Ишкәкаяклылар

Ишкәкаяклылар (pinnipedia) - этсыманнар төркемендәге хайваннар, аяклары ишкәк формасында үсеп килгән, суда йөзүче имезүчеләр.

Ишкәкаяклылар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Pinnipedia Иллигер, Иоганн Карл Вильгельм, 1811
Таксономик ранг инфратәртип[d]
Югарырак таксон Этсыманнар[d]
Башлану вакыты 24000 тысячелетие до н. э.
Коллаж
MCN коды 0106.12.00
Commons-logo.svg Ишкәкаяклылар Викиҗыентыкта

Колаксыз тюленьнәр (phocidae), моржсыманнар (odobenidae), колаклы тюленьнәргә (otariidae) бүленәләр.

Бүгенге көнгә кадәр сакланган 33 ишкәкаяклы төре билгеле, казылмалар буенча табылган, юкка чыккан 50 башка төр бар, тере калган иң якын туганнары аюсыманнар һәм сусарлар була. Иң якын туганнары якынча 50 миллион ел елек эволюцияләнеп килгән.

Гәүдәләре зур һәм артык майлы була, шуңа күрә үзләрен салкынлыктан саклый алалар, бозлы җирләрдә арктикада бик күп ишкәкаяклы төре яши, шуның белән бергә, салкын булмаган суларда да ишкәкаяклылар бар, мәсәлән, Урта диңгездә яшәүче су эте. Ләкин Урта диңгез су этләре юкка чыгарга җыеналар.

Ишкәкаяклы хайваннар су эчендә яки кыйтга өстендә йоклыйлар, ләкин алар ике җирдә дә үлем куркынычы астында булалар, чөнки кыйтга өстендә ерткыч ак аю, су эчендә акулалар аларны аулыйлар. Аюлар ишкәкаяклылар өчен кешеләр кебек куркыныч түгел, бигрәк тә Канада илендәге су этенә ау аларның төрләрен юкка чыгару куркынычын барлыкка китерә. Аларны бәяле һәм калын тиреләре өчен аулыйлар. Шул аучылык тыелса да иллегал юл аркылы аучылыкны дәвам иткән кешеләр әле дә бар һәм аулау төре дә бик явыз, башларына таяклар белән сугып баш сөякләрен сындырып үтерәләр.

ИскәрмәләрҮзгәртү