Карл Яльмар Брантинг
Карл Яльмар Брантинг (швед. Karl Hjalmar Branting; 23 ноябрь 1860 ел Стокһольм – 24 февраль 1925, шунда ук) — швецияле сәясәтче, социаль-демократик фиркадан Швециянең беренче премьер-министры.
Яльмар Брантинг | |
---|---|
Туган телдә исем | Карл Яльмар Брантинг швед. Karl Hjalmar Branting; |
Әйтелеш | |
Туган | 23 ноябрь 1860 Стокһольм |
Үлгән | 24 февраль 1925 (64 яшь) Стокһольм |
Күмү урыны | Адолф-Фредерик чиркәве зираты[d][1] |
Яшәгән урын | Q10401393? |
Ватандашлыгы | Швеция |
Әлма-матер | Уппсала университеты[2] |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Җефет | Анна Брантинг[d][3][4][2] |
Балалар | Георг Брантинг[d][3][4][2] һәм Соня Брантинг-Вестертоль[d][3][4][2] |
Ата-ана | |
Бүләк һәм премияләре | Тынычлык өчен Нобель премиясе |
Биография һәм сәяси эшчәнлек
үзгәртүКарл Яльмар Брантинг Швециянең социаль-демократик фиркасына (ШСДФ), Икенче Интернационалга нигез салучыларның һәм аларның лидерларының берсе. 1887-1917 елларда «Сосиаль-демократен» («Social-Demokraten») газетасының мөхәрире. 1896 елдан риксдаг депутаты. 1907 елдан ШСДФ башкарма комитеты рәисе.
1880-еллардан рус инкыйлабчыларына ярдәм итә. Февраль инкыйлабыннан соң Петроградта кунак була, ләкин Октябрь инкыйлабын зур нәфрәт белән каршылый.
1920, 1921-1923 һәм 1924-1925 елларда ул премьер-министр була. Ул ШСДФны реформачыл юлда алып бара һәм фирканың инкыйлабчылар канаты белән көрәшә. Ул Берн интернационалын оештыруда катнаша.
1921 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.
Карл Яльмар Брантинг 1925 елның 24 февралендә Стокһольмда вафат була.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 HJALMAR BRANTING FÖDD 23.11 1860 DÖD 24.2 1925 ARBETARLEDAREN FREDSKÄMPEN STATSMANNEN — Sveriges släktforskarförbund.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 Two-Chamber Parliament 1867–1970. — 1985.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Swedish Census 1890 — Riksarkivet.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 перепись населения Швеции 1900 года — Riksarkivet.
- ↑ 5,0 5,1 Swedish Census 1880 — Riksarkivet.