Россия Федерациясе субъектлары дәүләт һәм рәсми телләре
(Русия Федерациясе субъектлары дәүләт һәм рәсми телләре битеннән юнәлтелде)
Россия Федерациясе Конституциясенең 68 мәкаләсе нигезендә Россиянең бөтен территориясендә дәүләт теле буларак рус теле йөри. Россиягә керүче республикаларның Россия Федерациясе дәүләт теле белән бер рәттән кулланучы үз дәүләт телләрен билгеләү хокуклары бар[1].
Илнең Конституциясендә автоном округ һәм өлкәләренең үз дәүләт телләрен билгеләү хокукы турында берни әтелмәсә дә, Россия Федерациясенең әлеге субъектлары бу телләрнең рәсми статусын үз низамнамә һәм кануннары нигезендә билгели.
Россия Федерациясе республикалары дәүләт телләре
үзгәртү- абазин теле (Карачай-Чиркәсия)
- адыгэ теле (Адыгея)
- алтай теле (Алтай Республикасы)
- башкорт теле (Башкортстан)
- бурят теле (Бурятия)
- ингуш теле (Ингушетия)
- кабарда-чиркәс теле (Кабарда-Балкария (республика конституциясендә кабарда теле буларак аталган), Карачай-Чиркәсия (республика конституциясендә черкес теле буларак аталган))
- калмык теле (Калмыкия)
- карачай-балкар теле (Кабарда-Балкария (республика конституциясендә балкар теле буларак аталган), Карачай-Чиркәсия (республика конституциясендә карачай теле буларак аталган))
- коми теле (Коми Республикасы)
- кырымтатар теле (Кырым Республикасы)[2]
- чирмеш теле (Мари Ил)
- мукшы теле (Мордовия)
- нугай теле (Карачай-Чиркәсия, Дагстан)
- осетин теле (Төньяк Осетия)
- татар теле (Татарстан)
- тыва теле (Тыва)
- ар теле (Удмуртия)
- украин теле (Кырым Республикасы)[2]
- хакас теле (Хакасия)
- чечен теле (Чечня)
- чуаш теле (Чуашстан)
- ирзә теле (Мордовия)
- якут теле (Якутия)
- Дагстан телләре. Дагстан Республикасы Конституциясе буенча, рус теле һәм бар Дагстан халыклары телләре республиканың бөтен территориясендә дәүләт статусына ия[3]. Дагстанның язу телләр рәтенә авар, агул, әзери, даргин, комык, лак, лезгин, нугай, рутул, табасаран, тат, цахур һәм чечен телләре керә.
Рәсми статуска ия телләр
үзгәртү- бурят теле (Байкал арты краеның Агин Бурят округы). Крайның низамнамәсе нигезендә, бурят теле рус теле белән бер рәттән кулланыла ала[4]
- вепс теле (Карелия). Җирле үзидарә органнарында кулланыла ала [5]
- долган теле (Якутия). Бу халык яшәгән җирләрдә җирле рәсми тел буларак кабул ителә һәм дәүләт телләре белән бер рәттән кулланыла[6].
- казакъ теле (Алтай Республикасы). Сөйләшүчеләр күпләп яшәгән җирләрдә рәсми аралашу мохитләрендә кулланыла[7].
- карел теле (Карелия). Җирле үзидарә органнары тарафыннан кулланыла ала[5]
- коми-пермь теле (Пермь краеның Коми-Пермяк округы). Рәсми аралашу мохитләрдә кулланыла ала[8].
- манси теле (Хант-Манси — Югра автономияле округы). Җирле азсанлы халыклар телләренең рәсми документлар әйләнешендә куллану хокукы тәэмин ителә[9].
- ненец теле
- Ненец автономияле округы. Ненецлар яшәгән урыннарында рәсми статуска ия (2013 елның гыйнвар аеннан)[10].
- Хант-Манси — Югра автономияле округы. Җирле азсанлы халыклар телләренең рәсми документлар әйләнешендә куллану хокукы тәэмин ителә[9].
- Ямал-Ненец автономияле округы. Төньякның азсанлы җирле халыкларының традицион яшәү урыннарында рәсми документлар әйләнешендә кулланыла ала[11].
- селькуп теле (Ямал-Ненец автономияле округы). Төньякның азсанлы җирле халыкларының традицион яшәү урыннарында рәсми документлар әйләнешендә кулланыла ала[11].
- чукот теле (Саха[12]). Бу халык яшәгән җирләрдә җирле рәсми тел буларак кабул ителә һәм дәүләт телләре белән бер рәттән кулланыла[6].
- фин теле (Карелия). Җирле үзидарә органнары тарафыннан кулланыла ала[5]
- хант теле
- Хант-Манси — Югра автономияле округы. Азсанлы җирле халыклары телләренең рәсми документ әйләнешендә куллану хокукы тәэмин ителә[9].
- Ямало-Ненецкий АО. Төньякның азсанлы җирле халыкларының традицион яшәү урыннарында рәсми документлар әйләнешендә кулланыла ала[11].
- эвенк теле (Якутия). Бу халык яшәгән җирләрдә җирле рәсми тел буларак кабул ителә һәм дәүләт телләре белән бер рәттән кулланыла[6].
- эвен теле (Якутия). Бу халык яшәгән җирләрдә җирле рәсми тел буларак кабул ителә һәм дәүләт телләре белән бер рәттән кулланыла[6].
- юкагир теле (Якутия). Бу халык яшәгән җирләрдә җирле рәсми тел буларак кабул ителә һәм дәүләт телләре белән бер рәттән кулланыла[6].
Башкортстан, Мари Ил, Татарстан, Удмуртия, Хакасия һәм Чукотка автономияле округы кануннамәләре шулай ук милли азчылыклар вәкилләре күпләп яшәгән җиртелләрендә аларның телләренең (махсус телләрен билгеләмичә) рәсми статуслы булуын раслый.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Статья 68 Конституции России
- ↑ 2,0 2,1 Договор между Российской Федерацией и Республикой Крым о принятии в Российскую Федерацию Республики Крым и образовании в составе Российской Федерации новых субъектов
- ↑ Глава 1, статья 11
- ↑ Устав Забайкальского края, ст. 108, archived from the original on 2016-03-14, retrieved 2015-08-02
- ↑ 5,0 5,1 5,2 Закон Республики Карелия о государственной поддержке карельского, вепсского и финского языков в Республике Карелия. Статья 8, п. 1
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 Закон Республики Саха (Якутия) «О языках в Республике Саха (Якутия)».
- ↑ Закон Республики Алтай «О языках».
- ↑ Устав Пермского края. Статья 42
- ↑ 9,0 9,1 9,2 Закон о языках коренных малочисленных народов Севера, проживающих на территории ХМАО, archived from the original on 2011-07-22, retrieved 2015-08-02
- ↑ Собрание депутатов НАО приняло в первом чтении законопроект об официальном статусе ненецкого языка, archived from the original on 2012-11-15, retrieved 2015-08-02
- ↑ 11,0 11,1 11,2 Закон о родных языках коренных малочисленных народов Севера на территории Ямало-Ненецкого автономного округа, archived from the original on 2011-07-22, retrieved 2015-08-02
- ↑ Закон Республики Саха (Якутия) «О языках в Республике Саха (Якутия)». Глава I, статья 6