Википедия:Кызыклы фактлар/2020 ел
- Инфляция күренешләре акча-товар мөнәсәбәтләренә генә түгел, хәттә Галәмнең үзенә дә хас.
- 1546 елда төзелгән Гази Касыйм паша мәчете — Венгриядә иң зур госманлы архитектура бинасы.
- Аурупа кешесе өчен әлләни аермасы күренмәсә дә, кытай язмасы — иероглифларга нигезләнә, ә корея язмасы — алфавитка.
- Инкыйлабка кадәр мәгърифәт үзәге булган Кизләү мәдрәсәсенең таш бинасы әле бүген дә мәктәп буларак хезмәт итә.
- Булачак пролетариат юлбашчысы дөньяны бутауның беренче тәҗрибәсен Казан дәүләт университетының актлар залында узган студентлар җыенында ала.
- М. Вахитов оештырган Казан мөселман социалистик комитеты 1918 елның җәендә милли республика оештыру мәсьәләсендә Казан большевиклары белән каршылыкка керә.
- Магутны Божа җыры турында белоруслар: «Вакыты җиткәч, ул әле дәүләт һимны да булып китәр», дигән фикердә.
- Актанышның 1966 елдан билгеле «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оешу тарихы мәгълүм «Волга-Волга» комедиясендәгечә килеп чыга.
- Надежда Кадышева — мукшы халык җырларын иң танылган башкаручы.
- Сарымсакның зәһәр исе аңардагы органик сульфидлар (күкерт кушылмалары) белән бәйләнгән.
- Татарстанның Кара китабы контрольсез үрчегән инвазив үсемлек төрләреннән торачак.
- Зәңгәрсу котып төлкесе җәен төтенсу соры, ә ак котып төлкесе соргылт көрән төстә була.
- Сугыш алдыннан Сталин Кырым күперен төзү өчен металл кормаларны Германиядә эшләтергә бирә. Сугыш башлангач, алманнар әзер эшләнмәләр китертеп, бу проектны ашыра да башлыйлар.
- 2020 елның 22 гыйнварында мәшһүр татар яшьләре газетасы үзенең 100 еллыгын билгеләп үткән.
- Татар телендә тәүлек буе эшли торган беренче балалар-яшүсмерләр каналы 2018 елның азагында эфирга чыга.
- 13 яшьлек вундеркинд Рубик кубигын камилләштергән.
- Дала төлкесе төлкеләр арасында иң вагы.
- Ислам җәмгыяте Ирландиядә иң тиз үсә торган дини азчылык булып тора.
- Җәллад козгын башка кошларның да тавышларын чыгарып сайрый ала.
- Дания башкаласы халкының һәр унынчы кешесе — мөселман.
- Чуаш язучыларының әдәби журналы Туган Идел дип тәрҗемә ителә.
- «Татар» мәчете Финляндиядә баштан ук мәчет буларак төзелгән бердәнбер бина санала.
- Финляндия – Аурупада, Австриядән кала, исламны кануни таныган икенче дәүләт.
- Голливудның Дан аллеясына ел саен якынча 10 миллион турист килә.
- Этләр Антарктидадан башка барлык материкларда да тереклек итәләр.
- Румыниядә ислам диненең төп тарафдарлары — Румыния төрекләре һәм Румыния татарлары.
- Саам мифологиясендә башка дөнья тереклек ияләренә гномнар караган.
- Казан башлыгы хатыны Гөлнар-ханым 1899 елда Парижда Казан ханлыгы тарихына багышланган китабын чыгара.
- Табон мәгарәләрен Филипин цивилизациясе бишеге дип тә атыйлар.
- Казакъ ханының ССРБда беренче язу машинасын ясаган оныкчыгы 30 ел гомерен сөргендә үткәрә.
- Көрәш буенча дөнья чемпионы күп санлы сабантуйларда баш батыр калып, 50 автомобиль яулый.
- Ишкәкаяклыларның иң якын «туганнары» булып аюсыманнар һәм сусарлар санала.
- 11 дисктан торучы татар халык һәм һөнәри музыка тупланмасы татар музыкасының бар тарихын колачлауга дәгъва итә.
- Сарманда туган генералның Чернобыль афәтен бетерүдәге хезмәте ике орден белән бәяләнгән.
- «Көнчыгыш Элизабет Тейлоры» Россиядә «Чалы кошы» фильмындагы Фәридә роле буенча билгеле.
- 1828 елгы Россия һәм Иран арасындагы килешү Каспий диңгезендә Россияга гына хәрби флот ачарга хокук биргән.
- Тыва Яңа елында махсус тергезелгән учакка артыш ботаклары, аннары ак ризык салына.
- Сахаларның җәйге торагында эссе көннәрдә һәрчак салкынча, һавасы саф һәм чиста саклана.
- Татар артистларын «Аршин мал алан»ны уйнарга өйрәткән азәрбайҗан актеры үз өендә атып үтерелгән.
- Татарстанның бер авылында гына уздырылучы ирзә бәйрәмендә «аю тәпие» белән сыйланырга була.
- 35 ил белгечләрен берләштерүче халыкара оешма сайтында Казанда узачак конгрессы турында татар телендә хәбәр итә.
- Беренчесе Сталинга тапшырылган югары бүләкнең соңгысы казакъ җырчысына бирелгәннең икенче көнендә ил таркала.
- Риваять буенча, каен себеркесе тулы бер ил халкының яңа дин кабул итүенә этәргеч булган.
- Басклар Иленең Бискайя төбәге хөкүмәт башлыклары тарихи имән агачы янына басып ант бирә.