Габдулла Тукай

татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салуч
(Габдулла Тукаев битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай (عبد الله محمد عارف اوغلی توقای) («Тукай», «Апуш», Ğabdulla Tuqay; 14 (26) апрель 1886, Кушлавыч, Олы Мәңгәр вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе[1]2 (15) апрель 1913 (26 яшь), Кләчкин хастаханәсе, 1 нче пүлисә часы, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе[2]) — татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе.

Габдулла Тукай
Туган телдә исем Тукай Габдулла Мөхәммәтгариф улы
Туган 14 (26) апрель 1886
Кушлавыч, Олы Мәңгәр вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе[1]
Үлгән 2 (15) апрель 1913 (26 яшь)
Кләчкин хастаханәсе, 1 нче пүлисә часы, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе[2]
Үлем сәбәбе туберкулез
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Мәскәү урамы, 60[3]
Татарстан ур., 14, Казан[4]
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
Һөнәре шагыйрь, язучы, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, публицист, җәмәгать эшлеклесе
Ата-ана
  • Мөхәммәтгариф мулла (әти)
  • Мәмдүдә (әни)
Сайт Тукай сайты

 Габдулла Тукай Викиҗыентыкта

Викиханәнең эмблемасы
Викиханәнең эмблемасы
Викиханәдә темага текстлар бар  
Габдулла Тукай
Викиөзек эчендә Габдулла Тукай темасы буенча бит бар

Биографиясе үзгәртү

Балачак үзгәртү

 
Хаҗи-Морат Казаков. «Кечкенә Тукай». 1958

Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Бибимәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна Пучинкәсе авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Бер елдан соң, 1890 елның 18 нче гыйнварында, әнисе үлеп китә, һәм Габдулланы бабасы Өчилегә алып китә. Ләкин бабасы алга таба Габдулланы асрау авыр булачагын аңлап баланы Казанга баручы бер ямщиккә утыртып билгесез сәфәргә озата. Печән базарына килгәч, халык арасыннан чыгып Мөхәммәтвәли абзый малайны үзләренә алып кайта. Әмма алар соңрак хатыны белән икесе дә авырып китәләр һәм Габдулланы яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.

 
Камил Мотыйгый белән яшь Тукай, якынча 1905 ел

2 елдан соң Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе Тукайны эзләп таба да Уральскига алып китә.

Уральск чоры үзгәртү

1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральскидагы татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр.

19051907 елларда Тукай бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый.

Җизнәсе Галиәскәр вафат булганнан соң, Тукай Җаекның Кызыл мәчете каршындагы «Мотыйгия» мәдрәсәсенә күчеп килә.

«Мотыйгыя» мәдрәсәсе каршында рус мәктәбе эшләп килгән. Алдан Тукай рус телен үзләштергән. Монда Тукайның рус һәм чит ил әдәбиятына мәхәббәте уяна. Иҗат юлының башында ул — укытучысы Мотыйгулла Төхфәтуллинның улына ― Казанда «Касыймия» мәдрәсәсендә укучы Камил Төхфәтуллинга бурычлы. 1905 елдагы революцион күтәрелү чоры Камилгә «Фикер» гәҗите, «Уклар» һәм «Новый век» журналын бастырырга мөмкинлек тудыра. Тукай бу басмаларда үзенең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә чыгара.

Тукай өчъеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай рус һәм Европа әдәбияты дөньясына чума.

 
1907 ел

1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» гәҗите чыга башлый. 1906 елның июнендә «Уклар» сатирик журнал дөнья күрә, Тукай анда фактик редактор булып эшли.

Казан чоры үзгәртү

1907 елның Тукай Казанга килә. Анда Тукай яңа дуслар таба: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, Солтан Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый, анда Тукайның сатирик әсәрләренең бик күбесе басыла. Тукай «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укый.

 
Тукай кабере 55°45′37″ т. к. 49°06′22″ кч. о.HGЯO

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый.

1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә.

Әдәбият үзгәртү

Төп мәкаләләр: Тукай шигърияте, Тукай әдәбияты

«Туган тел» шигъре асыл нөсхәдә:

طوغان تل

!ای طوغان تل، ای ماطور تل، ئه‌‌تکه‌م، ئه‌نکه‌منڭ تلی

.دنیاده کوب نرسه بلدم، سین طوغان تل آرقلی

،ایڭ ئلك بو تل بله‌ن ئه‌نکه‌م بیشکده کویلگان

.آنناری تونلر بویی ئه‌بکه‌م حکایت سویلگان

ای توغان تل! هر وقتده یاردمڭ برلن سینڭ

.کچکنه‌دن آڭلاشلغان شادلغم، قایغم مینم

:ای طوغان تل! سینده بولغان ايڭ ئلك قیلفان دعام

«.یارلقاغل دیب اوزم هم ئه‌تکه‌م، ئه‌نکه‌منی خدام»

Габдулла Тукайның матбугатта басылган беренче шигыре — «Мужик йокысы» рус шагыйре Алексей Кольцовның (1809—1842) «Что ты спишь, мужичок?» (1839) шигыренә тәкълид итеп (ияреп) язылган. Тукай варианты Җаекта Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин тарафыннан нәшер ителүче «Фикер» журналында 1905 елның 26 ноябрендә басыла.[5]

Тукай кыска гына иҗат гомерендә 350 шигырь, 107 мәсәл һәм балалар өчен хикәяләр, 130 мәкалә һәм фельетон яза. Еллар буенча бүлсәң, түбәндәге саннар килеп чыга (баштагы сан шигырьләр , икенче сан — мәкаләләр): 1905 — 5/-(мәкалә юк), 1906 — 34/43, 1907 — 38/6, 1908 — 60/13, 1909 — 45/9, 1910 — 70/17, 1911 — 28/12, 1912 — 48/11, 1913 — 16/8.[6]

Соңгы язган әсәре — 4 юллык «Мәктәп» шигыре булган. Казанда Клячкин хастаханәсендә ятканда, вафатына 4 көн кала, 1913 елның 28 мартында яза. Әлеге «Мәктәп»не һәм тагын 3 шигырен, вафатыннан соң ук, «Аң» журналы бастырып чыгара.[7]

Тукайның үзе исән чагында нәшер ителгән китаплары үзгәртү

  1. Г.Тукаев шигырьләре. Беренче кыйсем = («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 3-нче дәфтәр). — 1. — Казан: Шәрәф матбагасы, 1907 ел (15 ноябрь). — Б. 48.
  2. Габдулла Тукаев шигырьләре. Икенче кыйсем = («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 4-нче дәфтәр).. — 2-нче. — Казан: Шәрәф матбагасы, 1908 ел (8 гыйнвар) [8]. — Б. 56.
  3. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш = («Шигырьләр көтепханәсеннән 7-нче дәфтәр). — 1-нче. — Казан: И.Н.Харитонов лито-типографиясе [9], 1908 ел (22 октябрь) [10]. — Б. 22.
  4. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш = («Шигырьләр көтепханәсеннән 7-нче дәфтәр). — 2-нче. — Казан: И.Н. Харитонов лито-типографиясе [9], 1908 ел (декабрь). — Б. 22.
  5. Җуаныч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән беренче китап) / рәсемле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы, 1908 ел. — Б. 19 б..
  6. Алтын әтәч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән икенче китап) / рәсемле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы, 1908 ел (14 ноябрь) [11]. — Б. 48 б..
  7. Габдулла Тукаев диваны = («Шигырьләр көтепханәсеннән» 8-нче дәфтәр). — 3. — Казан: «Гасыр» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1909 [12]. — Б. 48 б..
  8. Алтын әтәч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән икенче китап) / рәсемле. — 2. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н. Харитонов матбагасы, 1909 ел. — Б. 18 б..
  9. Габдулла Тукаев шигырьләре. Беренче кыйсем = («Шигырь көтепханәсеннән» 3-нче дәфтәр). — 2. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (6 март). — Б. 48 б..
  10. Габдулла Тукаев шигырьләре. Икенче кыйсем = («Шигырь көтепханәсеннән» 4-нче дәфтәр). — 2. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (11 март). — Б. 48 б..
  11. Энҗе бөртекләре. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (26 март). — Б. 72 б..
  12. Яңа кыйраәт. Әдәбияттан дәреслек-хрестоматия. — 1. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (3 сентябрь). — Б. 72 б..
  13. Әдәбият = («Шигырь көтепханәсеннән» 10-нчы дәфтәр) / Г.Тукайның фотосурәте белән. — 1. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (27 октябрь). — Б. 30 б..
  14. Исемдә калганнар / Тукай рәсеме белән. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (12 ноябрь). — Б. 38 б..
  15. Балалар күңеле. Беренче җөзьә = Ибтидаи мәктәпләр өчен шигырьләр мәҗмугасе. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1909 ел (23 ноябрь) [13]. — Б. 32 б..
  16. Күңелле сәхифәләр = («Мәктәп мөкафяте»ннән 4-нче китап). — Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1910 ел (12 апрель). — Б. 16 б..
  17. Халык моңнары / җыючысы: Шүрәле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, «Милләт» матбагасы, 1910 ел (29 ноябрь). — Б. 24 б..
  18. Халык әдәбияты. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1910 ел (20 июнь). — Б. 43.
  19. Әдәбият = (Шигырьләр көтепханәсе»ннән 10-нчы дәфтәр). — 2. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, 1910 ел (9 июль). — Б. 30.
  20. Яңа кыйраәт. — үзгәртелгән, өстәлгән 2. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1910 ел (5 октябрь). — Б. 56.
  21. Балалар күңеле = Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. Әдәбияттан хрестоматия.. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1910 ел (18 декабрь) [14]. — Б. 144.
  22. Күңел җимешләре. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1911 ел (26 март). — Б. 46.
  23. Мияубикә = «Мәктәп көтепханәсе»ннән 1-нче китап. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1911 ел (12 июнь). — Б. 144.
  24. Яшен ташлары. Беренче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1911 (1 август). — Б. 23.
  25. Балалар күңеле. Беренче кыйсем. — 2. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1911 ел (23 ноябрь). — Б. 32.
  26. Яшен ташлары. Икенче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел. — Б. 24.
  27. Балалар күңеле. Икенче кыйсем. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел (11 февраль). — Б. 32.
  28. Яшен ташлары. Беренче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — 2. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел. — Б. 23.
  29. Сабитның укырга өйрәнүе [15]. — Казан: И.Н.Харитонов типографиясе, 1912 ел (17 май). — Б. 8.
  30. Халык моңнары / җыючысы: Шүрәле. — 2. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1912 ел (25 май). — Б. 24 б..
  31. Халык әдәбияты / җыючысы: Шүрәле. — 2. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, «Өмид» матбагасы, 1912 ел (25 май). — Б. 38 б..
  32. Җан азыклары [16]. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, Л.П.Антонов матбагасы, 1912 ел (30 декабрь). — Б. 48 б..

Габдулла Тукай истәлеге үзгәртү

 
Габдулла Тукай мәйданы станциясендә мозаика

Габдулла Тукай истәлегенә күп объектлар, әдәби һәм мәдәни чаралар, оешмалар аның исемен йөртә. Шуларның арасында:

Тукайга һәйкәлләр үзгәртү

Тукайга һәйкәлләр Казанда (Тукай скверында һәм опера-балет театр янында), Чаллыда, Түбән Камада, Уфада, Петербургда, Мәскәүдә, Җаекта, Әнкарада (Төркия) бар.

Тукай музейлары үзгәртү

Әдәби әсәрләр үзгәртү

  • «Тукай» романы — Әхмәт Фәйзи
  • «Кечкенә Апуш» повесте — Әхмәт Фәйзи
  • «Тукай турында хикәяләр» (җыентык) — Ибраһим Нуруллин
  • «Тукай Петербургта» — Ибраһим Нуруллин
  • Башка әдипләрнең күпсанлы пьеса, шигырь, хикәяләре.

Тукай музыкада үзгәртү

Тукай театрда[20] үзгәртү

Габдулла Тукай бүген үзгәртү

 
Тукай имзасы

Бөек шагыйрь туган көне — 26 апрель — Татарстанда туган тел көне буларак игълан ителде. Шул көнне, Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры янында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында мәдәни чаралар үтәләр.

Шигърият сүзлеге үзгәртү

Казан Университеты Галимнәре белән Габдулла Тукай кулланган сүзләрдән белешмәле интернет-сүзлек әзерләнде. Сүзлектә 411 шигыйрь 45899 сүз белән. Белешмәле сүзлек Г. Тукайның компьютер фонды нигезләнеп эшләнелде. Шигъри фонды бөтен академик нәшер ителгән әсәрләрен ала. Текстотека нигезендә 1985-1986 елларда КФАН СССР Г. Ибраһимов тел, әдәбият һәм тарих Институты әзерләгән 5 томлык Габдулла Тукай иҗаты ята.[21] Сүзлек-белешмәнең мүәлифләре К. Р. Калиуллин һәм Р. М. Каримуллина. Икеседә Казан Университетының Теоретик һәм прикладной лингвистика мөгалимләре булып торалар. Шигрият сүзлеге белән Казан Универсететының сайтында klf.ksu.ru/tukay 2012 елның 21 июль көнендә архивланган.[21]

Г. Тукай премиясе???

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

 
Викиөзек эчендә Габдулла Тукай темасы буенча бит бар

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Татарстан Республикасы Милли китапханәсе — 1865.
  2. 2,0 2,1 2,2 Тукай Габдулла // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. http://uag.kzn.ru/docs/OPAiKN/pdf/241.pdf
  4. http://kazanutlary.ru/wp-content/uploads/2017/09/2000_10.pdf
  5. Тукайга кадәр әлеге шигырьне Касыйм Бикколов «Нәмүнәи тәрәккый» (1904) җыентыгында тәрҗемә итеп бастырган була.
  6. Санау өчен Габдулла Тукайның 19551956 елда Г. Халит ред. чыккан 4 томлыгы файдаланылган
  7. М. Фридерих. Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы. К: ТКН, 2011, 104-105 б.ISBN 978-5-298-02085-5
  8. титул битендә ялгыш 1907 ел дип күрсәтелгән
  9. 9,0 9,1 тышлыкның 4 битендә Шәрәф типографиясе дип куелган
  10. титул битендә күрсәтелмәгән
  11. тышлыкта 1909 ел
  12. тышлыкта елы юк
  13. тышлыкта 1910 ел
  14. тышлыкта 1911 ел
  15. И.Н.Харитоновның «Татар әлифбасы»на кушымта
  16. Соңгы шигырЬ мәҗмугасе
  17. В Уфе появится площадь Тукая. kulturarb.ru, 12.02.2020(рус.)
  18. архив күчермәсе, archived from the original on 2022-02-10, retrieved 2018-09-30 
  19. Выпуск журнала «Собратья по перу» («Kardeş Kalemler»). Казанның «Анадолу» төрек милли-мәдәни мохтарияте. Татарстан халыклары Ассамблеясы сайты (рус.)(тат.)(төр.)
  20. Халыкара театр көненә – “Тукай образы – сәхнәдә” кичәсе, archived from the original on 2015-09-20, retrieved 2011-04-03 
  21. 21,0 21,1 ЯЗЫК ПОЭЗИИ Г. ТУКАЯ. ИНТЕРНЕТ-СЛОВАРЬ №1(2) 2010ел. 106 бите ЖУРНАЛ:РОССИЙСКАЯ ТЮРКОЛОГИЯ
  22. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  23. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.

Тышкы сылтамалар үзгәртү