Кардәш каләмнәр (журнал)
«Кардәш каләмнәр» (төр. «Kardeş Kalemler») — 2006 елдан Әнкарада (Төркия) төрек телендә нәшер ителүче айлык әдәби журнал.
Кардәш каләмнәр | |
Kardeş Kalemler | |
Tөр |
әдәби |
---|---|
| |
Гамәлгә куючы |
Ауразия язучылар берлеге (төр. Avrasya Yazarlar Birliği) |
Нәшер итүче |
Ауразия язучылар берлеге (төр. Avrasya Yazarlar Birliği) |
Нигезләнде |
2006 |
Тел | |
Төп офис | |
| |
Веб-сайт: kardeskalemler.com |
Тарих
үзгәртүАуразия язучылар берлеге (төр. Avrasya Yazarlar Birliği, рәисе Якуп Омаругълы)[1] тарафыннан нәшер ителә.
Төркиядә, төрки халыклар яшәүче илләрдә (РФ, Украина, Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Гыйрак, Иран, Мисыр, БГӘ, Алмания, АКШ, Франция, Англия һ. б.) тарала.
Баш мөхәррире — Али Акбаш (төр. Ali Akbaş, 1942).
Төрки халыклар әдәбияты белән таныштыруны максат иткән басма.
Журналның аерым (махсус) саннары төрки халыклар вәкилләре — күренекле әдипләр иҗатына багышлана:
- 2010 елның ноябрь саны татар әдәбияты классигы, БАССР халык шагыйре Мәҗит Гафуриның 130 еллыгына багышланган[2];
- 2015 елның март ае саны кыргыз язучысы Омор Солтановка (ky) багышлана[3];
- 2016 елның апрель ае саны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан оештырылган[4];
- 2016 елның июль саны казакъ шагыйре Җамбыл Җабай улына багышланган[5];
- 2018 елның март ае саны казакъ шагыйре Магҗан Җомабаевның 125 еллыгына багышланган[6][7]
- 2023 елның март санында Сания Әхмәтҗанова белән Рәмис Аймәтнең дә шигырьләре урын алган. [8]
һ. б.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ AYB. Avrasya Yazarlar Birligi. 2019 елның 14 гыйнвар көнендә архивланган. Ауразия язучылар берлегенең рәсми сайты (төр.)
- ↑ Әхәт Салихов. Очередной номер турецкого журнала «Кардеш калемлер» посвящен юбилею народного поэта Башкортостана Мажита Гафури. ИА «Башинформ», 2.12.2010 (рус.)
- ↑ Омор Султанов. Төрек дөньясында елның әдәбият кешесе. «Кардәш каләмнәр»нең facebook сәхифәсе, 02.03.2015 (төр.)
- ↑ Выпуск журнала «Собратья по перу» («Kardeş Kalemler»). Казанның «Анадолу» төрек милли-мәдәни мохтарияте. Татарстан халыклары Ассамблеясы сайты (рус.)(тат.)(төр.)
- ↑ В Турции спецвыпуск журнала «Кардеш калемлер» посвящен Жамбылу Жабаеву. 2021 елның 20 октябрь көнендә архивланган. inform.kz, 26.07.2016 (рус.)
- ↑ Корганбек Аманжол. Очередной номер журнала «Кардеш калемлер» посвящен Магжану.(үле сылтама) egemen.kz, 30.03.2018 (рус.)
- ↑ Динара Мынжасарқыҙы. Жұрт көңілін аударған «Кардеш калемлер». turkystan.kz, 29.03.2018 (казакъ)
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Евразия Язучылар берлеге журналында татар шагыйрьләренең шигырьләре басылып чыкты. Татар-информ, 14.03.2023
Әдәбият
үзгәртү- Алия Мөбарәкшина. Тукай турында «Кардәш каләмнәр». «Казан утлары», 2016 ел, июль, 145-147нче битләр.
Сылтамалар
үзгәртү- kardeskalemler.com. Журнал сайты
- «Кардеш Калемлер» - Тюркский журнал(үле сылтама). YouTube (видео, 1:29)