Мәгърифәтчелек (агым)

Мәгърифәтчелекакыл һәм фәнгә таянып, кеше һәм җәмгыятьнең чын табигатенә туры килә торган “табигый тәртипкә” ирешә алу мөмкинлегенә нигезләнгән XVIIIXIX гасыр уртасы фикер агымы. Мәгърифәтчеләр кешелек тарый торган бәла-казаларның сәбәбен наданлык, җаһилият, дини фанатизмнан күргәннәр. Алар сәяси азатлык, хокукый тигезлекне яклап феодаль тәртипләргә каршы чыккан.

Мәгърифәтчелек
Төп тема мәгърифәтчелек

Англиядәге мәгърифәтчелекнең төп вәкилләре – Дж. Локк, Дж.А. Коллинз, А.Э. Шефтсбери; Франциядә – Вольтер, Ш. Монтескьё, Ж.-Ж. Руссо, Д. Дидро, Клод Һельвеций, П.А. Гольбах; Алманиядә – Г.Э. Лессинг, И.Г. Гердер, Ф. Шиллер, И.В. Гете; татарлар арасында – Х. Фәезханов, Ш. Мәрҗани, К.Насыйри, Т.Яхин, И. Гаспралы, Ф. Кәрими.

Мәгърифәт кешене дөнья көтәр өчен кирәкле мәгълүматлар белән коралландырырга, һөнәргә өйрәтергә, ялкаулыктан, исрафчылыктан, бозыклыктан сакларга, кешеләр арасында дуслык, туганлык, үзара ярдәмләшү мөнәсәбәтеләре урнаштырырга тиеш. Кешеләрнең һәркайсы үзендә югары әхлак тәрбияләргә тиеш. Мәгърифәтчелек идеяләре иҗтимагый үсеш процессына зур йогынты ясый.

Марксистик позицияләрдә торучы галимнәр мәгърифәтчелекне куелган максатларының утопиялеге, хыялыйлыгы өчен тәнкыйть итәләр.

Шуны да карагыз

үзгәртү

Чыганак

үзгәртү

И. Нуруллин. ХХ йөз башы татар әдәбияты. Казан: Казан университеты нәшрияты, 1966.