Шәрифә карчык

Габдулла Тукайны нәни вакытында вакытлыча асрамага алган шәхес (мөрәббия)

Шәрифә карчык (туган елы билесез ― үлгән елы 1909 елга кадәр) ― РИ Казан губернасы Казан өязе Мәңгәр волосте Кушлавыч авылы кешесе, нәни Тукайны 2 яшь тә 8 ай ярымлык вакытында вакытлыча асрамага алган (мөрәббия[1]) фәкыйрә карчык. Бу карчыкта ничек яшәве турында Габдулла Тукай 1909 елда язылган «Исемдә калганнар» исемле автобиографик повестендә искә ала.

Шәрифә
Туган билгесез
Үлгән билгесез
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Хаҗи-Морат Казаков. «Кечкенә Тукай». 1958

Шәрифә карчыкның фамилиясе дә, туган һәм үлгән еллары, шулай ук туган урыны билгесез. Габдулла Тукай ятим калганда (1888 ел), Шәрифә карчык Казан губернасының Казан өязе Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында фәкыйрь генә гомер иткән. 1885 елгы хисап алу буенча, авылда 120 хуҗалыкта 794 кеше исәпләнгән. Авыл халкы фәкыйрьлектә яшәгән. Төп кәсепләрен умартачылык тәшкил иткән. Авылда бер кибет, бер тимерче алачыгы булган. Бердәнбер күренекле урынны мәчет алып торган. Тукай яшәгән заманда Кушлавыч шундый булган.

Булачак татар халык шагыйре Габдулла Тукайның (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев, 26.04.1886―02.04.1913) әтисе Кушлавыч авылының икенче мәхәлләсе мулласы Мөхәммәдгариф Мөхәммәдгалим улы Тукаев (1843―1886), улына 4яшь тә 6 ай тулгач, вафат булган [2]. Габдулла Тукайның әнисе (Мөхәммәдгариф Тукаевның икенче хатыны, беренче хатыны – Бибигафифә Сираҗетдин кызы (1843―1885) бала тапканда кан китеп 42 нче яшендә вафат; беренче хатыныннан кызы Газизә (1876―1963), улы Мөхәммәтшәриф (1879―1890))[3]) Мәмдүдә Зиннәтулла кызы Әмирова (1864―1890), ире вафатыннан соң тол калгач, әтисе Зиннәтулла Зәйнелбәшир улы Әмиров йортына, Өчилегә кайта, бераздан Сасна (Сасна Пучинкәсе, Кече Сасна) авылы мулласы Мөхәммәтшакир Фәйзуллинга кияүгә чыга. Кияүгә чыкканда, 2 яшь тә 8 ай ярымлык Габдулланы Өчиледән Кушлавычка, илтеп, бер кибән арыш биреп, Шәрифә исемле карчыкка тапшырып калдырырга мәҗбүр була.

Исемдә калганнар үзгәртү

Төп мәкалә: Исемдә калганнар

Бу карчыкта ничек яшәве турында Габдулла Тукай 1909 елда язылган «Исемдә калганнар» исемле автобиографик повестенда түбәндәгечә искә ала (Габдулла Тукай авылдашларының сөйләүләренә нигезләнеп язган: «авылда минем вакъты сабавәтемне күргән карчык вә хатыннар мөрәббия карчыгымның минем илә бик начар мөгамәләдә булганлыгын үземә хикәят итәләр»[4]):

  Мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән.  


  Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан, өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак, балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Карчык исә үзенең: «Кадалмас әле, килмешәк!» – дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән  


  Ул карчык үлгән инде; Алла аңа рәхмәт итсен[5][4]  

Шәрифә карчыкның Габдулланы ничек тәрбияләве хакында башка төрле мәгълүматлар сакланмаган.

Мәмдүдә ире Мөхәммәтшакир (Фәйзуллин) белән Габдулланы үзләренә алдыру хакында сөйләшеп, күчтәнәчләр белән (сумса, ике таяк казы, бер таба гөбәдия) тотып, Габдулланы алырга киләләр һәм баланы карап торган өчен рәхмәт йөзеннән 50 тиен көмеш бирәләр. Шәрифә карчык рәхмәтләр әйтеп, күз яшьләре белән озатып кала[6].

Кайбер тикшеренүчеләр, Габдулла Тукай «Исемдә калганнар» әсәрендә карчыкның исемен дөрес язмаган булырга мөмкин, дип исәпли, чөнки Кушлавычтагы бердәнбер Шәрифә исемле хатын-кыз Тукай туганчы үлгән булган инде[7].

Әдәби образы үзгәртү

Әхмәт Фәйзинең 1947-1950 елларда язылган «Тукай» романының беренче китабында Шәрифә карчык образы чагылыш тапкан (эпопеядә карчык ире күптән үлгән, ир баласы [димәк, имана җире дә] булмаган көе ике кызы белән торып калган бик ярлы карчык итеп сурәтләнгән):

Карчыкның да, кызларының да закон буенча җир биләү хокуклары булмау аркасында, мәрхүм иреннән дүрт таяк җир белән калган Шәрифә карчык янына Мөхәммәтгарифның [Габдулла Тукайның әтисе] кече абыйсы, авыл старостасы белән килеп: «Киләсе елга җир бүлү була бит. Кызлар җиткерәсең, гомер буе дүрт таяк җир белән яши алмассың... Ал син бу ятимне! Үзе мәхдүм, үзе ир бала. Җирле булырсың. Дөньялык өчен ул сиңа дәүләт китерер, ахирәтең өчен бер догачың булыр,» ― дип карчыкны күндереп кайталар[8].

Рабит Батулланың «Апуш-Тукай» кыйссасында Шәрифә карчыкның өе бик фәкыйрь итеп сурәтләнгән:

Өй тараканнар катып үләрлек суык иде. Мичтә чи усак [утыны] чыш-пыш килеп, яныр-янмас пыскый. Түр сәкедә ертык юрганга уранган Габдуллаҗан калтыранып утыра[9].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мөрәббия – гарәпчәдән: тәрбияче
  2. Дамир Гарифуллин. Тукай шәҗәрәсе. Габдулла Тукай сайты
  3. Евгений Пажитнов. Родословная. Тукай Габдулла. Проза.ру
  4. 4,0 4,1 Исемдә калганнар — 1 бит. Габдулла Тукай сайты
  5. Габдулла Тукай. Әсәрләр / төзүчеләр: Гали Халит, Рашат Гайнанов, Лена Гайнанова, Рәис Даутов. — Казан: ТКН, 1986. — Т. 5
  6. Шәрифә карчык // Тукай энциклопедиясенә (сәхифәне филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев алып бара). Чын мирас, 2013 ел, ноябрь, Б. 108
  7. Тукай: мифы и факты. Сколько белых пятен в биографии великого поэта? АиФ Казань, 19.05.2016
  8. Фәйзи Ә. Тукай. — Казан: ТКН, 1952. — Б.16-17
  9. Батулла Р. Шайтан таягы: кыйссалар. – Казан: «Илһам» нәшрияты, 2014. — Б.20-21

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү