Румен Радев
Румен Радев, Румен Георгиев Радев (болг. Румен Георгиев Радев) — Болгариянең бишенче президенты (2017 елның 22 гыйнварннан). Болгария Хәрби-һава көчләре сәргаскәре (2014-2016), 1нче класслы очучы, генерал-майор (2014). Хәрби фәннәр докторы. Болгария социалистик фиркасеннән кандидат итеп күрсәтелгән.
Румен Радев | |
---|---|
Болгария президенты | |
Вазыйфага керешкән 2017 елның 22 гыйнвары | |
Аңа кадәр | Росен Плевнелиев |
Туган | 18 июнь 1963 (61 яшь) Димитровград[d], Хасковская область[d], Болгария |
Җефет | Desislava Radeva[d] |
Белем | Георги Раковски исемендәге хәрби академия[d] һәм Академия ВВС США[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1963 елның 18 июнендә Болгариянең көньягында урнашкан социалистик шәһәр Димитровградта туган. Хасковода математика мәктәбен алтын медальгә (1982), Болгария һава көчләренең Георги Бенковски исемендәге югары мәктәбен (1987) тәмамлаган. 1992 елда АКШта Maxwell эскадрон әфисәр мәктәбендә 5 атналык башлангыч әзерлек курсы уза. 2003 елда АКШ Хәрби-һава көчләренең Air War College югары өйрәнү программасын бик яхшыга тәмамлый. Болгариядә «Очу экипапажларын тактик әзерләүне камилләштерү һәм һава һөҗүмен имитацияләү» темасына хәрби фәннәр докторлыгына диссертация яклый. Инглиз телен камил белә.
Хәрби карьерасы
үзгәртү2016 елгы президент сайлаулар
үзгәртү2016 елның августында Болгария социалистик фиркасе (оппозициядәге фирка) «Болгария өчен Яңарыш альтернативасы» белән берлектә Р. Радевны 2016 елның ноябрь президент сайлауларына кандидат итеп күрсәтә. Р. Радев II турга үтә. II турда хакимиятнең Ватандашлар Болгариянең Аурупача үсеше өчен фиркасе вәкиле Цецка Цачеваны ~59:~36 чагыштырмасында җиңеп, Болгариянең киләсе президенты итеп сайлана[1]. Вице-президент итеп Илияна Йотова сайлана.
Гаиләсе
үзгәртүI хатыны Гинка. Балалары:
II хатыны Десислава (Свиленска). Радев — Десиславаның икенче ире. Беренче иреннән улы бар[2].
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүБу мәкаләне Калып:АБ илләре башлыклары мәкаләсе белән берләштерергә тәкъдим ителә Сәбәпләр һәм бәхәс Википедия:Берләштерүгә сәхифәсендә.
Бәхәс бер атна бара (шулай ук озаграк була ала). Бәхәс башланган көн – 5.08.2024. |