Фаизә Шәмсетдинова

Габдулла Тукайның әтисенең бертуган апасы

Фаизә Шәмсетдинова, Фаизә Мөхәммәтгалим кызы Шәмсетдинова (1838―1922) – Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалим улының (1843—1886) бертуган апасы.

Фаизә Шәмсетдинова
Туган телдә исем Фаизә Мөхәммәтгалим кызы Шәмсетдинова
Туган 1838(1838)
РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Олы Мәңгәр вулысы, Кушлавыч
Үлгән 1922(1922)
билгесез
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясеРСФСР РСФСР
Җефет Җәләлетдин Шәмсетдинов
Балалар кызы Гөлчәһрә, уллары Мөхәммәтһади, Габдрахман

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1838 елда Казан өязе Олы Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында Мөхәммәтгалим мулла гаиләсендә туган. Әнисе ― Мәргубә. Бертуган энесе – Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалим улы. Улы дүрт ай ярымлык булгач, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Бертуган сеңлесе – Газизә (Газизә Мөхәммәтгалим кызы), Җаекта сәүдәгәр Галиәсгар Госмановта (1845―1900) кияүдә була[1].

Фаизә 1870-еллар тирәсендә чыгышы белән Кушлавыч авылыннан булган мулла Җәләлетдин Шәмсетдин улы Шәмсетдиновка (1837―1922) кияүгә чыгып, Казан өязе Кармыш волосте Югары Масра авылына күчеп килә. Әлеге авыл кечкенә булган, халкы ярлы яшәгән. Масралыларның күбесе кышны чит төбәкләрдә – Пермь якларына һәм башкорт арасына чыгып, итек басып, тегү тегеп, кырык тартмачылар булып гомер иткән.

Ире Җәләлетдин мулла да ярлы булып, халыктан кергән сәдака белән генә яшәгән. 1891-1892 еллардагы ачлык(рус.) аларның тормышын тагын да авырайткан: Шәмсетдиновлар үзләре дүртәү, тол калган ике сеңлесе икешәр бала белән кайтып, гаилә ун кешелеккә әйләнгән.

Тукайны кайгырту үзгәртү

 
Габдулла Тукай Җаекта. 1907
 
Җаекта Галиәсгар Госманов йорты. Биредә Тукай 5 ел (1895—1900) яшәгән. Хәзерге күренеше
  Тышкы рәсемнәр
  Харис Якупов. «Тукай апасы Газизә белән Җаекта». 1971.

Ятим калган Габдулланы үзләренә ала алмагач, Фаизә Җаекка бертуган сеңлесе Газизә Госмановага хат яза. Габдулланың ятим калуын, чит кешеләр кулында гомер итүен аңлатып, аны балалыкка алуларын сорый. Галиәсгар белән Газизә Госмановлар Габдулланы Кырлайдан Җаекка алдыра: 1895 елның кышында Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе Габдулланы Уральскига алып китә. Казаннан килгәч, апасы Газизә һәм җизнәсе Галиәсгар Госмановлар гаиләсендә Тукай 5 ел (1895—1900) яшәгән. Җизнәсе Габдулланы Җаекның Кызыл мәчете каршында Мотыйгулла Төхфәтуллин (1846―1920) нигезләгән «Мотыйгия» мәдрәсәсенә урнаштыра, ул биредә 1895―1907 елларда укыган[2], шулай ук өч класслы рус мәктәбендә дә укый. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Җаек — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. Татар шагыйренең иҗат мирасының яртысы диярлек әлеге шәһәрдә иҗат ителгән әсәрләр. [3]. 2006 елда Тукайның остазы һәм укытучысы Мотыйгулла Төхфәтуллин йортында шагыйрьнең музее ачылган

Газизә белән Галиәсгар Госмановлар Габдулланы Кырлайдан Җаекка алдыргач, бераздан Фаизә ире Җәләлетдин һәм улы Габдрахман белән Җаек шәһәренә кунакка бара. Габдулланың туган апасы янындагы тормышын үз күзләре белән күреп, Фаизә бик сөенә. Сәүдәгәр Галиәсгар Госманов Казан ягыннан килгән кунаклар хөрмәтенә зур мәҗлес җыя.

Фаизә Мөхәммәтгалим кызы 1922 елда 84 яшендә вафат булган.
Балалары: беренче улы Мөхәммәтһади (1878) 2 яшендә вафат, кызы Гөлчәһрә (1884―?), икенче улы Габдрахман (1886―1957)[4]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Рәсүлова З. Тукай эзләреннән. К.: ТКН, 1985, Б.24-26.
  • Эльмера Галимҗанова. Шәмсетдинова Фаизә Мөхәммәтгалим кызы // Тукай энциклопедиясенә (сәхифәне филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев алып бара). «Чын мирас», 2013 ел, ноябрь, Б.108-1909.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү