнлек өчен».
1906 ел   Теодор Рузвельт «Портсмут тынычлык килешүен имзалауга керткән өлеш өчен».
1907 ел   Луи Рено «Франциядә халыкара хокукның чын даһие буларак».
  Эрнесто Теодоро Монета «Тынычлык өчен эшчәнлеге өчен»
1908 ел   Клас Понтус Арнолдсон «Норвегия конфликтын чишүдә керткән өлеш өчен».
  Фредрик Байер «Региональ хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан Скандинавия парламентара берлеген оештыру өчен».
1909 ел   Огюст Беернар «Халыкара арбитраж һәм коралларның киметү өчен көрәштә кылган тырышлыкларга рәхмәт йөзеннән».
  Поль Д’Эстурнель де Констан «Франция һәм күрше илләр арасында арбитраж турындагы солых төзү өчен.
1910 ел Халыкара тынычлык бюросы «Коралсызландыру буенча конференцияләр оештыру өчен».

1910-еллар

үзгәртү
Ел Исем Тема
1911 ел   Тобиас Ассер «Халыкара арбитраж өлкәсендә хезмәт өчен».
  Альфред Герман Фрид «Интернациональ эшчәнлеге өчен».
1912 ел   Элиу Рут «Көнбатыш ярымшарда тынычлык урнаштыру буенча хезмәт өчен»
1913 ел   Анри Лафонтен «Европада тынычлык өчен халык көрәшенең чын лидеры буларак».
1914 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1915 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1916 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1917 ел Халыкара Кызыл Хач комитеты «Хәрби әсирләрнең хәлен яхшырту эшчәнлек өчен».
1918 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1919 ел   Томас Вудро Вильсон «Хәзерге заман халыкара сәясәтенә кешелекнең нигез канунын керткән өчен».
1920 ел   Леон Виктор Огюст Буржуа «Тынычлыкны арбитраж ярдәмендә урнаштыруда тырышлык өчен».

1920-еллар

үзгәртү
Ел Исем Тема
1921 ел   Карл Яльмар Брантинг «Швеция белән Норвегия арасындагы бәхәсне тыныч юл белән чишү һәм Милләтләр Лигасында эшчәнлек өчен».
  Кристиан Ланге «Арбитражны халыкара конфликтларны чишү юлы буларак пропагандалаган өчен».
1922 ел   Фритьоф Нансен «Авыр хәлдәгеләргә озак еллар ярдәм иткән өчен».
1923 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1924 Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1925 ел   Джозеф Остин Чемберлен «Локарн солыхларында керткән өлеше өчен».
  Чарлз Гейтс Дауэс «Аның исемен йөртүче планга керткән хезмәт өчен».
1926 ел   Аристид Бриан

  Густав Штреземан

«Озак еллар дошманлыктан соң, Локарн пакты төзегәндә һәм Франция белән Алмания арасында дусларча диалог оештырганда хезмәтләр өчен».
1927 ел   Фердинанд Эдуард Бюиссон «Француз һәм алман халыклары арасында дуслыкны кайтаруга юнәлдерелгән эшчәнлек өчен».
  Людвиг Квидде «Франция белән Алманияның иҗтимагый фикерләрен тыныч мөнәсәбәтләргә әзерләгән өчен».
1928 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1929 ел   Фрәңк Биллингс Келлог (1930 елда тапшырыла) «Париж пактын әзерләү өчен».
1930 ел   Натан Седерблюм «Тынычлыкка дини берләшмә аша ирешүдә казанышлар өчен».

1930-еллар

үзгәртү
Ел Исем Тема
1931 ел   Джейн Аддамс «Тынычлык сөюче хатын-кызларның чын делегаты буларак».
  Николас Мюррэй Батлер «Тынычлык хезмәтендә бетмәс энергия һәм тырышлык өчен».
1932 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1933 ел   Ральф Норман Энджелл «Тынычлыкны пропагандалау өчен».
1934 ел   Артур Һендерсон «Халыкара коралсызландыру эшен каты яклаган өчен».
1935 ел   Карл фон Осецкий «Алманиядә милитаризм белән көрәш өчен».
1936 ел   Карлос Сааведра Ламас «1935 елгы Боливия-Парагвай конфликтында тынычлык урнаштыру ролен үтәгән өчен».
1937 ел   Роберт Сесил «Милләтләр Лигасы алдында куйган тырышлыклар өчен».
1938 ел Качаклар эшләре буенча Нансен халыкара оешмасы «Авыр хәлдәгеләргә ярдәм кылуда эшчәнлек өчен».
1939 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.(2/3) и Нобелевский фонд (1/3).
1940 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.(2/3) и Нобелевский фонд (1/3).

1940-еллар

үзгәртү
Ел Исем Тема
1941 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына (2/3) һәм Нобель фондына (1/3). күчерелде.
1942 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына (2/3) һәм Нобель фондына(1/3). күчерелде
1943 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына (2/3) һәм Нобель фондына(1/3). күчерелде
1944 ел Халыкара Кызыл Хач комитеты (1945 елда тапшырылда.) «ХКХК үзенең сугыш елларындагы эшчәнлеге белән халыкларның тормышчан кызыксынулары һәм солыхка ихтыяҗларын тиңләштереп, кешелекнең бердәмлегенең төп принципларына мәгънә кайтарды».
1945 ел   Корделл Халл «Көнбатыш ярымшарда тынычлык урнаштыруда, сәүдәне ныгытуда һәм БМОны оештыруда булган казанышларын танып, рәхмәт йөзеннән».
1946 ел   Эмили Грин Болч «Тынычлык өчен күп еллык, тырыш хезмәте өчен».
  Джон Рэлей Мотт «Миссионерлык эшчәнлеге өчен».
1947 ел Җәмгыятькә хезмәт итүче Дуслар Шурасы (Квакерлар), Җәмгыятькә хезмәт итүче Дусларның Америка комитеты (Квакерлар) «Квакерларның дөнья сугышына каршы протесты йөзеннән».
1948 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына (2/3) һәм Нобель фондына(1/3). күчерелде
1949 ел   Джон Бойд Орр «Аның кешелекне хаҗәттән коткару эшендә генә түгел, ә сыйныфлар, милләтләр һәм расалар арасында тыныч кооперация нигезләрен төзү буенча да казанышларын танып, рәхмәт йөзеннән ».
1950 ел   Ральф Банч «Төбәкләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан Скандинав парламентара берлеген төзегән өчен.».

1950-еллар

үзгәртү
Ел Исем Тема
1951 ел   Леон Жуо «Тынычлык урнаштыру казанышлары хөрмәтенә».
1952 ел     Альберт Швейцер «Миссионерлык эшчәнлеге өчен».
1953 ел   Джордж Маршалл «Европа икътисадын сугыштан соң төзәтү буенча «Маршалл планы»ның инициаторы буларак».
1954 ел   БМО Югары комиссарының качаклар эшләре буенча хезмәте «Качакларга армый-талмый һәм еш кына кадерсез ярдәм иткәне һәм качакларның хаҗәтләренә хакимиятләрнең игътибарларын юнәлтә алган өчен».
1955 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1956 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына (2/3) һәм Нобель фондына(1/3). күчерелде
1957 ел   Лестер Боулс Пирсон «Сүәеш кризисын үтеп чыгуда хезмәтләре өчен».
1958 ел   Жорж Пир «Качакларга ярдәм өчен».
1959 ел   Филип Ноэль-Бейкер «Коралсызландыру буенча күренекле белгеч буларак».
1960 ел   Альберт Джон Лутули «Кешеләр һәм халыклар арасында гаделлек урнаштыруда тырышлыклар өчен».

1960-еллар

үзгәртү
Ел Исем Тема
1961 ел   Даг Хаммаршельд «БМОда эшчәнлек өчен».
1962 ел   Лайнус Карл Полинг «Атом-төш тәҗрибәләрен тыю турында килешү проекты авторы буларак».
1963 ел Халыкара Кызыл Хач комитеты «Үзенең хезмәт итү дәверенең 100-еллыгы хөрмәтенә».
Кызыл Хач җәмгыятьләре Лигасы «ХКХКның 100-еллыгы хөрмәтенә».
1964 ел   Мартин Лютер Кинг «Каратәнлеләрнең тигез хокуклары файдасына эшчәнлек өчен».
1965 ел   БМОның Балалар фонды (ЮНИСЕФ) «Халыклар арасында туганлык һәм тынычлыкны ныгытуда казанышлары өчен».
1966 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына күчерелде.
1967 ел Премия тапшырылмады. Акчалар секциянең махсус фондына (2/3) һәм Нобель фондына(1/3). күчерелде
1968 ел   Рене Кассен «Кеше хокукларының гомуми декларациясен кабул итүнең 20-еллыгы хөрмәтенә».
1969 ел Халыкара хезмәт оешмасы «Тынычлык инфраструктурасын төзүдә һәм халыклар арасында туганлыкны ныгытуда эшчәнлек өчен».
1970 ел   Норман Эрнест Борлоуг «Азык-төлек проблемасын чишүдә хезмәте һәм «яшел инкыйлабны» башкару өчен».

1970-еллар

үзгәртү
Ел Исем Тема
1971 ел   Вилли Брандт «Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасындагы тынгысызлыкны киметү юлында ачык тәкъдимнәр өчен».
1972 ел Премия тапшырылмады. Акчалар Нобель фондына күчерелде.
1973 ел   Генри Киссинджер «Вьетнамда солыхка бәйле казанышларын танып, рәхмәт йөзеннән».
  Ле Дых Тхо «Вьетнамда солыхка бәйле казанышларын танып, рәхмәт йөзеннән».
1974 ел   Шон Макбрайд «Кеше хокукларының халәтен күзәтүнең халыкара механизмнарын оештырган өчен».
  Эйсаку Сато «Антимилитаризм сәясәте өчен».
1975 ел   Андрей Сахаров «Кешеләр арасында тынычлыкның фундаменталь принципларын яклаган һәм хакимиятнең хокук бозулары һәм кеше хокукларын теләсә нинди рәвештә басуларга каршы көрәш өчен».
1976 ел   Бетти Уильямс,

  Мейрид Корриган

«Тынычлык эше буенча казанышларын танып».
1977 ел Amnesty International (Халыкара амнистия) «Кешелек дәрәҗәләрен көчләүдән, җәзалаулардан һәм таркаулыктан яклаган өчен».
1978 ел   Әнвәр Садат,

  Менахем Бегин

«Исраил белән Мисыр арасында төп килешүләрне әзерләгән һәм төзегән өчен».
1979 ел     Тереза Ана «Кеше дәрәҗәләренең кагылгысызлыгын яклап, иң мөһим сферада тынычлык урнаштыручы буларак».
1980 ел   Адольфо Перес Эскивель «Кеше хокуклары өчен көрәшүче буларак».

1980-еллар

үзгәртү
Ел Исем Тема
1981 ел   БМО Югары комиссарының качаклар эшләре буенча Идарәсе «Качакларга армый-талмый һәм еш кына кадерсез ярдәм иткәне һәм качакларның хаҗәтләренә хакимиятләрнең игътибарларын юнәлтә алган өчен».
1982 ел   Альва Мюрдаль,

  Альфонсо Гарсия Роблес

«Коралсызландыру эшендә зур өлеш өчен».
1983 ел   Лех Валенса «Кеше хокуклары өчен көрәшүче буларак».
1984 ел   Десмонд Мпило Туту «Апартеидка каршы көрәштә күрсәткән батырлык һәм кыюлык өчен».
1985 ел   Бернард Лаун, Дөнья табиблары атом-төш сугышын булдырмас өчен «Җәмгыятьнең мәгълүматлы булуы һәм кешелек акылын тынычлык файдасына күндерүе өчен».
1986 ел   Эли Визель «Яһүдиләрнең, нацизм корбаннарының җәфа чигүләренә багышланган тематикага тугры булган өчен».
1987 ел   Оскар Ариас Санчес «Үзәк Америкада тыныч сөйләшүләр инициаторы буларак».
1988 ел   БМО Тынычлык урнаштыру көчләре «Тынычлыкны яклаган өчен».
1989 ел   14 нче Далай-лама (Тензин Гьяцо) «Аерым кешеләр, җәмгыятьләр һәм халыклар арасында мәрхәмәтлелек, мәхәббәт һәм түземлелек турында армый-талмый вәгазьләгән өчен».
1990 ел   Михаил Горбачев «Аның бүген халыкара җәмгыятьнең мөһим өлешен характерлаучы тыныч процесста ролен танып, рәхмәт йөзеннән.».

1990-еллар

үзгәртү
Ел Исем Тема
1991 ел   Аун Сан Су Чжи «Кеше хокукларын яклаучы буларак».
1992 ел   Ригоберта Менчу «Кеше хокуклары, бигрәк тә Американың төп халкының хокукларын яклаучы буларак».
1993 ел   Нельсон Мандела

  Фредерик Виллем де Клерк

«Аларның Көньяк Африкада апартеид режимының тыныч юл белән тәмамлануы эше һәм яңа демократиягә нигез әзерләүләре өчен».
1994 ел Калып:Байрак/Фәләстыйн Ясир Гарәфәт

  Шимон Перес
  Ицхак Рабин

«Якын Көнчыгышта тынычлык ирешү буенча тырышлыклар өчен».
1995 ел   Джозеф Ротблат һәм Фән һәм глобаль проблемалар буенча Пагуош конференцияләре. «Төш коралының дөнья сәясәтендәге ролен киметүгә юнәлдерелгән эшләр һәм коралларның бу төрен тыю буенча күп еллык тырышлыклар өчен»
1996 ел   Карлуш Белу

  Жозе Рамуш-Орта

«Аларның Көнчыгыш Тимордагы конфликтны тыныч юл һәм гаделлек белән чишү буенча тырышлыклары өчен»
1997 ел   Джоди Уильямс һәм Пехотага каршы миналарны тыю өчен халыкара хәрәкәт «Пехотага каршы миналарны тыю һәм юк итү өстендә эшләгән өчен».
1998 ел   Джон Хьюм

  Дэвид Тримбл

«Төньяк Ирландиядәге конфликтны тыныч юл белән чишү юлларын эзләгән өчен».
1999 ел «Чикләрсез табиблар» «Гуманитар эшчәнлек һәм табигый, техноген катастрофалар һәм кораллы низаглар вакытында җәрәхәтләнгәннәргә ярдәм иткән өчен»
2000 ел   Ким Дэ Чжун «Көньяк һәм Төньяк Кореяларның берләшүе һәм Көньяк Корея һәм гомумән, Көнчыгыш Азиядә демократия һәм кеше хокукларының ныгытылуы эшендә тырыш хезмәт өчен»

2000-еллар

үзгәртү
Ел Исем Тема
2001 ел   БМО һәм   Кофи Аннан Күпкә оешканрак дөнья төзүгә һәм бар дөньяда тынычлыкны ныгытуга өлеш керткән өчен»
2002 ел   Джимми Картер «Бар дөньяда конфликтларны тыныч юл белән чишүдә тырышлыклар һәм кеше хокуклары өчен көрәш өчен».
2003 ел   Ширин Әбади «Демократия үсеше һәм кеше хокуклары, бигрәк тә Ирандагы балалар һәм хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшкә зур өлеш керткән өчен».
2004 ел   Вангари Маатаи «Демократия һәм тынычлык үсеше өчен күп еллык кертем өчен».
2005 ел   МАГАТЭ һәм   Мөхәммәд әл-Бәрадәи «Атом энергиясенең хәрби максатларда кулланылуын тыю һәм аның тыныч максатларда мөмкин кадәр куркынычсыз шартларда кулланылуын оештыруда тырышлыклар өчен».
2006 ел   Мөхәммәд Юныс һәм Grameen Bank «Социаль һәм икътисади үсеш нигезләрен төзү буенча тырышлыклар өчен».
2007 ел   Альберт Гор и   КҮБЭХК «Кеше эшчәнлеге китереп чыгарган климатик үзгәрешләрнең нәтиҗәлрәен өйрәнгән һәм аларны булдырмас өчен тиешле чараларны эшләп чыгарган өчен».
2008 ел   Мартти Ахтисаари «Аның берничә континента өч дистә ел эчендә халыкара конфликтларны чишүгә керткән мөһис тырыш өлеше өчен».
2009 ел   Барак Обама «Халыкара дипломатия һәм халыклар арасында хезмәттәшлекне ныгытуда экстраординар тырышлыклар өчен».

2010-еллар

үзгәртү
Ел Исем Тема
2010 ел   Лю Сяобо «Кытайда кешенең фундаменталь хокуклары өчен озак һәм көчләүсез көрәш өчен»
2011 ел   Элен Джонсон-Серлиф "Тынычлык урнаштыру һәм хатын-кызларның иминлеге һәм хокуклары өчен көч кулланмыйча көрәштеләр».
  Лейма Гбови "Тынычлык урнаштыру һәм хатын-кызларның иминлеге һәм хокуклары өчен көч кулланмыйча көрәштеләр».
  Тавакуль Карман "Тынычлык урнаштыру һәм хатын-кызларның иминлеге һәм хокуклары өчен көч кулланмыйча көрәштеләр».
2012 ел   Европа берлеге «60 ел буена Европада кеше хокукларын яклаган һәм континентны берләштерүдә күп еллык роле өчен»
2013 ел Химик коралны тыю буенча оешма «Химик коралны юк итү буенча киң күләмле эш башкарган өчен»
2014 ел   Мәләлә Юсәфзәи «Балаларны һәм яшьләрне кысуга каршы һәм баларның белемгә хокукын яклап көрәшүе өчен»
  Кайлаш Сатьяртхи «Балаларны һәм яшьләрне кысуга каршы һәм баларның белемгә хокукын яклап көрәшүе өчен»
2015 ел   Тунистагы милли диалог квартеты «Туниста плюралистик демократияне төзүдә зур кертем өчен һәм 2011 елгы Ясмин инкыйлабы нәтиҗәләре буенча»
2016 ел   Хуан Мануэль Сантос «Илдә ярты гасырдан артык барган ватандашлар сугышын туктатуга керткән көче өчен.
Роль: Колумбия президенты»
2017 ел Атом-төш коралын тыю буенча халыкара кампания «Атом-төш коралын һәртөрле куллануның катастрофик нәтиҗәләренә игътибарны юнәлтү буенча керткән көчләре һәм килешүләр юлы белән әлеге төр коралны тыярга омтылышлары өчен»
2018 ел   Дени Муквеге «Җенси көчләүне сугышлар һәм кораллы низаглар вакытында корал итеп куллануны тыю тырышлыгы өчен»
  Надия Мурад «Җенси көчләүне сугышлар һәм кораллы низаглар вакытында корал итеп куллануны тыю тырышлыгы өчен»
2019 ел   Абий Әхмәт Али «Эритрея белән Эфиопия арасында чик буе низагын чишү өчен»
2020 ел   БМО Бөтендөнья азык-төлек программасы «ачлыкка каршы көрәш һәм конфликтлы төбәкләрдә тынычлыкка ирешү шартларын яхшыртуга өлеш керткән өчен»[1]
2021 ел   Мария Ресса /   Дмитрий Моратов Филипинда һәм Россиядә сүз иреген яклау буенча кыю көрәшкән өчен[2]
2022 ел   Алесь Беляцкий /   Мемориал /   Гражданнар ирекләре үзәге [3]
2023 ел   Нәргиз Мөхәммәди Иранда хатын-кызларны җәберләүгә каршы көрәшүе һәм кеше хокукларын һәм ирекләрен алга сөрүе өчен[4]

Читтән торып тапшырылган премияләр

үзгәртү

Кайбер премияләр читтән торып тапшырылганнар, чөнки лауреатлар я тоткынлыкта булганнар яисә аларның кайбер ирекләре (мәсәлән, күчеш иреге) чикләнгән булган:

Сылтамалар

үзгәртү

Калып:Нобель премиясе Калып:Тынычлык буенча Нобель премиясе

  1. Нобелевскую премию мира получила Всемирная продовольственная программа ООН. 2020 елның 10 октябрь көнендә архивланган.news.mail.ru(рус.)
  2. Нобелевская премия мира присуждена сразу двум номинантам — главреду «Новой газеты» Дмитрию Муратову и филиппинской журналистке Марии Рессе. bbc.com, 8.10.2021
  3. Jenni Reid. Belarusian campaigner Ales Bialiatski and two human rights groups win 2022 Nobel Peace Prize.
  4. Нобелевскую премию мира присудили иранской правозащитнице Наргес Мохаммади. ВФокусе Mail.ru, 6.10.2023