Eurovision җыр бәйгесе 2011

(Евровидение 2011 битеннән юнәлтелде)

Eurovision җыр бәйгесе 20112011 елның 10 маеннан башлап 14 маена кадәр Алманиядә узган 56 нчы Eurovision җыр бәйгесе. Алманиягә җиңүне «Satellite» (Юлдаш) җыры белән Лена Майер-Ландрут китерде.

Eurovision җыр бәйгесе 2011
Дата 2011 елның мае
1-нче Ярымфинал 2011 елның 10 мае
2-нче Ярымфинал 2011 елның 12 мае
Финал 2011 елның 14 мае
Телеканал хуҗасы ARD/NDR
Үткәрү урыны Алмания
Кире кайту Австрия байрагы Австрия, Маҗарстан байрагы Маҗарстан
Eurovision җыр бәйгесе 2011
2010        2012

Ярымфиналлар 2011 елның 10 һәм 12 май көннәрен үткәрелде. Финал 14 май көне узды. Бәйгенең алып баручылары — Анке Энгельке, Юдит Рейкерс һәм Штефан Рааб.

Бу ел бәйгесенең шигаре — «Feel Your Heart Beat!» (Йөрәк тибешеңне сиз!). Бәйге эмблемасы исә — нурлардан тупланган йөрәк. Дизайн 2011 елның 14 гыйнварында ЕВС тарафыннан расланды.

Бәйгедә Азәрбайҗан җиңү яулады. Аның вәкилләре — Ell һәм Nikki — 221 балл җыйды[1].

Үткәрелү шәһәре үзгәртү

 
«Esprit Arena»

Озак бәхәсләрдән соң ЕВС бәйгене үткәрү өчен 4 шәһәр-намзәтне сайлады. 2010 елның 12 октябрендә соңгы нәтиҗә ясалды — NDR телеканалы тәкъдим иткән Дюссельдорф шәһәре бәйгене уздыру хокугына иреште. Берлин, Ганновер һәм Гамбург шәһәрләре бәйгене үткәрүгә ирешә алмадылар.

Дюссельдорфта булган «Esprit Arena» футбол аренасы бәйге өчен махсус үзгәртелде. Футбол стадионыннан 24 000 кешене сыйдырышлы концертлар залы ясалды.

Тарихи фактлар үзгәртү

Моңа кадәр Евровидениене Алмания үзендә инде ике тапкыр үткәргән — 1957[2] һәм 1983[3] елларда. Ләкин беренче тапкыр ул бәйгене берләшкән дәүләт булып кабул итә. Шулай ук, Евровидениене нигезләнгән 5 ил арасында ул 21 гасырда бәйгене үзендә үткәргән беренче ил.

Җыр бәйгесенә Австрия, Маҗарстан, Италия һәм Сан-Марино дәүләтләре кайтты.

Уен барышы үзгәртү

 
Бәйгене алып баручылар — Анке Энгельке, Юдит Рейкерс һәм Штефан Рааб

Финалда 25 ил чыгыш ясаячак дип килешенде. 5 ил — бәйгене оештыручылар һәм 10шар ил ике ярымфинал нәтиҗәсе буенча. Шобага 2011 елның 17 гыйнварында салынган иде.

1 нче ярымфинал үзгәртү

Биредә 19 ил чыгыш ясады. Ярымфинал 10 май көнне узды. Финалга үтүчеләргә Бөекбритания һәм Испания тавыш бирде.

Финалга Сербия, Литва, Греция, Азәрбайҗан, Грузия, Швейцария, Маҗарстан, Финляндия һәм Исландия илләре узды[4].

2 нче ярымфинал үзгәртү

Биредә 19 ил чыгыш ясады. Ярымфинал 12 май көнне узды. Финалга үтүчеләргә Алмания, Италия һәм Франция тавыш бирде.

Финалга Эстония, Румыния, Молдова, Ирландия, Босния һәм Һерцеговина, Дания, Австрия, Украина, Словения һәм Швеция үтте[5].

Финал үзгәртү

Ил Тел Фото Артист Җыр Тәрҗемә Баллар Урын
1   Финляндия Инглиз Paradise Oskar «Da Da Dam» «Да-да-дам» 57 21
2   Босния һәм Герцеговина Босния, Инглиз   Дино Мерлин «Love In Rewind» «Яңадан карауда мәхәббәт» 125 6
3   Дания Инглиз A Friend In London «New Tomorrow» «Яңа иртәгә» 134 5
4   Литва Инглиз Эвелина Сашенко «C’est ma vie» «Бу минем тормышым» 63 19
5   Маҗарстан Инглиз, Маҗар   Кати Вульф «What about my dream?» «Ә минем хыялларым нәрсә?» 53 22
6   Ирландия Инглиз   Jedward «Lipstick» «Ирен иннеге» 119 8
7   Швеция Инглиз   Эрик Сааде «Popular» «Популяр» 185 3
8   Эстония Инглиз Геттер Яани «Rockefeller Street» «Рокфеллер урамы» 44 24
9   Греция Инглиз, Грек   Лукас Йоркас һәм Stereo Mike «Watch My Dance» «Биюемне кара» 120 7
10   Россия Инглиз, Рус   Алексей Воробьев «Get You» «Синең белән булу» 77 16
11   Франция Корсикан   Амори Вассили «Sognu» «Хыял» 82 15
12   Италия Итальян, Инглиз Рафаэль Гуалацци «Madness of Love» «Мәхәббәт юләрлеге» 189 2
13   Швейцария Английский Анна Россинелли «In Love For A While» «Кыска вакытка гашыйк» 19 25
14   Бөекбритания Инглиз   Blue «I Can» «Булдырам» 100 11
15   Молдова Инглиз   Zdob şi Zdub «So Lucky» «Шундый уңышлы» 97 12
16   Алмания (хуҗа) Инглиз   Лена Майер-Ландрут «Taken by a stranger» «Таныш булмаган белән мавыгу» 107 10
17   Румыния Инглиз   Hotel FM «Change» «Үзгәртү» 77 17
18   Австрия Инглиз   Надин Бейлер «The Secret Is Love» «Бөтен сер мәхәббәттә» 64 18
19   Азәрбайҗан Инглиз   Ell һәм Nikki «Running Scared» «Куркып качу» 221 1
20   Словения Инглиз Майя Кеуч «No One» «Беркем» 96 13
21   Исландия Инглиз Sigurjón's Friends «Coming Home» «Өйгә кайтканда» 61 20
22   Испания Испан, Галисий Люсия Перес «Que Me Quiten Lo Bailao» «Бөтен яхшы һәрчак минем белән» 50 23
23   Украина Инглиз   Мика Ньютон «Angel» «Фәрештә» 159 4
24   Сербия Серб Даница Радойчич «Чаробан» «Тылсым» 85 14
25   Грузия Инглиз Eldrine «One More Day» «Тагын бер көн» 110 9

Харита үзгәртү

 
     Евровидения 2011 бәйгесе финалистлары      Финалга үтә алмаган илләр      Быел бәйгедән баш тарткан илләр      Катнашырга хокуклары булмаган яки теләмәгән илләр

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү