Нигәр Җамал (әзери. Nigar Camal) — Азәрбайҗан җырчысы, Евровидение 2011 бәйгесе җиңүчесе.

Нигәр Җамал
әзери. Nigar Camal

Евровидение 2011 финалында Эльдар Касыймов белән чыгыш вакытында
Төп мәгълүмат
Туу көне

7 сентябрь 1980(1980-09-07) (43 яшь)

Туу урыны

Бакы, Азәрбайҗан

Эшчәнлек еллары

2011

Дәүләт

Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан

Һөнәрләр

җырчы

Моң

сопрано

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

поп, R'n'B, соул

Псевдонимнар

Nikki

Хезмәттәшлек

Эльдар Касыймов

Бүләкләр
Почётный диплом Президента Азербайджанской Республики
eldarnigar.eurovisiontalents.com
IMDb

ID 4471374

Нигәр 1980 елның 7 сентябрендә Бакыда туа. 2001 елда Хаҗар университетының икътисад бүлеген тәмамлый. Укуын бетергәч, күпмедер вакыт Лондонда яши, музыка белән шөгыльләнә[1].

Евровидение бәйгесендә катнашу хыялы Нигәрдә 2000 елда туган. Нәкъ шул елда татар җырчысы Алсу «Соло» дигән җыры белән Евровидениедә 2 нче урын алган иде. Алсу ул вакытта Азәрбайҗанда бик популяр булган. Берәр кайчан мин дә Алсу кебек Европа сәхнәсенә менсәм иде, дип хыялланган булган Нигәр.

2011 елда Евровидение 2011 бәйгесендә Эльдар Касыймов белән бергә чыгыш ясый. Ярымфиналда дуэт 206 балл алып, 2 нче урынга ирешә. Финалда исә алар 221 балл туплый алалар һәм бәйге җиңүчесе булып игълан итәләр. Эльдар белән Нигәрнең уңышы нәтиҗәсендә Евровидение 2012 бәйгесе Бакыда үтәчәк.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү