Төп менюны ачу

Копенһаген (дан. København [kʰøb̥ənˈhaʊ̯ˀn]   / [кһөбэнһа́ў’н], искедат. Køpmannæhafn, лат. Hafnia) — Даниянең иң зур шәһәре һәм башкаласы. Зеландия, Слотсхольмен һәм Амагер утрауларында урнашкан. Тарихи шәһәрнең халкы 0,5 млн кешедән бераз гына арта, ә шәһәр яны белән исәпләгәндә, 1 миллионнан артык кеше яши. Шәһәрнең бер өлеше – Христиания ирекле шәһәре – өлешчә үзидарәгә ия.

Копенһаген
Greater coat of arms of Copenhagen.svg
Ил Дания
Коммуна Копенһаген
Координатлар 55°40'34"N, 12°34'8"E
Мэр Франк Йенсен
Беренче телгә алу 11 гасыр
Мәйдан 455, 61 км²
Халык саны 518 574 кеше
Халык тыгызлыгы 5876 кеше/км²
Агломерация 1 167 569
Сәгать кушагы UTC+1, җәен UTC+2
Телефон коды 3
Рәсми сайт www3.kk.dk/
Кардәш шәһәрләр Пекин, Берлин, Куритиба, Марсель, Праһа, Рейкьявик, Һелсинки, Нуук, Осло, Стокһолм, Торсһавн[d], Амстердам коммунасы[d] һәм Груетс[d]

ТарихҮзгәртү

Копенһаген урында XII гасырда кечкенә генә авыл була, аны епископ Абсалон кальга төзегәннән соң, 1167 елда ныгытылган шәһәргә әйләндерә. 1254 елда Копенһан беренче шәһәр өстенлекләрен ала. 1416 елда Эрик Померанлы шәһәрне яулап ала һәм 1433 елда аны үзенең резиденциясе итә.

Графлар сугышы вакытында Копенһаген каты камалышны кичерә, ә 1658-1659 елларда шведларга каршы сугышта батырларча көрәшә.

1807 елда Копенһаген инглизләрнең бомбага тотылуыннан каты зарар күрә, ә алты елдан соң аның янында Копенһаген бәрелеше була.

Цитадель гына сакланып калган иске ныгытмалар урынында хәзер бульварлар оештырылган, аларга тиз үсүче бистәләр (Вестербро, Неребро һәм Эстербро) кушылып киләләр. Хуҗалык ягыннан караганда, шәһәр белән берләшкән бистәләр арасында көнбатыштан Фредериксберг (46 954 кеше), төньяк-көнбатыштан Утерслев (2 596 кеше) һәм Амагере утравындагы Зундбьерне (13 310 кеше) бар. Копенгаген көчле диңгез фортлары белән ныгытылган.

2011 елда Копенһаген Monocle британ журналы төзегән дөньяның иң яхшы 25 шәһәре рейтингында өченче урын алды (беренче урында – Һельсинки, икенчедә – Цюрих).

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү