Болгария

(بولگارىيە битеннән юнәлтелде)

Болгария Җөмһүрияте (кайчакта Болгарстан, бол. Република България) – Европада урнашкан дәүләт.

Болгария
болг. България
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 13 июль 1878
Сурәт
Рәсми исем Bulharská republika, Република България, Republica Bulgaria, Republiken Bulgarien[1], la République de Bulgarie[2], Republic of Bulgaria[3], Народна република България, Царство България, Княжество България һәм República de Bulgària
Кыскача исем 🇧🇬
ХФӘ билгесе bɐlˈɡarʲɪjə
Гомер озынлыгы 74,9 ел[4]
... хөрмәтенә аталган Bolğarlar
Демоним Bulgaar, Bulgarian, bolgár, bulgarer, бъ̀лгари, Bulgariano, bulgaro, Bulgaränan, bulgare, بلغاري, بلغارية, بلغاريون, болгары, болгарка, болгарин, בולגרי, בולגרייה, bulgari, bulgar, bulgăroaică, বুলগেরীয়, bulgara, bulgari, bulgare, bulgaro, бъ̀лгарин, бъ̀лгарка, bulgare, bulgares, balgarsce, búlgaru, búlgara, Bulgárach[5], Bulgare[2], Bulgarierin, Bulgarier, bùlgaro, bùlgari, bùlgara, bùlgare, بلغاري, بلغارية, بلغاريين, بلغاريات, búlgar һәм búlgars
Рәсми тел болгар теле[6]
Гимн СӨЕКЛЕ ВАТАН (Болгария дәүләт һимны)
Мәдәният Болгария мәдәнияте[d]
Шигарь тасвирламасы Берлектә көч[d]
Шигарь тексты A discovery to share һәм Darganfyddiad i'w rannu
Дөнья кисәге Европа[7]
Дәүләт  Болгария
Башкала София
Сәгать поясы UTC+02:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Кара диңгез
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Балкан ярымутравы
Иң көнчыгыш ноктасы 43°32′30″ т. к. 28°36′33″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы 44°13′ т. к. 22°40′ кч. о.
Иң көньяк ноктасы 41°14′08″ т. к. 25°17′06″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы 42°18′42″ т. к. 22°21′36″ кч. о.
Геомәгълүматлар Data:Bulgaria.map
Иң югары ноктасы Мусала[d]
Иң түбән ноктасы Кара диңгез
Идарә итү формасы парламент республикасы[d]
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Болгария президенты[d]
Ил башлыгы Румен Радев
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Болгария премьер-министры[d]
Хөкүмәт башлыгы Николай Денков[d]
Министрлар кабинеты Болгария министрлар советы[d]
Башкарма хакимият Болгария хөкүмәте[d]
Канунбирү органы Болгария милли җыелышы[d]
Үзәк банкы Болгария милли банкы[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләр Италия, Германия, Австралия, Украина, Россия, Греция, Франция, Төркия, Судан, Косово Җөмһүрияте, Бөекбритания, Канада, Эстония, Латвия, Чехия, Словакия, Словения, Әрмәнстан, Төньяк Македония, Хорватия, Кипр, Гөрҗистан, Индонезия, Көньяк Африка Җөмһүрияте, Үзбәкстан, Маҗарстан, Испания, Дания, Польша, Португалия, Нидерланд, Монголия, Мисыр, Гыйрак, Сүрия, Кытай Җөмһүрияте, Вьетнам, Мексика, Көньяк Корея, Сербия, Румыния, Черногория, Кытай, Бангладеш һәм Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[8]
Әгъзалык Аурупа Берлеге, Төньяк Атлантик килешү оешмасы, Аурупа шурасы, Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Кара диңгез икътисади хезмәттәшлек оешмасы[d], Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ОБСЕ, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Австралия группасы[d], Евроконтроль[d], Варшау килешүе, Икътисади ярдәмләшү оешмасы[d], Ачык күкләр буенча килешү[d], Ракета технологияләрен контрольдә тоту режимы[d][9], Интерпол[10][11], Атом-төш чималны сатучылар төркеме[d][12], ХКТО[d][13][14], Movement Coordination Centre Europe[d][15], Strategic Airlift Capability[d][16], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Җирнең биофизик торышын күзәтү төркеме[d], Бөтендөнья почта берлеге[17][18], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][19], Франкофония[d], Бөтендөнья метеорология оешмасы[20], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[21], Халыкара миграция сәясәтен яхшырту үзәге[d], Антарктика турында килешү[22], Бөтендөнья таможня оешмасы[d][23], Холокостны истә тоту һәм өйрәнү буенча халыкара оешмасы[d][24] һәм Шенген зонасы[d][25]
Балигълык яше 18 яшь
Никахка керү яше 18 яшь
Халык саны 6 795 803 (2023)[26]
Ир-ат халкы 3 383 675[27], 3 363 373[27], 3 335 414[27] һәм 3 135 133[27]
Хатын-кыз халкы 3 592 085[27], 3 570 641[27], 3 542 329[27] һәм 3 329 964[27]
Административ бүленеше Благоевградская область[d], Бургасская область[d], Добричская область[d], Пловдивская область[d], Габровская область[d], Хасковская область[d], Ямболская область[d], Кырджалийская область[d], Кюстендилская область[d], Ловечская область[d], Монтанская область[d], Пазарджикская область[d], Перникская область[d], Плевенская область[d], Разградская область[d], Русенская область[d], Силистренская область[d], Сливенская область[d], Смолянская область[d], София[d], Софийская область[d], Старозагорская область[d], Шуменская область[d], Тырговиштская область[d], Варненская область[d], Великотырновская область[d], Видинская область[d] һәм Врачанская область[d]
Акча берәмлеге Балгария левы[d]
Номиналь тулаем эчке продукт 89 040 398 406 $[28]
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,795[29]
Inequality-adjusted Human Development Index 0,701[30]
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече 6,5
Эшсезлек дәрәҗәсе 4,1 процент[31]
Кардәш шәһәр Тоёакэ
Нәрсә белән чиктәш Румыния, Төркия, Греция, Төньяк Македония, Сербия һәм Кара диңгез
Автомобил хәрәкәте ягы уң[d][32]
Челтәр көчәнеше 230 вольт[33]
Электр аергычы төре Europlug[d][33] һәм Schuko[d][33]
Алыштырган Болгария Халык Җөмһүрияте[d]
Кулланылган тел Болгар ишарә теле, болгар теле, төрек теле һәм романи теле
Мәйдан 110 993,6 км²[34]
Рәсми веб-сайт government.bg(блг.)
Һәштәге Bulgaria
Югары дәрәҗәле Интернет домены .bg һәм .бг[d]
Харита сурәте
Официаль символ арыслан[35]
Тематик география Болгария географиясе[d]
Тимер юл хәрәкәте ягы уң[d]
Нинди вики-проектка керә Проект:Болгария[d]
Ачык мәгълүматлар порталы Bulgarien Data portal[d]
Феноменның икътисады Болгария икътисады[d]
Феноменның демографиясе Болгария халкы[d]
Оешмада рәсми күзәтүче статусы Awrupa ğälämi agentlığı
Мәктәптә укымаган балалар саны 66 616[36]
Джини коэффициенты 40,3[37]
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме 20 процент һәм 9 процент
Тулаем туулар коэффициенты 1,58[38]
Шәһәр халкы 5 256 027[27], 5 248 079[27], 5 228 804[27] һәм 4 936 942[27]
Авыл халкы 1 719 734[27], 1 685 936[27], 1 648 939[27] һәм 1 528 155[27]
Максималь температура 45,2 °C
Уку-язу нисбәте 98 процент[39]
Демократия индексы 6,71[40]
BTI Governance Index 6,53[41], 6,76[41], 6,73[41], 6,65[41], 6,38[41], 6,02[41], 5,98[41], 6,18[41] һәм 5,87[42]
BTI Status Index 7,98[41], 8,44[41], 8,36[41], 8,29[41], 8,14[41], 7,91[41], 7,8[41], 7,76[41] һәм 7,46[42]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 149 701
Туым күрсәткече 8,8[27], 8,5[27], 8,5[27] һәм 8,8[27]
Үлем күрсәткече 15,5[27], 18[27], 21,7[27] һәм 18,4[27]
Happy Planet Index score 40,1[43]
Илнең мобиль коды 284
Илнең телефон коды +359
Халыкара префикс 0
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 112[d][44]
Илнең GS1 коды 380
Номер тамгасы коды BG
Диңгездәге идентификацияләү номеры 207
Шәрәфле ватандашлар төркеме Төркем:Болгария шәһәрләре шәрәфле ватандашлары[d]
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Болгариядә җирләнгәннәр[d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме Төркем:Болгариядә төшерелгән фильмнар[d]
Карта
 Болгария Викиҗыентыкта

Европа берлегенә һәм НАТОга керә.

Хәзерге Болгария җирләрендә яшәгән иң борыңгы милләт траклар дип санала. Безнең эрага кадәр I гасырда траклар җирләре Рим империясенә кергән һәм Тракия белән Мизия арасында бүленгән. Берничә гасыр элек траклар грек телен өйрәнгәннәр.

Иң беренче болгар дәүләте Бөек Болгар иле булган. Аның башкаласы - Фанагория, ә нигез салучысы - Кубрат.

Беренче Болгар дәүләте

үзгәртү

Кубрат үлгәч дәүләт таркалган. Бер легенда яши, Кобрат үзенең үлеме алдыннан улларына бердән булырга васыять калдырган. Әмма хәзәрләр барыбер болгарларны үз дәүләтенә кушалар. Болгарлар, Византияне җиңәр өчен, славян милләтләре белән берлек ясадылар. Болгарлар җире рәсми рәвештә Беренче Болгар дәүләте дип 680 елда, Византияне җиңгәч кенә атала башлады. Киләчәктә славяннар белән дуслашу, болгарларны славянлаштыруга китерде. IX гасырга, Авар каһанлыгын яулап алгач, болгарлар җире зурайды. Борис кенәз идарә иткән чорда дәүләт рәсми рәвештә христиан динен кабул итте. Симеон патша вакытында дәүләт хәзерге Болгария, Румыния, Македония, Сербия, Маҗарстан, Албания, Греция җөмһүриятләре, Украинаның көньяк-көнбатыш якларын, Төркиянең Аврупа яклары җирләрен берләштергән.

 
Симеон I идарә иткән чактагы Беренче Болгар дәүләте

Болгар дәүләте Византия белән бик еш сугыша башлады. 1018 елда Самуил үлеменнән соң Болгарияне Византия яулап алды һәм узенең төреклек итүен ике гасырга туктатты. XI гасырда Византия өчендә булган Болгариягә төрле яктан норманнар, печенеглар һәм маҗарлар һөҗүм иттеләр. 1185-1187 елларда баш күтәрүләр илне иреклеккә китерде һәм Икенче Болгар дәүләтен барлыкка килә.

Икенче Болгар дәүләте

үзгәртү

Икенче Болгар дәүләте 1187 елдан башлап 1396 елга кадәр төреклек итте, яңа башкала Велико Тырново булды. 1197 елда Асен I һәлак булды һәм шул ук елда Калоян патша Болгария белән идарә итүен башлады. Калоян җирне арттыру белән бик мавыкты. Ул ромейлардан бик каты үч алды.

 
Иван Асень II идарә иткән чактагы Икенче Болгар дәүләте

Калоян үлеменнән соң Болгария үзенең булган күп җирләрен югалтты, әмма дәүләт, Иван Асен II идарә иткән чакта яңадан үз данын күтәртте. Үзенең идарә иткән соңгы елында Маҗарстаннан килгән монголларны җиңде. Иван Асен II үлеменнән соң дәүләт яңадан көчсезләнә башлады. 1242 елда монголлар барыбер Болагрияне яулап алды. XIII гасырда Болгария тагын үзенең җирләрен югалтты. 1280 елда Асен династиясе юкка чыкты. Тертеров дигән яңа династиядән килгән Феодор Святослав 1300 елда татарлар белән берлек ясап, Бесарабияне алды. 1322 елда Византия белән татулашты һәм шуның белән озак сугышны бетерде. Алдагы Болгария тарихы Маҗарстан һәм Сербия белән сугышулардан гына тора. 1353 елда Аврупага төрекләр киләләр. Иван-Александр үлемннән соң Болгария ике дәүләткә бүленә. Берсе дә османларга каршы тора алмый. Шулай XIV гасыр ахырында икенче Болгар дәүләте үз төреклеген бетерә.

Осман хакимлеге

үзгәртү

XIV гасыр ахырында Болгария Осман империясе белән басып алынды. Биш йөз еллык идарә итү нәтиҗәсе дәүләтне талау, шәһәрләрне бөтерү, халыкны бөтерү. Болгар чиркәве үз мөстәкыйлеген югалтты. Османлар болгарларны көчләп ислам диненә борырга төләделәр. Әмма күп болгар христиан булып калды. Болгарлар Осман империясенә каршы бик күп баш күтәрделәр. Һәр саен алар басылдылар. XVII гасырда солтан хакимияте көчсезләнде, һәм XVIII гасырда дәүләт кризиска керде. XVIII- XIX гасырларда Болгария тәртипсезлектә батты. Шулай ук XVIII гасыр Болгария Яңарышы дип истә калынды. 1762 елда Паисий Хилендарский дигән кеше Болгария тарихын язган. Бу Болгарияне ирекләштерү чоры 1878 елга кадәр дәвам ителде. Төркия белән Россия сугышыннан (1877-1878) соң Болгариянең бер өлеше административ үзидарә хаклыгын алды. Бишенче башкала София булды. 1879 елда Тырнов конституциясе кабул ителгәч, дәүләт кенәзлеккә әверелде һәм башлыкка Александр I Баттенберг килде, ә аны үз чиратында Фердинант I алмаштырды.

Өченче Болгар дәүләте

үзгәртү

1908 елдан башлап Болгария бәйсезлек дәүләткә әверелде. 1912-1913 елларда Балкан сугышында катнашты. Шуның белән Болгария яңа җирләр яулап алды. Беренче дөнья сугышында Алмания ягында булды. Отылгач, үзенең күп җирләрен югалтты. 1918 елның 2 октябрендә тәхеткә Борис III утырды.

Икенче дөнья сугышы вакытында

үзгәртү

Икенче дөнья сугышы башында Борис III Болгария катнашмаучылыгын ясарга омтылды. Болгария СССБ белән берләшүдән баш тартты. 1941 елның 1 мартнында Алмания белән берләшмә ясады. 1941 елның 13 декабрендә Бөекбритания һәм АКШга каршы сугыш башлады. Болгария ССРБ белән дипломатик мөнәсәбәтләрне саклады һәм 1944 елның сентябрь башында Алмания белән мөнәсәбәтләрне бөтерде. Әмма ССРБ хөкүмәте дуслыктан баш тартты. 1944 елның 8 сентябрендә Кызыл Армия Болгария җирләренә керде һәм ССРБ хөкүмәте үз шартларын таләп итте. 1944 елның 28 октябрендә Мәскәүдә Болгария белән вакытлы солых төзеделәр. Соңыннан Болгария ССРБ белән бергә алман гаскәрләренә каршы сугышты.

Милли Болгария Җөмһүрияте

үзгәртү

Патшаның үлеменнән соң тәхеткә аның алты яшлек улы Симеон I утырды. Әмма аның идарә итүе озакка сузылмады — аңа гаиләсе белән Мысырга, ә аннары Испаниягә качырга туры килде, чөнки 1946 елның 15 сентябрендә үткән референдум буенча дәүләт Милли Болгария Җөмһүриятенә әверелде. 1947 елда Париж аңлатмасы Болгария белән кабул ителде. ССРБ йогынтысыннан чыгуга кадәр (1989) җөмһүрият социалистик юлы буенча үсте.

Хәзерге Болгария

үзгәртү

1989 елның 10 ноябрендә Болгариядә мөһим экономик һәм политик реформалары башланды. 1990 елның 15 ноябреннән башлап дәүләт Болгария Җөмһүрияте дип атала башлады. 2004 елның 2 апрелендә ТАКО (НАТО)га керде. 2007 елның 1 гыйнварендә Аврупа берлегенә керде. 1990-нчы еллар уртасында хакимлектә социалистлар тордылар. 2001-2005 елларда Болагриянең премьер-министры элекке патша Симеон II булды. 2009 елда сайлауларда Симеон либераллары да, социалистлар да отылдылар. Күберәк урын «ГЕРБ» партисе яулалды. 2009 елның 27 июленнән башлап «ГЕРБ»ның башлыгы Бойко Борисов үз вазифаларына тотынды.

География

үзгәртү

Болгария территориясе 110 550 км², бераз Исландиядән зуррак. Ил Кара диңгезнең көнбатыш яр буенда урнашкан, төньяктан Румыния, көньяктан Греция һәм Төркия, көнбатышта Сербия һәм Македония белән чикләнгән. Болгария чикләре озынлыгы 2264 км куя. Елгалар чиклеге 680 км санап чыгара. Кара диңгез чикләре 400 км. Көньяк һәм көнбатыш тау умырткалыклары белән чикләнә.

Рельеф һәм топография

үзгәртү

Болгария рельефы бертөрле түгел. Болгариядә өч тау системасы бар: Пирин, Рила һәм Родопские. Иң көнчыгыш Кара диңгез өлкәләре таулы, алар әкренләпкөнбатышка таба бөеклеген җыялар. Илдәге иң бөек таулар Фракий өслеге түбәнлеге, София сөзәге һәм көньяктагы Греция чикләре арасында урнашкан. Көнбатышта өч тау тезмәсе бар. Алар Болагрия һәм Балкан ярымутрауның иң бөек өлкәсе дип санала. Рила тау тезмәсе үзенә 2925 м бөекле Мусала исемле тауны кертә, ә ул Балкан илләрендә иң бөек тау.

Климат һәм елгалар

үзгәртү

Балкан таулары Болагрияне ике елгалар системасына бүлә. Бөтен елгалардан суднолар йөрерлеккә яраклы Дунай гына, әмма күп елгалар гидроэлектроэнергия китереп чыгарырга яраклы. Болагриянең мәйданы зур түгел, әмма климаты бик күптөрле. Дәүләт континенталь һәм урта диңгез климат зоналарында урнашылган. Урта явым саны — бер елга якынча 630 мм.

Сәясәт

үзгәртү

Болгария — парламент җөмһүрияте. Дәүләт башлыгы — президент, биш елга сайлана. Гел гамәлдәге законнар чыгаручы хакимият органы — бер палаталы милли җыелышы (240 депутат), дүрт елга сайлана.

Тышкы сәясәт һәм кораллы көчләр

үзгәртү

Болгариянең тышкы сәясәт юнәлеше Аврупа һәм төньяк атлантик илләренә охшаган. Аврупага караганда иң әһәмиятле аерма, Россия белән нык экономик бәйләнеш. Кораллы көчләр коры җир армиясеннән, диңгез һәм һава көчләреннән тора. 2007 елның 1 декабреннән башлап Болгария профессиональ армиягә күчте. Һәзерге армия саны 32 000 кеше.

Икътисад

үзгәртү

Илнең акчасы - болгар арысланы. Болгар хакимлеге арысланны еврога алмаштырырга төләде, әмма экспертлар 2014 елга кадәр көтергә куштылар.

Болгариянең дәүләт һимны

үзгәртү

МИЛА РОДИНО[45]
Болгар телендә:
Горда Стара Планина,
до ней Дунава синей,
слънце Тракия огрява,
над Пирина пламеней.
Кушымтасы:
Мила Родино,
ти си земен рай,
твойта хубост, твойта прелест,
ах, те нямат край.
СӨЕКЛЕ ВАТАН
Тәрҗемәсе:
Горур Иске Планина,
Зәңгәрсу Дунай ага:
Кояш Фракияне нурлый,
Пирин өстендә балкый.
Кушымтасы:
Сөекле Ватан,
Син — җир җәннәте,
Күркәмлегең, гүзәллегең —
Бакый халәтең.

Болгария мәдәнияте

үзгәртү

Болгар әдәбияте әле 886 елда барлыкка килде, Преславский китап мәктәбе белән башланды. Беренче төрек җәбере гасырында Болгария әдәбияте Киевка, Мәскәүгә, Румыниягә һәм башка якындагы өлкәләргә күчте. XVIII гасыр башында болгарларның милли уянуы белән әдәби гомер көчләнә башлады.

Болгар спорты I хәзерге заман Олимпия уеннары белән үсә башлады. Хәзер Болгариядәге иң популяр уен - футбол.

Болгариянең беренче үзешчән сәнгать труппалары Софиядә 1900 елда барлыкка килгән.

Болгариядә тетар XIX гасыр уртасында үсә башлады. Режиссёр театр үсүендә иң мөһим урын Н.О. Массалитинов алды.

Икенче дөнья сугышыннан соң болгар театрында бик актив рәвештә социаль реализм үсә башлады.

2001 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча илдә православие дине тарафдарлары 6 552 751 кеше (ил халкының 82.6 % ы), мөселманнар 966 978 (12.2 %), католиклар 43 811 (0.6 %), протестантлар 42 308 (0.5 %), яһүдиләр 653, Һинд дине вәкилләре 137, әрмән-грегорианнар 6 500 (0.1 %), башка дин вәкилләре 7 784 (0.1 %) теркәлгән. 2011 елда халык санын алу вакытында дини карашларны күрсәтү мәҗбүри булмагач, әлеге саннар нык үзгәргән [46].

Туризм

үзгәртү

Күп туристлар курорталарга җәй, я кыш көннәрендә баралар. Яздан башлап сентябрьгә кадәр кешеләр Кара диңгездә су коеналар. Тауда чаңгы шуу сезоны декабрьдә башлана һәм февральга кадәр сузыла. Болгария Кара диңгез яр буе - иң популяр пляж туризмы. 1990 елларда бу туризм кимү кичерде, әмма хәзер күтәрелү күренә.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://www.ui.se/landguiden/lander-och-omraden/europa/bulgarien/
  2. 2,0 2,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  3. Official Names of the United Nations MembershipUN, 2016. — 5 p.
  4. Национальный статистический институт
  5. The National Terminology Database for Irish — 2006.
  6. 3 // Конституция Болгарии
  7. https://www.workwithdata.com/place/bulgaria
  8. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  9. http://mtcr.info/partners/
  10. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  11. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Europe/BULGARIA
  12. http://www.nuclearsuppliersgroup.org/en/participants1Атом-төш чималны сатучылар төркеме.
  13. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ХКТО.
  14. https://www.opcw.org/about-us/member-states/bulgaria
  15. http://mcce-mil.com/wp-content/uploads/glance/MCCE-AT-A-Glance-September-2017.pdfMovement Coordination Centre Europe.
  16. https://www.sacprogram.org/en/Pages/The%20Strategic%20Airlift%20Capability.aspxStrategic Airlift Capability.
  17. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  18. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=55
  19. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  20. https://public.wmo.int/en/members/bulgaria
  21. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  22. https://www.ats.aq/devAS/Parties?lang=e
  23. https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
  24. https://holocaustremembrance.com/countries/bulgaria
  25. https://www.dw.com/en/eu-romania-and-bulgaria-join-schengen-area-by-air-and-sea/a-68706160
  26. https://data.who.int/countries/100
  27. 27,00 27,01 27,02 27,03 27,04 27,05 27,06 27,07 27,08 27,09 27,10 27,11 27,12 27,13 27,14 27,15 27,16 27,17 27,18 27,19 27,20 27,21 27,22 27,23 (unspecified title)база данных Всемирного банка.
  28. https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  29. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  30. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  31. Национальный статистический институт
  32. http://chartsbin.com/view/edr
  33. 33,0 33,1 33,2 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  34. http://www.government.bg/cgi-bin/e-cms/vis/vis.pl?s=001&p=0159&g=
  35. https://www.worldatlas.com/webimage/countrys/europe/bulgaria/bgsymbols.htm
  36. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  37. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  38. https://www.nsi.bg/sites/default/files/files/pressreleases/Population2019_XE8MEZL.pdf
  39. https://data.worldbank.org/indicator/SE.ADT.LITR.ZS
  40. 2020 Democracy Index
  41. 41,00 41,01 41,02 41,03 41,04 41,05 41,06 41,07 41,08 41,09 41,10 41,11 41,12 41,13 41,14 41,15 https://www.bti-project.org
  42. 42,0 42,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/BGR
  43. https://happyplanetindex.org/countries/?c=BGR
  44. International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
  45. СӨЕКЛЕ ВАТАН (Болгария дәүләт һимны)|Сөекле Ватан
  46. СТРУКТУРА НА НАСЕЛЕНИЕТО ПО ВЕРОИЗПОВЕДАНИЕ

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү