Һангыль (кор. 한글) — корей теленең фонематик язуы. Һангылның аермалы үзенчәлеге — хәрефләрне иҗекләргә тап килә торган төркемнәргә берләштерү булып тора. Язуның бу төрен XV гасыр уртасында корей галимнәре төзиләр. Ләкин әле озак вакыт корей теле өчен кытай иероглифик язмасын (һанча) кулланалар. XIX гасырда Корея ярымутравы японнар хакимияте астында вакытта, бу төр язма активлашып һәм популярлашып китә һәм ханчаны кысрыклый башлый. Хәзерге заманда Корея Республикасында төп һәм Корея Халык Демократик Республикасында бердәнбер язу системасы булып тора.

Һангыл клавиатурасы

VII гасырда[1] Корея ярымутравы халкы дәүләт, эш башкару һәм фән рәсми теле буларак һанмун дигән кытай теле төрен куллана башлаган; һанча иероглифлары ярдәмендә шулай ук иду исемле корейча язу системалары бар иде. Ләкин һанмунда яки корейча привилегияле катлаулар ир-ат вәкилләре генә яза белә иде: гади кешеләргә һәм чыгыш буенча нинди генә булмасын хатын-кызларга конфуцийчылык белем бирү учреждениеләрендә өйрәнергә рөхсәт булмаган. Моннан тыш, һанчага нигезләнгән язу системалар бик тә катлаулы булуы сәбәпле, текстларны кайчакта ялгыш аңлый иделәр. Бу факторлар дәүләтне үзәкләштерү һәм җәмгыятькә конфуциячылык фикерләрне кертү өчен комачаулар тудырган.

XV гасырда Сеҗоң Бөек корейча язу һәм һанча укылышларын белдерү гади системасын булдырырга ниятләгән. 14431445 елларда аның җитәкчелегендә һангыл булдыра барган, 1446 елда аны тасвирлаган «Һунмин чоңым» (кор. 훈민 정음; 訓民正音) дигән эдикт чыгарылган. Милли әлифба җәелгән саен милли телдәге әдәбият тә популярлашып киткән. Авторлары исемлегенә хәтта хатын-кызлар кергән (Һваң Җин И, Сим Саимдаң һ.б.).

Һангыл мөстәкыйль рәвештә барлыкка килмәгән: кореялылар япон иҗек әлифбалары, буддачылык текстлар язылган браһми язуы, иске монгол язуы һ.б. әлифбалар белән таныш иде. Кореядә булдырылган әлифба шулай ук монгол шакмак язуы белән чагыштыралар[2]. Моңа да карамастан, иероглифик система һангыльгә йогынты ясамый калмаган: кытай язуында һәр иероглифны бер шакмакка сыйдырып язалар, иероглиф үзе бер иҗек кенә белдерә, шуңа күрә һангыль хәрефләрне иҗекләп язалар.

Популярлыгына карамастан, һангыл озын вакыт эчендә рәсми документлар әйләнешендә кулланылмый калган; югары катлаулар аны кабул итмәгән. XIX гасырда хәзерге япон язуына охшаган катнаш язу кертелгән: сүз тымыры һанча, кушымчалары һангыл белән язылган[3].

19101945 елларда, Корея Япония колониясе булган чакта, һангылда укыту япон идәрәсе тарафыннан туктатылган. Милли һәм мәдәни ассимиляциягә каршы торган кореялылар үз телен һәм мәдәниятен саклауга юнәлтелгән төрле җәмгыятьләр оештырган. Иң мөһимәренең берсе — 1921 елда булдырылган «Чосоно һакһве» (кор. 조선어 학회). Оештыручылары телче Чу Сигёңның укучылары иде. «Чосоно һакһве» «Һангыл» журналын басып җибәргән, сүзлекләр төзегән, Һангыл көнен билгеләп үтәргә тәкъдим иткән.

Хәзерге заманда Корея Республикасында төп һәм Корея Халык Демократик Республикасында бердәнбер язу системасы булып тора. Һанча кулланылышы ким генә, ләкин аны өйрәнү мәктәп программаларына керә.

Хәрефләр

үзгәртү

Һангыл хәрефләре чамо (кор. 자모; 字母) дип атала.

Тартыклар

үзгәртү

«Һунмин чоңым»да тартыклар артикуляция урыны буенча арткы теш, тел, ирен, алгы теш, бугаз, тел уртасы һәм теш уртасы авызларына бүленелә.

Артикуляция урыны Чамо Аваз (ХФӘ,
«Һунмин чоңым»да
күрсәтелгәненчә)
Арткы теш авазлары /k/
/k͈/
/kʰ/
/ŋ/
Тел авазлары /t/
/t͈/
/tʰ/
/n/
Ирен авазлары /p/
/p͈/
/pʰ/
/m/
Алгы теш авазлары /t͡ɕ/
/t͡ɕ͈/
/t͡ɕʰ/
/s/
/s͈/
Бугаз авазлары /ʔ/
/h/
/ɣ̈/
юк аваз
Тел уртасы авызлары /l/
Теш уртасы авазлары /ʝ̃/

Ирен авызы хәрефе астында ㅇ язылса, ㅸ /β/, ㅱ /w/, ㆄ /f/ һәм ㅹ /f͈/ хәрефләре килеп чыккан.

ㅅ /s/, ㅆ /s͈/, ㅈ /t͡ɕ/, ㅉ /t͡ɕ͈/ һәм ㅊ /t͡ɕʰ/ чамоларының икешәр төре иде: ᄾ /ʂ/, ᄿ /ʂ͈/, ᅐ /t͡ʂ/, ᅑ /t͡ʂ͈/ һәм ᅕ /t͡ʂ͈ʰ/ кытай телендә генә булган ретрофлекс тартыкларын, ᄼ /s/, ᄽ /s͈/, ᅎ /t͡ɕ/, ᅏ /t͡ɕ͈/ һәм ᅔ /t͡ɕʰ/ хәрефләре исә ике телдә дә булган альвеоляр тартыкларын белдерә иде.

Хәзерге корей телендә ㄱ, ㄲ, ㅋ, ㆁ, ㄷ, ㄸ, ㅌ, ㄴ, ㅂ, ㅃ, ㅍ, ㅁ, ㅈ, ㅉ, ㅊ, ㅅ, ㅆ, ㅎ,ㅇ һәм ㄹ чамоларыннан башка тартыклар кулланылмый.

Сузыклар

үзгәртү
Чамо Аваз (ХФӘ)
/ʌ/, /ɯ/
/ɯ/
/i/
/o/
/a/
/u/
/ʌ/
/jo/
/ja/
/ju/
/jʌ/

ㆍ хәзерге заманда кулланылмый.

Моннан тыш, ㅐ /ɛ/, ㅒ /jɛ/, ㅔ /e/, ㅖ /je/, ㅘ /wa/, ㅙ /wɛ/, ㅚ /wɛ ~ ø/, ㅝ /wʌ/, ㅞ /we/, ㅟ /wi ~ y/ һәм ㅢ /ɰi/ чамо тезмәләре бар; әүвәл барысы да дифтонглар яки трифтонглар белдерә иде, аннары кайберләре монофтогларга әйләнеп калган: мәсәлән, ㅐ /ɛ/ ул — ㅏ /a/ һәм ㅣ /i/ тезмәсе, башлангычтагы укылышы — /ai/. Шулай ук искергән ㆎ, ㆇ, ㆈ, ㆉ, ㆊ, ㆋ һәм ㆌ тезмәләре бар.

Шуның өстенә, тон билгеләре бар иде: иҗекнең сул янында ике нокта торса, анда күтерелмә тон; бер нокта торса, төшерелмә тон; нокта юклыгы тигез тон белдерә.

Аерымлыклар

үзгәртү

Төньяк Кореядә ㅇ һәм ㆁ — аерым чамо, Көньяк Кореядә исә ㅇ генә кулланыла: иҗек ахырында /ŋ/ дип укыла, иҗек башында авазы юк.

Көняк Кореядә һәм Төньяк Кореядә әлифба тәртипләре бер-берсеннән аерылып тора.

Төньяк Кореядә кабул ителгән тәртип: ㄱ, ㄲ, ㄴ, ㄷ, ㄸ, ㄹ, ㅁ, ㅂ, ㅃ, ㅅ, ㅆ, ㅇ, ㅈ, ㅉ, ㅊ, ㅋ, ㅌ, ㅍ, ㅎ; ㅏ, ㅐ, ㅑ, ㅒ, ㅓ, ㅔ, ㅕ, ㅖ, ㅗ, ㅘ, ㅙ, ㅚ, ㅛ, ㅜ, ㅝ, ㅞ, ㅟ, ㅠ, ㅡ, ㅢ, ㅣ.

Көньяк Кореядә кабул ителгән тәртип: ㄱ, ㄴ, ㄷ, ㄹ, ㅁ, ㅂ, ㅅ, ㆁ, ㅈ, ㅊ, ㅋ, ㅌ, ㅍ, ㅎ, ㄲ, ㄸ, ㅃ, ㅆ, ㅉ, ㅇ; ㅏ, ㅑ, ㅓ, ㅕ, ㅗ, ㅛ, ㅜ, ㅠ, ㅡ, ㅣ, ㅐ, ㅒ, ㅔ, ㅖ, ㅚ, ㅟ, ㅢ, ㅘ, ㅝ, ㅙ, ㅞ.

Моннаң тыш, тартык чамо исемнәре дә аерыла:

Чамо Исеме
Төньяк Кореядә Көньяк Кореядә
기윽 киык 기역 киёк
키읔 кһиык
옛이응 ёсиың хәреф кулланылмый
디읃 тиыт 디귿 тигыт
티읕 тһиыт
니은 ниын
비읍 пиып
피읖 пһиып
미음 миым
지읒 чиыт
치읓 чһиыт
시옷 сиыт 시옷 сиот
히읗 һиыт
이응 иың 이응 иың
리을 риыл

Икеле чамолар исемнәре Төньяк Кореядә 된 твен «көчле» сүзен, Көньяк Кореядә 쌍 ссаң «икеле» сүзен кушып формалаштырыла: ㄲ чамосы 된기윽 твенкиык яки 쌍기역 ссаңкиёк дип атала ала.

Язылыш

үзгәртү

Иҗек чамолары шакмакка сыеп языла. Иҗек башындагы тартык юкса, урнында тавышсыз ㅇ куела. Сузыклары төрлечә языла: ㆍ, ㅡ, ㅗ, ㅜ, ㅛ яки ㅠ башлангыч тартык астында, ㅣ, ㅏ, ㅐ, ㅑ, ㅒ, ㅓ, ㅔ, ㅕ яки ㅖ башлангыч тартык уң янында языла; ике элементлы чамолар (ㅚ, ㅟ, ㅢ, ㅘ, ㅝ, ㅙ, ㅞ һ.б.) башлангыч тартыкны астан һәм уңнан «колачлап ала». Иҗек ахырында бер яки берничә тартык торса, алар иҗек астында сулдан унга языла.

Һәр чамоның язылышының махсус кәгыйдәләре бар, алардан сызыклар тәртибе һәм каләм хәрәкәте юнәлеше тора.

Укылыш

үзгәртү

Чамолар бер үк тәртип буенча языла һәм укыла. Чамолар күбесенең берничә укылышы бар, алар иҗектә урыныннан һәм күрше башка чамолардан тора.

Әдәбият

үзгәртү
  • Ledyard, Gari K. The Korean Language Reform of 1446. Seoul: Shingu munhwasa, 1998.; Ledyard, Gari. «The International Linguistic Background of the Correct Sounds for the Instruction of the People.» In Young-Key Kim-Renaud, ed. The Korean Alphabet: Its History and Structure. Honolulu: University of Hawai’i Press, 1997.
  • Тостокулаков И. А. Очерк истории корейской культуры / Учеб. пособие. — Владивосток: Изд-во Дальневосточного ун-та, 2002. — 238 с. — ISBN 5-7444-1323-5.
  • Л. Р. Концевич Мир «Хунмин чонъыма». — М.: «Первое марта», 2013. 586 с., включая 32 с. факсимиле, ил. (Серия «Российское корееведение в прошлом и настоящем». - Т. 10). — ISBN 978-5-8125-1884-4.
  • Ли Г. Б. История Кореи: новая трактовка — М.: ООО «ТИД «Русское слово—РС», 2000. — 464 с. — ISBN 978-5-8253-0115-1.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Новикова Т. А., Пакулова Я. Е. Китайские иероглифы в корейском языке. ― М.: ИД «Муравей», 2001. ― 131 с.
  2. Ledyard, Gari K. The Korean Language Reform of 1446. Seoul: Shingu munhwasa, 1998.; Ledyard, Gari. «The International Linguistic Background of the Correct Sounds for the Instruction of the People.» In Young-Key Kim-Renaud, ed. The Korean Alphabet: Its History and Structure. Honolulu: University of Hawai’i Press, 1997.
  3. Новикова Т. А., Пакулова Я. Е. Китайские иероглифы в корейском языке. ― М.: ИД «Муравей», 2001. ― 131 с.