Ислам бердәмлеге уеннары

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзасы булган илләр спортчылары өчен ярышлар

Ислам бердәмлеге уеннары (гарәп. ألعاب التضامن الإسلامي‎, ингл. Islamic Solidarity Games) ― Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләрнең иң яхшы спортчыларын үз эченә алган, дүрт елга бер мәртәбә оештырыла торган халыкара спорт чарасы. Ислам бердәмлеге уеннары федерациясе (ISSF) ― Ислам бердәмлеге уеннарына җитәкчелек итүче һәм контроль өчен җаваплы оешма.

Ислам бердәмлеге уеннары
Нигезләнү датасы 2005
Вакыйганың ешлыгы 4 ел
Оештыручы Халыкара спорт атуы федерациясе[d]
 Ислам бердәмлеге уеннары Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

 
Коньяда (Төркия) 2021 елгы Ислам бердәмлеге уеннарын ачу тантанасы

Бердәмлек уеннарын үткәрүне беренче тапкыр 1981 елда өченче Ислам саммиты вакытында принц Фәйсал ибн Фәхд Әл Согуд[en] тәкъдим итә[1]. Бердәмлек уеннары башта Ислам рухын ныгыту һәм ислам кыйммәтләрен, беренче чиратта, яшьләр арасында тарату өчен булдырылган.

Беренче уеннар 2005 елда Согуд Гарәбстанының Мәккә шәһәрендә уздырыла. Анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзасы булган 57 илнең спортчылары катнашкан. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзасы булган илләрнең мөселман булмаган гражданнарына да уеннарда катнашырга рөхсәт ителә. Хатын-кызлар да уеннарда катнаша, әмма алар ир-ат спортчылар катнашмаган көннәрдә ярыша. Икенче уеннарны 2009 елның октябрендә Иранда оештыру планлаштырылган, Иранның Фарсы култыгы гарәп илләре белән каршылыгы сәбәпле уеннар 2010 елның апреленә күчерелгән, соңыннан бөтенләй уздырылмаган[2]. Өченче уеннар Индонезиядә 2013 елда, дүртенче уеннар Бакуда 2017 елда уздырылган. 2021 елда Коньяда планлаштырылган бишенче уеннар, COVID-19 пандемиясе аркасында, 2022 елда уздырылган.

Уеннарны кабул итүче илләр үзгәртү

Ел Уеннар Кабул итүче ил Дата Уеннарны ачкан шәхес Илләр Катнашучылар Спорт төрләре саны Ярышлар саны Алдынгы ил
I 2005   Согуд Гарәбстаны Мәккә 8 – 20 апрель Габделмәҗид ибн Габделгазиз Әл Согуд 55[3] 7000[3] 15 108   Согуд Гарәбстаны
II 2010[4]   Иран Таһран (гамәлдән чыгарылган)
III 2013   Индонезия Палембаң 22 сентябрь - 1 ноябрь Сусило Бамбанг Юдойоно 57 1769 13 183   Индонезия
IV 2017   Азәрбайҗан Баку 12 – 22 май Илһам Әлиев 54 6000 21 268   Азәрбайҗан
V 2021[5]   Төркия Конья 9 - 18 август 2022 Рәҗәп Таййип Әрдоган 55 4200 19 380   Төркия
VI 2025   Камерун Яунде 6 – 15 август

Спорт төрләре үзгәртү

Уеннарда түбәндәге спорт дисциплиналары буенча ярышлар уздыру планлаштырыла[6]:

  •   Баскетбол 3×3
  •   Көрәш
  •   Бочче
  • Велоспорт
    •   Велотрек ярышлары
    •   Шосседа узышу
  •   Волейбол
  •   Гандбол
  • Гимнастика
    •   Аэробика
    •   Спорт гимнастикасы
    •   Нәфис гимнастика
  •   Дзюдо
  •   Карате
  •   Кикбоксинг
  •   Җиңел атлетика
  •   Өстәл теннисы
  •   Йөзү
  •   Ату
  • Җәядән ату
    •   Җәядән ату
  •   Тхэквондо
  •   Авыр атлетика
  •   Фехтование
  •   Футбол


Катнашучы илләр үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү

  1. Amara, Mahfoud (2008). «The Muslim World in the Global Sporting Arena». Brown Journal of World Affairs XIV: 2.
  2. İslam Dayanışma Oyunları iptal edildi. 2014 елның 31 май көнендә архивланган. Dünya Bülteni, 4.05.2009(төр.)
  3. 3,0 3,1 The Islamic Games: 'Love, friendship and humility' The Independent, 10.04.2005(ингл.)
  4. Башта 2009 елга планлаштырылган булган, соңрак 2010 елга күчерелгән; ләкин Иран һәм гарәп илләре арасындагы каршылыклардан соң гамәлдән чыгарылган
  5. Башта 2021 елга планлаштырылган уеннар COVID-19 пандемиясе аркасында бер елга кичектерелгән. Ләкин, 4 еллык циклны саклап калу өчен, чара 2021 елгы Ислам теләктәшлек уеннары дип атала
  6. Konya 2021. әлеге чыганактан 2022-07-03 архивланды. 2023-11-05 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү