Герни́ка агачы (баск. Gernikako Arbola, исп. El Árbol de Guernica) — Басклар Илендәге (Испания) Герника шәһәре мәйданнарының берсендә үсүче имән агачы, баск халкының милли тормышын һәм хокукларын гәүдәләндерүче тарихи символ.

Герника агачы
Это организм таксона Q. robur[d]
Сурәт
Рәсми исем Gernikako Arbola
Дәүләт  Испания
Административ-территориаль берәмлек Герника
Әсәр яки аның атамасы теле испан теле
Карта
 Герника агачы Викиҗыентыкта

noicon
“Ата агач” төбе өстендәге һәйкәл
1937 елда фашистлар бомбага тотканнан соң исән калган Герника агачы
Герника агачы 2012 елда
Хосе Мария Ипаррагирре (1820-1881)
Иньиго Уркулью Рентерия 2012 елда Герника агачы янында Басклар Иле хөкүмәте рәисе буларак ант китергәннән соң

Герника агачы — музыка әсәре, баск халкының рәсми булмаган милли гимны. Аларның борынгы тарихы, бүгенге халәте һәм баск халкы өчен әһәмияте бер-берсеннән аерылгысыз.

Имән-король һәм аның варислары үзгәртү

Урта гасырларда Бискайя авылларында яшәүче басклар үз җыеннарын зур имән агачлары астында үткәрә торган булганнар. XVI гасыр башында бу җыеннарның иң зурысын һәм баск җәмәгатьчелеге өчен бик әһәмиятлесен Герника шәһәрендәге юан агач янында уздыра башлаганнар. Бу имәннең Ата агач (исп. El Árbol Padre) дип атала торганы XIII гасырда ук күчереп утыртылган яисә үзе үсеп чыккан дигән фараз тарихи чыганаклар белән дә раслана.

Тора-бара агач милли символ булып киткән. Аның янында махсус павильон корып куйганнар, ул, 1833 елда архитектур үзгәртүләр кичергәннән соң, “Герника җыелышлар йорты” дип атала башлаган һәм бүгенгәчә сакланып калган. Бина кырындагы “Ата имән”нең төбе һәм кәүсәсенең аскы өлеше махсус һәйкәл белән әйләндереп алынган.

Имән исән-сау булган вакытта, 1476 елдан башлап, Испаниянең католик динендә булган һәм Мадрид тәхетенә утырырга әзерләнгән бөтен кыйраллары яки аларның регентлары шул “Ата агач” яисә аның төбе янында ант итә торган булганнар — баск халкының мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклачакмын дип. Соңгы тапкыр бу йола 1839 елда башкарылган. Хәзерге заманда борынгы имәннең варислары янында Бискайя провинциясенең леендакарилары (хөкүмәт башлыклары) тантаналы рәвештә ант итә. 2012 елда сайланып куелган леендакари Иньиго Уркулью Рентерия анты:

Apal-apalik Jaungoikoaren eta gizartearen aurrean Euzko-lur gainean zutik eta Gernikako haritzaren azpian asaben gomutaz herri-ordezkari zareten zuen aurrean nire agintea zintzo beteko dudala zin dagit.

Тәрҗемәсе: “Аллаһы Тәгалә хозурында һәм җәмгыять алдында, баск туфрагына баскан килеш, Герника имәне астында ата-бабалар истәлегенә багышлап, халык вәкиле буларак үз вазифаларымны намус белән үтәячәкмен дип ант итәм”.

Бу имәнгә алмашка 1742 елда мәйдан уртасында “Карт агач” (исп. El Árbol Viejo) пәйда булган. 1860 елда аның үсентеләренең берсе — “Углан агач” (исп. El Árbol Hijo) атасының ләхет булып калган “тәхете”нә утыртылган. Баск “агач-кыйраллары”ның өченче буыны һәм аның янындагы бина 1937 елда гражданнар сугышы вакытында Гитлер очкычлары бомбага тотканнан соң, зур зыян күргән булсалар да, исән калганнар һәм яшәвен дәвам иткәннәр. Герниканы Франко гаскәрләре басып алгач, “Ата агач”ның оныгын һәм баск халкының милли символын юк итәчәкләр, дигән хәбәр таралган. Җирле халык кешесе капитан Хайме дель Бурго кораллы отряд туплый һәм тарихи истәлекне саклап кала.

“Ата агач”ның торыны әле күптән түгел, 2005 елның 25 февралендә генә шул ук тарихи урынга күчереп утыртылды. Аның туган елы да билгеле — 1986 елда үсенте буларак туфрак өстенә калкып чыккан ул. 2015 елда исә аны да алыштырганнар: бишенче буын итеп 14 еллык яңа имән утыртылган.

Тарихи имән Бискайяның һәм бу провинция шәһәрләренең гербында сурәтләнгән. Бискайя хөкүмәте имән яфракларын логотип рәвешендә куллана. Герника агачы турында байтак музыкаль һәм әдәби әсәрләр язылган, кинофильмнар төшерелгән. Пабло Пикассоның “Герника” исемле һәм кубизм стилендәге картинасы да 1937 елда фашистлар шәһәрне бомбага тотканнан соң иҗат ителгән.

Меңнәрне аягүрә бастырган җыр үзгәртү

Басклар Иле хөкүмәте рәисе Иньиго Уркулью Рентерия (Iñigo Urkullu Renteria) анты

“Герника агачы” җырының сүзләрен 1853 ел тирәсендә Мадридта яшәгән баск барды Хосе Мария Ипаррагирре (баск. Jose Maria Iparragirre) язган. Ул заманнарда Испаниянең милли азчылык зыялылары мөмкинлекләре бермә-бер күбрәк булган метрополиядә көн күрергә тырышканнар. Мадридта шактый ишле һәм оешкан баск колониясе булган. Басклар гадәттә Монтера урамында урнашкан Сан-Луис кафесында очрашканнар. Герника агачының көен исә Хуан Мария Блас де Алтуна (баск. Juan Maria Blas Altuna) исемле музыкант басклар өчен гадәти булган сортсико (баск. zortxiko) жанрында иҗат иткән. Бу стильнең төп такт үлчәме 5/8, ләкин 5/4 һәм 5/16 үлчәмнәре дә очрый. Мондый музыканы гадәттә җырлау өчен дә, салмак бию ритмы буларак та кулланып була. “Герника агачы” шундый көйләрнең берсе. Ә zortxi баск телендә “сигез” дигән сүз. Җыр үзе дә 8 куплеттан тора. Бу язма башындагы һәм биредәге [1] аудиофайлларда аның төрле куплетлары башкаруы язылган: Википедиядәгесендә — беренче, дүртенче һәм сигезенче куплетлары, Youtube'тагысында — беренче һәм өченче куплетлары. Җырлаганда һәр ике юлы икешәр тапкыр кабатлана.

Авторлар ватандашларын яңа җырны беренче кат тәкъдим итү турында алдан ук кисәтеп куйганнар, шуңа күрә кеше күп җыелган. Алтуна фортепьянода уйнаган, Ипаррагирре җырлаган. Һәм башыннан ахырына кадәр милли рух белән сугарылган бу көй тыңлаучыларны шулкадәр рухландырган ки, алар артистларны көчле алкышлар белән хуплап, җырны кабатлауларын кат-кат үтенгәннәр. Бу онытылмаслык кичә тәмамланганда, кафеда булган басклар “Герника агачын” ятлап та өлгергәннәр һәм дәртләнә-дәртләнә хор булып җырлый башлаганнар. Тиз арада җыр Мадридтагы бөтен баск җәмәгатьчелегенә таралган.

Бер елдан соң Ипаррагирре туган җиренә кайткан һәм бу җырны гитарада уйнап популярлаштыра башлаган. Ахыр чиктә “Герника агачы” баскларның шул еллардагы һәм соңрак та дәвам иткән милли күтәрелешен әйдәп баручы җырга әверелгән. Ул Франциядә яшәүче баскларга да үтеп кергән. Һәм, әлбәттә, империячел хакимиятләрне пошаманга салган. Хосе Мария Ипаррагирре “халык аңын буташтыручы” дип игълан ителгән. Шуңа да карамастан, 1864 елда андалусияле Хосе Суарес де Урбина (исп. José Suárez de Urbina) җыр текстының испан (кастилья) теленә ирекле тәрҗемәсен ясаган.

Gernikako Arbola Герника агачы (юлдан-юлга тәрҗемә) Тактлы-рифмалы ирекле тәрҗемә
1. Gernikako arbola da bedeinkatua,

Euskaldunen artean guztiz maitatua.
Eman ta zabal zazu munduan frutua
adoratzen zaitugu arbola santua.

2. Mila urte inguru da esaten dutela
Jainkoak jarri zuela Gernikako arbola.
Zaude bada zutikan orain da denbora
eroritzen bazera arras galdu gera.

3. Ez zera eroriko arbola maitea
baldin portatzen bada Bizkaiko Juntia.
Laurok hartuko degu zurekin partea
pakian bizi dedin euskaldun jendia.

4.Betiko bizi dedin Jaunari eskatzeko
jarri gaitezen danok laister belauniko.
Eta bihotzetikan eskatu ezkero
arbola biziko da orain eta gero.

5. Arbola botatzia dutela pentsatu
Euskal Herri guztian danok badakigu.
Ea bada jendea denbora orain degu
erori gabetanik eduki behar degu.

6. Beti egongo zera uda berrikoa
lore aintzinetako mantxa gabekoa.
Erruki zaite bada bihotz gurekoa
denbora galdu gabe emanik frutua.

7. Arbolak erantzun du kontuz bizitzeko
eta bihotzetikan Jaunari eskatzeko,
gerrarik nahi ez degu pakea betiko,
gure lege zuzenak hemen maitatzeko.

8. Erregutu diogun Jaungoiko Jaunari
pakea emateko orain eta beti.
Eman indarra ere zerorren lurrari
eta bendezioa Euskal Herriari.

Әй, бәхет китерүче Герника агачы,

бөтен басклар сине ярата.
Җимешләрең тарат бар дөньяга,
без сине кадерлибез, изге агач.

Мең еллар элек, диләр, Алла
Герника агачын утырткан булган.
Төз басып тор син бүген дә,
син аусаң, без дә югалабыз.

Син аумассың, кадерле агач,
Бискайя Шурасы үзен дөрес тотса.
Дүрт провинция сиңа килеп кушылыр,
басклар кавеме тыныч яшәсен өчен.

Әйдәгез, барыбыз да Ходайдан сорыйк:
безнең агачыбыз мәңге яшәсен.
Ихлас күңелдән сорасак,
агач яшәячәк — бүген һәм мәңге.

Без барыбыз да хәтерлибез
агачны кисәргә ниятләгәннәрен.
Әй, ватандашлар, безнең сәгать сукты,
әйдәгез, ул егылмасын дип җан атыйк.

Синең өчен һәрчак язлар булыр,
борынгыдай чәчәк атарсың.
Безгә шәфкать күрсәт, кадерле агач,
вакытны җуймыйча, җимешләрең бир.

Агач безгә, уяу яшәгез, дип эндәшә,
һәм Аллага ихлас табыныгыз, дип.
Без сугыш теләмибез, мәңге тынычлык —
безнең хокуклар хөрмәт ителсен өчен.

Әйдәгез, Раббыбыз Алладан сорыйк,
безгә хәзергә һәм мәңгегә тынычлык,
туган җиребезгә көч-куәт биргел
һәм Баск Илен ярлыкагыл, дип.

Әй, бәхет китерүче Герника агачы,

Баск Иле кешеләре сине бик ярата.
Җимешләреңне бөтен дөньяга таратчы,
халык сине кадерли, изге дип җан ата.

Хак Тәгалә сине, диләр, мең еллар элек
Герника туфрагында үсмәккә бар кылган.
Төз басып тор бүген дә, имән, үс кинәнеп,
син авып китсәң, халкың килер пыран-заран.

Син аумассың, кадерле милләт имәнебез,
Бискайя хакимнәре үзен дөрес тотса.
Дүрт провинция — бер ил булып берләшербез,
басклар кавеме яшәр имин тынычлыкта.

Әйдәгез, барыбыз да сорыйк Тәңребездән:
Герника агачыбыз — ул яшәсен мәңге.
Сорыйк ихлас күңелдән, баш иеп йөзтүбән,
итәр Алла мәңгелек милләтне, имәнне.

Герника агачы — баск символларында үзгәртү

       
Бискайя гербы Герника агачы гербы Басклар Иле гербы “Атлетик” (Бильбао) футбол клубының элеккеге гербы

Искәрмәләр үзгәртү