Шамил йорты

(Шәмил йорты битеннән юнәлтелде)

Шамил йортыКазанның тарихи үзәгендә — Иске Татар бистәсендә урнашкан, XX гасыр башында эклектика ысулында үзгәртеп корылган бина. архитектура һәйкәле һәм регион (җөмһүрият) әһәмитендәге мәдәни мирас объекты булып исәпләнә.

Истәлекле урын
Шамил йорты
Kazan-shamil-house.jpg
Шәһәр Казан
Лаихә авторы Генрих Руш (архитектор),
Ф. Р. Амлонг (архитектор)
Төзелеш 18631865 еллар
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4

Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1600201000объект № 1600201000

1986 елдан бинада Тукайның Әдәби музее эшли.

СурәтләүҮзгәртү

Шамил йорты – ике катлы кирпеч йорт, мәйданы 430 м². Урта гасырлар Европа архитектураы шәкелендә җирле халыкның дини карашларына туры килерлек итеп төзелгән. Эклектика милли – романтик модерн белән үрелеп бара. Бинаның төп керү юлы өстендә дивардан чыгып торучы өлеше — эркер (алман. Erker) һәм фасадтан чыгып торучы өлеше — ризалит (итал. risalita) бар. Уң яктагы ярымтүгәрәк эркер флюгерлы биек чатыр белән тәмамлана. Бинаны замокка охшатыр өчен машикули (рус. бойница, варница), аркатура (тат. ялган(сукыр) аркалар), кече манаралар кулланылган.[1]

ТарихҮзгәртү

1863 елда Казанның Иске Татар бистәсендә Юныс мәйданы янында Екатерина урамында I гилдия сәүдәгәр, миллионер, Казанның шәрәфле ватандашы Ибраһим Апаков өчен ике катлы особняк җиткерелә. 1884 елда сәүдәгәрнең бердәнбер кызы 18 яшьлек Мәрьямбану имам Шамилнең өченче улы, генерал, 45 яшьлек Мөхәммәт-Шәфигә кияүгә чыга. Ике катлы бина аларга туй бүләге итеп бирелә.

1902 елгы янгыннан бина зыян күрә.

1903 елда Федор Амлонг һәм Генрих Руш үзгәртеп кору үткәрәләр.

1906 елда Мөхәмәт-Шәфи Шамил Кисловодскида йөрәк өянәгеннән кинәт вафат булгач, Бибимәрьямбану кызлары белән Санкт-Петербургга күчә. Йортны 25 яшьлек II гилдия сәүдәгәр Ибраһим Вәлиуллинга сата. Ул бинада кәнфит фабригы ачып җибәрә. 1919 елда йортны тартып алалар һәм 1981 елга хәтле торак фатирлар итеп файдаланалар.[2]

1981 елда тарихи һәм архитектори һәйкәл дип игълан ителә.[3]

1986 елда Габдулла Тукайның тууына 100 ел тулуны билгеләп үту кысаларында, бинада Тукайның Әдәби музеен ачалар.[4]

2006 елда бинаның тышкы ягы төзәтелә.

2011 елда бинаның эчке өлешендә реставрация эшләре башкарыла.

Кызыклы фактҮзгәртү

  • Казан халкы баштарак 1849 елда архитектор А. Песке төзегән йортны (Профсоюз урамы,32) «Шәмил йорты» дип йөрткән. Ул йортны М.-Ш. Шәмил сатып алган булган һәи Иске Татар бистәсенә күчкәнче (1884) шул йортта яшәгән.
  • Шәмил йортында туып үскән Фатыйма-Зөһрә Санкт-Петербургда инкыйлабчы Мөхәммәт-Али (Махач)[5] Дахадаев белән танышып, кияүгә чыга. Балалары булмау сәбәпле, Фатыйма-Зөһрәне аергач, Махач аның сеңлесе Нәфисәгә өйләнә.[6]

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Беляев А. Б. Историческая генеалогия татарского народа. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012. ISBN 978-5-298-02215-6
  2. Казань в памятниках истории и культуры / Под ред. С. С. Айдарова, А. Х. Халикова, М. Х. Хасанова, И. Н. Алиева. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982.
  3. Багаутдинова Д. Б. Музей Габдуллы Тукая в Казани. — Казан: Татарстан китап нәрияты, 1989.
  4. Салихов Р., Хайрутдинов Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало ХХ веков). — Казан: ФЕСТ, 1995.
  5. Музеи Габдуллы Тукая в Татарстане. — Казан, 2006.

СылтамаҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Татар дөньясы, archived from the original on 2013-05-21, retrieved 2014-09-24 
  2. Татар дөнясы гәҗитеннән, archived from the original on 2013-05-21, retrieved 2014-09-24 
  3. ТАССР Министрлар шурасы карары № 601 1981 елның 23 октябре
  4. решение Татарского обкома КПСС от 30 мая 1984 года
  5. Махачкалага исем шуның хөрмәтенә бирелгән
  6. «Лица — в истории, История — в лицах», « Дагестан» журналы, 2005.
Казанның истәлекле урыннары