Харитонов матбагасы

(И.Н. Харитонов матбагасы битеннән юнәлтелде)

Харитонов матбагасы (рус. Лито-Типография И.Н. Харитонова) – Казанда 1896 елның 13 февралендә Иван Николай улы Харитонов (1859-1927) тарафыннан ачылган шәхси басмаханә. Матбага татар китапларын нәшер итүгә зур өлеш кертә. 1916 елда «Өмет» басмаханәсе белән берләшә.

И.Н. Харитонов матбагасы
Лито-Типография И.Н. Харитонова
Оешма төре:

басмаханә

Рәсми теле:

рус, татар

Җитәкчеләр
нәшир

И.Н. Харитонов

Нигезләү

1896 елның 13 феврале

Ликвидация
«Өмет» басмаханәсе белән берләшү

1916 ел

Харитонов матбагасы. Хәзерге күренеш

Тарих үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Харитонов басмаханәсе. Хәзерге күренеш

Иван Николай улы Харитонов (1859-1927) Казан университеты басмаханәсендә балачактан (1869-1881) хәреф җыючы һөнәренә өйрәнә, 1881-1888 елларда Казан губерна идарәсе басмаханәсендә өлкән хәреф җыючы булып эшли, Г.М. Вечеславның шәхси басмаханәсе идарәчесе була. Мәскәү, Петербург, Берлин, Вена, Дрезден, Лейпциг басмаханәләрендә укып, тәҗрибә туплый. 1896 елның 13 февралендә Воскресенская (Ленин, хәзерге Кремль) урамындагы Александр (Александрова) (1890 елдан Шәһәр) пасссажы бинасының өченче катында үзенең басмаханәсен ача[1]. Аны заманның алдынгы техникасы белән җиһазлый, табыш китерә торган итә. 1902 елдан матбагада татар китаплары да басыла башлый. Татар китапларын бастыру тарихында беренче буларак, китапларда иллюстрацияләр куллану кертә. Татар китапларын бастыруда әйдәүче булган бертуган Кәримовларга лаеклы көндәшкә әйләнә. Харитонов матбагасында 1902-1916 елларда 3 300 126 тираж белән 666 татар китабы дөнья күрә[2]. Болар — әдәби китаплар, уку-укыту әсбаплары, дәреслекләр, сүзлекләр, төрле календарьлар, рус классикасыннан тәрҗемәләр. Биредә Галиәсгар Камалның барлык диярлек әсәрләре, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Нәҗип Думавиларның шигырь җыентыклары, Фатих Әмирхан, Гали Рәхим (Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдерәхимов, 1892-1943)[3], Фатих Сәйфи-Казанлының повесть–хикәяләре, Ризаэтдин Фәхретдиннең хезмәтләре һ.б. нәшер ителгән. Басмаханәдә «Йолдыз», «Кояш», «Азат халык» һ.б. татар газеталары, «Ялт-Йолт», «Аң» һ.б. татар журналлары басыла. Татарларны басмаханәдә нәшер ителгән басмаларның рәсемнәр белән бизәлеп чыгуы, югары сыйфатлы булуы җәлеп итә. 1900 елда шәхси хәреф кою җитештерүе ачкач, татар (гарәп) шрифтларын да камилләштерә. Бу эштә аңа сәләтле каллиграф та булган дусты драматург Галиәсгар Камал һәм татар китабын басу остасы гравёр Ибраһим Ибнеямин улы Юзиев (1869-1912) ярдәм итә. Әлеге шрифтлар Казанның һ.б. шәһәрләрнең бик күп басмаханәләрендә кулланыла. 1913 елда әлеге яңа шрифтларны Стамбулга соратып алдырулары да мәгълүм.

1909 елда типография Казан тыкрыгы (хәзерге Миславский урамы) 4нче йорт адресы буенча урнашкан иркен бинага (өч катлы А.А. Кремлев йорты) күченә.

Харитонов басмаханәсендә басылып чыккан китаплар күп мәртәбә медальләр белән бүләкләнә, 1909 елгы халыкара күргәзмәдә (Казан) югары бүләккә — алтын медальгә лаек була[4][5]. 1916 елда Харитонов басмаханәсен «Өмет» басмаханәсе хуҗасы В. Әхмәтов сатып алып, үзенә куша.

 
Истәлек тактасы. Казан, Миславский ур., 4

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.:ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
  3. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.
  4. Купечество Казани. Дела и люди. Казань, 1998.
  5. Татар китабы. Татарская книга (төзүчеләр Рәүф Мәрдәнов, Ирек Һадиев). К.: ТКН, 2013.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Н.Ф. Решетников сайты
  2. Ю.Н. Халиуллин. Наследники восточной латыни. «Независимая газета». 08.10.2014
  3. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты. 1997, 198нче бит.
  4. Ю.Н. Халиуллин. Наследники восточной латыни. «Независимая газета». 08.10.2014
  5. А. Дубин, Л. Кузнецова. Казан халыкара күргәзмәсенең 90 еллыгына. «Гасырлар авазы», 1999, № 3-4(үле сылтама)