Садыйк Сәгыев (Садыйк Сәгый улы Сәгыев, 28 декабрь 1883(1883-12-28), Казан, Россия империясе1953, СССР) — фирка хезмәткәре. 1902-1904 елларда Екатиринбурда, 1906-1910 елларда Бакыда инкыйлаб эшендә. 1905 елда Пермь губернасының Чәрдән шәһәренә, 1910 елда Иркутск губернасының Новая-Слобода бистәсенә сөргенгә озатыла.[1] Казанда 1905-1907 еллардагы инкыйлаб вакыйгаларында һәм Ватандашлар сугышында катнаша. 1921 елдан РКП(б)ның Иркутск губерна комитетында мөселманнар секциясе мөдире, 1924 елдан ВКП(б) ҮК каршындагы Татар-башкорт бюросы секретаре, 1926-1927 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре. 1929-1939 елларда ҮзССРда фирка һәм дәүләт контроле оешмаларында (ҮзССР эшче-керәстиян инспекциясе халык комиссары урынбасары, Фәрганә округы эшче-керәстиян инспекциясе рәисе, һ.б.) эшли.[2]

Садыйк Сәгыев
Туган 28 декабрь 1883(1883-12-28)
Казан, Россия империясе
Үлгән 1953
СССР

Искәрмәләр үзгәртү