Eurovision җыр бәйгесе 2013

(Евровидение 2013 битеннән юнәлтелде)

«Eurovision җыр бәйгесе 2013» (ингл. Eurovision Song Contest 2013; фр. Concours Eurovision de la chanson 2013; швед. 2013 Eurovisionsschlagerfestivalen) — 58 нче Eurovision җыр бәйгесе. Ул 2013 елның маенда Швеция шәһәре Малмөдә үтте. Бәйгене Швециядә үткәрү хокукына Евровидение 2012 бәйгесендә аның вәкиле Лорин китергән[1].

Eurovision җыр бәйгесе 2013
Дата 2013 елның мае
1-нче Ярымфинал 2013 елның 14 мае
2-нче Ярымфинал 2013 елның 16 мае
Финал 2013 елның 28 мае
Финалны алып баручылар Петра Меде
Директор Йон Ула Санн
Телеканал хуҗасы SVT
Үткәрү урыны Мальме, Швеция байрагы Швеция
Җиңгән җыр Дания байрагы Only Teardrops (Дания)
Тавыш бирү системасы тамашачылар / хөкемдарлар: 50 / 50
Дәүләтләр саны 39
Кире кайту Әрмәнстан байрагы Әрмәнстан
Eurovision җыр бәйгесе 2013
2012        2014

Моңа кадәр Eurovision җыр бәйгесе Швециядә инде 4 тапкыр үткәрелгән иде: 1975, 1985, 1992, 2000 елларда.

Бәйгенең ярымфиналлары 2013 елның 14 маенда һәм 16 маенда үтте. Финал 18 май көнне узган. Бәйге Мальмө шәһәренең Malmoe Arena аренасында үтте[2]. Беренче урынны «Only Teardrops» җыры белән Дания җырчысы Эммили де Форест яулады, ул 281 балл җыйды.

Файл:Malmoarena.jpg
«Мальме Арена» сәхнәсе

Ярышта Татарстанда туган җырчы Динә Гарипова Россия вәкиле булып катнашты. 15 майда Динә финалга узды. Финалда җырчы 5 нче урынны алды (174 балл).

Әзерләнү үзгәртү

2012 елның 8 июлендә бәйге Швециянең Мальме шәһәрендә үтәчәге игълан ителде. Үткәрү урыны булып «Мальме Арена» сайланды.

Бәйгене үткәрү «SVT» каналыннан 15 млн евро акча таләп итте, шәһәр хакимияте 3,1 млн евро тотты. Шулай ук бәйгенең эре иганәчеләре дә проектка зур акча бирделәр — швед-фин телефоннар ширкәте Telia Sonera, Schwarzkopf, Isa Dora һәм башкалар.

Үткәрү үзгәртү

Финал үзгәртү

Калып:Sect-stub

Дәүләт Тел Җырчы Җыр Тәрҗемәсе Баллар Урын
01   Франция Француз Амандин Буржуа «L’enfer et moi» «Җәһәннәм һәм мин» 14 23
02   Литва Инглиз Андрюс Появис «Something» «Нәрсәдер» 17 22
03   Молдавия Румын Алена Мун «O mie» «Мең» 71 11
04   Финляндия Инглиз Криста Сиегфридс «Marry Me» «Өйлән миңа» 13 24
05   Испания Испан «El Sueño de Morfeo» «Contigo hasta el final» «Ахыргача синең белән» 8 25
06   Бельгия Инглиз Роберто Беллароза «Love Kills» «Мәхәббәт үтерә» 71 12
07   Эстония Эстон Биргит Ыйгемеэль «Et uus saaks alguse» «Яңа башлау» 19 20
08 Калып:Байрак/Беларус Беларус Инглиз Алена Ланская «Solayoh» «Солэйо» 48 16
09   Мальта Инглиз Джанлука Беззина «Tomorrow» «Иртәгә» 120 8
10   Россия Инглиз Динә Гарипова «What If» «Әгәр дә...» 174 5
11   Алмания Инглиз «Cascada» «Glorious» «Шәп» 18 21
12   Әрмәнстан Инглиз «Дорианс» «Lonely Planet» «Ялгыз планета» 41 18
13   Нидерландлар Инглиз Анук «Birds» «Кошлар» 114 9
14   Румыния Инглиз Чезар «It’s My Life» «Бу минем тормышым» 65 13
15   Бөекбритания Инглиз Бонни Тайлер «Believe in Me» «Ышан миңа» 23 19
16   Швеция Инглиз Робин Шернберг «You» «Син» 62 14
17   Маҗарстан Маҗар ByeAlex «Kedvesem» «Яратканым» 84 10
18   Дания Инглиз Эммили де Форест «Only Teardrops» «Күз яшьләре генә» 281 1
19   Исландия Исланд Эйтоур Инги Гюннлейгссон «Ég á líf» «Минем гомерем бар» 47 17
20   Азәрбайҗан Инглиз Фәрид Мамедов «Hold Me» «Кочакла мине» 234 2
21   Греция Грек «Koza Mostra» һәм Агафонас Иаковидис «Alcohol Is Free» «Бушлай алкоголь» 152 6
22   Украина Инглиз Злата Огневич «Gravity» «Гравитация» 214 3
23   Италия Итальян Марко Менгони «L'essenziale» «Иң мөһиме» 126 7
24   Норвегия Инглиз Маргарет Бергер «I Feed You My Love» «Мәхәббәтем белән сине туйдырам» 191 4
25   Грузия Инглиз Софо Геловани һәм Нодико Татишвили «Waterfall» «Шарлавык» 50 15
26   Ирландия Инглиз Райан Долан «Only Love Survives» «Мәхәббәт кенә исән калачак» 5 26

Нәтиҗәләр үзгәртү

Евровидение 2013 бәйгесендә Дания җырчысы Эммили де Форест «Only Teardrops» җыры белән җиңде.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү