Лима Роберта Гбови (ингл. Leymah Roberta Gbowee; 1 февраль 1972 ел) — Либерияның тынычлык урнаштыру эшмәкәре, «хатын-кыз хокуклары һәм хәвефсезлеге өчен көрәштә һәм тынычлык урнаштыруда катнашкан өчен» Тавакуль Карман һәм Элен Джонсон-Серлиф белән тынычлык буенча 2011 елгы Нобель премиясе лауреаты[18].

Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2][3]
Ватандашлык  Либерия[3]
Туу датасы 1 февраль 1972(1972-02-01)[4][5][6] (52 яшь)
Туу урыны Монровия[d], Либерия[7][8][9][…]
Һөнәр төре сәясәтче, эшмәкәр, икътисадчы, антивоенный активист, активист
Эшчәнлек өлкәсе кеше хокуклары һәм разрешение споров[d]
Эш урыны Колумбия үнивирситите
Әлма-матер Восточный меннонитский университет[d][10]
Катнашучы FII 6th Edition in Riyadh[d][11] һәм Middle East and Africa Summit 2022[d][12]
Әгъзалык Nobel Women's Initiative[d][13]
Бүләкләр
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 14 611
 Лейма Гбови Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Лейма Гбови үзәк Либериядә туа. Беренче ватандашлар сугышы башлангач, 17 яшьлек Лейма илнең башкаласы Монровиягә күчә. Психологка укый һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан балалар белән эшли.

2002 елда социаль хезмәтче булып эшләп йөргән Гбови Либериядәге икенче ватандашлар сугышы барганда либерий хатын-кызларның тынычлык өчен хәрәкәтен оештыра. Хәрәкәт балык базарында эшләгән хатын-кызлар арасында башлана. Аңа Монровиянең торган саен күбрәк христиан һәм мөселман хатыннары кушыла бара. Гбови җитәкчелегендә хәрәкәт Либерияның ул чактагы президенты Чарльз Тейлор белән очраша һәм аның Ганадагы ил сөйләшүләрендә катнашу вәгъдәсен алуга ирешә.

Гбови Ганада Либерия хатын-кызлары төркеменә җитәкчелек итә. Делегация Аккрада президент сарае диварлары янында тавышсыз протест үткәрә. Шулай ук «җенси забастовка» (Аристофанның «Лисистрата» комедиясендә тасвирланган тынычлыкка ирешү ысулы) оештыра[19]. Протест акциясе барышында аны кулга алырга җыенганнарына, Гбови шәрә калып чишенү белән яный (Көнбатыш Африка мәдәниятендә бу иң көчле ләгънәт дип санала), һәм янау җиңә— аны кулга алмыйлар[20].

Лейма Гбови Комфорта Фримен белән бергә WIPNET хәрәкәтен (ингл. Women in Peacebuilding Network, «Женщины в Построении Мира») оештыра һәм президентка мөрәҗәгать чыгара.

Хәрәкәт төрле хөкүмәтләр вәкилләре белән тынычлык кору буенча уңышлы сөйләшүләр үткәрә[21].

Хәрәкәт тырышлыгы белән 2003 елда Либериядә икенче ватандашлар сугышын тәмамлауга ирешә һәм ил президенты итеп Элен Джонсон-Серлиф, Африка тарихында беренче хатын-кыз, сайлана.

Лейма Гбови — «конфликтларны хәл итү» специальносте буенча гуманитар фәннәр магистры, аны Виргиния Көнчыгыш Меннонит Университетында ала. Ул — Гананың Аккра шәһәрендә урнашкан "Тынычлык һәм иминлек буенча Африка хатын-кызлары берекмәс"нең башкарма директоры[22]. 2008 елда аның турында «Загони дьявола обратно в ад» дигән документаль фильм төшерелә[23].

Бүләкләре үзгәртү

  • 2007 — Джон Ф. Кеннеди исемендәге Гарвард дәүләт идарәлеге институтының Зәңгәр тасмасы
  • 2009 — Хатын-кыз хокуклары өчен Губер премиясе
  • 2009 — «Каһарманлык профильләре» премиясе
  • 2011 — Тавакуль Карман һәм Элен Джонсон-Серлиф белән бергә тынычлык буенча Нобель премиясе

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #187366207 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. http://www.bbc.co.uk/news/world-africa-19876111
  3. 3,0 3,1 http://www.nytimes.com/2011/10/10/world/africa/on-the-campaign-trail-liberias-sirleaf-plays-down-nobel-win.html
  4. http://www.infoplease.com/biography/var/leymahgbowee.html
  5. http://www.nndb.com/lists/499/000063310/
  6. http://www.bbc.co.uk/news/world-africa-15215312
  7. Deutsche Nationalbibliothek Record #1017068275 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  8. http://www.factmonster.com/biography/var/leymahgbowee.html
  9. http://www.ucc.org/black-history/test/profiles-iframe.html?page=13
  10. https://emu.edu/now/news/2011/emu-alum-wins-nobel-peace-prize/
  11. FII 6th Edition in Riyadh Program
  12. Middle East and Africa Summit 2022 - Speakers
  13. https://nobelwomensinitiative.org/laureate/
  14. http://www.nobelprize.org/nobel_prizes/peace/laureates/2011/gbowee-bio.html
  15. https://www.nobelprize.org/nobel_prizes/about/amounts/
  16. https://www.jfklibrary.org/events-and-awards/profile-in-courage-award/award-recipients/leymah-gbowee-and-the-women-of-liberia-2009
  17. https://www.demokratiepreis-bonn.de/wp-content/uploads/2018/11/181116_PM_Sperrfrist_final_KORR_MM.pdf
  18. Leymah Gbowee, Women in Peace and Security Network Africa — NIEW INTERNATIONAL CONFERENCE 2010 2014 елның 22 март көнендә архивланган.(недоступная ссылка)
  19. Bill Moyers Journal, June 19, 2009
  20. The Rabble Rousers
  21. West African Women Demand Peace In Cote D’Ivoire 2011 елның 19 июль көнендә архивланган.
  22. Hunt Alternatives Fund, Directory of Women Experts, archived from the original on 2011-10-01, retrieved 2021-05-06 
  23. November 2009 MEDIAGLOBAL 2010 елның 10 июль көнендә архивланган.