Һарун Таҗиев (тат. Harun Taciev, Һарун Таҗиев, Дашкин) (1914-1998) – вулканолог, үз эзләнүләре белән дөньяга вулканнарның табигатен киң халык даирәсенә ачкан мәшһүр галим.

Һарун Таҗиев
Туган телдә исем Һарун Сабир улы Таҗиев (Дашкин)
Туган 11 май 1914(1914-05-11)
Варшава губернасы, Варшау
Үлгән 2 февраль 1998(1998-02-02) (83 яшь)
Париж
Күмү урыны Пасси зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия империясе
 Бельгия
 Франция
Әлма-матер Льеж университеты[d] һәм Сельскохозяйственный университет Жамблу[d]
Һөнәре галим-вулканолог
Сәяси фирка Экологик буын[d]
Ата-ана
  • Сабир Таҗетдин улы Таҗиев (Дашкин) (әти)
  • Зенита Ильяс кызы Клупта (әни)
Сайт http://tazieff.fr/

 Һарун Таҗиев Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Һарун Сабир улы Таҗиев (Дашкин) 1914 елның 11 маенда Польшада (ул вакытта Польшаның бер өлеше Россия империясе составында була) туа. Һарун Таҗиев 1921 елда әнисе белән Бельгиягә күчеп китә.

Һарун Таҗиев хезмәт юлын инженер-агроном буларак башлый, аннан геолог һәм тауларны өйрәнүче инженер булып хезмәт итә. Нәтиҗәдә, кыр тикшеренүләренең өлгесен вулканологиягә күчереп, әлеге фәндә чын яңарыш ясый. Һарун Таҗиев, кайнап торган вулкан авызында эзләнүләр алып бару – ачышка омтылган һәр вулканологның ту­рыдан-туры вазифасы, дип исәпләгән. Чөнки аңа кадәр вулканнарны билгеле бер ераклыкта гына өйрәнгәннәр.

Таҗиевның җир йөзендәге дистәләгән актив вулканнарга, шул исәптән Көньяк Африкадагы Афар тирән сөзәк чокырына (анда ике лава күлле, дөньядагы иң эре вулканнарның берсе урнашкан) экспедициясе дә мондый эзләнүләрдә махсус белгечләрнең катнашуы кирәклеген күрсәткән. Кырык ел дәверендә ул, төрле галимнәр төркеме белән эшләп, «тектоник плитәләр» теориясен нигезләгән. Вулканнарның күп кенә физик, химик элементлары, лава күлләренең даимилеге, су асты вулкан атышларының хәрәкәте һәм башка бик күп ачышлары аның табигый һәлакәтләрне кисәтү гамәленә нигез салган.

Аның җитәкчелегендә һәм катнашында 1940-1992 елларда төшерелгән фильмнар циклы дөньякүләм танылу алды. Экспедиция материалларыннан Һарун Таҗиев 48 кыска һәм тулы метражлы фильм ясаган, 34 китап, төрле фәнни мәкаләләр, монографияләр язган. Аның «Ут эчендәге кратер», «Вулканнар», «Иблис белән күрешү», «Күкерт исе», «Җир калтыраганда», «Су һәм ялкын» кебек фәнни китаплары рус теленә дә тәрҗемә ителгән. Әлеге фильмнар җир турындагы фәнгә (геология, вулканология hәм тектоника) багышланган. «Иблис белән күрешү» исемле фильм телевизорлар каршына, мәсәлән, Франциянең генә түгел, ә дөньяның күп илләрендә яшәүче миллионлаган тамашачыны җыя торган булган.

Галимнең актив вулканнар куенында алып барган мавыктыргыч аңлатмалары тәэсирендә укучы һәм тамашачыларда җирнең ошбу бөек серле халәтендә катнашу хисе барлыкка килә. Таҗиевнең вулканнар эшчәнлеге – җирнең кыяфәтен үзгәртә торган геологик күренеш, вулкан газларының океаннар барлыкка килүдәге гадәттән тыш әһәмияте, аларның атмосферадагы, җирдәге һәм су астындагы яшәешкә тәэсире һәм эволюциясе турындагы ышанычлы фәнни мәгълүматлары бүгенге вулканологиянең нигезен тәшкил итә.

Таҗиевның һәрвакыт үз гражданлык позициясе була. Башта ул – Бельгиядә Гитлер басып алуларына каршы хәрәкәттә яшерен эш алып баручы, шартлатучы. Соңыннан – Франсуа Миттеран хөкүмәтендә табигать һәлакәтләрен кисәтү буенча җаваплы дәүләт сәркатибе. Өстәвенә, ул әле яхшы спортчы да, альпинист, спелеолог, регби һәм футбол остасы буларак та билгеле.

Һарун Таҗиевның улы Фредерик Лавашри китабында әтисенең 1936 елда Берлинда узачак җәйге Олимпия уеннарында Бельгия университеты исеменнән катнашырга чакырылганлыгы турында яза. Ләкин ул үзенең һәм, шул исәптән, коммунистик фикерле әнисенең сәяси карашлары аркасында, бу чакырудан баш тарта. Ничек инде Гитлер иленә барасың?! Фредерик Лавашри фикеренчә, аның әтисе вулкан бомбалары яңгыры һәм вулкан газлары атмосферасында, яшәү белән үлем чигендә бик зур ачышлар ясаган. Бүгенге көндә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән, һәрдаим янып торган Этна вулканы – аның лабораторияләренең берсе булган. Фредерик Лавашри әтисенең фәнни мирасы әле өйрәнелеп бетмәгән һәм тагын бер кат дөньяви танылуга лаек, дип исәпли.

Әмма мәшһүрлек өчен актив граждан булу, зур галим, язучы, документаль кино остасы һәм талантлы спортчы булу гына да җитмидер, күрәсең. Французларның аерым хөрмәт-яра туларын казану өчен харизмалы, сөйкемле сөякле, үзенчәлекле кеше булу да зарур. Һарун Таҗиевның данын Франциядәге бары бер-ике галим даны белән генә чагыштырып булыр иде. Алар: танылган галим, океанолог Жак-Ив Кусто һәм фәкыйрьләр өчен «Эммаюс» фондын булдырган аббат Пьер. Бер чорда яшәгән һәм эшләгән әлеге өч шәхес күп еллар дәвамында Франциянең мәшһүр кешеләре исемлегеннән (илле кешедән торган исемлек) төшми. Аларның икесе: Жак-Ив Кусто һәм аббат Пьер – төп французлар.

1953 елда, Франциядә урнашып, 1971 елда француз гражданлыгына ия була.

Һарун Таҗиев 1998 елның 2 февралендә Парижда вафат була, Пасси зиратында җирләнгән.

Һарун Таҗиевның нәсел чыгышы үзгәртү

Һарун Таҗиевның чыгышы татар морзалары нәселенә барып тоташа. Бөек вулканологның Ташкәнттә яшәүче туганнары хәбәр итүенчә, Сабир Таҗиев чыгышы белән борынгы Дашкиннар нәселеннән (нәсел җебе 400 елдан артыкка сузыла). Элек морзалар үзләренә беркетелгән җирләр хисабына патша хезмәтен үтәргә тиеш булган. Шул хезмәттән качу максатыннан, Сәйфетдин һәм Шәмсетдин Дашкиннар Пенза өлкәсенең Краснослободск өязенең Дашка авылыннан Урта Азиягә күчеп килә.

Сәйфетдин Дашкинның (туган елы – 1800) Таҗетдин бин Сәйфетдин Сәйфетдинов (1828(36)-1898) исемле улы туа. Аның Газизә белән (1846-1904 елларда яшәгән, Казан губернасы Шиншар авылыннан Кәрим кызы) никахыннан уллары Сабир туа. Нәтиҗәдә, Сабир үзенә фамилия итеп әтисенең исемен ала.

Ташкәнттә яшәгән ике туганының балалары Нелли һәм Камил Таҗиевлар белән вулканолог улының дәлилләнгән мәгълүматларына караганда, Һарун Таҗиевның әтисе, Сабир Таҗиев 1884 елда Сәмәркандта туган. Кызганычка каршы, аның турында һәм туган урыны хакында Википедиядә дөрес мәгълүмат урнаштырылмаган.

Танылган вулканолог Һарун Таҗиев, Сәйфетдин Дашкинның оныгы, үзенең килеп чыгышы белән татар кенәзе нәселеннән икәнен белгән һәм бервакытта да онытмаган. Гомеренең соңгы елларында ул әтисенең туган ягын, туганнарын күрү теләге белән Үзбәкстанга да килә. Шул сәфәреннән соң, ул күп серияле «Сәмәркандка кайту» фильмын төшерә.

Сабир Таҗиевның хатыны Зенита Клуптның да Польша татары булуы ихтимал. Беренчедән, әтисенең исеме Ильяс (бу Бельгия документларында дәлилләнгән). Һарун улының мәгълүматларына караганда, Ильясның апасы Лола, ә Зенитаның сеңлесе Асия исемле булган. Бу исемнәр – шул чордагы гадәти татар исемнәре. Зенита документларының берсендә әтисенең Польшада туганлыгы турында әйтелә. Сабир үзе дә хатынына Бибизәйнәп дип дәшә торган булган.

Икенчедән, әдәбиятчы Зинаида Шаховская үзенең «Набоковны эзләгәндә» дип аталган мәкаләсендә болай дип яза: «...шигырьләрне тәрҗемә итүдә Роберт Вивье һәм аның хатыныннан башка (танылган вулканолог Һарун Таҗиевның әнисе) Бельгия шагыйрьләре һәм ике рус – В. һәм мин тырыштык». Әлеге өзектән Һарун Таҗиевның әнисе Франциядә икенче тапкыр иргә чыкканлыгы аңлашыла.

Сабир үзенең яңа туган улын күрә алмагандыр, мөгаен, чөнки улы тугач та дүрт айдан соң ул һәлак була.

Вулканологның Ташкәнттәге туганнары үзләренең нәселендә булган күңелсез хәл турында да хәбәр итте. Сабирның үлеме хакында газета битләреннән укып белгәннән соң, олы абыйсы Гәрәй Таҗиев (1865 елда туган) Бакуда үз-үзен атып үтерә.

Табылган фотосурәтләр, документаль материаллар киң җәмәгатьчелеккә моңа кадәр билгеле булмаган дөреслекне ача. Төгәлрәк әйткәндә, вулканология фәненең үсешенә һәм танылуына зур өлешен керткән галим Һарун Таҗиевның килеп чыгышы татар нәселеннән икәнлеген ачыклый.

Фильмография үзгәртү

  • Les Rendez-vous du Diable, 1958—1959.
  • Le Volcan interdit, 1966
  • La Terre, son visage de Jean-Luc Prévost — éd. Société nationale de télévision française, 1984, série Haroun Tazieff raconte sa terre, vol.1.
  • La Mécanique de la Terre de Jean-Luc Prévost — éd. Société nationale de télévision française, 1984, série Haroun Tazieff raconte sa terre, vol.2.
  • Les Colères de la Terre de Jean-Luc Prévost — éd. Société nationale de télévision française, 1984, série Haroun Tazieff raconte sa terre, vol.3.
  • Les Déserts arides de glaces de Jean-Luc Prévost — éd. Société nationale de télévision française, 1984, série Haroun Tazieff raconte sa terre, vol.4.
  • Les Eléments naturels qui façonnent le paysage de la Terre de Jean-Luc Prévost — éd. Société nationale de télévision française, série Haroun Tazieff raconte sa terre, vol.5.
  • Haroun Tazieff et les volcans de Jean-Luc Prévost — éd. Société nationale de télévision française, 1984, 2 films, série Haroun Tazieff raconte sa terre, vol. 6 et 7.
  • Volcans d’Europe et de France — éd. Radio-France, 1984, série Haroun Tazieff raconte sa terre, vol.8.
  • Retour à Samarkand — 1991 (série télévisée)


Сылтамалар үзгәртү