Эсватини (/ˌɛswɑːˈtiːni/ ESS-wah-TEE-nee; Swazi: eSwatini [ɛswáˈtʼiːni]), рәсми рәвештә Эсватини Патшалыгы Көньяк Африкада диңгезгә чыгуы булмаган дәүләт. Ул төньяк-көнчыгышта Мозамбик белән һәм төньякта, көнбатышта һәм көньяк-көнчыгышта Көньяк Африка белән чиктәш. Төньягыннан көньягына 200 километрдан (120 миль) кимрәк һәм көнчыгыштан көнбатышына 130 километр (81 миль) булып Эсватини Африкада иң кечкенә дәүләтләрнең берсе; моңа да карамастан ул төрле климат һәм топографиягә ия, салкынча һәм таулы өслекләрдән эссе һәм коры түбәнлекләргә кадәр.
Халык күбесенчә этник Свазилардан тора. Төп тел булып Свази теле тора (асаба формада сиСвати). Свазилар 18-енче гасыр уртасында Нгване III җитәкчелеге астында патшалыкларын нигезләгәннәр. Дәүләт һәм Свазилар исемнәрен Мсвати II-дән алганнар, хөкеме астында Свази территориясе киңәйгән һәм берләшкән 19-ынчы гасыр патшасы; хәзерге чикләр 1881 елда Африка өчен Көрәш уртасында сызылган булган. Икенче Бур Сугышыннан соң патшалык Свазиленд атамасы астында 1903 елдан бирле Британия протектораты булган 1968-енче елның 6 сентябрендә бәйсезлеккә ирешкәнчегә кадәр. 2018 елның апрелендә рәсми атама Свазиленд Патшалыгыннан Эсватини Патшалыгына үзгәртелгән булган, ул Свази телендә еш кулланыла торган атаманың чагылышы булып тора.
Дәүләт абсолют монархия булып тора, Африкада үз төрендә соңгысы һәм 1986 елдан бирле хөкемдары булып Патша Мсвати III торган. Ассамблея Йортын һәм Сенат күпчелеген тарафыннан билгеләр өчен һәр биш ел сайлаулар була. Хәзерге конституция 2005 елда кабул ителгән булган. Умһланга камыш биюе август/сентябрьдә була һәм инквала патша биюе декабрь/январьдә була, бу дәүләтнең иң әһәмиятле чаралары. Эсватини үсүче дәүләт һәм әз-уртача керемле икътисад буларак төркемләнә. Көньяк Африка Салым Берлеге һәм Көнчыгыш һәм Көньяк Африка Уртак Базары әгъзасы булып, аның төп сәүдә партнеры булып Көньяк Африка тора. Дәүләттә эш урыннарының күбесен авыл хуҗалыгы һәм фабрика секторлары тәэмин итә. Эсватини Көньяк Африка Үсеш Җәмгыяте, Африка Берлеге, Дәүләтләр Дуслыгы һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы әгъзасы булып тора.

Эсватини
Flag of Eswatini.svg
Байрак
Coat of arms of Eswatini.svg
Илтамга
Шигарь We are a fortress Edit this on Wikidata
Башкала Лобамба, Мбабане
Халык саны 1 160 164 (2020) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 6 сентябрь 1968 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00
Рәсми тел инглиз теле, Свази теле
География
Мәйдан 17,364.0 квадрат километр
Координатлар 26.48333°S 31.43333°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Свазиленд парламенты
Дәүләт башлыгы Мсвати III
Хөкүмәт башлыгы Дламини, Клеопас
Икътисад
Акча берәмлеге Свазиленд лилангение
Эшсезлек дәрәҗәсе 22% (2014)[1]
Туу күрсәткече 3.266 (2014)[2]
КПҮИ 0.597 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 57.754 ел (2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 9-9-9 (пүлисә)[5]
  • 933 (янгын сакчылары)[6]
  • 977 (ашыгыч тыйб ярдәме)[6]
  • Электр аергычы төре BS 546[7]
    Автомобил хәрәкәте ягы сул[8]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[7]
    Телефон коды +268
    ISO 3166-1 коды SZ
    ХОК коды SWZ
    Интернет домены .sz

    ТелләрҮзгәртү

    СиСвати (шулай ук Свати, Свази яки Сисвати буларак мәгълүм) Эсватинида һәм Көньяк Африкада сөйләшелә торган Нгуни төркеменең Банту теле. Аның 2,5 миллион сөйләшүчесе бар һәм ул мәктәпләрдә укытыла. Ул Эсватининың инглиз теле белән беррәттән рәсми теле һәм Көньяк Африка Җөмһүриятенең рәсми телләренең берсе. Инглиз теле мәктәпләрдә, бизнес алып баруда һәм матбугатта аралашу чарасы булып тора. Илдә якынча 76000 кеше зулу телендә сөйләшә. Төбәк буйлап сөйләшелә торган Тсонга телендә Эсватинида якынча 19 000 кеше сөйләшә. Африканер чыгышлы кайбер яшәүчеләр тарафыннан шулай ук Африкаанс телендә сөйләшәләр. Португаль теле мәктәпләрдә өченче тел буларак кертелгән булган, чөнки Мозамбиктан яки Төньяк һәм Үзәк Португалиядән Португаль телендә сөйләшүче зур җәмәгать бар.

    ДинҮзгәртү

     
    Хлатикулу(ингл.) шәһәрендәге Бәйт-үл-Һади әхмәдия мәчете

    Эсватинида дингә ышанучылар ― күбесенчә, христианнар, ил халкының (1,1 млн, 2021 елның июленә [9]) өчтән бер өлеше ― җирле традицион ышанулар тарафдарлары. Барлык халыкның 83 % ы христиан динен тота. Илдә англикан, протестантлык һәм җирле африкан чиркәүләре эшчәнлек алып бара. Рим-католик чиркәве тарафдарлары ― 6 %. 2012 елның 18 июлендә Эллина Вамукоя (Ellinah Wamukoya) Свазиленд англикан чиркәвенең епискобы итеп сайлана, Африкада епископ дәрәҗәсе алган беренче хатын-кыз була. Халыкның 15 % ы традицион диннәргә ышана. Илдәге христиан булмаган диннәргә: Ислам дине (2 % [10]), Бәһаи дине (0,5 %), Һинд дине (0,2 %) керә [11]. 2013 елда биредә 14 яһүд гаиләсе яшәгән [12].

    ИскәрмәләрҮзгәртү

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    3. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    5. "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 3 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
    6. 6,0 6,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
    7. 7,0 7,1 "World Plugs"; архивлау датасы: 6 февраль 2018; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе; архив URL: https://web.archive.org/web/20180206033008/http://www.iec.ch/worldplugs/list_bylocation.htm.
    8. http://chartsbin.com/view/edr.
    9. Eswatini. Population. cia.gov(ингл.)
    10. Bureau of Democracy, Human Rights and Labor International Religious Freedom Report for 2015. U.S. State Department.
    11. Religious Intelligence. Country Profile: Swaziland (Kingdom of Swaziland).
    12. Maltz, Judy (7 May 2013). A black Swazi Jew defends his people in Hungary. Haaretz.