Булат Насыйхов
Булат Насыйхов, Булат Вакыйф улы Насыйхов (1960 елның 2 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск) — театр рәссамы, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш рәссамы (2001 елдан). Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2012), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2013). РФ Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
Булат Насыйхов | |
Туганда бирелгән исеме: |
Булат Вакыйф улы Насыйхов |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
театр рәссамы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1979 — х. в. |
Бүләк һәм премияләр: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1960 елның 2 ноябрендә Татарстан АССР Лениногорск шәһәрендә туган. Казан сәнгать укуханәсен (1979), Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтын (хәзерге СПбГАТИ) (1985) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1985–1991 елларда – Әлмәт, Выборг, Ярославль театрларында куючы рәссам.
- 1991–1999 елларда – Чаллы курчак театрының баш рәссамы.
- 1998–2000 елларда – С. Өметбаев исемендәге Минзәлә театрының баш рәссамы.
- 2001 елдан Түбән Кама театрының баш рәссамы.
Иҗаты
үзгәртүБулат Насыйхов Әлмәт, Чаллы[1], С. Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театрлары, Казан курчак театры [2] белән дә хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда М. Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театрында сәхнәләштергән спектакльләрнең күбесенең сәхнә бизәлеше – Б. Насыйховныкы. Ул бизәгән «Печән базары» (Р. Әюпов) спектакле белән Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры күп кенә халыкара фестивальләрдә катнашты. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында озак еллар Булат Вакыйф улы бизәгән «Җилкәнсезләр» (К. Тинчурин) спектакле зур уңыш белән барды. Рәссам бизәгән сәхнә әсәрләренең саны биш дистәгә якын.
Түбән Кама татар дәүләт драма театры
үзгәртүБизәгән спектакльләре[3]: Т. Миңнуллин «Яшьлек белән очрашу» (2001), М. Кәрим «Ай тотылган төндә» (2002), Ф. Бүләков «Кызлар нигә елый?» (2003), Ш. Фәрхетдинов «Әптери солдат маҗаралары» (2002), Һ. Такташ «Җир уллары» трагедиясе (2003), Т. Миңнуллин «Шулай булды шул» (2004), А. Гыйләҗев «Яра» (2005), З. Гыймаев «Бакча караклары» (2007), Р. Вәлиев «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (2008), Р. Сәгъди «Сандугач сайрар җир» (2008), Н. Гыйматдинова «Бүре каны» (2008), Т. Миңнуллин «Кияүле кызлар кияве» (2007), Т. Миңнуллин «Син мине күрәсеңме?» (2009), Т. Миңнуллин «Алпамыш алпавыты» (2009), Л. Лерон «СыСыСыРда ясалган...нар» (2010), Т. Миңнуллин «Нәзер» (2011), А. Иванов «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» (2011), Т. Миңнуллин «Гөргөри кызын бирә» (2013), Р. Галиев «Кадер кичәсе» (2014), Т. Миңнуллин «Кызлар кызык итәләр» (2015), А. Островский «Бирнәсез кыз» (рус. Бесприданница, 2017), Н. Гыйматдинова «Сихерче» (2017), «Карурман аша» (Габдулла Тукай биографиясенә нигезләнеп, 2017), Л. Толстой «Алаша» (рус. Холстомер, 2018), Р. Зәйдулла «Нәгыймә» (2018), И. Иксанова, Г. Хәмидуллина «ЧП» (2019). Т. Миңнуллин «Яшьлек белән очрашу», «Әлдермештән Әлмәндәр» (2019) һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1999 — Чаллы курчак театрында эшләгән елларында бизәгән «Волшебная раковина» (Т. Сергеева) К. Тинчурин исемендәге театр фестивалендә «Иң яхшы рәссам-куючы эше өчен» бүләкләнә.
- 2012 — Дамир Сираҗиев исемендәге премия[4]
- 2013 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Р. Галимуллин. «Кызым кияүгә чыга».(үле сылтама) «Шәһри Чаллы», 10.10.2012
- ↑ Премьера спектакля "Бүре җиләге" (Волчья ягода) Р. Зайдуллы. Вконтакте, 16.12.2016
- ↑ Булат Насихов бизәгән спектакльләр. 2020 елның 3 гыйнвар көнендә архивланган. Театр сайты
- ↑ Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Акдемия театрында Дамир Сираҗиев исемендәге премияләрне тапшыру тантанасы узды. 2020 елның 3 гыйнвар көнендә архивланган. Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте, 20.12.2012
Сылтамалар
үзгәртү- Сәхнә журналы сайты. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Насихов Булат Вакыйф улы. 2020 елның 3 гыйнвар көнендә архивланган. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры сайты