Лингвистларның даими халыкара комитеты

Лингвистларның даими халыкара комитеты (фр. Comité International Permanent des Linguistes, ингл. Permanent International Committee of Linguists, CIPL) — тел белеме өлкәсендә әйдәп баручы һөнәри берләшмә, лингвистларның даими халыкара комитеты. CIPL — лингвистика фәне үсешенә ярдәм итү өчен булдырылган халыкара оешма. Ул лингвистик тикшеренүләрне үстерергә һәм лингвистиканы үстерү максатларында тормышка ашырыла торган эшчәнлекне координацияләргә омтыла. CIPL ике төп бурычын үти: халыкара конгресслар оештыра һәм ел саен библиография бастыра[1]. 1948 елдан ЮНЕСКО каршында консультатив статуска ия, 1949 елдан ЮНЕСКО каршындагы Фәлсәфә һәм гуманитар фәннәр халыкара шурасы кысаларында эшли[2]

  • Оешманың үзәге — Лейден (Нидерланд).
  • CIPL Башкарма комитет һәм Генераль ассамблеядан тора.
  • CIPL президенты — профессор доктор Дэвид Брэдли (David Bradley) (Австралия)[3].
  • Вице-президент — профессор Ик-Хван Ли (Көньяк Корея).
  • Генераль сәркатип — профессор Фрида Стерс (Frieda Steurs) (Нидерланд)
Лингвистларның даими халыкара комитеты
Comité International Permanent des Linguistes, Permanent International Committee of Linguists, CIPL
Баш-фатир:

Нидерландлар байрагы, Лейден гербы Лейден

Оешма төре:

халыкара оешма

Рәсми теле:

инглиз, француз

Җитәкчеләр
президент

Аустралия байрагы доктор Дэвид Брэдли

вице-президент

Көньяк Корея байрагы профессор Ик-Хван Ли

Генераль сәркатип

Нидерландлар байрагы профессор Фрида Стерс

Нигезләү

1928 ел, Лейден гербы Лейден

ciplnet.com

Тарих үзгәртү

Халыкара лингвистлар конгрессы (ICL) — дөньякүләм тел белгечләре конгрессы, аңа нигез 1928 елда, Нидерландның Гаага шәһәрендә, Беренче халыкара тел белгечләре конгрессында салынган — CIPL шул вакытта оешкан. Гаагада узган Беренче конгрессны уздыру башлангычы белән ике голландияле галим: Лейден университеты профессоры Кристиан Корнелиус Уленбек (1866-1951, C. C. Uhlenbeck) һәм Неймеген университеты профессоры Й. Схрейнен (J. Schrijnen) чыга. Француз лингвисты Антуан Мейе (Antoine Meillet) конгрессларны өч елга бер уздырырга тәкъдим итә. Конгрессларны нәтиҗәле уздыру өчен башкарма комитет төзелә (комитетка Генераль сәркатип Й. Шринен, билгеле галимнәр арасыннан ун әгъза сайлана: Bally, Boas, Brockelmann, Jespersen, Daniel Jones, Karlgren, Kretschmer, Meillet, Rozwadowski һәм Trombetti).

CIPL, оешу урыны булу сәбәпле, һәрвакыт Нидерландлар һәм голланд лингвистлары белән тыгыз элемтәдә тора. Генераль сәркатип вазифасын биләгәннәрнең барысы да голландияле лингвистлар була (1945 елдан алып 1964 елга кадәр әлеге вазифаны биләгән Норвегия галиме профессор Алф Соммерфельттан(норв.) башка).

1948 елда ЮНЕСКО башкарма комитетының 8нче сессиясендә CIPLга консультатив статус бирелгән. Моннан тыш, ерак илләрдән яки сугыштан зыян күргән илләрдән килгән, лингвистик конгрессларда катнашырга теләгән яшь галимнәрнең юл чыгымнарын каплау өчен грантлар биреп, ЮНЕСКО CIPLга ярдәм күрсәтә. ЮНЕСКО шулай ук 1948 елда Парижда узган конгресс материалларын бастырып чыгару өчен грант бирә.

1947 елда CIPL үзе ЮНЕСКОның Фәлсәфә һәм гуманитар фәннәр халыкара шурасын (CIPSH) әзерләүдә һәм алга таба оештыруда ярдәм итә. 1949 елда Брюссельдә яңа төзелгән шураның беренче утырышы уза, һәм бу елдан башлап CIPL әлеге киң халыкара структура кысаларында эшли башлый. 1964 елда CIPL уставы CIPSH эгидасы астында эшләүче оешмалар өчен CIPSHның гомуми җитәкче принципларына туры килерлек итеп үзгәртелә. 1982 һәм 1987 елларда CIPL уставы халыкара лингвистик оешмаларга CIPLга кушылу мөмкинлеге бирү өчен кайбер өстәмә үзгәрешләр кичерә.

Башкарма комитет биш елга бер мәртәбә Халыкара лингвистлар конгрессы (ICL) уздыра. Халыкара конгресс эшендә барлык континентлардан меңнән артык лингвист катнаша.

Ел саен CIPL лингвистик библиография әзерли һәм бастырып чыгара, аның максаты — кайда һәм нинди телдә бастырылуга карамастан, барлык лингвистик басмаларга тулы һәм дөрес күзәтү бирү.

ЮНЕСКО белән хезмәттәшлектә CIPL югалу куркынычы янаган телләр өлкәсендәге проектлар кебек махсус лингвистик проектларга акчалата ярдәм итә.

Максаты үзгәртү

CIPL — коммерцияле булмаган, хөкүмәтнеке булмаган оешма, аның максаты — бөтен дөньяда лингвистика белемнәрен популярлаштыру, лингвистика фәнен үстерү һәм лингвистлар арасында хезмәттәшлекне стимуллаштыру.

Генераль ассамблея үзгәртү

CIPL дөньяның 35 (2013 елда 39) илендәге тел белеме өлкәсендәге галимнәрнең әйдәп баручы һөнәри берләшмәләрен туплый:

  1.   Австралия (Австралия лингвистика җәмгыяте, проф. Дэвид Брэдли)
  2.   Австрия (Вена тел җәмгыяте, проф. Б. Һурх)
  3.   Бельгия (Бельгия лингвистика җәмгыяте, проф. Тимоти Колеман; Халыкара прагматика ассоциациясе, проф. Йеф Вершуэрен; Тарихи социолингвистика челтәре, проф. Вим Ванденбюссе)
  4.   Бразилия (Бразилия лингвистика ассоциациясе, проф. Мигель Оливейра-кече; Латин Америкасы лингвистика һәм филология ассоциациясе, проф. Дермеваль да Һора)
  5.   Канада (Канада лингвистика ассоциациясе, проф. Ф. Дж. Ньюмейер)
  6.   Чехия (Карл университетының Компьютер лингвистикасы үзәге, проф. Е. Һаджикова)
  7.   Финляндия (Финляндиянең лингвистика ассоциациясе, проф. Мария-Лииса Хеласвуо)
  8.   Франция (Париж лингвистика җәмгыяте, проф. А.Лемарешаль; Тарих һәм эпистемология тел фәннәре җәмгыяте, проф. Камил Һаманс)
  9.   Грузия (Георгий Ахвледиани исемендәге Тел белеме тарихы җәмгыяте, проф. Тинатин Болквадзе)
  10.   Алмания (Юкка чыгучы телләр җәмгыяте, проф. Николаус Һиммелманн; Алмания лингвистика җәмгыяте, проф. Ульрике Демске)
  11.   Маҗарстан (Маҗарстан Фәннәр академиясенең Лингвистика фәнни-тикшеренү институты, проф. Иштван Кенесей)
  12.   Ирландия (Дублин перспективалы тикшеренүләр институтының кельт тикшеренүләре мәктәбе, проф. Лиам Брэтнаһ)
  13.   Израиль (Societatis Linguisticae Europaea Sodalicium Israelense, проф. А. Коэн)
  14.   Италия (Италия глоттология җәмгыяте, Италия лингвистика җәмгыяте һәм Crusca академиясе, проф. Джулиано Бернини)
  15.   Япония (Япония лингвистика җәмгыяте, проф. Сигэки Кадзи)
  16.   Көньяк Корея (Корея лингвистика җәмгыяте, проф. Ик-Хван Ли)
  17.   Латвия (Латвия тел институты, д-р Агрис Тимуска)
  18.   Литва (Литва Фәннәр академиясе, проф. Бонифакас Штундзия)
  19.   Нидерланд (Макс Планк исемендәге Психолингвистика институты, проф. Питер Серен; Фриз академиясе, проф. Рейнир Салверда; Аурупа лингвистика җәмгыяте, проф. Камил Һаманс; Голландия тел институты. проф. Фрида Стерс; Гомуми лингвистика берлеге, д-р. Йеннеке ван дер Вал)
  20.   Нигерия (Нигерия лингвистика ассоциациясе, проф. Эно-Абаси Уруа)
  21.   Норвегия (Норвегия фәннәр һәм әдәбиятлар академиясе, проф. Йон Оле Аскедаль)
  22.   Польша (Польша Фәннәр академиясе, проф. Эльжбета Манчак-Волфелд)
  23.   Португалия (Әдәбиятны өйрәнү үзәге, проф. Гонсало Фернандес; Португалия лингвистик ассоциациясе, проф. Ана Мария Брито; Лиссабон университетының Лингвистика үзәге, проф. Хьюго Кардосо)
  24.   Румыния (Румыния академиясенең Лингвистика институты)
  25.   Россия Федерациясе (Россия Фәннәр Академиясенең тел белеме институты, проф. Андрей Кибрик)
  26.   Сербия (Сербия гамәли лингвистика ассоциациясе, проф. Весна Половина)
  27.   Көньяк Африка Республикасы (Көньяк Африка лингвистик җәмгыяте, профессор Марк де Вос)
  28.   Испания (Испания лингвистика җәмгыяте, профессор Мануэл Леонетти; Баск теле король академиясе, проф. Андрес Уррутиа)
  29.   Швейцария (Швейцария лингвистика җәмгыяте, проф. Й. Мешлер)
  30.   Кытай Республикасы (Тайвань лингвистика җәмгыяте, проф. Виктория Рау)
  31.   Тринидад һәм Тобаго (Кариб лингвистика җәмгыяте, доктор Джо-Энн Феррейра)
  32.   Төркия (Төрек тел белеме ассоциациясе, проф. Дениз Зейрек Бозшаһин)
  33.   Украина (Милли Фәннәр академиясенең Потебня исемендәге лингвистика институты, д-р Серһий Ермоленко)
  34.   Бөекбритания (Филология җәмгыяте / Бөекбритания лингвистик ассоциациясе, проф. Адити Лаһири; Халыкара тарихи лингвистика җәмгыяте (ICHL), проф. Джон Чарльз Смит; Кельт тикшеренүләре халыкара конгрессы)
  35.   АКШ (Америка лингвистика җәмгыяте, проф. Кай фон Финтель)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. More about CIPL. 2020 елның 19 февраль көнендә архивланган. ciplnet.com(ингл.)
  2. Постоянный международный комитет лингвистов. 2020 елның 8 июль көнендә архивланган. Большая российская энциклопедия(рус.)
  3. Professor David Bradley. La Trobe University Scholars. scholars.latrobe.edu.au(ингл.)