Рөстәм Абязов
Рөстәм Абязов (Рөстәм Юныс улы Абязов) – музыкант, La Primavera дәүләт камера оркестры сәнгать җитәкчесе, баш дирижёр. Тукай премиясе лауреаты (2003). Татарстанның халык артисты (1998), Татарстанның (1991) һәм Россиянең (2005) атказанган сәнгать эшлеклесе.
Рөстәм Абязов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рөстәм Юныс улы Абязов |
Туган | 29 март 1959 (65 яшь) Татарстан, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе һәм Мәскәү дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | музыкант (скрипка), дирижёр |
Җефет | I Зөлфирә Абязова, музыкант II Юлия Анатолий кызы, сәясәт фәннәре кандидаты[1] |
Балалар | улы Фәрхәт (2003), кызы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | (2003) |
Сайт | www.la-primavera.org |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1959 елның 29 мартында Казанда туган. Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбен (1977), «скрипка» белгечлеге буенча П. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясен (проф. И. Бочкова сыйныфы) (1982), «композиторлык» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (проф. Ш.К. Шәрифуллин сыйныфы) (1993) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1983-1986 Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты.
- 1986-1996 Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта мәктәп-лицее директоры-сәнгать җитәкчесе.
- 1989 елдан Казан дәүләт La Primavera камера оркестрының оештыручысы, сәнгать җитәкчесе, баш дирижёры.[2]
Иҗаты
үзгәртүГастрольләре
үзгәртүСкрипкачы сыйфатында һәм дирижёр буларак Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә (Азнакай, Әлмәт, Әстерхан, Архангельск, Бөгелмә, Йошкар-Ола, Екатеринбург, Алабуга, Яшел Үзән, Ижау, Казан, Калининград, Кемерово, Красноярск, Лениногорск, Мәскәү, Яр Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Петербург, Самар, Саранск, Сарытау, Саров, Стәрлетамак, Тольятти, Төмән, Уфа, Урыссу, Чабаксар, Чиләбе, Чистай) һәм чит илләрдә (Маҗарстан (1982), Алмания (1992, 1993, 1994, 1995, 2000, 2006), Молдова (1998), Украина (1998, 2003), Швеция (1999, 2000, 2002, 2004), Франция (2000, 2006, 2007, 2008), Греция (2001, 2012), Тунис (2001, 2002), Испания (2001), Кытай (2002), Төркия (2004, 2006, 2012), Казакъстан (2004), Швейцария (2005, 2006, 2007, 2008), Азәрбайҗан (2006, 2008), Англия (2008), Абхазия (2008), Көньяк Корея (2008), Исраил (2013) ) гастрольләрдә катнаша.
Катнашкан һәм үзе оештырган фестивалләре
үзгәртү- 1988 Башкортстан АССРда Татарстан АССР сәнгате көннәре.
- 1994, 1998 Симфоник һәм хор музыкасы фестивале (Уфа).
- 1996 «Ак төннәр йолдызлары» халыкара фестивале (Петербург).
- 1996, 1999, 2005 «Яңа күчмәннәр» (передвижниклар) музыка академиясе (Казан, Алабуга, Мәскәү).
- 1994, 1996, 1998, 2000, 2002, 2005, 2007, 2009, 2011, 2013 «Европа-Азия» халыкара фестивале (Казан).
- 1997 «Төньяк Пальмирада Раштуа музыка очрашулары» халыкара фестивале (Петербург).
- 1998 IV халыкара «Яңа музыканың ике көне һәм ике төне» музыка фестивале (Одесса).
- 1998 VIII халыкара «Яңа музыка көннәре» музыка фестивале (Кишенәү).
- 1998 XX халыкара «Мәскәү көзе» заманча музыка фестивале (Мәскәү)
- 1998 Х халыкара «Аһәң юллары» яңа музыка фестивале (Петербург).
- 1998 Бах фестивале (Уфа).
- 1999, 2000 «Кырал сараенда музыка фестивале» (Стокһольм, Швеция).
- 1999, 2002, 2004 Юнсельдә музыка һәм сәнгать атналыгы (Швеция).
- 2000 Хальмстадта музыка атналыгы (Швеция).
- 2002, 2004 Kammar Musik Festival (Стенунгсунд, Швеция).
- 2002, 2004 Musik vid Dellen (Швеция).
- 2002, 2004 Musik vid Siljan (Швеция).
- 2001 Борынгы һәм заманча камера музыкасы фестивале (Уфа).
- 2001 I «Волоста халыкара музыка фестивале» (Греция).
- 2001 Туниста Халыкара музыка фестивале (Хаммамет, Бизерта, Сусс, Тунис).
- 2002 XVII халыкара симфония музыкасы (Әл-Җим, Тунис).
- 2004 II «Россиянең яшьләр академияләре» музыка фестивале (Казан, Екатеринбург, Мәскәү).
- 2004, 2009, 2012, 2014 «Абязов – фестиваль» (Казан).
- 2005, 2006, 2007, 2008 Les Classiques de Villars (Швейцария).
- 2006 «Син, Моцарт, Аллаһ!» халыкара музыка фестивале (Казан).
- 2007 II Натан Рахлин исемендәге симфоник музыка фестивале (Казан).
- 2007, 2009, 2011, 2012 «XXI гасырда классик гитара» халыкара фестивале (Казан).
- 2008 Les Sommets du Classigue (Crans-Montana, Швейцария).
- 2008 «Хибла Гирзмава чакыра» халыкара фестивале (Абхазия).
- 2009 «La Primavera «Пирамида»га чакыра» фестивале (Казан).
- 2010, 2013 «Декабрь музыка кичәләре» (Саров).
- 2012 I халыкара Evmelia музыка фестивале (Агрия, Греция).
- 2013, 2014 L’arte del arco халыкара фестивале (Казан).
- 2013, 2014 I күчмә «Клио арбасы. Төбәк тарихының музыка битләре» музыка-музей фестивале (Казан, Алабуга, Зөя, Чистай, Болгар).
- 2014 XIII «Себер-Европа» халыкара камера-оркестр музыкасы фестивале (Красноярск).
Әсәрләре
үзгәртү- Симфоник оркестр һәм скрипка (соло), саксофон (соло) өчен концерт-рапсодия.
- Оркестр һәм скрипка өчен «Габдулла Тукай образлары» сюитасы.
- Оркестр һәм скрипка өчен татар халык җырлары темасына сюита.
- Кыллы квартет.
- «Җырга әверелгән» вокал триптихы (Ренат Харис сүзләренә).
- Камера оркестры һәм скрипка өчен Салих Сәйдәшев җырлары темасына фантазия.
- Камера оркестры һәм скрипка өчен Рөстәм Яхинның «Китмә, сандугач» романсы темасына импровизация.
- И. Дунаевский-Р. Абязов. Кыллы оркестр һәм рояль өчен «Җыр дивертисменты».
- Р. Яхин-Р. Абязов. Кыллы оркестр һәм фортепиано өчен концерт-рапсодия.
- Эстрада җырлары.
Хезмәтләре
үзгәртү- Скрипка һәм фортепиано өчен Р. Абязов әсәрләре җыентыгы (Экоүзәк, 1997).
- Камера оркестры өчен Салих Сәйдәшевка багышланган партитура (Казан, 2003).
- Камера оркестры өчен Рөстәм Яхинга багышланган партитура, 2 томда. (Казан, 2004).
- Камера оркестры өчен «Тамырларга эндәшү» (Обращение к истокам) партитурасы (Казан, 2004).
- Балалар өчен фортепиано пьесалары җыентыгы (Казан, 2004).
Дискография
үзгәртүСолист һәм дирижёр сыйфатында 30 компакт-диск чыгарган. Алар бөтенрусия «Орфей» радиостанциясендә еш яңгырый.
- 2001 La Primavera оркестрының I «Волоста халыкара музыка фестивале»ндә чыгыш ясаган программасы язмасы (2 компакт-дисктан торучы альбом) (Греция).
- 2002 Трио (Р. Абязов (скрипка), И. Лаптева (виолончель), Л. Камелина (орган)) язмасы (компакт-кассета) (Красноярск).
- 2004 Р. Абязов җырлары (автор башкаруында) компакт-кассетасы.
Репертуар
үзгәртүРепертуарында 400 әсәр бар, алар арасында татар һәм башкорт композиторлары әсәрләре һәм халык җырларын (аранжировкалау һәм оркестрга салу) аерым урын тота.
- Б. Бриттен. Меццо һәм кыллы оркестр өчен 5 бишек җыры.
- Т. Витали. Скрипка, кыллы оркестр һәм клавесин өчен g-moll чаконасы.
- К. Дебюсси. Скрипка, кыллы оркестр һәм рояль өчен «Ай нуры», «Гүзәл кич».
- Н. Капустин. Фортепиано һәм оркестр өчен концерт №2.
- С. Кусевицкий. Контрабас һәм камера оркестры өчен концерт.
- Н. Паганини — Ф. Крейслер. Скрипка һәм кыллы оркестр өчен кампанелла.
- Д. Поппер. Виолончель һәм кыллы оркестр өчен «Маҗар рапсодиясе».
- М. Равель. Скрипка, кыллы оркестр һәм рояль өчен «Чегән кызы» рапсодиясе.
- К. Сен-Санс. Скрипка, кыллы оркестр һәм рояль өчен интродукция һәм рондо – каприччиозо.
- П. Сарасате. Ике скрипка һәм камера оркестры өчен наварра.
- П. Сарасате. «Чегән җырлары».
- П. Чайковский. «Евгений Онегин» операсыннан Онегин ариясе, Татьяна хаты өлеше, йомгаклау өлеше.
- П. Чайковский. «Ел фасыллары»ннан "Апрель. Умырзая", "Июнь. Баркарола", "Ноябрь. Ат тройкасында ", "Декабрь. Святка бәйрәме".
- Вокал әсәрләр.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- «Ел дирижёры» номинациясендә җиңүче («Музыкальное обозрение» газетасы версиясе буенча).
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005).
- Тукай премиясе (2003) — Салих Сәйдәшевкә, Нәҗип Җиһановка, Рөстәм Яхинга, Габдулла Тукайга багышланган концертлары һәм «Җырчы — Рөстәм Абязов», «Юбилей циклы», «La Primavera премьералары», «Күңел моңы» концерт программалары өчен.
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991).
- Татарстанның халык артисты (1998).
- Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (2005).
- 2023 ― Дуслык ордены (Россия) ― Ватан мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[3]
Гаилә хәле
үзгәртүБеренче хатыны Зөлфирә (вафат).
Икенче хатыны Юля. Балалары: улы Фәрхәт (2002), кызы Ләйлә (Лейла)[4].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Бизнес-газета, 30.03.2014
- ↑ Кто есть кто в Республике Татарстан, archived from the original on 2021-01-26, retrieved 2015-03-17
- ↑ Путин наградил татарстанского дирижера Рустема Абязова орденом Дружбы. Татар-информ, 20.07.2023
- ↑ Рустем Абязов. Второй день рождения. «Казань», 2022, № 10, стр. 108-111
Чыганаклар
үзгәртү- «Народные артисты» (СССР, РСФСР, ТАССР). Казан, 1980.
- СССР, РФ, РТ халык артистлары (автор-төзүче И. Илялова). Казан, «Мәгариф-Вакыт», 2011. р