Википедия:Кызыклы фактлар/2014 ел
- Явыз урман иясе мифик образы язма әдәбиятта Габдулла Тукайга кадәр 1878 елда чуаш әдәбиятында сурәтләнгән.
- Русия алдындагы хезмәтләр өчен орденның барлык дәрәҗәләренә ия 20 шәхес арасында Минтимер Шәймиев бар.
- 1934 елда данлыклы фамилиядә хәреф хатасы киткән өчен Чишмә районы гәзитенең мөхәррире эшеннән алына.
- Октябрьски — дөньяда татарча шәһәр гәзите чыгарган өч шәһәрнең берсе.
- Казаноргсинтез — Русиядә полиэтилен җитештерүче иң зур ширкәт.
- Башкортстан Республикасында 54 районның яртысында район гәзитләре татар телендә басыла.
- Туберкулездан дәвалау өчен Татарстанда беренче шифаханә профессор Алексей Казем-Бек тырышлыгы белән оештырыла.
- Казан музее тереклек иясе (кошлар) төшерелгән кытай кәгазендә басылган Коръәнне күргәзмәгә куйды.
- 2014 елда Казанда 6 дәүләт театры һәм бер 1 «ирекле» театр эшли.
- Беренче Башкортстан АССР дәүләт премиясе язучы Һәдия Дәүләтшинага вафатыннан соң дөнья күргән романы өчен билгеләнгән.
- XX гасыр башында Казанның иң матур бинасы исеме өчен рәсми булмаган бәйгедә яңа салынган Казан сәнгать мәктәбе бинасы һәм төзекләндерелгән Шәмил йорты ярышалар (рәсемнәрдә).
- Бразилиядә үткән Футбол буенча дөнья чемпионатында беренче тупны турнир хуҗалары үз капкаларына керткәннәр.
- Русия Федерациясендә 1934 елда татарларның 18 милли районы булган.
- Башкортстанда укытучылар әзерли торган институтны 1957 елны бетерсәләр, 10 елдан соң аны яңадан торгызырга туры килә.
- Алман галиме Михаэль Фридерих уйгур әдәбиятын өйрәнгән җиреннән тукайчы булып китә.
- 1910 елда Казандагы Кәримовлар матбагасы татар китабын бастыру буенча Русиядә беренче урынга чыга.
- Урта Уралда туган сынчы татар мәдәнияте классикларын таштан уеп ясаудан тыш: ике француз язучысы, ике Азия сәясәтчесе, АКШ диссиденты, рус әдәбияты классигы сыннарын ясый.
- Галия мәдрәсәсендә укып чыгучылар арасында казакъ әдәбияты классигы да бар.
- БАМ юлында 2230 зур һәм кече күпер төзелгән.
- Татар халкының һөнәри музыкасына нигез салышкан рус композиторы Александр Ключарев Әхмәт-бай ширкәтендә хезмәт иткән хисапчы гаиләсендә туган.
- Эстониядәге Raadio 4 эфирына татар телендәге тапшырулар да чыгара.
- Анн Идальго — Париж тарихында мэр вазыйфасына сайланган беренче хатын-кыз.
- Францияле Һарун Таҗиев — вулканнар турындагы фәннең XX гасырдагы иң мәшһүр вәкиле.
- Популяр җырчылар Илсөя Бәдретдинова (рәсемдә) һәм Фирдүс Тямаев Лениногорскида музыка училищесын тәмамлаганнар.
- Казанда ярышлар үткәрергә яраклы беренче йөзү бассейны 1973 елда ачыла.
- Уимблдон теннис ярышында катнашкан теннисчылар актан гына киенергә тиеш.
- Динамо-Казан волейболчы кызлары 2014 елда мөмкин булган барлык халыкара ярышларда җиңү яулый.
- ССРБга Икенче бөтендөнья сугышында дошманны җиңәргә ярдәм иткән Ленд-лиз программасы буенча 2008 елгы бәяләр белән 138 млрд. доллар күләмендәге техника арендага тапшырылган.
- Франклин Рузвельтка полиомиелит белән авыру нәтиҗәсендә аяктан калуы АКШ президенты вәкаләтләрен дүрт тапкыр алып барырга комачауламый.
- Татар бае Борай волостенда 1918 елда большевикларга каршы кораллы баш күтәрү оештыра.
- Кырым сугышында 1853-1856 елларда өч империя һәм бер патшалык Русиягә каршы сугышкан.
- Гармунчы Рөстәм Вәлиевнең танылуында төп ролне җырчы Илһам Шакиров уйнаган.
- Бөтендөнья кырым татарлары конгрессы президенты Украина халык депутаты булып та тора.
- Өммел-Кайвәйн азат шәехлеген 1775 елда Әл-Мөгалла дигән гарәп нәселе нигезләгән.
- 86 нчы «Оскар» премиясендә иң яхшы фильм булып Стив Маккуинның «12 еллык коллык» фильмы таныла.
- Евромәйда́н — Украинаның күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән Киевта баручы күп айлык массакүләм протест акцияләре атамасы.
- Классик электродинамикага нигез салучы Джеймс Клерк Максвелл дөнья тарихында беренче тапкыр төсле фотосурәт ясаган.
- Рус шигърияте тарихындагы Көмеш гасыр Алтын гасырдагы рус шигърияте белән охшашлык аркасында шулай аталган.
- Башкортстан Хөкүмәте — башкару вазифасын үтәгән Башкортстанның иң югары органы.
- Язучы Чыңгыз Айтматовның туган авылы Шекер дип атала.
- Танылган педагог-теоретик, шәркыятьче Мирза Мәхмүтов моннан алты ел элек вафат була.
- Алан Тьюринг, беренче Британ санагын уйлап табучы, фашист Энигма-шифраторын ватып ачу ысулларын эшкәртә.
- Чана спорты һәм бобслейның туган җире Швейцариядә булса, скелетон Төньяк Американың җирле халыклары арасында пәйда булган.
- Еланнарның һәммәсе дә — ерткычлар.
- Татарстан ягында каен агачы уртача 4 майда чәчәк ата.
- Бәрәңге белән бәрәңге корты беренче тапкыр 1859 елда Колорадо штаты басуларында «очрашалар».
- Чит ил галимнәрендә булган мәгълүматлар буенча, Дзержински каласы планетабызның экологик яктан имин булмаган урыннарның беренче унлыгына керә.
- Павел I патшалык иткән чорда Симферополь каласына борынгы Акмәсҗит аты кайтарыла.
- Күренекле физик, Нобель премиясе иясе, Манһэттен проектында катнашучы Энрико Ферми — 1939 елга кадәр Италиянең фашистлар фиркасендә торган.
- Эстониянең Нарва шәһәре нигезләнгәннән бирле җиде дәүләт составында булган.
- Бөтендөнья пәрәвезен уйлап табучы галим Бөекбритания ватандашы булып тора.
- Кырым татарларының Милли мәҗлесе Кырымда гына түгел, бөтен Украинада да кырым татарларының мәнфәгатьләрен яклый.
- Рус телендәге Белорецк атамасы татарчада Белорет вариантында кулланыла.