Лобамба (ингл. Lobamba) — Эсватини Патшалыгының тарихи башкаласы. Парламент һәм патша сарае урнашкан урын.

Лобамба
Демоним Lobambais[1] һәм Lobambaise[2]
Дәүләт  Эсватини
Нәрсәнең башкаласы Эсватини
Административ-территориаль берәмлек Хохо[d]
Сәгать поясы UTC+02:00
Халык саны 5800 (2003)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 694 метр
Карта

Эсватининың көнбатышында, Хохо округында урнашкан.

Тарихы үзгәртү

Лобамба дип ике өлкә аталган. Аларның беренчесе, 1750 елда илнең көньягында нигезләнгән, хәзер Иске Лобамба дип атала. Бу мәкаләдә илнең төньяк-көнбатыш өлешендә Собуза II тарафыннан төзелгән торак пункт тасвирлана.

1903 елда, инглиз-бур сугышларыннан соң, Британия хөкүмәте ул вакытта регент идарә иткән Эсватинины үз контроле астына алган. 1921 елда патша Собуза II Британия хөкүмәте контроле астында булган Эсватини башлыгы буларак таҗланган. Патшалык 1968 елның 6 сентябрендә Британия хөкүмәтеннән бәйсез булган. Бу хакта илнең беренче премьер-министры һәм патша Собуза I оныгының улы булган принц Махосини Лобамбада игълан иткән. Бәйсезлек алгач, Эсватини Африка бердәмлеге оешмасы, Британия берләшмәсе һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы тулы хокуклы әгъзасы булган. Ил конституцион монархиягә әверелгән, аны патша резиденциясендә, яки Краальта[ru], Лобамба шәһәрендә яшәгән патша Собуза II идарә иткән[3].

Искәрмәләр үзгәртү