Төп менюны ачу

Эсватини Патшалыгы[9], элеккеге Свазиленд Патшалыгы (ингл. Kingdom of Swaziland; свати Umbuso weSwatini)Африканың көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан, КАҖ белән чиктәш булган, кечкенә, дөньяның иң фәкыйрь илләренең берсе.

Свазиленд
Flag of Eswatini.svg
Байрак
Coat of arms of Eswatini.svg
Илтамга
Шигарь We are a fortress Edit this on Wikidata
Башкала Лобамба, Мбабане
Халык саны 1 367 254 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 6 сентябрь 1968 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00
Рәсми тел инглиз теле
География
Мәйдан 17,364.0 дүрткел киламитер
Координатлар 26.48333°S 31.43333°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Свазиленд парламенты
Дәүләт башлыгы Мсвати III
Хөкүмәт башлыгы Барнабас Сибусисо Дламини
Икътисад
ТЭП $4409 миллион (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Свазиленд лилангение
Инфеләсә 9.0% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 22% (2014)[1]
Туу күрсәткече 3.266 (2014)[2]
КПҮИ 0.588 (2017)[3]
Яшәү озынлыгы 57.754 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 9-9-9 (пүлисә)[5]
  • 933 (янгын сакчылары)[6]
  • 977 (ашыгыч тыйб ярдәме)[6]
  • Электр аергычы төре BS 546[7]
    Автомобил хәрәкәте ягы сул[8]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[7]
    Телефон коды +268
    ISO 3166-1 коды SZ
    ХОК коды SWZ
    Интернет домены .sz

    Гомуми мәгълүматҮзгәртү

    Географик урнашуыҮзгәртү

    Свазиленд - Африканың көньяк-көнчыгышындагы дәүләт. Көнчыгышта Мозамбик белән, көньяк-көнчыгышта, көньякта, көнбатышта һәм төньякта КАҖ белән чиктәш.

    МәйданыҮзгәртү

    Свазиленд территориясе 17 363 кв. км били.

    Төп шәһәрләр, административ бүленешҮзгәртү

    Свазилендның башкаласы - Мбабане (административ), Лобамба (король резиденциясе). Иң эре шәһәрләр: Манзини (53 мең кеше), Мбабане (47 мең кеше).

    Дәүләт төзелешеҮзгәртү

    Свазиленд - конституцион монархия. Дәүләт башы - король. Хөкүмәт башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - ике палаталы парламент (Сенат һәм җыелыш Палатасы).

    ТабигатеҮзгәртү

    РельефҮзгәртү

    Илнең көнбатышында 1220 м га күтәрелүче тау чылбыры урнашкан, ә үзәктә уртача биеклеге 610 м булган плато урнашкан, илнең көнчыгышын түбән ятучы вельд алып тора.

    Геологик төзелеш һәм файдалы казылмаларҮзгәртү

    Илнең җирләре эчендә азбис, алтын, алмазлар запаслары бар.

    КлиматҮзгәртү

    Илнең климаты субтропиктан тропикка күчә торган, җәй көне дымлы. Уртача айлык температуралар +12°С тан +20°С га кадәр. Явым-төшемнәр илнең көнчыгышында 500-700 мм дан көнбатышта 1200-1400 мм һәм шуннан да күбрәккә кадәр була.

    Эчке суларҮзгәртү

    Илнең төп елгалары - Комати, Зур Усуту һәм Умбелузи.

    Туфраклар һәм үсемлекләрҮзгәртү

    Көнбатышта үсемлекләр - акация һәм баобаб белән типик саванна, көнчыгышта ксерофит куаклыклар хөкем сөрә.

    Хайваннар дөньясыҮзгәртү

    Хайваннар дөньясы Африка саванналары өчен типик: зәңгәр буйволлар, винтмөгез антилопалар, зебра, бегемотлар, елгаларда - крокодиллар.

    Халкы һәм телеҮзгәртү

    Свазиленд халкы якынча 966 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв км га 56 кеше. Этник төркемнәр: свази - 90%, зулуслар - 2,3%, европалылар - 2,1%. Телләр: свази, инглиз теле (икесе дә дәүләт теле).

    ДинҮзгәртү

    Ышанучылар күбесенчә христианнар, халыкның өчтән бер өлеше җирле традицион ышанулар тарафдарлары.

    Кыскача тарихи тасвирламаҮзгәртү

    Свазилендның король йорты 400 елдан артык билгеле һәм Африкада иң борынгыларның берсе булып тора. XIX гасыр ахырында инглиз-бур сугышыннан соң Свазиленд Көньяк Африка Союзы хакимияте астына төшкән. 1907 елда Свазиленд Көньяк Африканың британия югары комиссары юрисдикциясенә тапшырылган. 1967 елда ил үзидарәгә хокукка ия булган, ә 1968 елның 6 сентябренда - тулы бәйсезлеккә ия булган. 1973 елда конституция гамәлдән чыгарылган һәм сәяси эшчәнлек тыелган. Король Собуз II үлеменнән соң илдә хаким булмаган - тәхеткә монархның 67 улының кайсысы менәчәге чишелгән. Бу проблема 1986 елда чишелгән.

    Кыскача икътисади тасвирламаҮзгәртү

    Икътисади яктан әз үсеш алган ил. Төп авыл хуҗалыгы культуралар: мәккәй, шикәр камышы, цитруслылар, ананаслар, мамык. Читкә куып көтү хайванчылыгы. Азбис, ташкүмер, тимер рудасы чыгару. Урман кисү. Шикәр, агач эшкәртү, җимеш консерва заводлары. Экспорт: шикәр, консервланган җимешләр, ит, урман материаллары, азбис. Акча берәмлеге - лилангени, шулай ук көньяк Африка ранды ирекле йөрештә.

    Кыскача мәдәният тасвирламасыҮзгәртү

    Сәнгать һәм архитектура. Лобамба. Свазилендның Милли Музее; парламент бинасы; королева-ана авылы.

    МәгарифҮзгәртү

    Свазилендта 830 җәмәгать мәктәбе, 34 танылган шәхси мәктәп һәм 14 танылмаган шәхси мәктәп бар. Илдә Свазиленд Университеты, Көньяк Африка Назарене Университеты һәм Свазиленд Христиан Университеты бар.

    ЧыганакларҮзгәртү

    Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И.О.Родина, Т.М.Пименова

    ИскәрмәләрҮзгәртү

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    5. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 3 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    6. 6,0 6,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    7. 7,0 7,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    8. http://chartsbin.com/view/edr.
    9. Король Свазиленда переименовал государство в Королевство Эсватини. interfax.ru, 19.04.2018