Бәянелхак

(«Бәянелхак» газетасы битеннән юнәлтелде)

«Бәянелхак» газетасы Казанда 1906-1914 елларда чыккан татар сәяси, икътисади һәм әдәби газетасы.

«Бәянелхак»
Tөр

әдәби, сәяси һәм икътисади газета


Баш мөхәрир

Әхмәтҗан Сәйдәшев
Мөхәммәтҗан Сәйдәшев
Шәехгаттар Иманаев

Нигезләнгән

1906

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1914

Төп офис

Казан

Тарих үзгәртү

Беренче саны 1906 елда чыга. Аның иң беренче мөхәрире Әхмәтҗан Сәйдәшев була, ул 1912 елда вафат булгач, аның вазифасында улы Мөхәммәтҗан кала. Күпмедер вакытта мөхәрирлек эшен Шәехгаттар Иманаев та алып бара. Газета беренче бөтендөнья сугышы вакытында, 1914 елда 1307 нче саны чыккач ябыла.

«Бәянелхак» аерым бер сәяси юнәлеш буенча эшләмәгән, шуңа да анда еш кына төрле капма-каршы фикерле мәкаләләр басылган. Өстәвенә, кайбер саннарында аның ярты өлешен сәүдә игъланнары, ягъни риклам алып торган.

Чыганак үзгәртү

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «БӘЯНЕЛХАК» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.