WOWCube яки WowCube — 2x2x2 Рубик шакмагы[3] формасындагы идарә ителүче портатив куб[4] уены[5], шулай ук электрон башваткыч буларак та классификацияләнә[6][7][8]; кулланучының кирәк интерфейсы[8][9] өлгесе. Бер төрле һәм бер бөтенне тәшкил иткән сигезле элементтан тора, һәм Pawn телендә язылган махсус әзерләнгән уеннарны башларга ярдәм итә. Лицензиясе — ачык аппарат тәэминәте[7] (Open Source)[10]. Эшләүчеләр — Савва һәм Илья Осиповлар[2].

WOWCube Uno
Файл:WOWCube logo.png
Җитештерүче

Cubios Inc.[1][2]

Төр

Портатив уен консоле/башваткыч

Чыгу көне

2018 год

Оператив хәтер

8 Мбайт Flash память (8 шт)

Дисплей

TFT экран 1.56" (24 шт)

Зурлык

76х76х76мм

Авырлык

400 грамм

Сайт

https://wowcube.com/

Проект авторы үзгәртү

 
WO2018075714 патенты иллюстрациясенән

Жайланма концепциясен 2016 елда чыгышы белән Түбән Новгородтан булган Савва Осипов[11] тәкъдим итә. Аңа 8 яшь булганда, гаилә Американың Сан-Франциско каласына күченә (хәзер Сан-Францискодан ерак булмаган Новато дигән урында яшиләр)[8][12]. Савва 10 яшеннән электроника һәм программалау белән мавыга[13][14][15][16], аның берничә проекты Hackster эшләнмәләр җәмгыятендә басылып чыга[8]. Әлеге вакытта Савва YouTube-да үзе каналын алып бара һәм хаткатоннарда даими катнаша[10]. Савваның атасы — IT-эшкуар Илья Осипов, Түбән Новгородның Лобачевский исемендәге дәүләт университетын тәмамлаган, күп төрле стартапларда катнаша (шул исәптән, Түбән Новгородның nn.ru мәгълүмат сайтына нигез сала)[17], берничә патент иясе һәм Нидерландларның бер гыйльми журналы рецензенты. Илья программалау белән студент елларыннан шөгыльләнә һәм 1996 елда программалау буенча Бөтенрусия олимпиадасында җиңүче була. 2012 елда ул үз бизнесын Hearst Shkulev Media компаниясенә сатып[17], гаиләсе белән Калифорнияга күченә. Raspberry Рі һәм Arduino кебек гади компьютерлар нигезендә катлаулы булмаган корылмалар — мини-компьютерлар, электрон фоторамкалар һәм уен кушымталары (приставкалар) җыя башлый[7]. Савва атасы белән Сан-Франциско һәм Кремний Үзәнендә үтә торган хакатон сериясендә катнаша, анда үзенең проектлары арасында Раштуа яктырткычын, Angry Birds-консолен, «акыллы» фоторам һәм 3D-принтерында басып чыгарылган күп төрле башка әйберләрен тәкъдим итә[8].

Эшләнмәләре үзгәртү

Тиздән Илья Осипов үзара бәйләнешле процессорлы арзан кубиклар эшләргә карар итә. Башта ул Kickstarter өчен бер-берсе белән бәйләнешле бик күп стандартлаштырылган элементлардан торган (һәр кайсысы үзенең экраны белән) өстәл уеннары проектын башларга тели[7][8]. Берничә эшләнмә әзерли, ләкин тиздән моңа охшаш уенның кем тарафынандыр патентлануын ачыклый, ә авторлары 20 миллион доллар күләмендә инвестицияләр җәлеп итә. 2016 елда 13 яшьлек Савва атасына икенче формадагы идеяны камилләштереп — Рубикның патентланган кубигын тышкы барлык кырларының экран булып, корылманың барча экранны хасил итүен эшләргә тәкъдим итә. Кырларны борып, яланны һәм уен элементларын үзгәртергә мөмкин[8]. Савваның идеясе WOWCube проектының башы була[16]. Киңлектә кубикларны алмаштырып кую кече балалар уенының аналогы булса да, экран-кырларны борып объектларны бер яктан икенчесенә күчерү барлык аудиторияне җәлеп итү мөмкинлегенә ия була[7].

2017 елның җәендә WOWCube прототипларының өч вариантын эшләүгә 500 мең АКШ доллары чамасы акча бүлеп, проектны Мәскәү технология институтының ректоры Григорий Бубнов, Moscow Business School президенты һәм amoCRM компаниянең милектәше Денис Митрофанов һәм Fermosa шәхси фонды финанслый[2][16][18]. Алдынгы инвестор булып BitFury-ның идарәче партнеры Марат Кичиков тора. Ул гомуми сумманы 1,4 млн АКШ долларына кадәр житкерә[19]. Проектларны эшләүгә ярты ел китә: Илья тема буенча публикацияләр һәм патентларны өйрәнү белән шөгыльләнә, шулай ук уеннарга сценарийлар төзей; Савва идеяларны бергә туплый һәм уенчыкның тышкы күрнеше һәм аның мөмкинлекләре буенча фикер алышуларда катнаша[8]. 2017 елда Савва белән Илья Arduino конструкторы һәм IIIP Monoprice йорт 3D-принтеры ярдәмендә (моңа кадәр САвва анда уенчыклар бастырып, аннары аларны арзан хакка саткан була) беренче прототипны эшли[2][16][20]. Прототип дәүмәле башта 3кә 3 итеп каралса, аннары 2гә 2 итеп сайлана (Ларри Николасның 1970 елда төзегән магнит башваткычы кебек)[21]; проектлы моделләштерү SketchUp программасы ярдәмендә башкарыла. Прототипны җыю барышында Савва белән Илья компонентлар арасында элемтә булдыру радиоканалы идеясыннан, шулай ук корылыш геометриясенең гади булмавына бәйле төп элемтә сыйфатында Android яки Linux куллану идеясыннан баш тарта[7].

 
Стив Возняк 2019 елда DesTechAz-та WOWCube белән

Презентациясе үзгәртү

2017 елның 8 июнендә прототип Беркли каласындагы Калифорния университетында узган CALL фәнни-гамәли конференциясендә күрсәтелә[8][22]. Ноябрдә Осиповлар Русиядә патент ала[2][23], шулай ук АКШ-та һәм Кытайда патентка заявкаларны уңышлы тапшырыла[8], иктисады үскән алдынгы сигез илгә дә заявка җибәрелә[24]. 2018 елның гыйнварында корылыш Лас-Вегаста — CES-та[2], ә майда Санта-Клара шәһәрендә (Калифорния) Maker Faire күргәзмәсендә киң күләм тамашачыга чыгарыла[25]. 2019 елның 16-17 октябрендә Аризонада үткән ARIZONA'S SIGNATURE TECH EVENTА форумында WOWCube эшләнмәсе белән Apple компаниясенә нигез салучыларның берсе Стив Возняк таныша һәм бер данә уенчыкка култамгасын салып, моңа кадәр мондый уенчыкны күргәне булмавын белдерә. Авторларга WOZUEducation белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим ителә[17].

Cubios Inc башкарма директоры Макс Филин белдерүенчә, компания 200 данә WOWCube чыгарырга һәм таратырга, шулай ук ул зарядкада торганда экранда гамәлдәге датаны һәм вакытны, һава хәләтен һәм соңгы яңалыкларны күрсәткән кушымта эшләргә ниятли. Әзер уенчык хакы 249-149 АКШ доллары торачак дип күзаллана. 2020 елның гыйнварында CES һәм язын Toyfair күргәзмәләрендә күрсәтү планлаштырыла[3]. 2021 елда Лас-Вегаста CES күргәзмәсендә көмеш медалгә лаек була, эшләүчеләр әйтүенчә, бу уенчыкка сорау артуына тибеш була[26], ә 2022 елның 7 гыйнварында WOWCube тагын да CES-та күрсәтелә[27].

Киләсе финанслануы үзгәртү

2021 елның августына WOWCube белән 18 илнең дистрибьюторлары кызыксына, иң күп сорау Японияда була. Компания алдан якынча 39 миллион АКШ доллары күләмендә (бер данә 250 доллар исәбеннән) 155 мең коралга заказ бирә[28]. 30 августа Cubios компаниясенең А раунында тагын да 4,5 миллион доллар алуы мәгълүм була, шул исәптән 1,5 миллион доллар башында Александр Агапитов торган Hand of Midas компаниясенән күчә, тагын да 3 миллион доллар башка предприятие һәм бизнес-оешмалардан килә[26][29]. Сентябрьдә заказлар процедурасы башлануы турында игълан ителә[28]. Гомуми алганда стартап 25 миллион долларга бәяләнә[26]. 2021 ел аннан Кыйммәтле кәгазьләр һәм биржалар буенча комиссиянең эшләүчеләргә инвестиция краудфандинг чикләрендә елына 5 миллион доллар җәлеп итәргә рөхсәт бирүе мәгълүм була: инвесторларга Cubios акцияләренең 10 проценты тәкъдим ителә, ә кәгазьләрне StartEngine майданчыгында алырга мөмкин була[30]. Уенчыкны эшләүчеләр әйтүенчә, базарга чыгу 2022 елның беренче яртысына планлаштырыла. Бер данәнең хакы (250 доллар) Илья Еремеев фикеренчә, Nintendo Switch консоле хакына яки «уртача хаклы смартфон» хакына тиң була, әммә платформаның спецификасына бәйле, уенчыкның чыгымнарны капламау ихтималлыгына шик бар[26].

Тасвирламасы үзгәртү

Физик үзгәртү

WOWCube сигезле автономияле модульдән торган, бергә 24 дисплейга ия булган һәм Рубик шакмагы бертигез борылуга сәләтле кубтан гыйбарәт[31][18]. Магнит автономияле бүлемнәрне һичтуктаусыз мәгълүмат белән тәэмин итеп, тоташ уен процессын тәэмин итә. Кубны кулда әйләндерергә яки селкергә мөмкин[18]. WOWCube өчен башваткычлар, логик уеннар, пазллар, Скрэб, аркада һәм лабиринтлар кебек берничә жанрда уен эшләнгән[3][32]. WOWCube катнаш чынбарлык тәҗрибәсен тәэмин итә[33], ягъни ул матди дөньяда бору һәм селкүне кубның 24 шакмаклы суб-дисплее аша күзалланган санлы гамәлләр белән катнаштырып алып бару мөмкинлеген бирә[34]. WOWCube кулда әйләндерелгән (спиннер кебек) хәрәкәтләнгән уенчыклар кебек физик гаджетларның үзенчәлекләрен дә берләштерә, шул ук вакытта бер корылмага санлы уен консольләре дә кертелгән[6][15][18].

Техник үзгәртү

 
Processing телендә WOWCubeның 3D-эмуляторы интерфайсы

Корылма бер төрле, коммуникация функциясен тыш, корылманы тотрыклы конструкцияләр белән тәэмин итә, ян дүрт бүлек экраны аша гомуми уенны күзәтү мөмкинлеге биргән магнит бәйләнеше аша мәгълүмат алышкан сигезле секциядан тора[7]. Магнит бәйләнеше, шакмаклар эчендәге бушлыкка үз үзәге тирәсендә әйләнгән ныгынмаган неодим шарлар тору сөземтәсендә һәркайсы конфигурациядә да бер-берсенә тартыла. Бу корылма UniSex атамалы борылучы магнит бәйләнеше буларак патентлана[7]. Соңгы версиядә корылыш дәүмәле 76х76х76 мм, ә авырлыгы — 400 грамм тәшкил итә. Корпусы ABS-пластиктан эшләнгән. Сигезле секциянең һәрберсендә:

  • Glass Gorilla быяласы белән сакланган 1.56" диагонале һәм 240х240 нөктәле 3 IPS TFT экран (65 мең төсе, төс тирәнлеге 18 бит)[7][32];
  • STM32F405 микроконтроллеры[32] (168 такт ешлыгы, ОЗУ 192 кБ);
  • 8 Мбайтлы Flash-хәтер;
  • Кубик белән хәрәкәтләр эшләүгә ярдәм иткән 6 үзәкле гироскоп һәм акселерометр[10];
  • Сигез 540 мА/сәг күләмле батарея;
  • Смартфон яки планшет белән бәйләнешкә керү өчен Bluetooth модуле[3].

WOWCube-ның соңгы версиясе үз составына 8 микропроцессорлы һәм 24 экранны ала[28] (һәр кырда дүртәр экран), ә зарядкалау USB-C аша төп станция ярдәмендә башкарыла. Корылма зарядкасы 3,5 сәгатькә җитә[26].

Куллану платформасы үзгәртү

WOWCube консоле операцион системалар сыйфатында FreeRTOS, шулай ук P-кодны интерпретациялау өчен Pawn телендә абстракт машина куллана. Бу аңа алдан тупланган уен логикасын консольдә дә, аның программа эмуляторында да башкару мөмкинлеге бирә. WOWCube SDK-сы программа эмуляторына һәм ачык консоль югында уеннарны шәхси компьютерга да куярга мөмкин. WOWCubeның программа тәэминатенең барлык компонетлары MIT, BSD һәм Apache License кебек ачык лицензиялар буенча бирелә.

Программа эмуляторы үзгәртү

 
WOWCubeла уйнау мисалы (анимация)

SDK WOWCube составына ачык WOWCube консоле булмаган эшләүчеләргә программа тәэминәтен эшләү мөмкинлеге биргән программа эмулятор керә. 2019 елдан Windows һәм MacOS операциясе системалары да тота. Эмулятор түбәндәге ачык чыгу кодлы әҗерсез программа тәэминәте базасында төзелгән:

  • Processing теле — уен консоленең 3D күрнеше, ресурсларны (сүрәтләрне) салу һәм күрсәтү, шулай ук Pawn телендә язылган вакигаларны (кубикларның борылуы, акселерометр йогынтысы) кулланучыдан логикага бирү өчен кулланыла[35]. Чын WOWCubeла Processing теле урынына C (программалау теле) кулланыла. Pawn теле белән элемтә булдыру өчен API чын WOWCube консоле өчен дә, программа эмулятор өчен дә бер.
  • Pawn теле — уенның логикасын язу өчен файдаланыла. Уен логикасы вакигаларга чын WOWCube консоле яки эмулятор аша йогынты ясый — экрандагы үзгәрешләрне күрү өчен боерык бирә[36].
  • Visual Studio Code интеграллаштырылган эшләнмә мөхите — Pawn телендә уен кодларын мөхәррирләү һәм аларны программа эмуляторында җибәрү өчен кулланыла. Шулай ук Processing телендә язылган 3D кодын да төзәтергә була.

Программа тәэминәте үзгәртү

Тест режимында ике уен бар: беренчесендә күбәләкләрне җыярга кирәк (беренче кимәлдә өч кенә күбәләк). Ары уен катмарлана бара. Ары — су агуын каплау өчен төрле элементлардан көпшә җыю бурычы куела. Илья Осипов сүзләренчә, уеннар арасында «үтереп» бетү өчен тараканнарны бер урынга җыю да бар. Bandai Namco компаниясе ярдәмендә Pac-Man уенын эшләү каралган[7]. Соңрак WOWCube өчен уеннарны Apple Storeла да уйнау мөмкин була[37][38]. 2021 елның август аннан Bluetooth аша iOS һәм Android өчен кушымчалары ярдәмендә корамалга 24 уенга кадәр яздырырга мөмкин булуы турында хәбәр ителә[28]. Илья Еремеев фикеренчә, гипотетик күзлектән караганда, ерту NFT-саклагыч функциясен башкарган IOT-девайс сыйфатында яки «һава торышы, хаклар һәм музыкаль кушымталар өчен интерфейс» булган док-станция итеп файдаланырга мөмкин[26].

Аналоглары үзгәртү

  • MIT Media Lab[38] лабораториясендә эшләнгән Siftable(ингл.) (укоммерция атамасы Sifteo(ингл.)) — график сүрәтләнеше күрсәтә, киңлектә үзенең урнашу характерын билгели һәм башка модульләр белән бәйләнештә була алган интерактив шакмак модуль корылмалары. Кубикларның үзара бәйләнеше аларны әйләндергәндә, акрынайтканда, селеккәндә, борганда барлыкка килә: һәр Siftable «кубик» төсле дисплей белән йыһазландырылган, дүрт яктан инфракызыл портлар бар (башка модульләр белән бәйләнеш өчен), компьютер белән бәйләнеш өчен Bluetooth модуле файдаланыла, сүрәтләрне һәм башка мәглүмәтле саклау өчен флэш-хәтер кулланыла, өч үзәк буенча хәрәкәтне күзәтү, селкү, бөгү һәм киңлектәге торошно башка төрле үзгәртү өчен акселерометр бар[39].
  • GoCube — Тель-Авивның (Израиль) азат эшләнмәләр группасы версиясендәге Рубик шакмагының электрон версиясе. Бу BlueTooth аша смартфонга яки планшетка кушылган һәм кулланучыларга җыю тизлеге буенча ярыш яки дисплейдагы өстәмә мәгълүмат буенча күнегү мөмкинлеге биргән спорт гаджеты[40].

Наградалары үзгәртү

  • Maker Faire күргәзмәсе, 2018 елның мае, Санта-Клара (Калифорния) — «Редакция сайлавы» призы[41][8].
  • SVOD'18 Конференциясе һәм стартаплар конкурсы[18], 2018 елның 31 мае, Компьютер тарихы музее, Маунтин-Вью (Калифорния) — "Аудитория сайлавы" беренче призы[42].
  • World Technology Award премиясе, 2018 — «IT Hardware» категориясе финалистлары[43].
  • «Эшлекле кешеләр» Бөтенрусия конкурсы, 2019 — «Яшь эшче» номинациясенең көмеш призеры (Илья Осипов)[44].
  • WOWCube Уен Системасы Edison Awards премиясендә көмеш медальга лаек була
  • WOWCube халыкара CES2020 күргәзмәсендә (Лас-Вегас) «Халык сайлавы» номинациясе җиңүчесе[45].
  • Лас-Вегаста (Невада) Consumer Electronics Show 2021 (CES 2021) көмеш призеры[26]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ирина Мамиконян. Российско-американский стартап WOWCUBE привек $500 тысяч, Firrma (2018-10-03). 27 июль 2017 тикшерелде. 2017 елның 6 октябрь көнендә архивланган.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 13-летний изобретатель Савва Осипов: что ждёт человечество до конца XXI века. secretmag.ru (2017-11-14). 2019-12-21 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Charlie Fink (2019-12-14). Wowed by Wowcube. Forbes. 2019-12-21 тикшерелгән.
  4. Эльдар Муртазин (2019-01-15). CES 2019. День шестой – безумные и не очень гаджеты CES. mobile-review.com.
  5. Z значит успех: как юное поколение создает бум предпринимательства. Snob (2018-11-27). 2019-12-21 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 Dean Takahashi. Cubios’ WowCube is a handheld game console inspired by Rubik’s Cube (ингл.), VentureBeat (2018-05-30). 28 июнь 2018 тикшерелде.
  7. 7,00 7,01 7,02 7,03 7,04 7,05 7,06 7,07 7,08 7,09 Александр Грек. Вау-кубик: больше, чем игрушка (рус.), Популярная Механика (2019-06-01). 2 июнь 2019 тикшерелде.
  8. 8,00 8,01 8,02 8,03 8,04 8,05 8,06 8,07 8,08 8,09 8,10 Влада Стеканова. Предприниматель, отец школьника-участника TechCrunch Disrupt 2018 Илья Осипов: "В воспитании использую принцип первобытных людей" (рус.), RusBase (2018-09-06). 6 сентябрь 2018 тикшерелде.
  9. Osipov, I. V. Review puzzles and construction sets falling under the category of augmented reality games : Калып:Lg / I. V. Osipov, E. Nikulchev // ITM Web Conf., Volume 18. — 2018. — № 02003 (9 April). — С. 4.
  10. 10,0 10,1 10,2 Cubios’ WowCube is a handheld game console inspired by Rubik’s Cube. venturebeat.com (2018-05-30). 2019-12-21 тикшерелгән.
  11. Мальчик индиго родом из Нижнего Новгорода предсказал будущее человечества. nn.ru. 2019-12-21 тикшерелгән.
  12. «Я представлялся секретаршей Анной»: как строят бизнес несовершеннолетние. РБК (2017-12-02). 2019-12-21 тикшерелгән.
  13. RTVi. Кубик Рубика XXI века. Как работает новая электронная головоломка, основанная на принципе знаменитой игрушки (рус.), RTVi (2018-12-08). 2018-18-09 тикшерелде. 2019 елның 21 декабрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-12-21, retrieved 2020-01-13 
  14. РБК. Савва Осипов и игровая консоль WOWCube (рус.), РБК (2018). 9 май 2019 тикшерелде. 2019 елның 9 май көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-05-09, retrieved 2020-01-13 
  15. 15,0 15,1 Josiah Motley. WOWCube is a digital, interactive gadget designed by a 13-year-old (ингл.), KnowTechie (2018-05-31). 19 июль 2018 тикшерелде. 2019 елның 25 август көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-08-25, retrieved 2020-01-13 
  16. 16,0 16,1 16,2 16,3 «Многие партнёры до сих пор не знают, сколько мне лет»: подростки рассказали, как начали вести успешный бизнес. Мел (2017-12-02). 2019-12-21 тикшерелгән.
  17. 17,0 17,1 17,2 Нижегородский IT-предприниматель представил сооснователю Apple свою разработку. nn.dk.ru (2019-10-18). 2019-12-21 тикшерелгән.
  18. 18,0 18,1 18,2 18,3 18,4 Ruslan Gurzhiy. Русскоязычная конференция помогает представить идеи в Кремниевой долине, SlavicSac (2018-06-01). 19 июль 2018 тикшерелде.
  19. Анна Полякова (2019-10-04). Игровой проект WOWCube Ильи Осипова привлек $1,4 млн. Rusbase. 2019-12-21 тикшерелгән.
  20. Сверхинтеллект и бессмертные люди: 13-летний гений озвучил прогноз до конца XXI века. forumdaily.com (2017-11-22). 2019-12-21 тикшерелгән.
  21. Patent US3655201 A: 'Pattern forming puzzle and method with pieces rotatable in groups' by Larry D. Nichols, 1970. Google Patents. 2017-07-25 тикшерелгән.
  22. Osipov, I. V. Transreality puzzle as an object of Augmented reality, Cubios puzzle : Калып:Lg / под ред. Jozef Colpaert // CALL in CONTEXT 2017, Proceedings. — Berkeley, University of California, 2017. — 8 July. — С. 626-637. — Depotnummer: D/2017/12.293/19. — ISBN 9789057285509.
  23. patent RU2644313C1: 'Electronic device with volumetric transformable display' 2017. Google Patents. 2018-06-28 тикшерелгән.
  24. «Говорят: есть идея, но вам ее не покажут, вдруг украдете. Ответ: уходите, своих полно». nn.dk.ru (2019-07-22). 2019-12-21 тикшерелгән.
  25. WOWCUBE at Maker Faire Bay Area 2018, Zone 8 in Sequoia: Mixed Reality, archived from the original on 2019-08-25, retrieved 2020-01-13 
  26. 26,0 26,1 26,2 26,3 26,4 26,5 26,6 Как отец и сын придумали игровую консоль в виде куба и собрали предзаказы на $39 млн. Forbes (2021-09-20). 2022-01-12 тикшерелгән.
  27. McKenna Ross (2022-01-07). 5 booths that caught eyes at CES 2022. Las Vegas Review Journal. 2022-01-12 тикшерелгән.
  28. 28,0 28,1 28,2 28,3 Маша Цепелина (2021-08-30). Стартап-разработчик головоломок WowCube привлёк $4,5 млн от главы Xsolla Александра Агапитова и других. vc.ru. 2022-01-12 тикшерелгән.
  29. WowCube raises $1.5M from Xsolla founder for its Rubik’s Cube-like game device. Venturebeat (2021-08-30). 2022-01-12 тикшерелгән.
  30. Богдан Музыченко (2021-12-27). Стартап-разработчик головоломок WowCube запланировал привлечь до $5 млн при оценке в $49 млн. vc.ru. 2022-01-12 тикшерелгән.
  31. Patent US4378117: 'Spatial logical toy' by Erno Rubik, 1974. Google Patents. 2017-07-25 тикшерелгән.
  32. 32,0 32,1 Osipov, Nikulichev, 2018
  33. CES 2019, i 15 gadget più sorprendenti (e pazzi) dell'anno. GQ Italia. 2019-12-21 тикшерелгән.
  34. Осипов, И.В. Технические средства человеко-компьютерного взаимодействия TUI. Обзор и анализ возможностей использования в игрофикации : Калып:Lg // Cloud of science. — 2016. — № 4, Т.3.
  35. Brief look into WowCube SDK. falsetrue.io (2019-02-22). әлеге чыганактан 2019-12-21 архивланды. 2019-12-21 тикшерелгән.
  36. Ilya V Osipov, Evgeny V. Nikulchev (July 2018). Gamification Device Wowcube: Design And Program Environment. ICPE 2018 International Conference on Psychology and Education, At Moscow, Russian Federation. 2019-12-21 тикшерелгән.
  37. Noelia Núñez (2018-08-02). El joven prodigio de 13 años que ha convertido el cubo de Rubik en videoconsola. El País. 2019-12-21 тикшерелгән.
  38. Karmen Pascual (2019-04-29). Once adolescentes que nos ilusionan y ayudan a creer en un futuro mejor. Bebesymas.com. 2019-12-21 тикшерелгән.
  39. David, Merrill. Siftables: towards sensor network user interfaces : Калып:Lg / Merrill David, Jeevan Kalanithi, Pattie Maes // Proceedings of the 1st international conference on Tangible and embedded interaction. ACM. — 2007. — 1 February. — С. 75—78. — DOI:10.1145/1226969.1226984.
  40. Chaim Gartenberg. Does the Rubik’s Cube need a Bluetooth connection?, The Verge (2018-06-17). 28 июнь 2018 тикшерелде.
  41. Maker Faire Ribbon Winners
  42. SVOD’18 Startup Competition Winners
  43. 2018 World Technology Awards Winners (ингл.), www.wtn.net, The World Technology Network (2018). 5 апрель 2019 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2019-04-05, retrieved 2022-02-11 
  44. Анастасия Назарова (2019-10-24). «Какая честь!»: Нижегородец представил свое изобретение одному из основателей Apple. 2019-12-21 тикшерелгән.
  45. https://pravda-nn.ru/news/innovatsiya-nizhegorodtsa-pobedila-v-nominatsii-narodnyj-vybor-na-mezhdunarodnoj-vystavke/