Реклама

төрле формада, төрле чаралар ярдәмендә физик һәм юридик зат, товар, идея, башлангычлар турында таратыла торган мәгълүмат

Рекла́ма — төрле формада, төрле чаралар ярдәмендә физик һәм юридик зат, товар, идея, башлангычлар турында таратыла торган мәгълүмат. Ул аерым төркем кешеләргә юнәлтелгән була, рекламалана торган әйбергә карата кызыксыну уяту яки саклау максаты белән таратыла.[3]

Реклама
Сурәт
Кыскача исем ad һәм advert
Тасвирланган феномен продукт һәм хезмәт
Һәштәге ad
Моңа өлешчә туры килә Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
WordLift сылтамасы data.thenextweb.com/tnw/entity/advertising_2[1]
MCC коды 7311[2]
 Реклама Викиҗыентыкта
Урам рекламасы мисалы

Реклама бирүче дип аны җитештерү, урнаштыру, тарату өчен кирәкле мәгълүматка ия юридик яки физик зат, аның чыганагы атала.[3]

Реклама җитештерүче – радио, телевизион, элемтә каналлары, эфир вакытына бәйле техник чаралар кулланып, рекламаны урнаштыру һәм тарату белән шөгыльләнүче юридик яки физик зат. Ә рекламаны кулланучылар исә реклама җиткерелеп, шуның нәтиҗәсендә, тәэсир ителә торган юридик һәм физик затлар була.[3]

«Татар теленең аңлатмалы сүзелеге»ндә рекламаның түбәндәге мәгънәләре урын алган: реклама файдаланучыларны, кулланучыларны, сатып алучыларны, тамашачыларны һәм башкаларны тарту, аларның игътибарын җәлеп итү максаты белән үткәрелгән чара. Берәр кеше яисә берәр нәрсә турында популярлык, шөһрәт тудыру максаты белән мәгълүмат тарату; кемнең дә булса дикъкатен юнәлтү берәр кеше яисә берәр нәрсә турында хәбәр-мәгълүмат бирә, игълан итә торган белдерү, плакат, афиша, вывеска һәм башкалар.

Реклама сүзенең тамыры латинча reclamare сүзеннән алынган, француз телендә réclame “кычкырып әйтәм» мәгънәсендә кулланыла.

Реклама сүзенең икенче мәгънәсеннән чыгып, рекламаны игълан, плакат, афиша белән тәңгәлләштерергә мөмкин. Әлеге сүзнәрнең мәгънәләре «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә түбәндәгечә бирелә:

Игълан – берәр нәрсә турында газета-журналга урнаштырылган яки стенага эленеп куелган белдерү[4]
- берәр нәрсә турында рәсми белдерү, рәсми хәбәр[5]

Афиша – берәр төрле тамашаны игълан итә торган зур язма игълан.

Плакат — агитация, белешмә яки реклама өчен урамнарда, җәмәгать учрежденияләрендә эленә торган, гадәттә, эре хәрефләр белән язылган, рәсемле язу.

Билгеләмәләрдән күренгәнчә, рекламаның төп аермасы – потенциаль сатып алучыларның яки тамашачыларның игътибарын җәлеп итү максаты белән махсус үткәрелгән чара.

Реклама тарихы үзгәртү

 
Поляк телендә кинофильм рекламасы, 1937

Хронологик яктан тикшергәндә, язуны файдалану-файдаланмауга карап рекламаның 4 төрен бүлеп чыгаралар:

  • телдән
  • рәсемле яки тасвирый
  • язма (алфавит кулланыла башлаганнан бирле)
  • басма (1480 елда басма станок уйлап табылганнан соң).

Аерым галимнәр бик борынгы заманнарда барлыкка килгән малга, милеккә тамга сугу күренешен рекламаның иң беренче яралгысы буларак каралырга мөмкин дип исәплиләр. Чөнки тамгалар «бу әйбер минеке, тимәгез» дип мал иясе турында мәгълүмат җиткергән. Мондый тамгалар маллардан тыш, колларына яки үзе ясаган әйберләргә куелган. Мәсәлән, кирпичкә, таш блокларга, керамика әйберләренә. Беренче реклама текстлары Борынгы Мисырда һәм Грециядә барлыкка килә. Ул чор реклама текстлары бик гади, күп очракта, хәбәр бирү характерында булган. Аларны өйнең стеналарына элгәннәр, ә материал булып папирыс яки таш кулланылган.

Беренче реклама бюросы Венециядә 1530 елда оешкан. Ә 1630 елда Франциядә беренче газета чыга һәм анда реклама шактый күп урын алып тора. Көнбатыш Европада реклама XVIII гасырда барлыкка килә. Радио эфир аша беренче реклама 1920 елда, ә беренче телереклама 1930 елларда чыга.

Борынгы цивилизацияләрдә җитештерү һәм социаль мөнәсәбәтләрнең алга китүе мәгълүмат бирү ихтыяҗы тудыра. Бу мәгълүматның бер өлешендә адресатка йогынты ясау һәм билгеле бер эшне башкаруга стимул бирү күздә тотыла. Нәкъ менә бу белдермәләрдә хәзерге рекламаның беренче яралгылары барлыкка килә.

Иң борынгы сәүдәгәрләр үзләренең сатып алучылары белән мөнәсәбәтләрне сөрән салу ярдәмендә урнаштырганнар. Сәүдәгәр үзенең сәүдә урынына халыкның игътибарын кычкырып җәлеп иткән.

Сатып алучыларның фикеренә cөрән салып, кычкырып йогынты ясау борынгы заманнарда киң колач җәя. Бу, үз чиратында, сөрән салучы һөнәренең таралуына һәм популярлашуына китерә. Сәүдәгәрләр тарафыннан махсус ялланган бу кешеләрнең төп бурычы булып, халыкка теге яисә бу товарны мактап, сатып алырга чакыру торган. Борынгы рус дәүләтендә дә сөрән салучыларның киң таралганлыгы мәгълүм. Тарихтан төрки, шул исәптән болгар халкының да сәүдәгә һәвәс булуы билгеле. Бу турында үз вакытында мәшһүр сәяхәтчеләр Ибн Фадлан, әл-Гарнатый да искәртеп китәләр .

Белгәнебезчә, Болгар территориясендә Көнбатыш һәм Көнчыгыш илләрнең сәүдә юллары кисешкән. X гасыр Болгар илен Ибн Фадлан болай тасвирлый: «Аларның сатучылары бик күп икән, һөнәрчелек шактый үскән, шәһәрләре саны да күп 160ка җитә: Болгар, Биләр, Сувар шәһәрләре Болгар иле, өчен генә түгел, ә шул заман Көнбатыш Европа өчен дә эре шәһәрләр булып исәпләнгән. Алар һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге булып танылганнар».

Шуңа күрә, болгар хәзәр, кыпчак базарларында да сөрән салучыларның булуы ихтимал. Барыбызга да мәгълүм Кол Галинең «Кыссаи Йосыф» поэмасында түбәндәге юлларны очратабыз:

Алар әйтте «Һичбер шиксез бу чын колдыр,
Колыбызның нәкъ өч төрле гайбе бардыр:
Качучыдыр, урлаучыдыр, ялганчыдыр,
- Шул өч төрле гайбе белән син ал имди.

Әлеге юллар сатуга тәкъдим ителгән колга реклама (бүгенге көн күзлегеннән – антиреклама) буларак каралырга мөмкин.

Галимнәр В.В. Ученова, Н.В. Старых Идел буе Болгар дәүләте чорыннан алып Казан ханлыгы җимерелгәнгә кадәр телдән яшәп килгән рекламаның 3 төрен күрсәтәләр:

  1. Шәһәрдән шәһәргә йөреп сату иткән вак кәсепчеләр, һөнәрчеләрнең реклама эшчәнлеге. Әлеге кәсепчеләр төймә, энә, арзан бизәнү әйберләре, тукымалар белән сату иткән. Шәһәр эчендә сату итүчеләр вак тәмләткечләр, кәнфит, җәен куас белән сату иткәннәр, вак һөнәрчеләр (савыт-саба ямаучылар, кием-салым тегүчеләр, күмер сатучылар) үз хезмәтләрен кычкырып мактап йөрергә мәҗбүр булган.
  2. Төп сату урыннары яки кибетләре булган сатучыларның рекламасы. Әлеге төргә кибет төбендә чакырып торучылар рекламасы керә. Үз кибет товарын тәкъдим итү билгеле бер кагыйдәләргә буйсынып башкарылган. Мәсәлән, 1) башка сәүдә урыннарындагы товарны яманламаска, 2) чит сатучылар турында тискәре сүз сөйләмәскә.
  3. Ярминкәләр рекламасы. Борынгы чорларда ярминкәләр мәдәни учак ролен үтәгән, чөнки анда барлык сәяси, иҗтимагый, көнкүреш яңалыклары таратылган. Ярминкәләр үсеше — борынгы рекламаның үсешенә йогынты ясаган факторларның әһәмиятлесе. Тарих материалларына нигезләнеп, шул чор төрки-татар халкы тормышында да сәүдә, базар мөнәсәбәтләренең алга китүен әйтә алабыз. Алтын Урда, Казан ханлыгында киң таралган ярминкәләрне гадәти базарлардан традиционлык, тамашалылык һәм бер урынга бәйле булуы аерып торган. Башкалардан аерылып тору максатыннан кәсепчеләр еш кына сатарга куелган товарларга билге ясаган. Һәм бу күренеш гадәткә кереп киткән. Ярминкәләрдә сөрән салучыларның абруе тагын да үскән, товар белән кызыксындыру өчен реклама сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән, сәхнәләштерелгән рекламага кадәр барып җиткән . Ярминкәдә сатучы, үз товарым үтсен дисә, иң эффектлы һәм нәтиҗәле ысуллардан файдаланырга тиеш булган, хәтта махсус такмаклар уйлап табылган.

Г. Тукайның XX гасыр башында иҗат ителгән «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәрендәге юллар шуны раслый:

Иртә белән кайнамакта бу базар
Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр,
Кайсы сатмактадыр, кайсы ала,
Берсе алдый шунда, берсе алдана.

XIX гасыр башында Россия территориясендә 1700-ләп ярминкә уздырылган. Алар миллионнарча табыш китергән.

Мәсәлән, XVI гасыр уртасыннан XIX гасыр башына кадәр иң танылган Мәкәрҗә (Макарьевская) ярминкәсе уздырылган. Бу ярминкә Түбән Новгородтан 88 км. түбән, Иделнең сул ягында урнашкан, Макарьев монастыре каршында июль аенда уздырылган. Биредә Россиянең барлык төбәкләреннән һәм Кавказ арты, Урта Азия, хәтта Иран, Индиядән килгән сәүдәгәрләр катнашкан. Алар җимеш, яшелчәдән алып ашлык, металлга кадәр сатканнар. XVII гасыр ахырында сатудан кергән табыш 80 мең тәшкил иткән. Ләкин 1816 елгы көчле янгыннан соң, Мәкәрҗә ярминкәсе Түбән Новгород шәһәренә күчә.

Кибетләрдә һәм ярминкәләрдә эшләгән чакыручылардан тыш, дәүләт эшендәге сөрән салучылар, ягъни глашатайлар булган. Алар халыкка патша указларын һәм сарай яңалыкларын җиткергәннәр.

1480 елда басма станокның уйлап табылуы рекламаның үсешенә китерә.

Татар матбугат рекламасы тарихы үзгәртү

Уку-язу халык арасында таралуга бәйле тарихта язма реклама текстлары күренә башлый. Шулай да язма реклама гади халык арасында ул чорда әле киң таралыш тапмый. Моның төп сәбәбе – халыкның укый-яза белмәвендә булса кирәк. Бу чорга хас реклама үрнәге — кәгазь битләренә кулдан язылган мәгълүматлар.

Әлеге кәгазьләрдә кем, кайда һәм нәрсә сатканы, хакы, товарның үзенчәлекләре күрсәтелгән. Аларны кунакханәләрдә, сәүдә кибетләрендә ябыштырганнар, ә ярминкәләр вакытында, хәтта балконнардан очырганнар.

Рекламаның яңа төре – басма реклама текстлары барлыкка килүгә китап бастыру эшен җайга салу зур этәргеч бирә. Басма газета-журналлар таралу белән бергә вакытлы матбугатта урын алган реклама текстлары да еш күренә башлый. Ләкин күп кенә татар сәүдәгәрләре, рекламаның отышлы якларын аңлап бетермичә, рекламаны бирүнең кыйммәт булувына зарланалар. 1894-нче елда «Казанский телеграф» газетасы»нда «Нәрсә ул Реклама» дип аталган һәм рекламаның барлык отышлы якларын ачып күрсәткән зур мәкалә бастырыла.

Бу чорда реклама эшчәнлегендә игътибар күбрәк эленмә такталарга бирелә. Әлеге эленмә такталар төрле зурлыкта булып, аларда отышлы, яңгыравык сүзләр язылган, сатылган әйберләренә күрә оригиналь рәсем төшерелгән. Мәсәлән, бакалея лавкасының эленмә тактасында матур чәй савытлары, кәнфитләр ясалган. Сатучылар, приказчиклар урамга чыгып, үз кибетләрендә сатылган товарны мактап, сатып алучыларны кибеткә керергә чакыру эшен дәвам иткәннәр.

Шулай да, алдынгы татар сәүдәгәрләре үз рекламаларын татар газеталары булмаганлыктан, рус телле газеталарда бастырырга мәҗбүр булга, чөнки алар зур регионга таралып, күбрәк халык тарафыннан укылган.

Реклама һәрвакыт үзе иҗат ителгән чорның рухын чагылдыра, кешеләрнең көнкүреш мәшәкатьләрен тасвирлый, психологиясен ачып бирә. Мәсәлән, Хәлим Ахмеровның сәгать кибетенә рекламасы: «Хәлим Ахмеровның сәгать кибетендә төрледән төрле сәгатьләр: стена, аш бүлмәсе сәгатьләре, төрле механизмлы кесә сәгатьләре, будильниклар, музыкаль тартмалар. Һәм Яңалык! Сәгать сукканда әтәч кычкыруын ишетәсегез килсә, безгә килегез! Печән базары. Сәйдәшев кибеты янында».[6]

Әлеге рекламаларда шул чорның көндәлек тормыш сулышы чагыла. Мәсәлән, сәүдәгәр Апанай кунакханәсенә реклама: «Шәһәребез кунаклары өчен иң уңайлы һәм кыйбат булмаган номерлар һәм мебельле бүлмәләр. Печән базары Мәскәү урамындагы кунакханәдә бер айга һәм бер тәүлеккә номерлар алу: бер тәүлеккә 20 тиеннән 1 сум 20 тиенгә кадәр; бер айга 4 сумнан 15 сумга кадәр. Номерда торучыларга уртак аш бүлмәсендә аш әзерләү мөмкинлеге бар. Атлар һәм экипажлар өчен уңайлы ишек алды бар. Номерларга су уздырылган.»[7]

Күргәнебезчә, әлеге рекламада кунакханәнең уңайлыклары һәм яшәү рәвеше турында шактый тулы мәгълүмат бирелә, башка кунакханәләрдән өстен булуы ассызыклана.

Аерым рекламаларда сәүдә үзәгенең борынгы, тирән тарихы булуына басым ясалган. Мәсәлән: «Мөхәммәд-Вафа Сәбитов дәвамчылары. Югары булмаган бәядән яхшы сыйфатлы товарны иң зур күләмдә саткан өчен 1882 елгы Бөтендөнья Мәскәү күргәзмәсендә һәм 1883 елгы Амстердам күргәзмәсендә, 1884 һәм 1885 еллардагы Лондон күргәзмәсендә, 1886-нчы елгы Казан күргәзмәсендә, 1888 елгы Копенһаген күргәзмәсендә грамоталар белән бүләкләнде, 1888 елгы Бөтендөнья Париж күргәзмәсендә өч медаль белән һәм 1890-нчы елгы Казан күргәзмәсендә Зур Алтын медаль белән бүләкләнде.

Мөхәммәд-Вафа Сәбитов дәвамчылары Казанның Печән базары мәчетендә һәм №7, 8, 9, 11 мәчетләрдә сату итә. Түбән Новгород ярминкәләрендә №14 мәчет каршында.

Җитештерәбез һәм сатабыз: алтын, көмеш, ука һәм ефәк белән чигелгән баш киемнәре, ир-атлар түбәтәйләре һәм фәсләр, хатын-кыз калфак һәм шапкалары». («Тәржеман». – 1891. – 28 декабря).

Шул чор рекламаларда аерым компанияләрнең үзара барган көндәшлек тә чагылыш таба. Мәсәлән: «Чәй кибетен тотучы И.В. Савин дәвамчыларыннан кисәтү. Аерым сатучы, сәүдәгәрләр, үзләренең рекламаларын арттыру нияте белән, танылган фирмалар этикетларын алып, аларны аз гына үзгәртеп, үз товарлары өчен файдаланалар. Мәсәлән, Воскресенский урамында чәй кибетен ачкан Г. Сәйдәшев. Ул безнең фирма этикетларына төсе белән дә, рәсеме белән дә охшаш этикетлар ясатып, үз чәйләренә урнаштырган». «Казанский биржевой листок»ның шул ук санында Сәйдәшев Ахмәтҗан Яхъя улының тиешле аңлатмалары китерелә: «25 ел чәй сату дәверендә, бу өлкәдә кирәкле булган белем һәм тәҗрибә җыйдым, дип исәплим. Хәзергә көндә, үземнең күпсанлы сатып алучыларым үтенече белән һәм аларның уңайлыгы өчен, мин үземнең Сенная урамында урнашкан төп кибетемнең бүлекчәсен, ягъни Воскресенская урамындагы Пчелин йортында, Пассаж каршысында яңа чәй кибете ачтым. Савин чәй кибете шул ук урамда урнашкан, шуңа күрә, көндәшлектән куркып, аның этикет рәсемнәрен урлауда гаепли. Бу сүз дөрес түгел, әлеге этикетлар үземнеке. Һәм мин халыкны шул кадәр надан, чәйне төргәге буенча гына аерадыр дип уйламыйм. Иң мөһим күрсәткеч – товарның сыйфаты, ә аның төргәге түгел». (Казанский биржевой листок. – 1886. – 5 июнь).

Сәүдәгәрнең конкуренциягә каршы торучанлыгы, байлык һәм дәрәҗә күрсәткече булып сәүдә кибетенең кайда урнашуы булган. Дәрәҗәле һәм кыйммәтле урамнар һәм сәүдә урыннары булган. Мәсәлән, «Камско-Волжская газета»сында түбәндәге типтагы игъланнарны күрергә була: «Воскресенская урамының иң яхшы урнында урнашкан лавканы арендага алам».

Тора — бара реклама сүзе халык аңында басма сүз, газета-журналлар белән тәңгәлләштерелә башлый. Г.Камал авторлыгында чыккан сәяси сүзлекләрнең берсендә бу төшенчә болай теркәлгән: «Алучыларның дикъкатен җәлеп итәр өчен нинди булса бер мал хакында басылып таратылган яки гәзитләрдә бастырылган игълан» . Күргәнебезчә, рекламаның телдән-телгә генә түгел, ә һәрвакыт басылган булуы ул чор сүзлекләрендә дә чагылыш тапкан.[8]

Кызганычка каршы, татар матбугаты үсешенә XX гасыр башында гына мөмкинлекләр ачыла, ягъни 1905 елдан соң гына татар газеталары күпләп басыла башлый.

XX гасыр башы татар вакытлы матбугатында реклама текстларын урнаштыру юнәлешендә бай тәҗрибә туплана. Шул чорда сәнәгать үсүе, завод-фабрикаларның сафка басуы рекламаның җанлануына китерә. Татар матбугатының беренче газета, журналлары эшләрен рекламадан башлаган.Үз укучысын җәлеп итү өчен, газета эшчәнлеге хакында реклама бирергә мәҗбүр булган. Татар матбугаты чәчәк аткан чорда һәр газета, журналда беренче битендә күзгә бәрелеп торган шрифт белән, мөмкин булганда төрле сурәт, нәкышләр, хәтта төсле буяулар белән бизәп, тәэсирле итеп язылган игъланнар урын алган. Реклама бирүчеләр үз игъланнарын җанландыру, укучыларның игътибарын җәлеп итү өчен төрледән-төрле сурәт-клишелар тәкъдим иткәннәр: герб-символлар, машина-техника, күренекле шәхесләрнең йөз-кыяфәтләре – болар барысы аерым игъланны гына түгел, бөтен газетаны да җанландырып җибәргән.

Шулай да, үз укучыларын, сатып алучыларын табу нияте белән, аерым эре сәүдәгәрләр татар газеталарында да игъланнарын рус телендә бастыралар.

Мәсәлән, «Бәянелхак» газетасы үзенең төп укучылары итеп шәһәр эшмәкәрләрен, сәүдәгәрләрне күргән, ә андыйлар бераз русча белгән. Шуңа күрә «Бәянелхак» редакциясе игъланнарны русча-татарча бирүне уңай күргән. Г. Тукай бу мәсьәләгә карата ачынып яза: «Татар игъланнарын халык аңын үстерүгә файдаланасы урынына русларга кирәк булган реклама бастырыла. Ә татар кешесе бит зиһенгә дә, җанга да яңалык, рухи азыклау өметеннән языла».Ибраһимов Г. Әсәрләр. 8 томда. 5 нче том. Әдәбият һәм сәнгать турында мәкаләләр, хезмәтләр / Г. Ибраһимов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – Б. 63.

Шул чор татар зыялыларын борчыган икенче төп мәсьәлә — реклама эчтәлегенең чынлыкка туры килмәве. Ул дәвердә рекламага, реклама бирүче һәм аны бастыручыга төрле караш, төрле фикер урнашкан. Халыкның күренекле әдипләре Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Камал да сәүдә-базар мөнәсәбәтләреннән читтә калмыйлар, газета-журнал битләрендә урнаштырылган, шәһәр урамнарында эленгән игъланнар турында үз фикерләрен укучыларга җиткергәннәр. Гасыр башының мәшһүр тәнкыйтьчеләрен реклама текстларында кулланылган тел чаралары, халыкка тәэсир көче кызыксындыра. Мәсәлән, Г. Ибраһимов 1912 елда «Йолдыз» газетасында басылып чыккан мәкаләсендә матбугат битләрендә кирәксез, ялган рекламаның күп булуына борчылып яза. «Русларның урам вә аяк асты гәзитләрен күргәнегез бардыр. Шул сатлык гәзитләрендә ялганчы җәһүтләрнең һәм җил өстенә корылган Варшава, Луҗ фабрикаларының, дәхи дә шуларга әхлакта шәрик булган һәртөрле аферистларның баштанаяк «алдау, куык вә афера» белән кабартылган игъланнары да күзегезгә чалынгалый булыр.

Сез шул куыкларны искә алыгыз да, һәр көн гәзитә битләрендә чыкмакта булган безнең китап базарның игъланнары белән чагыштырып карагыз: бер-беренә бөтенләй башкача күренергә тиеш булган шул ике төрле реклам арасында ике тамчы суның бер-беренә охшавы мәртәбәсендә үк якын бер кардәшлек бар түгелме?

Игълан — мәшругъ (шәригать кушкан дөрес эш) һәрбер сатучы үзенең малын дөньяга теләгәнчә фаш итәргә хаклы. Ләкин һәрбер эшнең чиге, чамасы бар. Игълан башка, куык вә реклам башка ».

Шулай да матбага чаралары, нәшир, журналистлар гасыр башында рекламаны үтемле итеп язу, аны укучыга җиткерү, ничек тәэсир итүен өйрәнүдә остарганнар, тәҗрибә туплаганнар. Шунлыктан ул чордагы күп кенә реклама материалларындагы факт, мәгълүматлар бүгенге көнгә кадәр кызыклыгын, әһәмиятен саклап кала алган.

Совет чорында реклама үзгәртү

1917 елгы Октябрь инкыйлабы иҗтимагый, сәяси, мәдәни тормышның барлык өлкәләренә үзгәрешләр алып килә, реклама тарихында да эзсез үтми. Аерым алганда, базар мөнәсәбәтләре туктатыла, икътисад дәүләт кулына күчә, игъланнарга карата дәүләт монополиясе турындагы указга кул куела. Икенче төрле әйткәндә, реклама эшчәнлеге тулысынча дәүләт карамагына күчә. Бу чорда бары тик сәяси реклама гына рөхсәт ителә.

1940-1950 елларда рекламаның матбугатта файдалануы сүлпәнәя. Беренчедән, «реклама» төшенчәсе сәяси идеология астына эләгә. Капиталистик һәм социалистик реклама капма-каршы куела. Капитализмга хас барлык күренешләр (уңае да, тискәресе дә) гел яман дип табыла.

Совет чорында реклама бюролары эшли башлый. Алар матбугат, радио, телевидение белән бәйләнештә торып, матбугат алар тәкъдим иткән вариантны баса торган була. Реклама бирүчеләр белән рекламаны бәян итүчеләр арасында арадашлык югала.

1950-1960 еллардан газеталар киноанонслар фотосурәтләрен баса башлый.

Соңгы ике дистә елда гына хәл үзгәрә башлады. Бер яктан, товар җитештерүчеләрнең, көнкүреш хезмәт һәм башка (сәнгати, мәдәни, хокукый, медицина һ.б.) хезмәт күрсәтүчеләрнең, сәүдәгәрләрнең мөстәкыйльлегенә юл куелу, икенче яктан, массакүләм чараларның да чагыштырмача иркенлек алуы йогынтысыз калмый. Татар рекламасы да хәрәкәткә килә, тамырдан үзгәре дип әйтергә була. Бүгенге реклама вазифалары, бурычлары, төрләре, күләме, сыйфаты белән дә, массакүләм мәгълүмат чараларына һәм гомумән халыкка мөнәсәбәте белән дә элеккегә заманнарга караганда чагыштыргысыз үзгәрә.

Алга киткән капиталистик илләрдә реклама эшчәнлеге җитештерү, икътисад, сәүдә-базар мөнәсәбәтләре белән тыгыз бәйләнгән, реклама төшенчәсе капитал, конкуренция (көндәшлек), маркетинг төшенчәләре белән тиң кулланыла. Шуның белән беррәттән реклама кеше аңында массакүләм аралашу чаралары белән дә (газета, журнал, радио, телевидение белән) янәшә тора. Шуңа күрә дә реклама саф икътисади күренеш булып кына калмыйча, сәясәткә, идеологиягә, әхлак-тәрбиягә дә караган катлаулы, үзенчәлекле бер җәмгыятьнең төрледән-төрле катламнарына да, тулаем бөтен халыкка да икътисади максатларны гына күздә тотып түгел, сәяси, идеологик, дини һ.б. максатларны да күздә тотып йогынты ясау мөмкинлеген бирә. Шуны истә тотып, хакимият башлыклары, иҗтимагый хәрәкәтләр, сәяси партияләр, бигрәк тә, сайлау кампанияләре барышында, рекламадан бик оста файдаланалар. Сәүдә-базар мөнәсәбәтләре алга чыккан заманда, реклама көчле коммуникация чарасына әверелә бара. Тик әлегә бу процессның төгәл механизмнары эшләнеп бетмәгән. Күтәрелгән проблемаларны хәл итәрдәй яңа буын тәрбияләү эшендә безнең методик әсбап билгеле бер өлеш кертер дип өметләнәбез.

Реклама төрләре үзгәртү

Файл:Реклама — Билайн.jpg
"Билайн" рекламасы

Реклама аерым кешеләргә дә, җәмгыятнең төрле катламнарына да, тулаем алганда бөтен халыкка да икътисади максатларны гына түгел, ә сәяси, идеологик, дини һәм башка максатларны да күздә тотып, йогынты ясау мөмкинлеген бирә. Үз чиратында, хакимият башлыклары, иҗтимагый хәрәкәтләр, сәяси партияләр, бигрәк тә сайлау кампанияләре барышында әлеге реклама үзенчәлегеннән бик оста файдаланалар.Реклама күренешен махсус өйрәнгән галимнәр хезмәтләрендә рекламаның күп төрләре күрсәтелә.

Радиореклама үзгәртү

Соңгы 20-25 елда Россия дә реклама камилләшә, үсә бара. Реклама текстлары вакытлы матбугатта гына түгел, ә иң элек телевидение, радиода зур урын алып тора. Радио безнең тормышка бик тирән үтеп керде. Көн саен радио тыңлаганда, без рекламаны да тыңларга мәҗбүр булабыз. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, укыган информациягә караганда сүзләр ярдәмендә җиткерелгән информацияне баш мие тизрәк кабул итә, чөнки ишетү сәләтебез мәгълүматны тизрәк эшкәртә. Язылып куелган сүзне аңлау өчен 180 миллисекунд, ә әйтелгән сүзгә төшенү өчен 140 миллисекунд вакыт кирәк икән. Мәгълүматны тыңлау укуга караганда эффективрак, ә кеше тавышының тембры сүзләргә эмоциональлек өсти.

Радиорекламаның төрләре Иң киң таралган реклама төрләре булып радиоигълан, радиоролик, төрле радиожурналлар һәм радиорепортажлар санала.

  • Радиоигълан – диктор тарафыннан укыла торган инфомация.
  • Радиоролик – махсус әзерләнгән радиосюжет. Ул, гадәттә, музыка белән бергә оригиналь манерада товар турында информация бирә. Аерым очракларда радиоролик вакыт ягыннан озакка сузылмаган танылган җыр формасында була ала.
  • Радиожурнал – информацион-реклама тибындагы тематик радиотапшыру.
  • Радиорепортаж – нинди дә булса ярминкәләр, кургәзмәләр турындагы репортаж рәвешендә яңа товарлар, кибетләр хакында информация бирүне күздә тота.

Радиорекламада үзреклама еш очрый. Мәсәлән:

«Радиодулкыннар күчкән тавыш һәм күрсәтмә яңгырый: «Нәрсә боргалыйсың инде! 67,79 ешлыгында. «Күңел радиосын тыңла син! “Күңел” белән һәркөн күңелле!» (Чаллы шәһәре)
«Татар радиосы! Безне бөтен Татарстан тыңлый!»
«100,5 fm – Татар радиосы» — яхшы кәеф бездән башлана!

Радиорекламаның отышлы яклары үзгәртү

  • Радиореклама сатып алучыларның иң зур күләмен җәлеп иткән рекламаның бер төре.
  • Җиңел кабул ителә: радионы көн озын тыңларга була. Шуның өчен, радио аша тапшырыла торган рекламаны дустанә манерада, күңел ачу формасында җиткерергә тырышалар.
  • Реклама ролигын әзерләүгә күп вакыт кирәкми, бәясе дә чагыштырмача югары түгел.
  • Радио тәүлегенә 24 сәгать эшләп тора, рекламаның вакытын сайлау иреге бар.
  • Радиотапшыруларның төрлелеге аудиториянең барлык катламнарын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
  • Радиорекламаның текстын һәм музыкаль бизәлешен үзгәртү ансат, артык чыгымнар таләп ителми.
  • Көненә берничә мәртәбә кабатлау мөмкинлеге бар.

Радиорекламаның җитешсезлекләре үзгәртү

  • Вакыт ягыннан чикле һәм рекламаны кабатлау вакытлары төгәл билгеләнгән. Шуңа күрә, рекламаның нинди аудиториягә исәпләнгәнлеген истә тоту мөһим. Аудиториянең төренә карап, һәр рекламаның үз вакыты билгеләнә. Мәсәлән: кичке 8 дән иртәнге 8 гә кадәр — эшчеләр, студентлар тыңласа, көндезге 9-12 кадәр күбрәк өйдә утыручылар һәм пенсионерлар тыңлый.
  • Тыңлаучыга тәэсир итү элементлары чикле.
  • Радиорекламада күрү сәләте катнашмый. Шуңа күрә радиорекламаны текст буенча гына түгел, ә экстралингвистик чараларын да истә тотып бәяләү дөрес.

Радиореклама текстына таләпләр үзгәртү

  • Рекламаның озынлыга 30 секундтан 1 минутка кадәр булса, ансат һәм тиз үзләштерелә.
  • Газета-журналлардан аермалы буларак, радиорекламада текстны яки аның аерым элементларын кабатлау кирәк, чөнки тыңлаучы бер тапкыр гына тыңлаудан рекламаның аерым компонентларын истә калдырмаска мөмкин.
  • Иң эффектив реклама булып билгеле бер вакытта тапшырыла торган мөнтәзәм реклама санала.
  • Бер үк товар рекламасы TV һәм радиоканалларда барган очракта, бер үк геройлар катнашында бер үк музыка белән бирелергә тиеш.
  • Танылган кешеләр тавышын файдалану уңышлы.
  • Радиорекламаның башлам өлешендә үк тыңлаучыны кызыксындыру сорала, чөнки ул башка радиоканалга күчәргә мөмкин.

Радиорекламаның тел үзенчәлекләре үзгәртү

Әгәр дә гади сатучы яисә сатып алучы рекламаны сәүдәне алга этәрүче чара буларак кабул итсә, тел белгече өчен ул, беренче чиратта, текст, һәм әлеге текстның төп бурычы потенциаль тамашачы, укучы яисә тыңлаучыга мөрәҗәгать итү. Радиореклама текстын төзү кагыйдәләре мәгълүматны тапшыру һәм кабул итү психологик кануннары белән билгеләнә. Ә алар, үз читарында, риторика, семантика, тел принципларына нигезләнә.

Радиорекламаның морфологик үзенчәлекләре:

  • Радиореклама текстларында ялгызлык исемнәре еш кулланыла, мәгълүмат тапшыру чарасына әверелә. Мәсәлән, кампания, газета-журнал исемнәре.

«Кәеф ничек?» — яңа карашлы газета»;

«Игътибар! «Себер урманы» ширкәте евровагонка, беседкалар тәкъдим итә.». («Яңа гасыр»);

«15 март Сара Садыйкова исемендәге дәүләт филармониясендә якташыбыз Илшат Хабибуллинның «Җырлыйм туган якта…» дигән концерт программасы була. Карамый калмагыз».

  • Радиорекламада боерык фигыльләр актив кулланыла. Мәсәлән:

- Юлда була төрле хәлләр: я гаишник, я бөке, я кызганыч, я көлке – шунда ук шалтырат безгә, ярдәмеңә ярдәм белән җавап бирербез без дә.

- «Барс Рекордс» компаниясе конкурс игълан итә!Беренче сентябрьгә кадәр үзеңне камерага төшереп безгә җибәр”.

Радиореклама текстын синтаксик яктан дөрес оештыру да бик мөһим. Тыгыз синтаксик элемтә реклама мәгълүматын актуальләштерә, реклама идеясенә актив этәргеч бирүен тәэмин итә. Игътибарны җәлеп итү өчен текст башында риторик сорау, сорау-җавап формалары һ.б. кулланыла. Ә текст ахырында үтенеч, киңәш бирү, кабатлап әйтү төсмерле сүзләр файдаланыла. Радиореклама образларны халык иҗаты, әдәбияттан, җәмгыять тормышыннан һ.б. ала. Товар образы белән ассоциация тудыру өчен эпитетлар да кулланыла. Әдәбияттан шулай ук рекламага чагыштырулар, метафоралар һәм фразеологизмнар үтеп керә. Фразеологизмнар һәм тотрыклы сүзтемәләр радиорекламада киң файдаланыла, чөнки алар барлык кешеләргә таныш, җиңел кабул ителәләр, аларны трансформацияләргә мөмкин.

Текстларда мәкаль-әйтемнәрнең файдалануына мисаллар:

«Күп сүз – юк сүз. Кыскасы 18нче июльдә «Яңа гасыр» теплоход сәфәренә чакыра. Калганын әйтеп тормыйбыз… Ниләр буласын әйтеп тормыйбыз, кемнәр буласын гына искәртәбез…». Мисалдан күренгәнчә, сүз башындагы мәкаль сөйләмне ышанычлы, үтемле итә, интрига өсти.

Радиорекламада экстралингвистик чаралар үзгәртү

Музыкадан, сүзләрдән башка радиода белдерелә торган мәгълүматның тәэсир итү көченә түбәндәге факторлар йогынты ясый: эфирга чыгу вакыты, текст характеристикалары, реклама стиленең радиостанциягә туры килүе һ.б. Вакыт рекламада төп факторлардан санала, ә сценарийда кирәкле күләмдә сүзләр булырга тиеш. Психологлар киңәшләренә караганда, радиореклама 60-70 секундтан артмаска тиеш, чөнки кеше рекламаны ахырына кадәр тыңлап бетермәскә мөмкин. Текстның тагын бер мөһим ягы – ритмик-интонацион структурасы. Ритм һәм интонация текстның мөһим өлешләренә игътибарны юнәлтү һәм тоткарлау мәсьәләләрен хәл итә.

Кызганычка каршы, татарларда әлегә татар халкының милли гореф-гадәтләрен, яшеү рәвешен, мәдәни хәзинәләрен исәпкә алган милли реклама индустриясе барлыкка килмәгән. Милли рекламаның уңышы халыкның психологиясең, аның этнопсихологик үзенчәлекләрен, зәвыгын өйрәнүдән дә тора. Татар рекламасын иҗат иткәндә, аны өйрәнгәндә дә халыкның менталитетын, гореф-гадәтләрен, җенес һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Тыңлаучы игътибарын «кычкырып» түгел, ә әдәби стильгә якын торган, интеллектны күтәрердәй реклама текстлары белән җәлеп итәргә кирәк.

Радиорекламада тавыш һәм музыка үзгәртү

Музыка — радиорекламада игътибарны җәлеп итү чараларының берсе. Реклама башланган һәм тәмамланган вакытта бер үк музыка кую отышлы санала.Уңышлы реклама музыкасы (джинглз) күп еллар дәвамында файдаланырга мөмкин.Еш кына радиорекламаны тыңлаучыга җиткерү өчен, тавышның ягымлы булуы гына да җитә. Аерым очракларда рекламаның реальлеген арттыру йөзеннән төрле тавыш эффектлары кулланыла. Тавыш эффектларының төп өч чыганагы бар: мануаль эффектлар, яздырылган тавышлар һәм электрон эффектлар. Мануаль эффектлар студиядә үк тудырыла, мәсәлән: ачылган ишек, адымнар, эт өрүе тавышы һ.б. Яздырылган тавышлар профессиональ фонотекадан сайлап алына. Электрон эффектлар махсус аппаратларда (осцилляторлар, ревербиратор) барлыкка китерелә.

Телевизион реклама (TV реклама) үзгәртү

Телевизион рекламаны рекламаның иң яңа төрләреннән берсе дип әйтергә була. Һәм ул бик тиз үсә, үзгәрә, камилләшә бара. TV реклама слайд, киноролик яки видеоролик рәвешендә булырга мөмкин. Видеороликлар кеше катнашында төшерелгән яки мультипликацион булырга мөмкин. Соңгыларының мөмкинлекләре компьютер анимациясе ярдәмендә арттырыла.

TV рекламаның төрләре: үзгәртү

  • Реклама игъланнары. Гадәттә, 10 секундтан да артмаган мәгълүмат (мәсәлән: телетапшыру башланганда яки барышында яңа товарны сату урынын һәм әйбернең сыйфатларын рекламалау).
  • Реклама – репортаж. Вакыйгалар яктыртылган урыннардан (кибет, мода салоны, ярминкәләр ачылышыннан ) «очраклы» сатып алучы белән әңгәмә рәвешендә төзелгән реклама.
  • Диапозитив реклама. Тапшыруда пауза вакытында 5-10 секунд дәвамында күрсәтелгән яки диктор тарафыннан укыла торган реклама. Тексты 10-15 сүздән артмый.
  • Спонсор рекламасы, ягъни үз рекламасын биргән ширкәт тапшыруны әзерләүгә киткән чыгымнарны каплый һәм шуның бәрабәренә тапшыруның эчтәлеген тикшерә. Спонсор рекламасы төрле рәвештә булырга мөмкин: гади ролик күрсәтү; логотипны урнаштыру, алып баручыга телдән әйттерү, тәкъдим ителә торган әйбер яки хезмәттән тапшыру барышында файдалану. Ике яки берничә компаниянең бер тапшыруга спонсор булуы мөмкин.
  • Матди яктан тәэмин ителгән реклама. Танылган артистлар, җырчылар, театр чыгышлары турында реклама.
  • Коммерция рекламасы. Кызыклы сюжетка корылган бу төр рекламаның озынлыгы 2-3 минут тәшкил итә һәм, гадәттә, тапшырулар уртасында яки ахырында бирелә.

Нинди сюжетка корылуына карап коммерция рекламасы 3 төргә бүленә:

  • Тасвирый (информацион). Гади бер информация җиткерә;
  • Сентименталь, ягъни иминлек, тынычлык атмосферасы тудыра торган реклама. Бу төр рекламада тәкъдим ителгән товар тормышка никадәр матурлык һәм җиңеллек китерүе тасвирлана. Еш кына бу төр рекламаларда аерым бер яшәү рәвеше, образы тасвирлана.
  • Парадокска нигезләнгән, ягъни тәкъдим ителгән товарның булмавы нинди хәлләргә китерергә мөмкинлеге тасвирлана.

TV рекламаның отышлы яклары үзгәртү

  • TV реклама әйберне хәрәкәттә, билгеле бер вакыт аралыгында үсештә күрсәтә. Мәсәлән автомобильнең йөрү тизлеген, йөртү үзенчәлеген; электротовар әйберләренең эшләтү уңайлылыгын, билгеле бер аш-ризык әзерләү ысулларын тасвирлау, тамашадан бер өзек күрсәтү. Хәрәкәт ярдәмендә образ тудыру яки товарны төрле ракурста тасвирлау мөмкинлеге бар. Дөрес сайланган слоган һәм рекламалана торган товарның холкына, хәрәкәтенә туры килгән көй бердәмлеге югары нәтиҗәләргә китерә.
  • Иң зур аудиторияне колачлый.
  • TV реклама берьюлы күрү һәм ишетү органнары белән кабул ителә. Шуңа күрә рекламаның тәэсире артсын өчен күрү һәм ишетү әгъзаларына комплекслы тәэсир итү сорала.
  • Уңай вакытны сайлап алу мөмкинлеге бар, ягъни рекламалана торган әйберенә күрә кирәкле регионны, көнне, вакытны сайларга мөмкин.
  • Һәрбер тамашачыга шәһсән мөрәҗагать итү тәэсире тудырыла.
  • Киң техник мөмкинлекләр.
  • Информацияне язып алу мөмкинлеге бар, чөнки тамашачы телевизорны иркен вакытта карый.
  • TV реклама хәрәкәткә, сурәткә, төскә һәм тавышка нигезләнгән һәм аларның барлык отышлы якларын үз мәнфәгатьләреннән чыгып файдалана ала.

Телевизион рекламаның җитешсезлекләре үзгәртү

  • TV реклама кыска вакытлы һәм эпизодик буланлыктан, әйбернең барлык отышлы якларын күрсәтү мөмкинлеге чикләнгән. Рекламаның уртача вакыты 30 сек. тәшкил итә.
  • TV реклама техник яктан шактый катлаулы: яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен югары осталык сорала.
  • TV реклама шактый кыйммәт. Рекламага бирелгән вакытның хакы а) телеканалның эрелегенә, б) күрсәтү регионына, в) тәүлекнең кайсы вакытында күрсәтүгә бәйле.

Телевизорны иң күп тамашачы караган вакыт – 18.00 дән – 23.00 кадәр. Көндез һәм кич телевизорны күбрәк хуҗабикәләр, пенсионерлар һәм студентлар карый. Димәк бу вакытларда әлеге категория тамашачылар куллана торган әйбер, товар яки хезмәт күрсәтүнең рекламасын кую уңышлы.

Телевизион рекламага таләпләр үзгәртү

  • Реклама уйланылган, күзгә ташлангыч булырга тиеш, чөнки тамашачы ишеткәнне түгел, ә күргәнне яхшырак истә калдыра.
  • Тамашачының игътибарын беренче 5 секундта җәлеп итәргә кирәк, юкса игътибар югала.
  • Реклама сюжеты тәкъдим ителә торган әйбер тирәсендә түгел, ә аннан файдаланучы кеше тирәсендә корылган булса, рекламаның кызыксындыру көче арта.

Сәүдә өлкәсенә бәйле булмаган реклама. үзгәртү

Социаль реклама үзгәртү

 
Социаль реклама
 
2009 ел башында Казан урамнарында урнашкан социаль реклама мисалы

Социаль реклама тормышны социаль яктан камилләштерү максатына корылган. Мәсәлән: табигатьне саклау, фәкыйрьлекне бетерүгә омтылыш, кош-корт һәм хайваннарны яклау, наркомания белән көрәш, һаләкәтләрне булдырмауны пропагандалый торган рекламалар. Алар кешеләрне сакчыл, мәрхәмәтле, башка җан ияләренә карата ихтирамлы булырга өндиләр. Социаль реклама – нинди дә булса конкрет товарны түгел, ә бәлки дөньяга булган карашны рекламалау. Ул үзенең нәтиҗәсен ерак киләчәктә генә күрсәтергә мөмкин.

Социаль реклама СССР вакытында да тәрбия чарасы буларак яши һәм кулланыла. Ул чор кешеләре «Икмәк – безнең байлыгыбыз», «Ашау алдыннан кулларыгызны юыгыз», «Яктылыкны һәм җылылыкны саклагыз», «Урманнарны янгыннан саклагыз» кебек лозунглары белән үсте.

Хәзерге заман күзлегеннән караганда, социаль реклама –җәмгыятьнең яшәү рәвешенә, социаль кыйммәтләргә булган караш, мөнәсәбәт. Мәсәлән, Америкада социаль рекламага бик үзенчәлекле һәм кыйммәтле даруга караган кебек карыйлар, социаль җитешсезлекләрне булдырмау инструменты итеп кабул итәләр. Алга киткән илләрдә социаль рекламаны үстерүне күздә тоткан дәүлет һәм дәүләтнеке булмаган программалар эшләп килә. Россия дә исә бу процесс үзенә генә хас булган индивидуаль юл белән бара.

1994-1995 елларда проект рәвешендә «Әти–әниләрегезгә шалтыратыгыз» дигән социаль реклама барлыкка килгән иде.

• Татар социаль рекламалары арасында наркоманиягә каршы юнәлтелгән, хәйрия акцияләрен пропагандалаган, янгын чыгуны кисәтә торган, сакчыл булырга өндәгән төрләре очрый.

Мәсәлән, наркоманияне бары бергә генә җиңеп була! Әгәр сез наркотикларны тарату яисә куллану очракларын күрәсез икән, шалтыратыгыз: 57-77-001 (радиодан); Балигъ булмаган балаларны караучысыз калдырмагыз. Шырпыларны аларның кулы җиткән урыннарга куймагыз. Һәр елны Республикада балаларның ут белән шаяруы аркасында 300гә якын янгын чыга һәм аларда уртача 10 бала һәлак була (радиодан). Өйдән чыкканда электр көнкүреш җайланмаларын һәм электр җылыткычларын кабызган килеш калдырмагыз. Ел саен электр җайланмаларын урнаштырганда һәм кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле бер мең ярымга якын янгын чыга (радиодан). Җылытыйк нарасый йөрәген! 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Яңа гасыр» радиосы «Җылытыйк нарасый йөрәген» дип исемләнгән хәйрия акциясен игълан итә. 5075 номерына «Син ялгыз түгел» дигән сүзләрне юлла. Хәбәрегезне «Бала» сүзе белән башлагыз. СМС хәбәрләрдән килгән акча Мамадыш милли балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәргә кием, музыка кораллары һәм спорт җиһазларын алуга китәчек. Ятимнәргә бергәләп ярдәм итик! (телевидениедән һәм радиодан).

Соңгы арада Татарстан радиоканалларында социаль рекламаның яңа бер төре барлыкка килде. Юл сакчылары уйлап тапкан бу рекламаның тәэсире бик көчле: Барган машиналар тавышы ишетелә, һәм әнисе улына әйтә: «Җитешәбез әле улым, җитешәбез!» — ди. Кисәк туктаган машина тавышы ишетелә, тәгәрмәчләр чиелдый һәм «Онытмагыз, өйдә сезне якыннарыгыз көтә!» дигән сүзләр яңгырый.

Яки светофорга туктаган һәм бик ашыккан шоферның сыкранганы ишетелә һәм катгый боеру яңгырый: «Юлда кабаланмагыз! Бу Сезнең соңгы ашыгуыгыз булырга мөмкин!».

Шулай ук, 2008 елның хәйрия елы дип игълан ителүе социаль рекламага тәэсир итте. ТНВ каналында хәйриячелекне, бигрәк тә ятим балаларга карата мәрхәмәтле булуга, аларны гаиләле итүгә багышланган роликлар күпләп күрсәтелә башлады. Аларның үзенчәлеге — кеше күңеленә тирән тәэсир итү, хисләргә йогынты ясау.

2009 елны Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше дип игълан итү Татарстанда социаль рекламаның үсешенә китерде. Алар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар һәм үткән 2008 Россия дә гаилә елына бәйле — сәламәт яшәүне гаилә белән берлектә алып барырга өндиләр.

Мәсәлән:

«Сәламәт тәндә — сәламәт акыл»

«Әти, әни, мин — бердәм сәламәт гаилә!» һ.б.

Кешенең эчке дөньясына, рухи мәдәниятенә мөрәҗагать иткән урамдагы щитларга эленгән социаль рекламалар да Казанда популярлашып китте. Коръән сурәләре, яхшылыкка өндәгән фәлсәфи фикерләр шәһәрне бизәп, әхлаклы булуны пропагандалап торалар. Төрле чорларда яшәгән танылган шәхесләрнең гыйбарәләре рус һәм татар телендә бирелә:

  • Башкалар бәхете өчен тырышып, без үзебезнекен табабыз. (Платон)
  • Барлык теләкләр чынга ашудан кешегә яхшырак булмас иде. (Гераклит)
  • Авыр минутларда таянычың булу, алтын көмештән дә кыйммәтрәк. (Георгий Александров)
  • Үз фикерләрегезгә игътибарлы булыгыз, алар гамәлләрнең башлангычы. (Лао Цзы)
• Социаль рекламаның игътисад өлкәсенә караган төрләре дә була. Мәсәлән: «Илеңә уңыш телә: керемнәрең турында декларация бир», яки ана капиталын файдалану тәртибен аңлаткан рекламалар.
• Социаль рекламага махсус урта һәм югары белем бирүне күз алдында тотып эшләнгән рекламалар да керә. Алар уку йортлары тарафыннан бирелә:

Укырга керүчеләр игътибарына!

Казан дәүләт педагогика университеты 12 нче майдан 31 нче майга кадәр түләүле читтән торып уку бүлегенә чакыра. Кабул итү имтиханнары 2 нче июньнән башлана. Телефон 292-20-17 (радиодан).

Социаль рекламаларның тагын бер үзенчәлекле максаты — сәүдәгәрләрне, төрле хәйрия программаларында катнашып, үзеңнең имиджыңны күтәрергә өндәү. Куп кенә бизнесменнар хәйрия акцияләрендә аңлы рәвештә катнашалар. Кемнәрдәдер үткән гасырларда популяр булган меценатлыкка омтылыш сизелә: алар культура һәм спорт проектларына зур суммада өлеш кертәләр. Балалар һәм картлар йортлары, реабилитация үзәкләре аларның игътибар үзәгендә. Дөнья масштабында моңа ачык мисал – AVON Америка косметик фирмасының күкрәк рагын кисәтүгә һәм аның белән авыручыларны терелтүгә керткән саллы өлеше. 6 миллиард доллар бюджеты булган Philip Morris концернысының тартуга каршы зур кампаниясең мисалга китерергә була. Оста уйланылган социаль реклама аерым очракларда сәяси рекламага күчәргә мөмкин.

Россия дә социаль, коммерциягә бәйле һәм сәяси рекламаларны шул бер үк кешеләр ясыйлар. Ләкин реклама ясаучылар сүзенә караганда, социаль рекламалар – профессионализмның иң биек ноктасы. Чөнки социаль рекламалар көчле эмоцияләр тудырырга тиеш (шок, курку, шатлык һ.б.). Кер юу порошогы яисә яңа ресторанны рекламалаый торган текстларга караганда социаль реклама текстларының тәэсир көче бик күпкә өстен булырга тиеш. Реклама эшләүчеләр үзләре дә социаль рекламаны яратып иҗат итәләр, чөнки коммерция белән бәйле рекламалар бер төрлегә әйләнделәр. Ә социаль рекламалар ясаганда иҗади идеяләрне тормышка ашыруда киң мөмкинлекләр ачыла, эшләгән эшең ләззәт һәм канәгатьлек хисе китерә.

2001 елдан башлап, Түбән Новгород шәһәрендә социаль реклама буенча Халыкара Фестиваль оештырыла. Идел елгасы ярында уза торган әлеге фистивәл бөтен Россия һәм СНГдан үзенең фикердәшләрен җыя. Димәк, бүгенге көндә социаль реклама барлык реклама төрләре арасында иң перспектив, табыш китерүчеләрдән, «элитар» булып тора дип әйтергә була.

Сәяси реклама үзгәртү

Сәяси реклама — сәясәтчеләр тарафыннан сайлау вакытында тавыш җыю максаты белән башкарыла. Әлеге реклама төрле кандидатларның уңай якларын күрсәтүгә, программаларының башкаларныкыннан өстенлеген раслауга кайтап кала. Әлеге төр рекламаларга төп таләп — дөрес информация бирү.

Сәяси рекламаның төрле тарату ысуллары бар.

  • Сәяси плакатлар һәм афишлар

Листовкалар, плакатлар, буклетлар иң кулай чаралардан санала, чөнки алар телевидениедәге вакыттан, газетадагы урыннардан бик күпкә арзанрак. Сәяси рекламада иң отышлы булып сәяси плакат исәпләнә. Сәяси плакат – ул зур форматтагы реклама әсәре, аның төп билгесе булып рәсем (кандидатның фотосурәте, график символлар, рәсем, карикатура) тора.Сәяси плакатта иң мөһиме– лозунглар, чакырулар, халыкка симпатия белдерү. Плакатның эчтәлеге, форматы, характеры төрле булырга мөмкин. Плакатның рәсемнәре кешенең реаль бит размерына туры килсә һәм шрифты зур, укырга уңайлы булса, реклама тагын да отышлырак була.

  • Сәяси листовкалар
 
Сәяси листовка

Сәяси листовкаларның тамырлары бик борынгы чорга барып тоташа. Аларның килеп чыгышын XIV гасырга бәйлиләр. Чөнки бу вакытта, беренчедән, кәгазь эшләү башлана, икенчедән, листовкалар бик арзан була. Алар иң мөһим сәяси текстларны халыкка җиткерү чарасы булып хезмәт иткән.Хәзерге көндә сәяси листовкалар сайлаучыларга тәэсир итә торган бер корал булып исәпләнә. Мәсәлән: «1995 елгы парламент сайлауларында КПРФ Россия буенча 13 млн. 158 мең листовкалар тараткан. Бу листовкаларның күбесе радио һәм телевидение үтеп керә алмаган регионнарда таратылган».

  • Сәяси телевизион реклама

Телевидениедә сәяси рекламалар роликлар, видеоклиплар, видеофильмнар, реклама телетапшырулары ярдәмендә бирелә.

• Роликлар 15-20 секундтан алып 2-3 минутка кадәр бара. Аларның үзенчәлеге алар реклама блокларына бүленгән була.

• Блиц-ролик 15-20 секунд бара. Аның төп максаты – рекламаның предметы турында искә төшерү.

• Киңәйтелтән ролик 30 секунд яки күбрәк тә бара. Әлеге төр роликларның сюҗетын бик җентекләп эшләү сорала.

Реклама видеоклипы — бу клипта үзәктә сәясәтче яки партиянең берәр әгъзәсе булырга тиеш. Иң төп музыка булып партиянең гимны яңгырарга тиеш.

Шуны да истә тотырга кирәк: реклама тапшырулары турыдан туры эфирда күрсәтелми. Чөнки аны җентекләп тикшерергә кирәк. Бу табигый булмаган хәрәкәтләрне, күңелсез вакыйгаларны читләтеп китү өчен эшләнелә: «… неестественное в поведение человека перед камерой, адаптация его к ситуации, резкий жест или нелепая гримаса в прямой передаче могут предстать «визитной карточкой» человека, представляемой многомиллионной аудитории».

Тыелган реклама үзгәртү

Тыелган реклама дип дөреслеккә туры килмәгән информацияне таратып, кулланучыларның хокукларын бозган реклама исәпләнә. Алар арасында – намуссыз реклама, дөреслеккә туры килмәгән реклама, әдәпсез реклама, ялган реклама һәм яшерен реклама.

Намуссыз реклама үзгәртү

Намуссыз реклама – аерым бер товарны кулланмаган затларны түбәнсетә, үз товарын башка җитештерүчеләрнең шундый ук товары белән әдәпсез чагыштыра, көндәшләренең эш репутациясен төшерә торган сүзләр кулланган реклама. Кулланучыларда чынбарлыкка туры килмәгән ышанулар, фикерләр уята торган рекламаны да шушы төркемгә кертергә кирәк. Мәсәлән, Россия каналында барган бер рекламада: “Бу сиңа Кола түгел, Доктор Пеппер!» — дигән җөмлә яңгырый. Ягъни реклама җитештерүчеләр Кока-кола эчемлеген түбәнәйтеп, кимсетеп, үзләрен мактыйлар, өстенлекләрен расламакчы булалар. Банкларның үзләрен: «Без киләчәкне төзибез», — дип рекламалавы да әлеге тыелган төргә карый, чөнки бу реклама белән алар үз вазифаларын артык күпертеп, башка оешмаларның әһәмиятлелеген кире кагалар. Әлеге намуссыз реклама законның №6-нчы маддәсендә тыела.

Дөреслеккә туры килмәгән реклама үзгәртү

Дөреслеккә туры килмәгән рекламада товарның килеп чыгышы, составы, ясалу алымы һәм вакыты, кулланылаш өлкәсе, шартлары, сертификаты булу-булмау, реклама таратылган вакытта күрсәтелгән бәясе, хезмәт итү вакыты, башка товар белән чагыштыру, аңа булган ихтыяҗ күләме турында ялган мәгълүматлар урын ала. Дөреслеккә туры килмәгән тикшеренү нәтиҗәләрен, цитаталарны кулланган рекламаларны да әлеге төргә кертәләр. Бүгенге көндә теге яки бу авырудан дәвалый дип мактала торган дару рекламалары, дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратулары аркасында, шушы төркемгә керә. Күп кенә реклама үз текстларында артыклык дәрәҗәсендәге сүзләрне дөрес кулланмавы аркасында әлеге төр рекламага эләгәләр. Законның 7 маддәсендә әйтелгәнчә, әгәр әлеге фактны документаль рәвештә раслап булмый икән, терминнарны артыклык дәрәҗәсендә кулланырга ярамый. Ләкин күләм, төс, размер, үлчәм, яраклык вакыты кебек параметрларны ГОСТ таләпләренә туры килү-килмәүне билгеләп булса да, «иң тәмлесе», «иң алдынгы» дигәнне тикшереп булмый.

Әдәпсез реклама үзгәртү

Әдәпсез реклама кешелеклелек һәм әхлак нормаларын бозарлык текст, тавыш, сурәт ярдәмендә кешеләрнең расасына, милләтенә, һөнәренә, социаль хәленә, яшенә, җенесенә, теленә, диненә, сәяси һәм башка ышануларына карата кимсетерлек сүзләр, чагыштырулар, образлар китерүдән гыйбарәт. Мәсәлән, хатын-кызлар гигиенасы товарларын рекламалау шундый реклама төренә карый. Аерым бер милләт яки бөтендөнья кыйммәтләре исемлегенә кергән сәнгать әсәрләрен, дәүләт символларын мыскыллаучы реклама да әдәпсез дип санала. Эротик характердагы рекламаны әдәпсез төргә кертмиләр. Аларны тарату тыелмый, бары махсус чикләүләр генә билгеләнгән: радио һәм телепрограммаларда аңы 23-тән иртәнге 4 сәгатькә кадәр генә күрсәтергә ярый, ә матбугатта басылган очракта, газета-журналның эротик характердагы темаларга махсуслашуы шарт итеп куела.

Ялган реклама үзгәртү

Ялган реклама дип исә кулланучыны белә торып алдый торган реклама атала. «Реклама турындагы» Законның 31 маддәсенең 1 өлеше һәм Гражданлык кодексының 179-нчы маддәсе нигезендә, ялган реклама тәэсирендә ясалган килешүләр булмаган дип табылырга мөмкин. Мәсәлән, телевизордан еш тапшырылган «Рама» дип аталган кулинар мае рекламасы, аны атланмай белән тәңгәлләштерү сәбәпле, ялган дип билгеләнергә хаклы.

Яшерен реклама үзгәртү

Аерым ысуллар белән мәгълүматның реклама икәнлеге аерып күрсәтелмәгәндә, укучы, тыңлаучы, караучы аның реклама икәнлеген аңламаганда, ул яшерен рекламага әверелә. Әйтик, тапшыруда кунакка чакырылган артистның аерым бер марка тәмәке тартмасын күрсәтүе яшерен рекламага карый. «25 кадр» дип аталган алым да яшерен реклама дип бәяләнә.

Контрреклама үзгәртү

Реклама турындагы законнарның бозылганлыгы билгеле булгач, бозган зат контрреклама бирергә тиеш. Контрреклама ул — дөрес түгел рекламаны таратудан килгән зыянны юкка чыгару максатыннан аны кире кагу. Шунысын истә тотарга кирәк: законны бозуның барлык очраклары да контрреклама бирүне таләп итми. Мәсәлән, бер товарны шундый башкалардан аерып куеп, «иң яхшысы», «бары тик ул гына» кебек дөреслеккә туры килмәгән сыйфатлар билгеләнгән булса, мондый реклама кире кагуны таләп итә. Ә менә лицензияләрнергә тиешле эшчәнлекне рекламалаганда лицензия номеры һәм лицензияләгән органның исеме күрсәтелмәү контрреклама таләп итми. Контррекламаны законны бозган зат үз исемненнән бирергә тиеш.

Реклама хокукый нигезләре үзгәртү

Россия Федерациясенең «Реклама турындагы» Законы үзгәртү

Соңгы елларда рекламаның яңа сыйфаты барлыкка килде: ул, мәгълүмат биреп кенә калмыйча, кеше аңына тәэсир итәргә, хис-тойгылары, гамәлләре белән идарә итәргә тырыша. Кирәкле нәтиҗәләргә ирешер өчен тел үзенчәлекләре дә, вербаль булмаган чаралар да киң кулланыла. Шуңа да реклама өлкәсендәге эшчәнлекне тикшерә торган хокукый нигезләрне булдыру әһәмиятле. Рекламаны иҗат итү, тарату һәм урнаштыру процессында барлыкка килгән барлык мөнәсәбәтләр РФ президенты указлары, РФ хокумәтенең һәм федераль органнарның норматив актлары ярдәмендә көйләнелә.

1937 елда реклама эшчәнлегенең Халыкара кодексы кабул ителә. 1973 елда яңартылган бу кодексны Европа һәм Төнъяк Американың 21 дәүләте, ә 1998 елга Россиянең 143 реклама индустриясе субъекты кабул итте.

Реклама эшчәнлегенең Халыкара кодексының төп принциплары:

  • Реклама гомумкабул ителгән әдәплелек принципларын бозмаска тиеш.
  • Реклама кешедә курку хисен яки агрессия уятмаска тиеш.
  • Рекламада аерым бер оешма, һөнәр иясенә, продукциягә карата гайбәт яки кимсетү булмаска тиеш.
  • Реклама кешеләрнең аерым бер өлкәдәге тәҗрибәсезлегеннән файдаланмаска тиеш.
  • Реклама балаларның тиз ышанучанлыгыннан, самимилегеннән файдаланмаска тиеш.
  • Реклама бирүче үз рекламасы өчен тулы җавап бирә.

Россиядә реклама продукциясенә бәйсез экспертизаны 1995 елның февралендә оешкан Реклама буенча Иҗтимагый Совет ясый. Кулланучыларның хокукларын яклау, реклама базарында хезмәт күрсәтү кагыйдәләрен һәм реклама эшчәнлеген контрольда тоту системасын булдыру -әлеге иҗтимагый советның бурычлары булып тора.

Реклама турындагы законны бозган өчен җаваплылык үзгәртү

Реклама бирүче, җитештерүче һәм таратучы закон таләпләрен үтәмәгән өчен җавап бирә. Мисал өчен, рекламада лицензия номеры, аны биргән орган исеме, шулай ук «мәҗбүри рәвештә сертификацияләнергә тиеш» сүзләре рекламаның эчтәлегенә карый. Шул сәбәпле, әлеге текстны төшереп калдырган өчен реклама бирүче җавап бирә. «Реклама турындагы» законның 22 маддәсе нигезендә, реклама таратучының аны бирүчедән мәгълүматының дөреслеген раслаган документлар таләп итәргә хокукы бар, әмма ул алай эшләргә бурычлы түгел. Әмма шул ук маддәдә күрсәтелгәнчә, реклама бирүче башкарган эшчәнлек лицензияләүне таләп итсә, реклама җитештерүче һәм таратучы аннан шул лицензияне күрсәтүен сорарга, ә реклама бирүче аны күрсәтергә тиешле.

Реклама кагыйдәләрен бозган, ә аннан соң контрреклама бирүдән баш тарткан кешене кисәтү яки аннан 200 минималь хезмәт хакы күләмендә штраф түләтү каралган. Җаваплылыкка тартылганнан соң да шул ук реклама тагын файдаланылса, матди керем алу максаты белән белә торып ялган реклама тарату дип җинаять эше буларак бәяләнергә мөмкин.

Югарыда әйтелгәннәрне истә тотып шуны әйтергә була: әлеге законның аерым маддәләре җентекләп тикшерүне сорый. Аеруча рекламаның кеше психологиясенә тәэсирен чикли торган яңа маддәләр сорала.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Контекст реклама

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар рекламасы теле. Татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентлары өчен уку-укыту методик кулланмасы.—Казан: КДМСУ мәгъл.-нәшр. үзәге, 2009. – 88 б.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://thenextweb.com/vocabulary/advertising-2/
  2. Citibank Merchant Category CodesCitibank, 2015. — 37 p.
  3. 3,0 3,1 3,2 [Россия Федерациясенең 1995 елның 25 июленнән гамәлгә кергән «Реклама турындагы» Законы ]
  4. [Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – ИЯЛИ, 1977. – 359 б.]
  5. [Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан.: Матбугат йорты. – 2005. – 171 б.]
  6. [Казанский биржевой вестник. – 1888. – 1 январь]
  7. [Казанский биржевой листок. – 1886. – 5 июнь]
  8. [Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда, 4 т. – Казан, 1956. – 66 б.]

Сылтамалар үзгәртү