АфрикаVII гасыр башында Гарәбстаннан читтә ислам таралган беренче кыйтга (континент). Дөньядагы мөселман халкының 1/3 е диярлек шушы кыйтгада яши. Африкадагы мөселманнарның күпчелеге ― сөнниләр. Африкада ислам даими рәвештә социаль, икътисади һәм сәяси шартлар йогынтысында үзгәреп тора. Гадәттә, Африкада ислам Африканың җирле мәдәниятенә яраклаша һәм диннең яңа формалары барлыкка килә. 2002 ел мәгълүматлары буенча, мөселманнар Африка халкының 45% ын тәшкил итә[1]. Күп кенә мөселманнар Төньяк Африкада, Африка мөгезендә, суахили яр буенда һәм Көнбатыш Африканың күпчелек өлешендә яши. Көньяк Африкада мөселманнар азрак, анда шактый күп мөһаҗир-мөселманнар яши.

Африкада сөнниләр, шигыйлар, Коръәнчеләр, Әхмәдия, гыйбади һәм конфессиясез мөселман тармаклары таралышы
Гүкбә (Бөек Кайруан) мәчете (Тунис)
Малинди мәчете манарасы Занзибар, Танзания
X гасыр Санкоре мәдрәсәсе Тимбукту (Мали)
XIII гасыр Ларабанга мәчете (Гана)
Әбүҗә милли мәчете (Нигерия)
Хартум-Кәримә мәчете (Судан)

Африкада ислам дине таралу үзгәртү

Мөхәммәт пәйгамбәр карары буенча, якынча 615 елда 23 мөселман Абиссиниягә күчкән, анда аларны җирле хаким Әл-Нәши яклаган, соңрак ул ислам динен кабул иткән. Шул ук елны алар артыннан тагын йөзгә якын мөселман килә. 628 елда барлык гарәп мөселманнар да Мәдинәгә әйләнеп кайта, биредә бары тик Ислам динен кабул иткән хәбәшләр (эфиоплар) генә кала. 641 елда хәлиф Гомәр ибн әл-Хаттаб идарә иткән вакытта мөселман гаскәрләре хәзерге Мисыр, 642 елда хәзерге Ливия территорияләрен яулап ала. 647 елда, өченче хәлифә Госман ибн Гаффан идарә иткән чорда, мөселманнар Тунис территориясенә кадәр үз йогынтысын киңәйтә. Төньяк Африканы яулап алу Өмәвиләр хәлифәлеге идарәсе вакытында дәвам итә; якынча 680 елда Алжир һәм Марокко җирләре басып алына. 711 елда мөселман гаскәрләре Мароккодан Гибралтар бугазын кисеп, Аурупага үтеп керә. Көнбатыш Африкада X гасыр дәвамында, Сенегал елгасында Әл-Мүрәбиләр хәрәкәте барлыкка килү һәм хакимнәрнең ислам динен кабул итүе белән бәйле, ислам тарафдарлары күбәя бара. Африка кыйтгасының зур өлешендә ислам сәүдәгәрләр һәм вәгазьчеләр, дәгъватчеләр (миссионерлар) ярдәмендә тарала. IX гасыр башында мөселман солтанлыклары исламны Африка мөгезендә тарата башлый, XII гасырга Килва солтанлыгы исламны хәтта ерак көньякта, Мозамбикта да тарата[2]. Малави һәм Конгода ислам XIX гасырның II яртысында Занзибар солтанлыгы идарә иткән вакытта керә. XIX гасыр ахырында һәм XX гасыр башында Бөекбритания үзенең Африкадагы колонияләренә Һиндстаннан эшче көче, шул исәптән Һинд мөселманнарын да, күпләп күчерә.

Африкада ислам тарихы үзгәртү

Африкада исламның урнашуы VII гасырга туры килә. Мәккә шәһәре мөшрикләре тарафыннан куып чыгарылган кайбер сәхабәләренә Мөхәммәт пәйгамбәр сыену урыны табарга киңәш итә. Моның өчен Кызыл диңгезне кичәргә һәм Сайлда (Сомали) Әл-Нәяши хөкүмәтеннән сыену сорарга кирәк була. Ислам тарихында бу вакыйга беренче һиҗрәт буларак билгеле. Бу беренче мөһаҗирләр Исламга беренче уңыш алып килә: Эритрея яр буе мөселманнар өчен беренче куркынычсыз зона һәм Гарәп ярымутравыннан читтә ислам динен тотучы беренче урын булып чыга. Мөхәммәт пәйгамбәр вафатыннан соң 7 елдан (639 ел) гарәпләр Африкада үз йогынтысын киңәйтә, һәм ике буын эчендә ислам дине Африка мөгезендә һәм Төньяк Африкада таралыш таба[3]. Киләсе гасырларда мөселман сәүдә челтәрләре, туганлык һәм суфый кардәшлеге нгезендә берләшеп, Көнбатыш Африкада йогынтылы көчкә әйләнә һәм мөселманнарга зур сәяси йогынты һәм хакимияткә ия булу мөмкинлеге бирә. Гомәр II хакимлеге чорында ул чактагы Африка губернаторы Исмаил ибн Абдулла үзенең гадел идарәсе ярдәмендә бәрбәрләрне исламга күндерә. Башка танылган миссионерлар арасында – күпләгән бәрбәрне ислам динен кабул итәргә мәҗбүр иткән хәрәкәтне башлап җибәргән Абдуллаһ ибн Ясин.

Суахилиләр яр буенда ислам традицион Африка диннәре хисабына ил эчендә таралыш ала бара[4]. Африкада исламның киңәюе яңа җәмгыятьләр барлыкка китерә һәм гамәлдәге Африка җәмгыятьләрен һәм империяләрне дә, ислам моделенә нигезләп, үзгәртеп кора. XI гасыр урталарында, йогынтысы Судан җирләренә дә җәелгән Канем империясе исламга күчә. Көнбатыш Африкада Борну империясе хакиме дә ислам динен кабул итә. XIV гасыр тикшеренүчесе Ибн Баттута, африкалыларның исламга омтылуын ассызыклап, мәчетләрнең җомга көннәрендә тулы булуын, һәр кешегә дә урын җитмәвен билгеләп үткән[5]. Исламның Төньяк Африкада һәм Африка мөгезендә таралу тарихы һәрвакыт бәхәсләр уяткан . Доктор шәех Әбу-Абдулла Аделабу (Лондон) үзенең «Йорубаланд мәдәни төбәге империя һәм корольлекләрендә ислам үсеше» хезмәтендә Нигерия көньяк-көнбатышында исламның бик иртә барлыкка килүе турында яза, гарәп антропологы Габдүһ Бәдәвинең: беренче мөселман миссионерларына Көньяк Суданда Куш патшалыгының җимерелүе нык ярдәм итте, дигән дәлиле белән ризалаша. Кыйтгада күпмәдәниятле Габбәсиләр хәлифәлегенең көчәюе IX гасыр урталарында берничә дулкын мөселман мөһаҗирләренә көнбатыш юнәлештә, каратәнлеләр Африкасына юл ача[6]. Әбу-Абдулла Аделабу Габбәсиләр хәлифәлегенең (750―1258) мөселманнарның Нил үзәненнән Нигерга кадәр, шулай ук гарәп сәүдәгәрләренең чүлдән Бенуэга кадәр тыныч күчешенә ярдәм итүен күрсәткән. Әбу-Абдулла Аделабуның әлеге белдерүе, ихтимал, Өмәвиләр хәлифәлегенең 647-709 елларда Төньяк Африканы тыныч юл белән яулавы Африкада христианлык дине таралуын берничә гасырга тоткарлаган дигән стандарт тарихи күзаллауга туры килә[7]. XVI гасырда Вадаи солтанлыгы һәм Кано корольлеге ислам кабул итә. XVIII гасырда Нигерия җирләрендә урнашкан, Госман Дан Фодио җитәкчелегендәге Сокото хәлифәлеге исламны тарату буенча шактый көч куя. Бүген ислам Африканың төньяк яртысында, нигездә, Төньяк Африкада, Африка мөгезендә һәм Сахель төбәгендә, шулай ук Көнбатыш Африкада иң киң таралган дин булып тора.

Африкадагы ислам тасвирламасы үзгәртү

Ислам Африкада Гарәп ярымутравында барлыкка килү белән бер вакытта диярлек таралыш алган, шуңа күрә кайбер галимнәр исламны традицион Африка дине дип раслый[8]. Африкадагы мөселманнарның күбесе сөнни яки суфи булып саналса да, Африка исламының катлаулылыгы төрле фәлсәфи мәктәпләрдә, традицияләрдә һәм хәрәкәтләрдә чагыла. Африкада Ислам статистик түгел һәм социаль, икътисади һәм сәяси шартлар йогынтысында даими рәвештә үзгәреп тора.

Африкада Ислам еш кына җирле мәдәни карашлар системасына җайлаша. Африкалылар исламны үзләренә ике ысул белән җайлаштыра, аны үз гореф-гадәтләренең бер өлеше итеп кабул итә, яки әл-мөрәвәтләр хәрәкәте буларак, радикальләштерә[9]. Моннан тыш, Африкада исламның җирле һәм глобаль күләме бар. Җирле экспертлар раслаганча, мөселманнар (Африка мөселманнарын да кертеп) шактый автономия белән эшли һәм аларның дини ысулларын көйли торган халыкара оешмасы юк. Әлеге факт бөтен Африка кыйтгасы буенча Ислам ысуллларының аерымлыгын аңлата. Африкадагы мөселманнар халыкара ислам бергәлегенең бер өлеше булып тора һәм мөселман дөньясына караган глобаль проблема һәм агымдагы вакыйгалардан хәбәдар. Глобальләшү һәм мәгълүмати технологияләр үсеше Африкадагы мөселманнарга киң мөселман дөньясы белән тыгыз элемтәдә торырга мөмкинлек бирә.

Аналитиклар раслаганча, Африкадагы мөселманнар, ихтимал, Азиядәге, Якын Көнчыгыштагы һәм дөньяның калган өлешләрендәге кебек үк, исламның киләчәктәге юнәлешенә карата интенсив көрәшкә җәлеп ителгән. Бу көрәшнең төп мәсьәләсе булып мөселманнарның үз динен гамәлгә ашыру ысуллары турында сораулар тора. Галимнәр раслаганча, күпчелек исламның борынгыдан килүче уртача, толерант юнәлештә калуын өстен күрә. Аз санлы, әмма үсеп килүче төркем диннең тагын да катгыйрак, җәмгыятьнең барлык аспектлары белән идарә итә торган формасын урнаштырырга тели..

Шәригать үзгәртү

Шәригать кануннары күпчелек ислам илләрендәге кануннар җыелмасына көчле йогынты ясый, әмма аның йогынты дәрәҗәсе күп илләрдә бер-берсеннән шактый аерыла. Африкада күпчелек дәүләтләр шәригатьне «шәхес статусы кануны»на карата куллануны чикли, ягъни никах, аерылышу, мирас һәм опекунлык кебек кайбер проблемалар өчен генә калдыра. Яңа ислам яңарышы мөселман халкы сегментларына зур йогынты ясаса да, Төньяк Нигериядән тыш, атеизм үсешенә берни дә янамый. Мөселман һәм мөселман булмаган кешеләрнең аралаш яшәве шулай ук гадәти күренеш булып тора.

Нигерия ― Африканың иң күп санлы мөселман халкының ватаны. 1999 елда Нигериянең төньяк штатлары шәригать буенча җинаять кодексын кабул итә, әмма җәзалаулар сирәк була. Мәсәлән, иренә хыянәт иткәне өчен хөкем ителгән һәм ташлар белән бәреп үтерелергә тиешле дистәләгән хатын-кыз соңрак азат ителгән. Африкадагы иң зур мөселман дәүләтләренең берсе булган Мисыр законнарының төп чыганагы буларак шәригатьне куллануны таләп итә, шулай да җинаять һәм гражданлык кодекслары Франция хокукына нигезләнә.

Африкада ислам агымнары үзгәртү

Африкадагы мөселманнар, нигездә, сөнниләр, шулай ук Әхмәдия һәм шигыйлар агымы тарафдарларының шактый өлеше бар. Моннан тыш, суфичылык, исламда эзотерик хәрәкәтләр тарафдарлары да бар. Мәлики мәзһәбе кыйтгада сөнни берләшмәләрнең күпчелеге арасында өстенлек итүче хокук мәктәбе булып тора, шул ук вакытта шәфигый мәзһәбе Африка мөгезендә, Көнчыгыш Мисырда һәм суахили яр буенда таралган. Хәнәфи мәзһәбе шулай ук Көнбатыш Мисырда популяр.

Суфичылык үзгәртү

Исламның мистик элементларын туплаган, башка агымнардагы кебек үк, Аллаһны медитация һәм хис-кичерешләр аша белергә омтылган суфичылыкның Көнбатыш Африкада һәм Суданда тарафдарлар бар, суфилар сөнни һәм шигый да булырга мөмкин, аларның гыйбадәте җыр, музыка, бию һәм медитацияне үз эченә ала.

Африкада суфичылык күп төрле, кайвакыт ул җирле традицион фольклор диннәре белән беррәттән дә тотылырга мөмкин. Сәләфиләр суфичылык тарафдарларын дингә «Ислам изгеләре»нең изге урыннарына бару, намаз вакытында бию кебек шәригатькә сыймаган алымнарын тәнкыйтьли[10].

Көнбатыш Африкада һәм Суданда суфичылыкның исламның Якын Көнчыгыштагы катгый тармаклары тарафыннан тәнкыйть ителүче төрле агымнары бар. Көнбатыш Африкадагы дини кардәшлекләрнең күбесе рухи гидның ролен яки үтә куәтле көчкә ия булу мөмкинлеген ассызыклый, һәм алар африканлашкан ислам агымнары буларак карала. Тиджания суфи кардәшлеге Көнбатыш Африкада, Мавритания, Мали, Нигер, Сенегал һәм Гамбиядә иң популяр суфи кардәшлеге санала.

Сәләфилек үзгәртү

Күптән түгел, иң беренче чиратта Якын Көнчыгышның сәләфи хөкүмәтләре тарафыннан финанслана торган, хөкүмәтнеке булмаган күп кенә мөселман оешмалары (NGO) ― Бөтендөнья ислам лигасы, мөселман яшьләре өчен Бөтендөнья ассамблеясы һ. б. эшчәнлеге нәтиҗәсендә Африкада сәләфилек тарала башлаган. Күбесенчә Согуд Гарәбстанында урнашкан әлеге сәләфи оешмалары консерватизм яклы һәм суфичылык исламын традицион исламга каршы килүче агым итеп саный. Хөкүмәтнеке булмаган әлеге оешмалар Африкада мәчет һәм Ислам үзәкләре төзегән, аларда сәләфиләр өстенлек итә, мәчетләрнең күбесе Якын Көнчыгышта укучы Африка мөселманнары белән тулган. Якын Көнчыгыштагы Ислам университетларында уку өчен стипендия дә сәләфилек тарафдарларына тәкъдим ителә.

Африкада ММЧ үзгәртү

Африка кыйтгасында ММЧ үсеше тел, дини, икътисади һәм сәяси бүленеш кебек сәбәпләр белән катлаулана. Континент территориясендә бик күп телләр бар, һәм аларның күбесендә «икътисад үсеше» яки «хокукый дәүләт» кебек заманча төшенчәләр юк. Нигездә, халыкның белемсезлеге аркасында, җирле матбугатны инглиз яки француз телләрендә бастырып чыгару шулай ук мөмкин түгел. Кыйтгада матбугат аз таралуның тагын бер сәбәбе ― халыкта уку традициясенең булмавы. Шуңа күрә биредә радио ― иң үтемле һәм киң таралган мәгълүмат чыганагы. Катгый хөкүмәт контроле, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары хуҗаларының икътисади мәнфәгатьләре нәтиҗәсендә сүз иреге юк дәрәҗәсендә. «Хакимиятләрнең массакүләм мәгълүмат чараларына басымы суд эзәрлекләүләре аша гына түгел, бәлки тарифлар системасы, кәгазь, полиграфия җиһазлары, аппаратурага налог, журналистика белән шөгыльләнүгә лицензияләр, хөкүмәт рекламасы бирү, штрафлар аша да чагыла.» Төньяк Африка матбугаты, гарәп-мөселман тамырлары тирән булу сәбәпле, калган кыйтгадан бераз аерыла. Монда шулай ук сүз иреге белән билгеле бер проблемалар бар. Мәгълүмат лицензияләр бирүне чикләү, алдан цензура уздыру һ. б. көкүмәт чаралары аркылы контрольдә тотыла. Шулай ук төбәкнең мөһим күрсәткече – хөкүмәтнең матбугатны исламлаштырырга омтылуы. Моны 1996 елда «ММЧ турында закон» проекты хакында фикер алышу булган Судан мисалында күрергә мөмкин, анда үз эченә ислам тәгълиматын алган бүлек кертелгән һәм аны көндәлек журналистлык эшчәнлеге белән идарә итү өчен нигез итү тәкъдиме дә булган. Бу бүлектә «Матбугат иреге» исеме астында һәр кешенең вакытлы басманы чыгаруга хокукы декларацияләнә һәм демократик дип саналган ирекләр игълан ителә. Бу ― дөньяның күп кенә илләрендә кабул ителгән ММЧ эшчәнлеге турындагы нигезләмәләрне ислам динендә чагылдырылган идеяләр системасы белән бәйләргә омтылу. Африкада журналистиканың гомуми үсеше турыдан-туры тышкы сәясәткә, халыкның грамоталылыгын күтәрүгә һәм законнар базасын камилләштерүгә бәйле, чөнки күп очракларда традицион мөселман һәм милли гомуми хокук нормалары кулланыла[11].

Африкада илләр буенча мөселманнар саны үзгәртү

Pew Research Center тикшеренү үзәге мәгълүматларына караганда, 2015 елда иң күп мөселман халкы булган ун илнең өчесе Африкада булган: Нигерия (анда 90,02 миллион мөселман исәпләнә, бу халык санының 50% ын тәшкил итә), Мисыр (83,87 миллион; 95,1%) һәм Алжир (37,21 миллион; 97,9%)[12].

Илләр буенча мөселман халкын бәяләү, 2010 ел[13]
Мөселманнар Барлык халык Мөселманнар проценты
Алжир 34,730,000 35,470,000 97.9
Ангола 40,000 19,080,000 <1.0
Бенин 2,110,000 8,850,000 23.8
Ботсвана <10,000 2,010,000 <1.0
Буркина Фасо 10,150,000 16,470,000 61.6
Бурунди 230,000 8,380,000 2.8
Камерун 3,590,000 19,600,000 18.3
Кабо-Верде <10,000 500,000 <1.0
Үзәк Африка Җөмһүрияте 370,000 4,400,000 8.5
Чад 6,210,000 11,230,000 55.3
Коморлар 720,000 730,000 98.3
Конго Җөмһүрияте 50,000 4,040,000 1.2
Конго Демократик Җөмһүрияте 970,000 65,970,000 1.5
Җибути 860,000 890,000 96.9
Мисыр 76,990,000 81,120,000 94.9
Экваториаль Гвинея 30,000 700,000 4.0
Эритрея 1,920,000 5,250,000 36.6
Эфиопия 28,680,000 82,950,000 34.6
Габон 170,000 1,510,000 11.2
Гамбия 1,640,000 1,730,000 95.1
Гана 3,860,000 24,390,000 15.8
Гвинея 8,430,000 9,980,000 84.4
Гвинея-Бисау 680,000 1,520,000 45.1
Кот-д’Ивуар 7,390,000 19,740,000 37.5
Кения 3,920,000 40,510,000 9.7
Лесото <10,000 2,170,000 <1.0
Либерия 480,000 3,990,000 12.0
Ливия 6,140,000 6,360,000 96.6
Мадагаскар 620,000 20,710,000 3.0
Малави 1,930,000 14,900,000 13.0
Мали 14,510,000 15,370,000 94.4
Мавритания 3,430,000 3,460,000 >99.0
Маврикий 220,000 1,300,000 17.3
Майотта 200,000 200,000 98.6
Марокко 31,930,000 31,950,000 >99.0
Мозамбик 4,200,000 23,390,000 18.0
Намибия <10,000 2,280,000 <1.0
Нигер 15,270,000 15,510,000 98.4
Нигерия 80,300,000 158,420,000 50.8
Реюньон 40,000 850,000 4.2
Руанда 190,000 10,620,000 1.8
Изге Елена утравы <10,000 <10,000 <1.0
Сан-Томе һәм Принсипи <10,000 170,000 <1.0
Сенегал 11,980,000 12,430,000 96.4
Сейшел утраулары <10,000 90,000 1.1
Сьерра-Леоне 4,580,000 5,870,000 78.0
Сомали 9,310,000 9,330,000 >99.0
Көньяк Африка Җөмһүрияте 860,000 50,130,000 1.7
Көньяк Судан 610,000 9,950,000 6.2
Судан 30,490,000 33,600,000 90.7
Свазиленд <10,000 1,190,000 <1.0
Танзания 15,770,000 44,840,000 35.2
Того 840,000 6,030,000 14.0
Тунис 10,430,000 10,480,000 >99.0
Уганда 3,840,000 33,420,000 11.5
Көнбатыш Сахара 530,000 530,000 >99.0
Замбия 70,000 13,090,000 <1.0
Зимбабве 110,000 12,570,000 <1.0


Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. [Encyclopædia Britannica. Britannica Book of the Year 2003. Encyclopædia Britannica, (2003) ISBN 978-0-85229-956-2 p.306 According to the Encyclopædia Britannica, as of mid-2002, there were 376,453,000 Christians, 329,869,000 Muslims and 98,734,000 people who practiced traditional religions in Africa. Ian S. Markham, (A World Religions Reader. Cambridge, MA: Blackwell Publishers, 1996.) is cited by Morehouse University as giving the mid-1990s figure of 278,250,800 Muslims in Africa, but still as 40,8 % of the total population. These numbers are estimates, and remain a matter of conjecture. See Amadu Jacky Kaba. The spread of Christianity and Islam in Africa: a survey and analysis of the numbers and percentages of Christians, Muslims and those who practice indigenous religions. The Western Journal of Black Studies, Vol 29, Number 2, June 2005. Discusses the estimations of various almanacs and encyclopedium, placing Britannica’s estimate as the most agreed figure. Notes the figure presented at the World Christian Encyclopedia, summarized here, as being an outlier. On rates of growth, Islam and Pentecostal Christianity are highest, see: The List: The World’s Fastest-Growing Religions, Foreign Policy, May 2007]
  2. [Nehemia Levtzion and Randall L. Pouwels (eds). The History of Islam in Africa. Ohio University Press, 2000]
  3. [Hussein D. Hassan."Islam in Africa" Congressional Research Service (May 9, 2008).]
  4. «African Religion Diaspora and Continent». Dr. Kofi Asare Opoku.. әлеге чыганактан 2019-06-01 архивланды. 2020-03-21 тикшерелгән.
  5. [The preaching of Islam: a history of the propagation of the Muslim faith By Sir Thomas Walker Arnold, pg.261-]
  6. [Abduhu Badawi: Ma’a Harak ul-Islam fi Ifriqiyah (Siding Islamic Movement in Africa) 1979 Cairo page 175]
  7. July 22, 2010, at the Wayback Machine.
  8. [African traditional religion in the modern world — Douglas E. Thomas page 125]
  9. Muslim Societies in African History David Robinson
  10. John Pike (2012-08-17). «Sufi Islam». Globalsecurity.org. Retrieved 2013-11-23.
  11. [http://evartist.narod.ru/text3/96.htm#з_03 Михайлов С.А. Современная зарубежная журналистика: правила и парадоксы. ГЛАВА 4]. evartist.narod.ru. 2016-04-03 тикшерелгән.
  12. Diamant, Jeff. The countries with the 10 largest Christian populations and the 10 largest Muslim populations, Pew Research Center (1 April 2019).
  13. Religious Composition by Country, 2010-2050. Pew Research Center (2 April 2015). әлеге чыганактан 2020-06-15 архивланды. 2021-06-17 тикшерелгән.