ТАССР төзелүе (Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының төзелүе) - 1920 елда ТАССР төзелү процессы.

1920-1926 еллардагы ТАССР гербы. Проект авторы: Бакый Урманче.

Нигезе XIX-XX гасырлар чигендәге җәдитчелек һәм татар мәгърифәтчелеге аркасында, Россия мәдрәсәләрендә мөселман дини укуларыннан тыш, дөньяви фән-белемнәрне кертү белән салына.

Барлыкка килүенә Беренче Россия инкыйлабы һәм Патша Думасы, Пётр Столыпин җитәкчелегендәге / Россия империясе хөкүмәтенең аграр ислахы, Беренче бөтендөнья сугышы, Февраль инкыйлабы һәм Вакытлы хөкүмәт, Октябрь инкыйлабы һәм Россия ватандашлар сугышы, 1921-1922 еллар ачлыгы һәм / ССРБ барлыкка килүе, соңрак күмәкләштерү һәм Сталин репрессияләре кебек вакыйгалар тәэсир итә. Альтернатив вариантлары буларак Милләт Мәҗлесе тәкъдим иткән Идел-Урал республикасы һәм совет хәкимиятләре тәкъдим иткән Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы була.

XX гасырда татар халкы хакимияте урнашу алшартлары үзгәртү

Беренче Россия инкыйлабы үзгәртү

Төрле социаль-һөнәри төркемнәр, төрле дин һәм милләт вәкилләре мәнфәгатен кайгыртучы вәкиллекле хакимиятнең беренче шытымнары Татарстанда 1905-1907 еллардагы Россия инкыйлабы елларында калкып чыга. Нәкъ шул елларда Санкт-Петербургның Таврия сарае диварларында  беренче тапкыр татар депутатларының – Дәүләт Думасы мөселман фракциясе вәкилләренең чыгышлары яңгырый.

Петербург шәһәрендә 1905 елның 9 гыйнварында урын алган “Канлы якшәмбе” вакыйгалары Россия җәмәгый тормышын тетрәндерә. Хөсәен Ямашев, Галимҗан Сәйфетдинов, Сибгат Гафуров, Садыйк Сәгыйев һәм башка инкыйлабчылар тараткан идеяләр халыкны илһамландыра. Беренче булып Алафузов заводының эшчеләре баш күтәрә, шуннан соң Свешников заводы һәм башка заводлар эшчеләре фетнә куптара. Бу “Җир һәм иреклек” инкыйлабый шигарь астында 1905нче елның язы, җәе, көзе үтеп китә.

Фетнәләрнең иң кызган чагында 1905нче елның җәендә Түбән Новгород шәһәрендә Йосыф Акчура, Сәитгәрәй Алкин, Рәшит Ибраһимов, Садри Максуди, Муса Бигиев, Галимҗан БарудиМөселман иттифакы” фиркасен оештыралар. Бу фирка тарафыннан түбәндәге таләпләр патшага юллана:

  • Татар дин әһелләренең хокукларын русларныкы белән тигезләү;
  • Китапханәләр, клублар, театрлар оештыруга рөхсәт;
  • Гәзит-журналлар бастыручы матбагалар ачуга рөхсәт;
  • Мәдәрәсәләрне патша хакимиятенә буйсынудан азат итү.

Полиция һәм инкыйлабый хәрәкәт арасындагы бәрелешләргә 17 октябрь манифесты белән генә нокта куела. Хәлбуки, төрле вәгъдәләргә бай манифест кабул ителүе белән, күп инкыйлабчылар кулга алына.

Россия империясе думасы үзгәртү

Манифест кабул итү нәтиҗәсендә Россия империясе думасы барлыкка килә. XX гасыр башы мөселман иҗтимагый хәрәкәтенең төп формасы буларак, Дәүләт думасында мөселман фракциясе дә оеша. Монда төрле елларда төрле таныклы татар зыялылары эшли[1]:

Россия империясе дәүләт думасы
Беренче чакырылыш Фәйзелкотдус Миңнебаев Казан губернасы
Җамалетдин Хөрәмшин Уфа губернасы
Шаһшәриф Мутинов Оренбург губернасы
Сәгыйть Рәмиев Оренбург губернасы
Икенче чакырылыш Сафиулла Максутов Казан губернасы
Мөхәммәтсабир Хәсәни Уфа губернасы
Мөхәммәтшакир Тукаев Уфа губернасы
Хәйрулла Госманов Оренбург губернасы
Хәбибрахман Мәсәгутов Нократ губернасы
Һади Атласи Самара губернасы
Габдулла Нәҗметдинов Сембер губернасы
Өченче чакырылыш Мөхәммәдшакир Тукаев Уфа губернасы
Садри Максуди Казан губернасы
Җиһангир Байбурин Оренбург губернасы
Дүртенче чакырылыш
 
Садри Максуди

Төрле халыкларның Дәүләт думасында тавышлары елдан ел кими. Россиядән конституцион монархия ясарга омтылган либераллар патша хөкүмәтен бәреп төшерергә омтылган оппозицион Прогрессив блок ягына басарга мәҗбүр булалар.

ТАССР төзелү алшартлары үзгәртү

1917 елда дәүләтчелеккә омтылу үзгәртү

Патша хакимияте сәясәте белән ризасызлык яңа фетнәләр чыгуының сәбәбе була. Фетнәләрне басу максаты белән җибәрелгән гаскәрләрнең күп өлеше үз халкына теләктәшлек күрсәтә. Нәтиҗәдә патша тәхетеннән ваз кичә һәм вазифасын Вакытлы хөкүмәткә тапшыра.

1917-1918 елларда татар халкының күәте һәм сәяси инициативасы Бөтенроссия мөселманнары съездлары һәм автономияле Идел-Урал штатын төзергә өндәүче Милли Шура эшчәнлегендә чагылыш таба. 1917 елда Төркистан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Идел-Урал, Кырым төрки штатларының берлеген булдыру көн кадагына куела. Болар бергәләп сәяси мәсьәләне хәл итә торган орган – Бөтенрусия Милләт Мәҗлесе булып оешырга тиеш. 1917нче елның июлендә Бөтенроссия мөселманнар съездында Милләт Мәҗлесенә сайлаулар үткәрү турында карар кабул ителде. 1917 елның 22 нояберендә аның беренче сессиясе урын ала. 1917 елда төрки халыкларның башлыклары бер-берсе алдында уртак автономия булдыру турында вәгъдә бирә. Идел-Урал штаты суверен дәүләт буларак төрки телдә сөйләшүче халыклар җирендә оешырга тиеш була. Аның җитәкчесе буларак Садри Максуди сайлана. Ләкин хөкүмәтнең большевиклар кулына эләгү бу процессларны туктата.

"Башкортның бәхете – туфракта дигәндәй, аларның автономия дип йөрүләре беренче чиратта җир биләмәләре өчен көрәшү. Ә татарларга автономия – ул хокукый тигезлек, Европа кеше хокуклары стандартларын гамәлгә ашыру", — Айдар Хәбетдинов, тарих фәннәре докторы, 30 август 2009[2].

Шул ук вакытта Казанда Советлар тибындагы вәкиллекле институтлар формалаштыру эше алып барыла.

  • 1917 елның 2 мартында эшче һәм солдат депутатлары советларының берләштерелгән җыелышы була.
  • 1917 елның 14 мартында Казан губернасында халыкның беренче вәкиллекле хакимияте органы – Шәһәр Советы төзелә.
  • Март-апрельдә Казан мөселман социалистик комитеты төзелә.
  • 1918 елның 1 мартында Болак арты республикасы игълан ителә.
  • 1917 елның 6 маенда, көчәя барган революцион көрәш шартларында, Казанда крестьян депутатларының Беренче Губерна съезды эшен башлый. Съездда крестьян депутатларының губерна Советы сайлана.
  • 1917 елның 8 маенда эшче һәм солдат депутатлары советларының берләштерелгән җыелышында ике Совет бергә кушыла. Губерна үзәге үрнәгендә өязләрдә һәм волостьларда да Советлар төзелә башлады. 18 яшькә җиткән барлык хезмәт ияләре җенесенә, милләтенә һәм диненә карамастан, сайлау һәм сайлану хокукына ия булды.

Ватандашлар сугышы үзгәртү

Бу чорда татарлар арасында төрле карашлар булу сәбәпле, бердәмлеккә ирешү тоткарлана. Вазгыятьтәге үзгәрешләр шулай ук халыкны әле бер, әле икенче йогынты астына күчүгә өнди.

Бөтенрусия учредительләр җыенында 1918 елның гыйнварында Россия Демократик Федератив республика буларак игълан ителә. Ике көннән соң Уфада Милләт мәҗлесе тарафыннан Идел-Урал штаты Ильяс Алкин, Галимҗан Шәрәф эшчәнлеге белән Федератив Россиянең субъекты дип таныла. Өч территориаль үзәк билгеләнә: Казан, Уфа, Оренбург.

 
Галимҗан Шәрәф

Бу агымга каршы большевиклардан тыш, вәиси ислам хәрәкәте дә чыга. Татар большевиклары М.Вахитов, М.Солтангалиев тарафыннан “Мөселман комиссариаты” булдырыла. 1918 елның мартында азатлык һәм вәисиләр хәрәкәтләре бәрелешәләр, С.Вәисов хәлак була. Бу форсат белән кулланып, большевиклар гаскәрләрен татар районнарына кертә һәм Идел-Урал республикасының җитәкчеләрен кулга ала.

 
Мирсәет Солтангалиев

Большевиклар тарафыннан 1918 елның 22 мартында Татар-Башкорт совет җөмһүрияте төзелүе турында декрет кабул ителә[3][4], ләкин гражданнар сугышы, большевиклар хөкүмәте чишә алмаслык сорауларның күбәюе сәбәпле гамәлгә куела алмый. Шул ук вакытта бу вакыйгалар халыкта ризасызлык тудыра башлый. Татар-Башкорт совет җөмһүрияте төзелүе фәрманын Бөтенрусия советлар җыены (ВЦИК), аның президиумы (президиум ВЦИК) һәм Халык коммиссарлары советы (СНК) Декреты чыгармаганга күрә, ул легитим булмый[2]. 1919 елның 13 декабрендә большевикларның Үзәк Комитеты Татар-башкорт республикасы оешуга каршы чыга.

 
Мулланур Вахитов

Милли идарә рәисе Садри Максуди Совет коммиссариатының карарлары легитим түгел дип әйтә. Тик юридик эшләрне аңламаган халык моңа әһәмият бирми. 1918 елның март-апрелендә Милли идарә башлыгы буларак, Садри Максуди Мәскәү, Казан, Уфада Советлар режимы лидерлары белән сөйләшүләр алып бара. Милләт Мәҗлесе аңа министр-президент вәкаләтләрен бирә. Алар Россия Федерациясе эчендәге Идел-Урал яклы була. Милләт Мәҗлесе III Бөтенрусия Советлар съездында игълан ителгән РСФСРның субъекты булачак ТАССРны танымыйлар.

Бер-бер артлы 1918 елның маенда Идел буе һәм Себер якларында чехословак корпуслары җирле халык белән бергә баш күтәрә. Ак чехлар тарафыннан 1918 елның 8 июнендә Бөтенрусия оештыру җыелышы әгъзаләре комитеты оеша. Үзен бердәнбер кануни хөкүмәт буларак игълан итә. Бу комитет татар халкына үзбилгеләнү мөмкинлеген вәгъдә итә, үзенең сафларына татар депутларын да кабул итә. Комитетның “Халык армиясе”, Казанны алып, Мәскәүне яулап алуга өмет баглый. Казанны алу операциясе 7 августта уңышлы тәмамлана. М.Вахитов, Я.С.Шейнкман һ.б. Кызыллар Казанда атып үтерелә. 5 сентябрьдә Казан яңадан Кызыллар кулына кайта һәм шәһәрдә зур террор нәтиҗәсендә күп кече сәбәпсез кырыла.

1919 елның башында адмирал А.Колчак Омск шәһәрендә Бөтенрусия оештыру җыелышы комитетын тарката, үзен югары хөкемдар итеп игълан итә. Халык автономияләрен танудан баш тарта, шуның белән үз сәясәтенә каршы башка халыкларда мөнәсәбәт тудыра.

А.Колчак гаскәре басып алу куркынычыннан котылгач, Татарстан җирләре яңа бәлаләр белән күрешә. Хәрби коммунизм сәясәтенә каршы бер-бер артлы 1919 елның март аеннан фетнәләр күтәрелә. Басу операцияләрендә халыкның каны 1921 елга кадәр күп коела. 1921 елның җәендә 3 миллионнан артык халык ачлыкка дучар була.

Татарстан АССРның оешуы үзгәртү

 
ТАССРның беренче харитасы (1922)

Адмирал А.Колчак белән сугыш барган вакытта 1919 елның 20 мартында Совет һәм Башкорт хөкүмәте арасында килешүгә имза куела[5]. Бу килешү буенча башкорт гаскәре Кызыл армия тарафына күчә. Татар коммунистлары күп татарлар яшәгән җирләрне бу беренче оешкан республикага кертүгә каршы чыгалар. Башкортлар үрнәгендә, татар большевиклары да Советлар хөкүмәтеннән Татар җөмһүриятен булдыру таләбен белдерәләр.

Татар-Башкорт Советлар республикасы төзү хакында кискен фикер алышулардан һәм бәхәсләрдән соң, 1920 елның гыйнварыннан яңа җөмһүрият төзелеше турында карар кабул ителә, озак һәм авыр хәзерләнү эшләре башлана. Иң әүвәл Татарстан автономия барлык татарлар яшәгән җирләрне үзенә тупларга тиеш була. Әмма Ленин һәм Советлар хөкүмәте моңа каршы чыгалар. Башта кайбер Башкортстан АССРга кергән татар Бөре һәм Бәләбәй өязләрендә референдум уздырырга әзерлек белдерелә, ләкин аннары бу вәгъдәләр үтәлми кала.

1920 елның 27 маенда БҮБК һәм Россиянең халык комиссарлары шурасы Декреты Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү хакында игълан итә. Декрет 1920 елның 29 маенда М. И. Калинин, В.И. Ленин, А. С. Енукидзе тарафыннан имзалана. Шул вакыттан республикада хакимият Эшче, крестьян һәм Кызыл Армия депутатлар советлары тарафыннан гамәлгә ашырыла башлана.

Татар җитәкчеләре арасында башкала турында бәхәсләр туа. Аларның фикере буенча, Казанның озак еллар татарларга каршы патша яклы колониаль сәясәт алып бару, шәһәрдә татарларның саны аз булу сәбәпле, шәһәрне Татарстан АССР составына кертүдән ваз кичергә зарур. Моңа каршы М.Солтангалиев, С.Сәетгалиев һ.б. чыкты. Соңгы карашны В.И.Ленин да хуплады.

1920 елның 25 июнендә Казан губерна башкарма комитеты хакимлек итү вәкаләтләрен ТАССРның Вакытлы революцион комитетына тапшырды. Бу вакыйга тарихка Республика төзелгән көн булып кереп калды. ВРКның төп бурычларының берсе – Татарстан АССР Советларының Оештыру съездына әзерлек булды.

1920 елның 26 сентябрендә Казанда автономияле ТССР Советларының I съезды уздырылды. Аның эшендә 348 делегат катнашты.

Советларның бөтентатар Съезды үз вәкаләтләре кысаларында законнар кабул итте һәм республикага сәяси, икътисадый эшчәнлек, милли сәясәт, социаль-мәдәни төзелеш, административ-территориаль корылыш мәсьәләләре буенча гомуми җитәкчелек итте. Шул исәптән, РСФСР хакимиятенең югары органы тарафыннан расланучы 1926 елда ТАССР Конституциясен кабул итте, аңа үзгәрешләр кертте.

Съезд республика хакимиятенең даими эшләүче югары органнары системасын – составында 56 әгъза булган ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты формалаштырды. Татарстан ҮБК Беренче пленар утырышында Борһан Мансуров җитәкчелегендә 7 кешелек президиум сайланды һәм республика хөкүмәте – Халык комиссарлары советы төзелде.

ССРБ составында үзгәртү

1922 елның 30 декаберендә Совет Социалистик Республикалар Берлеге оешу турында килешү кабул ителде. Бу килешүне имзалаган төркемнәр арасында Татарстан вәкилләре дә булды.

Бу көннәрдән Россия янәдән империализм юнәлешенә кайта башлый. Автономияле җөмһүриятләрнең хокуклары чикләнү белән килешмичә, күп большевиклар да репрессияләргә дучар була. Хәтта абруйлы М.Солтангалиевнең дә исемен «дөнья империализмы агенты» дип пычраталар, ахырында 1940 елда атып үтерәләр.

1929 елга кадәр ТАССРның Эшче һәм крестьян депутатлары Советлары съезды ел саен, ә 1929 елдан – ике елга бер тапкыр чакырылды. 1920 елдан 1937 елга кадәр 11 съезд уздырылды. Аларның һәрберсе республика тормышына күренекле вакыйга алып килде.

1936 елда кабул ителгән ССРБ конституциясе автономияле җөмһүриятләрнең хокукларын тагын да кыса. ТАССР икетеллелектән ваз кичә, татар теле рәсми тел буларак танылмый башлый. ССРБ Конституциясе нигезендә ТАССРның 1937 ел конституциясе кабул ителә.

 
ТАССР гербы
 
ТАССР байрагы

ТАССР хакимияте үзгәртү

ТАССР Үзәк башкарма комитеты сессияләре арасындагы чорда хакимиятнең закон чыгаручы, бүлүче һәм контрольлек итүче югары органы булып аның Президиумы торды. Ул ҮБК составыннан сайланды һәм аңа хисап тотты.

Татарстан ҮБК Президиумына түбәндәге вәкаләтләр бирелде:

  • Советлар съездларын һәм ҮБК сессияләрен әзерләү, алар чыгарган карарларның үзәктә һәм урыннарда үтәлешенә күзәтчелек итү;
  • Республиканың Халык комиссарлары советы һәм аерым халык комиссарлары карарларын туктатып тору яки юкка чыгару;
  • Халык комиссарларын билгеләү һәм азат итү;
  • БҮБК раслау шарты белән республиканың административ-территориаль төзелешен үзгәртү.

1937 елда вәкиллекле хакимиятнең гамәлдәге системасына алмашка халык вәкиллегенең яңа органы – Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасының Югары Советы барлыкка килде.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Давлетшин Г.М., Хузин Ф.Ш., Измаилов И.Л. Рассказы по истории Татарстана. - Казань: Магариф, 1994, - 272 с.
  • Татар парламентаризмының тарихы 2020 елның 14 май көнендә архивланган. tat.gossov.tatarstan.ru
  • Татаро-Башкирская Советская Социалистическая Республика // Татарская энциклопедия. В 6 т. / гл. ред. М. Х. Хасанов, ответ. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии, 2010. — Т. 5. — С. 531. — 736 с. — ISBN 978-5-902375-07-4.
  • Совещания по вопросу о Татаро-Башкирской ССР // Татарская энциклопедия. В 6 т. / гл. ред. М. Х. Хасанов, ответ. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии, 2010. — Т. 5. — С. 366. — 736 с. — ISBN 978-5-902375-07-4.
  • Касимов С. Ф. Татаро-Башкирская Советская Социалистическая Республика // Башкирская энциклопедия. В 7 т. / глав. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа: Башкирская энциклопедия, 2010. — Т. 6. — С. 222. — 544 с. — ISBN 978-5-88185-071-5.
  • М. К. Мухарямов. Октябрь и национально-государственное строительство в Татарии (октябрь 1917—1920 гг.) — М.: «Наука», 1969
  • Ф. А. Рашитов. История татарского народа
  • И. Г. Гиззатуллин, Д. Р. Шарафутдинов. Мирсаид Султан-Галиев. Избранные труды. — Казань: Гасыр, 1998. — 720 с. — ISBN 5-93001-001-3. Архивная копия от 29 апреля 2014 на Wayback Machine

Искәрмәләр үзгәртү