Бобслей (ингл. bobsleigh), кышкы спорт төре, аэродинамик конструкцияле, тулаем металлдан ясалган һәм идарә ителүче чаналарда янтаюлы-виражлы боз трассалары буйлап зур тизлектә шуып төшү.

Бобслей

2002 ел Кышкы Олимпия уеннарында (АКШ), дүртлек бобслейлар арасында узышлар
Халыкара федерация FIBT
Башка исемнәре фр. Fédération Internationale de Bobsleigh et de Tobogganing
Беренче тапкыр искә алына 1888 ел
Сыйфатламасы
Төрләр икелек һәм дүртлек экипажлар
Категория кышкы спорт
кирәк-ярак боб
Үткәрелү урыны чана-бобслей трассасы (улак)
Олимпия уеннарында 1924

Швейцариядә уйлап тапканнар. 1888 елда Англия туристы Уилсон Смит ике чананы бергә кушып, Санкт-Морицтан берничә чакрым аста яткан Челеринага шуып төшеп җиткән. Шунда ук, Санкт-Морицта, XIX гасыр азагында дөньяда беренче бобслей буенча спорт клубы оештырыла.

Иң беренче «боб» (инг. «борчак») 1904 елда уйлап чыгарылган. Бобслей чанасы корыч шассига урнаштырылган озынча кузовтан гыйбарәт. Боб, экипаж әгъзалары утыру өчен урыннар (ике яки дүрт урынлы), руль һәм тормоз рычагы белән җиһазландырылган. Алдагы ике пар чана табаны (тимераяк) бормалы руль белән, арттагылары тормоз рычагы белән тоташтырылган. Беренче чаналар агачтан эшләнә. Бераз вакыттан соң аларны боб дип аталган корыч чаналар алмаштыра. Баштарак бобслей командасы биш яки алты кешелек экипаждан торган. 1930 елларда экипажлар ике һәм дүрт кешелек итеп калдырыла.

Бобслей трассасы борылмалы улакны хәтерләтә. Трассаның озынлыгы 1500 – 2000 метр булса, бобслей чаналарының тизлеге сәгатенә 150 чакрымга җитә. Дөнья чемпионаты 1924 елдан уздырыла. 2002 елга кадәр бобслей буенча ярышлар тик ир-егетләр арасында уздырылды. Гүзәл затлар беренче тапкыр Солт Лейк Ситидагы кышкы олимпия уеннарын (2002 ел) да ике урынлы чаналарда ярыша.

Калгаридагы Олимпия уеннарында ССРБ тарихында беренче тапкыр Янис Кипурс белән Владимир Козлов ике урынлы бобта алтын медаль яулый. Россия экипажлары әлеге спорт төрендә соңгы ике Олимпиадада берәр медаль яулады. 2006 елда Туринда Александр Зубков экипажы (дүртлек) көмеш призер булса, дүрт елдан соң Ванкуверда икеле дисциплинада Алекандр Зубков белән Алексей Воевода бронза медаль алды.

Чыганаклар үзгәртү