La Primavera оркестры
La Primavera оркестры (La Primavera Казан дәүләт камера оркестры) — 1989 елдан Казанда иҗат итүче сәнгать коллективы, автоном мәдәният бюджет оешмасы. Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры — Рөстәм Абязов.
La Primavera оркестры | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Жанр |
классика |
Барлыкка килгән |
1989 |
Ил | |
Шәһәр | |
http://www.la-primavera.org |
Оркестр составы
үзгәртү- Директор-баш дирижёр-сәнгать җитәкчесе — Рөстәм Абязов.
- Башкарма директоры — Эльмира Галимова.
- Беренче эскрипкәләр төркеме — 6 кеше (җитәкче Җәмил Шәрифуллин).
- Икенче эскрипкәләр төркеме — 6 кеше (җитәкче Дмитрий Яковлев).
- Альтлар төркеме — 4 кеше (җитәкче Николай Лаптев).
- Виолончель төркеме — 3 кеше (җитәкче Гадел Закиров).
- Контрабаслар төркеме — 2 кеше (җитәкче Василий Шипов).
- Оркестр солисты (фортепиано, клавесиннар) — Елена Лось[1]
Тарих
үзгәртү- 1989 елда оеша. Оркестрның оештыручысы, сәнгать җитәкчесе—баш дирижёры Рөстәм Абязов.
- 2013 елның 1 мартыннан автоном мәдәният оешмасы, мөстәкыйль коллектив.
Репертуар
үзгәртүОркестр репертуарында 1 200 әсәр, шул исәптән Көнбатыш Европа, Россия һәм татар композиторларының зур күләмле әсәрләре, оркестр миниатюралары (бароккодан алып джаз һәм рокны кертеп). Репертуарның күпчелек өлеше 24 компакт-дискта язылган.
Юбилей
үзгәртүОркестрның 25 еллык юбилеена Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов KAWAI япон фирмасы рояле, оркестр музыкантлары өчен XVIII-ХIХ гасырда алман һәм француз осталары эшләгән 12 эскрипкә, 4 альт, 3 виолончель, контрабас алырга акча бирә. Казан мэры Илсур Мәтшин Казанның Бойничная урамында урнашкан, репетиция базасы булган бинага ремонт ясата.[2]
Гастрольләре
үзгәртү- Азнакай, Әлмәт, Әстерхан, Архангельск, Бөгелмә, Йошкар-Ола, Екатеринбург, Алабуга, Яшел Үзән, Ижау, Казан, Калининград, Кемерово, Красноярск, Лениногорск, Мәскәү, Яр Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Петербург, Самар, Саранск, Сарытау, Саров, Стәрлетамак, Тольятти, Төмән, Уфа, Урыссу, Чабаксар, Чиләбе, Чистай.
Чит илләрдә
үзгәртү- Маҗарстан (1982), Алмания (1992, 1993, 1994, 1995, 2000, 2006), Молдова (1998), Украина (1998, 2003), Швеция (1999, 2000, 2002, 2004), Франция (2000, 2006, 2007, 2008), Греция (2001, 2012), Тунис (2001, 2002), Испания (2001), Кытай (2002), Төркия (2004, 2006, 2012), Казакъстан (2004), Швейцария (2005, 2006, 2007, 2008), Азәрбайҗан (2006, 2008), Англия (2008), Абхазия (2008), Көньяк Корея (2008), Исраил (2013).
Уйнаган фестивальләре
үзгәртү- 1994, 1998 Симфоник һәм хор музыкасы фестивале (Уфа).
- 1996 «Ак төннәр йолдызлары» халыкара фестивале (Петербург).
- 1996, 1999, 2005 «Яңа күчмәннәр» (передвижниклар) музыка академиясе (Казан, Алабуга, Мәскәү).
- 1994, 1996, 1998, 2000, 2002, 2005, 2007, 2009, 2011, 2013 «Европа-Азия» халыкара фестивале (Казан).
- 1997 «Төньяк Пальмирада Раштуа музыка очрашулары» халыкара фестивале (Петербург).
- 1998 IV халыкара «Яңа музыканың ике көне һәм ике төне» музыка фестивале (Одесса).
- 1998 VIII халыкара «Яңа музыка көннәре» музыка фестивале (Кишинәү).
- 1998 XX халыкара «Мәскәү көзе» заманча музыка фестивале (Мәскәү)
- 1998 Х халыкара «Аһәң юллары» яңа музыка фестивале (Петербург).
- 1998 Бах фестивале (Уфа).
- 1999, 2000 «Кырал сараенда музыка фестивале» (Стокһольм, Швеция).
- 1999, 2002, 2004 Юнсельдә музыка һәм сәнгать атналыгы (Швеция).
- 2000 Хальмстадта музыка атналыгы (Швеция).
- 2002, 2004 Kammar Musik Festival (Стенунгсунд, Швеция).
- 2002, 2004 Musik vid Dellen (Швеция).
- 2002, 2004 Musik vid Siljan (Швеция).
- 2001 Борынгы һәм заманча камера музыкасы фестивале (Уфа).
- 2001 I «Волоста халыкара музыка фестивале» (Греция).
- 2001 Туниста Халыкара музыка фестивале (Хаммамет, Бизерта, Сусс, Тунис).
- 2002 XVII халыкара симфония музыкасы (Әл-Җим, Тунис).
- 2004 II «Россиянең яшьләр академияләре» музыка фестивале (Казан, Екатеринбург, Мәскәү).
- 2004, 2009, 2012, 2014 «Абязов – фестиваль» (Казан).
- 2005, 2006, 2007, 2008 Les Classiques de Villars (Швейцария).
- 2006 «Син, Моцарт, Аллаһ!» халыкара музыка фестивале (Казан).
- 2007 II Натан Рахлин исемендәге симфоник музыка фестивале (Казан).
- 2007, 2009, 2011, 2012 «XXI гасырда классик гитара» халыкара фестивале (Казан).
- 2008 Les Sommets du Classigue (Crans-Montana, Швейцария).
- 2008 «Хибла Гирзмава чакыра» халыкара фестивале (Абхазия).
- 2009 «La Primavera «Пирамида»га чакыра» фестивале (Казан).
- 2010, 2013 «Декабрь музыка кичәләре» (Саров).
- 2012 I халыкара Evmelia музыка фестивале (Агрия, Греция).
- 2013, 2014 L’arte del arco халыкара фестивале (Казан).
- 2013, 2014 I күчмә «Клио арбасы. Төбәк тарихының музыка битләре» музыка-музей фестивале (Казан, Алабуга, Зөя, Чистай, Болгар).
- 2014 XIII «Себер-Европа» халыкара камера-оркестр музыкасы фестивале (Красноярск).
Чыганаклар
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Оркестрның рәсми сайты(рус.)(ингл.)
- Р. Абязов: Мохтарият алып, без иреккә чыктык (рус.)
- Р. Абязов оркестрының 25 еллыгын бәйрәм иттеләр (рус.)