Яр Чаллы дәүләт курчак театры

(Чаллы курчак театры битеннән юнәлтелде)

Яр Чаллы дәүләт курчак театры, рус. Набережночелнинский государственный театр кукол, ингл. Naberezhnye Chelny State Puppet TheaterТатарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Яр Чаллы шәһәрендә 1987 елдан эшләп килүче, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы (1999 елдан) мохтариятлы дәүләт мәдәният оешмасы [1], Чаллы шәһәренең беренче һөнәри театры.
Спектакльләр рус һәм татар телләрендә күрсәтелә.

Яр Чаллы
дәүләт курчак театры
Урынлашу 423823 ТР, Чаллы, Яңа шәһәр, Мәктәп бульвары, 2 (18/09)
Нигезләнгән 1987
http://www.chelny-puppet.ru/
Театр эмблемасы

Мәгълүмат үзгәртү

 
Театр бинасы

Сәнгать җитәкчесе

Баш рәссам

Директор (1999 елдан) — Зөһрә Митрофанова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тарих үзгәртү

  • 1987 елда Чаллы шәһәр башлыгы Юрий Петрушин тәкъдиме белән шәһәрдә курчак театры оештырыла. Баш режиссер итеп билгеләнгән Александр Янкелевич Мәскәүдән артистлар туплап кайта.
  • 1987 елның 30 декабрендә театр коллективы Алабугадагы балалар йортында «Песи, Әтәч һәм Төлке» спектакленең премьерасын күрсәтә — әлеге көн театрның рәсми ачылу көне итеп санала.
  • 1988 елда Чаллы шәһәрендә үз бинасы барлыкка килә. «Балалар һәм кошлар өчен йорт» театры исеме астында эшли.
  • 1988 елның 15 декабрендә стационарда беренче премьера («Чудо-Юдо» мюзиклы) уйнала.
  • 1989 елда зурлар өчен (көндезге) беренче спектакль (С. Мрожек. «Серенада») куела. Зурлар өчен беренче кичке спектакль (С. Злотников. «Ике пудель») 1993 елның 23 декабрендә күрсәтелә.
  • 1994 елда театрның татар төркеме татарча беренче спектакль (Әхмәт Фәйзи. «Батырлар илендә») уйный.
  • 1999 елдан театр ТР мәдәният министрлыгы карамагына күчә.
  • 2008 елдан театр җирлегендә «Эш аты» дигән регионара (2009 елдан халыкара) курчак театрлары фестивале уздырыла.
  • 2011 елның июль аенда, «янгын куркынычсызлыгы үтәлми» дип, Чаллы шәһәр суды карары белән, театр бинасында спектакльләр уйнау тыела[2]. Ноябрь аеннан курчак театры спектакльләрен якшәмбе көннәрне Чаллы татар театры сәхнәсендә, Чаллы балалар театр сәнгате мәктәбендә күрсәтә башлый.
  • Чаллыда курчак театры өчен яңа бина төзү күздә тотылмый[3].

Репертуар үзгәртү

Театр репертуарында 35 спектакль. Күпчелеге 3-10 яшьлек балалар өчен сайлап алына.
Театр ачылганнан бирле балалар һәм зурлар өчен рус һәм татар телләрендә 100 исемдәге спектакль уйналган. Елга 400 спектакль куела, 50 мең тамашачыга хезмәт күрсәтелә. Ел саен репертуарда 4-5 яңа спектакль барлыкка килә. Яңа ел кичәләре, Габдулла Тукай туган көн, Әтиләр көне (23.02), Әбиләр шимбәсе (08.03), халыкара Театр көне һәр елны билгеләп үтелә. Кечкенә балалар өчен «Авыл эте Акбай» (Туфан Миңнуллин), «Куркуын җиңгән куян» (Рафис Корбан), «Дию белән тегүче» (Р. Сәхәбетдинова), «Тапкыр егет турында әкият» (Рафис Корбан), «Мәчекәй һәм Тычканкай», «Итекле мәче», «Кар кызы», «Җәнлекләр табибы», «Елан-падишаһ» (З. Думави), «Өч дуңгыз баласы», «Колобок», «Казлар-аккошлар», «Кызыл калфак һәм Бүре» һ.б., өлкән класс укучылары өчен «Энтерпрайз» (Сугышсыз сугыш турында спектакль, режиссер Сергей Балыков, Кстово курчак театры) һ.б., өлкәннәр өчен «Ирод патша турында драма», «Чуар тавык табышмаклары» һ.б. спектакльләр уйнала.
Чакырылган режиссерлар И. Зиннуров, Р. Виндерман, М. Хусид, Е. Гиммельфарб, Л. Савчук, С. Иванников, С. Балыков, В. Домбровский, А. Сәхәбетдинов, М. Урицкий, М. Логинов, А. Абрамов килеп спектакльләр куя.

Бина үзгәртү

1989 елда Чаллы шәһәренең 30нчы санлы мәктәбенең бер канатын театрга бирәләр. Ремонттан соң әлеге бина театр йортына әйләнә. 134 урынлык тамашачы залы бар. Театр остаханәләрендә курчаклар һәм декорацияләр әзерләнә. Театр фойесында мини-зообакча бар.

Гастрольләр үзгәртү

РФ өлкәләре, Ерак Төньяк шәһәрләре (Сыктывкар, Воркута), Татарстан шәһәр-районнары, Казакъстан (Актүбә — чиркәс язучысы И. Шауохның «Карт һәм ана бүре» спектакле белән), Украина (Харковь), Төркия (Бурса — Р. Сәхәбетдинованың «Аулак өй» спектакле белән) шәһәрләрендә гастрольләрдә була. «Чир-Чайан» (Абакан — Р. Сәхәбетдинованың «Тапкыр кәҗә» спектакле белән), «Көмеш мәрсин» (рус. Серебряный осетр, Волгоград), «Бөек Петрушка» (Екатеринбург), «Белгород мәзәге» (Белгород), «Ырынбур карбызы» (Ырынбур), «Мәскәү каникулы» (Мәскәү), «Карагөз» (Бурса, Төркия), «Әссәламегаләйкем» (Актүбә, Казакъстан) һ.б. курчак һәм шәүлә театрлары фестивальләрендә катнаша.

  • 1992 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татарстан театрлары фестивалендә, 2011 елдан «Нәүрүз» төрки телле театрлар фестивалендә катнашып килә.
  • 2008 елда театр җирлегендә «Эш аты» (рус. Рабочая лошадка) дигән регионара курчак театрлары фестивале уздырыла.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2003 IX «Зур Урал –Идел буе» регионара курчак театрлары фестивале (Пермь), «Иң яхшы уен спектакле» номинациясендә җиңүче дипломы — А. Янкелевичның «Әйт әле, саескан» спектакле өчен.
  • 2009 «Подiльска лялька» (Винница, Украина) халыкара фестивале, Гран-при — «Чуар тавык табышмаклары» спектакле өчен.
  • 2010 «Ликурич-65» (Кишенәү, Молдова) халыкара фестивале, I дәрәҗә диплом — «Чуар тавык табышмаклары» спектакле өчен.
  • 2011 Дилүс Хуҗәхмәтов «Курчак театрының иң яхшы актеры» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек була.
  • 2011 «Лукойл» ААҖның Татарстанда үткәргән социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә «Шәфкатьлелек» номинациясендә җиңүче.
  • 2014 Егор Митрофанов «Курчак театрының иң яхшы актеры» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек була.
  • 2015 Татьяна Салихова «Курчак театрының иң яхшы актеры» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек була.
  • 2023 елда Сеспель исемендәге Чуаш яшь тамашачы театрында[d] узган «СеспельФЕСТ» фестивалендә Ф. Достоевский әсәре буенча режиссер Илгиз Зәйниев куйган «Кроткая» драмасы иң яхшы спектакль дип танылган[4].

«Алтын битлек» премиясе номинанты үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Яр Чаллының истәлекле урыннары
 
Чаллы туграсы