Авель Сафрон улы Енукидзе (гөрҗ. აბელ ენუქიძე, рус. Авель Сафронович Енукидзе, 7 (19) май 1877, Цхадиси, Кутаис губернасы — 30 октябрь 1937, Мәскәү[1]) — ССРБ дәүләт эшлеклесе.

Авель Енукидзе
Туган телдә исем гөрҗ. აბელ ენუქიძე
Туган 19 май 1877(1877-05-19)
Цхадиси (Цкадиси), Рача өязе, Кутаис губернасы, Рәсәй империясе
Үлгән 30 октябрь 1937(1937-10-30) (60 яшь)
Мәскәү, РСФСР, СССР
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d]
Күмү урыны Тын зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Россия империясе
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе, Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе һәм Русия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе[d]
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

 Авель Енукидзе Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Керәстиян гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә, өяз укухансендә, Тифлис техника укуханәсндә (1893—1897) белем алган. 1898 елдан РСДРП әгъзасы.

1897—1900 дә Кавказ арты тимер юлында эшли. 1900 дән Бакыда машинист ярдәмчесе. 1900 дә РСДРПның Бакы оешмасын оештыруда катнашкан. 1906 га хәтле «Нина» яшерен басмаханәсе җитәкчеләреннән берсе. 1906 дан фирка эшендә (Кавказарты, Ростов-на-Дону, Мәскәү, Питербур). 1914 нең октябрендә кулга алына һәм Енисей губернасына сөрелә. 1916 нең азагында әрмегә чакырыла, Красноярскидә хезмәт итә. Февраль инкыйлабында катнашкан. 1917 дә бәлшәвикләр фиркасеннән БҮБКкә сайланылган. 1917 нең июненнән — Петроград шурасы һәм башкарма комитеты әгъзасы. 1917 нең ноябреннән БҮБКнең хәрби бүлек мөдире. 1918 нең июненнән БҮБК Президиумы сәркәтибе.

1920 нең 27 маенда ТАССР оетыру турындагы дикриткә кул куйган.

1922 нең дикәбреннән 1935 нең мартына кадәр ССРБ ҮБК Президиумы сәркәтибе. 1924 тән ВКП(б) Үзәк кәнтрүл комиссиясе әгъзасы, 1927 дән ҮКК Президиумы әгъзасы. 1934 тән ВКП(б) ҮК әгзасы. Башка фирка җитәкчеләре арасында Енукидзе зиннәткә һәм хатын-кызларга хирыслыгы белән аерылып торган. 1935 нең 6 июлендә „сәяси һәм әхлакый яктан черегән“леге өчен ҮК дән һәм фиркадән чыгарылган. 1935 тә Харьков өлкә автомобиль тресты директоры итеп билгеләнгән. 1937 нең 11 февралендә кулга алынган. «Шура хакимиятенә каршы уң троцкийчы үзәгендә актив катнашу»да гаепләнеп, ССРБ Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе тарафыннан атып үтерүгә хөкем ителгән. Хөкем карары икенче көнне үк гамәлгә ашырылган.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү