Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы (рус. Государственный литературно-мемориальный музейный комплекс Габдуллы Тукая) — Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан дәүләт (РФ) бюджетындагы мәдәният оешмасы (музей-комплекс). Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев, 1886—1913) тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра.
Музей комплексына керәҮзгәртү
- Хуҗалык-эксплуатация хезмәте
Экспозицияләр ике агач бинада урнашкан: шагыйрьнең балачагы узган Сәгъди абзый йортында мемориаль-көнкүреш экспозициясе, музей өчен 1976—1979 елларда махсус төзелгән ике катлы бинада әдәбият-сәнгать экспозициясе. Музей чикләре тимер рәшәткә белән уратып алынган.
Күргәзмәләр мәйданы — 724 кв. м. Музей фондында 1 700 саклау берәмлеге (төп фондта — 822) (2014 ел ахырына). Музейда милли татар йортының эчке күренеше торгызылган. ХХ гасыр башында салынган Әхмәтхан бай Мөхәммәтҗанов йорты махсус проект буенча төзекләндерелә. Экспозициядә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында Яңа Кырлай авылы байларының көнкүрешен тасвирлаган мемориаль әйберләр урын алган. Экспонатлар арасында фисгармония, патефон, шкаф, комод, сепаратор (сөт аеру аппараты) бар.
- Габдула Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты
- Шагыйрьнең балачагы
- Габдулла Тукай тормышының Җаек чоры.
- Габдулла Тукайның Казанда яшәгән вакыты.
- Тукай — бүген.
- Тукай сәнгать әсәрләрендә
- Тукайның Сәгъди Салихов гаиләсендәге тормышы
- XX гасыр башы Яңа Кырлай авылы бай катлау кешеләренең көнкүреше
- Тукай юлы
Габдулла Тукай музей комплексы |
|