Eurovision җыр бәйгесе 2012

(Евровидение 2012 битеннән юнәлтелде)

Eurovision җыр бәйгесе 2012 — 57 нче Eurovision җыр бәйгесе. 2012 елның маенда Азәрбайҗанда үтте. Үткәрү хокукын илгә Евровидение 2011 бәйгесендә җиңгән Ell һәм Nikki дуэты алып килгән.

Eurovision җыр бәйгесе 2012
Дата 2012 елның мае
1-нче Ярымфинал 2012 елның 22 мае
2-нче Ярымфинал 2012 елның 24 мае
Финал 2012 елның 26 мае
Телеканал хуҗасы ITV
Үткәрү урыны Бакы, Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан
Җиңгән җыр «Euphoria»
Eurovision җыр бәйгесе 2012
2011        2013

Ярымфиналлар 22 һәм 24 май көннәрендә үтәчәк. Финал 26 майда үткәрелгән[1]. Илләрне полуфиналларга бүлү җирәбәсе 2012 елның 25 гыйнварында Бакыда узган. Бәйгедә 42 ил катнаша. Шулай ук 25 гыйнварда бәйгенең визуаль темасы расланган — кызыл бизәкләр. Бәйге логотибы — ут чәчәге. Девиз — «Light your fire» (Үз утыңны кабыз).

Бәйгедә җиңүне «Euphoria» җыры белән Швеция вәкиле Лорин яулады. Ул 372 балл туплады[2].

Үткәрү урыны үзгәртү

 
«Кристал залы»ндагы сәхнә

2011 елның 16 маенда бәйге өчен махсус бина төзеләчәк дип игълан ителде[3]. Бинаны төзү өстендә алман «Alpine Bau Deutschland AG» ширкәте эшләгән. 20 000 кеше сыйдырышлы бина 2012 елның апрель аена төзелгән. Аны төзүгә Азәрбайҗан хөкүмәте якынча 48 миллион евро бүлеп бирде[4].

Яңа төзелгән бина «Кристал залы» исемен йөртә.

Уен барышы үзгәртү

Финалда 26 ил чыгыш ясый. 5 ил — бәйгене оештыручылар һәм 10шар ил ике ярымфинал нәтиҗәсе буенча. Җирәбә тарту 2012 елның 25 гыйнварында үткәрелгән иде.

Җирәбә тарту үзгәртү

 
Катнашучы илләрне ярымфиналларга бүлү
 
2012 елның 25 гыйнварында үткәрелгән пресс-конференция

Җирәбә тарту чарасы прошла 2012 елның 25 гыйнварында Бакыда узган. Шул ук вакытта тантаналы рәвештә «Евровидение» җыр бәйгесенең символик ачкычын тапшыру узган. Әлеге тантанада Евровидение 2011 узган шәһәр Дюссельдорфның мэры Дирк Эльсберс символик ачкычны Бакы шәһәре мэры Гаҗибалә Абуталыбовка тапшырган. Шушы вакытта башлап Бакы рәсми рәвештә Евровидение 2012 бәйгесенең хуҗасы булып санала. Чарада шулай ук бәйгенең бизәлеш темасын тәкъдим иткәннәр. Бәйге үткәреләчәк мәйдан да игълан ителгән.

1 нче кәрзин 2 нче кәрзин 3 нче кәрзин
4 нче кәрзин 5 нче кәрзин 6 нче кәрзин

1 нче ярымфинал үзгәртү

Биредә 18 ил чыгыш ясады. Ярымфинал 22 май көнне узды.

Финалга Румыния, Молдавия, Россия, Исландия, Маҗарстан, Дания, Албания, Кипр, Греция һәм Ирландия уздылар. Барлыгы - 10 ил[5].

2 нче ярымфинал үзгәртү

Биредә 18 ил чыгыш ясады. Ярымфинал 24 май көнне узды.

Финалга Литва, Босния һәм Герцеговина, Украина, Сербия, Швеция, Норвегия, Македония, Эстония, Мальта һәм Төркия уздылар. Барлыгы - 10 ил[6].

Финал үзгәртү

Номер Дәүләт Тел Артист Җыр атамасы Тәрҗемәсе Баллар Урын
1   Бөекбритания Инглиз Энгельберт Хампердинк «Love Will Set You Free» «Мәхәббәт сине ирекле итә»
2   Маҗарстан Инглиз Compact Disco «Sound Of Our Hearts» «Безнең йөрәкләр тавышы»
3   Албания Албан Рона Нишлиу «Suus» «Үзебезнең»
4   Литва Инглиз Донни Монтелл «Love Is Blind» «Мәхәббәт сукыр»
5   Босния һәм Герцеговина Босний MayaSar «Korake Ti Znam» «Синең адымнарыңны таныйм»
6   Россия Ар, Инглиз Буран әбиләре «Party for Everybody» «Барысы өчен мәҗлес» 259 2
7   Исландия Инглиз Грета Салоуме һәм Йоунси «Never Forget» «Беркайчан да онытма»
8   Кипр Инглиз Иви Адаму «La La Love» «Ла-ла, мәхәббәт»
9   Франция Француз, Инглиз Анггун «Echo (You And I)» «Кайтаваз (Син дә мин)»
10   Италия Итальян, Инглиз Нина Дзилли «L'Amore È Femmina (Out Of Love)» «Мәхәббәт җенесе — хатын-кыз»
11   Эстония Эстон Отт Лепланд «Kuula» «Тыңла»
12   Норвегия Инглиз Туджи «Stay» «Кал» 7 26
13   Азәрбайҗан Инглиз Сабина Бабаева «When The Music Dies «Музыка үлгәндә»
14   Румыния Испан, Инглиз Mandinga «Zaleilah» «Салейла»
15   Дания Инглиз Солуна Самай «Should’ve Known Better» «Яхшырак беләсе иде»
16   Греция Инглиз Элефтерия Элефтериу «Aphrodisiac» «Афродизиак»
17   Швеция Инглиз Лорин «Euphoria» «Эйфория» 372 1
18   Төркия Инглиз «Love Me Back» «Җавап буларак мине ярат»
19   Испания Испан Пастора Солер «Quédate Conmigo» «Минем белән кал»
20   Алмания Инглиз Роман Лоб «Standing Still» «Урында каткан»
21   Мальта Инглиз Курт Каллея «This Is The Night» «Шул төн»
22   Македония Македон Калиопи «Црно и бело» «Кара һәм ак»
23   Ирландия Инглиз Jedward «Waterline» «Су сызыгы»
24   Сербия Серб Желько Йоксимович «Није Љубав Ствар» «Мәхәббәт әйбер түгел» 214 3
25   Украина Инглиз Гайтана «Be My Guest» «Кунагым бул»
26   Молдавия Инглиз Паша Парфений «Lăutar» «Лэутар»

Харита үзгәртү

 
     Катнашуын раслаган илләр

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү