Гази Касыйм паша мәчете

Гази Касыйм паша мәчете (маҗар. Gázi Kászim pasa dzsámija, төр. Gazi Kasım Paşa Camii) — Маҗарстанның Печ шәһәрендә урнашкан элекке ислам гыйбадәтханәсе (мәчет) бинасы. Гази Касыйм паша тарафыннан 1543 һәм 1546 еллар арасында төзелгән. Элекке мәчет бинасы шәһәр үзәгендәге мәйданда (Széchenyi István tér) урнашкан, ул — шәһәр символларының берсе. Маҗарстанда Госманлы архитектурасы үзенчәлекләре сакланган иң эре корылма. Хәзер бу бина Рим католик чиркәве буларак эшли.

Мәчет / Рим католик чиркәве
Гази Касыйм паша мәчете
маҗар. Gázi Kászim pasa dzsámija,
төр. Gazi Kasım Paşa Camii
Ил Маҗарстан
шәһәр Печ,
Дин 1546 елдан ислам, 1702 елдан католиклык
Бина төре 1546 елдан мәчет, 1702 елдан чиркәү
Төзелеш еллары 15431546 еллар
Төп даталар:
1546 (мәчет буларак төзелгән)
1702 (чиркәү итеп үзгәртелгән)
1766 (манарасы җимертелгән)
Халәте Рим католик чиркәве буларак эшли

Тарих үзгәртү

Озынлыгы һәм киңлеге йөзәр адым булган хәзерге бина Гази Касыйм паша тарафыннан 1543 һәм 1546 еллар арасында элекке Изге Варфоломей чиркәве урынында төзелгән[1].

1660-елларда танылган төрек сәяхәтчесе Әүлия Чәләби(рус.) мәчет турында язган.

1702 елда маҗар гаскәриләре шәһәрне яулап алгач, мәчет Рим католик чиркәве итеп үзгәртелә. Мәчетнең тышкы кыяфәте барокко һәм рококо стилендәге архитектура буенча үзгәртеп корыла һәм чиркәүгә охшап кала. Төньяк өлешендә часовня, башня, ризница һәм склеп, көньяк өлешендә портиклы керү юлы төзелә.

1766 елда манарасы чиркәү хуҗалары булган иезуитлар ордены тарафыннан җимертелә. Шулай ук хатын-кызлар өчен галерея (балкон) да җимертелгән.

1773 елда иезуитлар ордены таркала. Чиркәү казна милке була, ә 1780 елда шәһәр милкенә күчә.

XVIII һәм XX гасырлар арасында бинага берничә үзгәреш кертелгән. Беренче төзелештән бары тик громада (гөмбәз белән капланган сигез кырлы барабан) гына калган.

Ике рәт итеп дугалы (áркалы) төрек тәрәзәләре урнаштырылган. Бина чиркәү буларак файдаланылганга күрә, бу тәрәзәләргә дә үзгәрешләр кертелгән.

Чиркәү интерьерының гипс өлешләрендә гарәпчә Коръән язулары сакланган.

16 метр диаметрлы гөмбәзе Печның үзәк мәйданындагы Трансильвания воеводасы Янош Хуньяди(рус.) һәйкәленә карап тора.

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү