Казан сынлы сәнгать укуханәсе

Казандагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы
(Казан сынлы сәнгать училищесы битеннән юнәлтелде)

Казан сынлы сәнгать училищесы, Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы (техникум), КССУ, рус. Казанское художественное училище имени Н. И. Фешина (техникум), КХУ, ингл. Kazan Art School named after Nickolai Feshin1895 елдан Казан шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы.
Казан шәһәрендә ике уку бинасы (Мөштәри урамы, 16; Карл Маркс урамы, 70) һәм Яшел Үзәндә филиалы (Яшел Үзән, Засорин урамы, 4а) бар.
Уку йорты директоры — Гыйльметдинова Ольга Александровна.

Казан сынлы сәнгать училищесы
Элеккеге исемнәр Казан сынлы сәнгать мәктәбе (1895-1917)
Казан ирекле сынлы сәнгать остаханәләре (1917-1918)
Казан югары сынлы сәнгать-техник остаханәләре (1918-1920)
Казан сынлы сәнгать-техник институты (1920-1923)
Казан сынлы сәнгать техникумы (1923-1924)
Казан архитектура-сынлы сәнгать техникумы (1924-1926)
Казан сынлы сәнгать-педагогия техникумы (1926-1930)
Татар сәнгатьләр техникумы ( 1930-1935)
Татар сынлы сәнгать техникумы ( 1935-2006)
Нигезләү елы 1895
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Казан
Адрес 420012, Татарстан, Казан шәһәре, Мөштәри ур., 16.
Сайт http://kazanartschool.ru/index.php/ru/
Уку йорты бинасы

Тарих үзгәртү

 
Сәнгать мәктәбе бинасы ХХ гасыр башында.

1895 елның 9 сентябрендә, Казан шәһәре сынлы сәнгать мәктәбе буларак, Казан шәһәр думасы һәм Казан губернаторы үтенече буенча, Россия империясенең сынлы сәнгать император академиясе президенты бөек кенәз Владимир Александрович рөхсәте белән ачыла. Мәктәпне ачуда Петербургта сынлы сәнгать академиясен тәмамлаган Н.Н. Белькович, Х.Н. Скорняков, Г.А. Медведев, Ю.И. Тиссен, А.И. Денисов (соңыннан мәктәпнең беренче рәсем укытучылары) башлап йөри[1]. Казан сынлы сәнгать мәктәбе Россия сынлы сәнгать академиясенә караган беренче урта һөнәри белем бирү йорты була.
Казан сынлы сәнгать мәктәбе 1905 елга хәтле Зур Лядский урамында урнашкан Казанның III кызлар гимназиясе (София Вагнерның шәхси гимназиясе) бинасында шөгыльләнә. 1901 елның маенда элекке Грузинский урамында (хәзерге Карл Маркс урамы) мәктәп өчен махсус бина корыла башлый. Төзелеш белән укуханә мөдире, сәнгать укытучысы Карл Мюфке (18681933) үзе җитәкчелек итә. Ул бина проектын һәм төзелеш сметасын Санкт-Петербургда сәнгать академиясендә раслатуга ирешә. Барлык төзелеш эшләре 1903 елның ноябрендә төгәлләнә. Ләкин декабрьдә янгын чыгып, бинаның түбәсе янып бетә. Янгыннан соң яңадан корганда, бинаның өске өлешенең кыяфәтенә зур үзгәрешләр кертелә[2].
Бинада сәнгать училищесы өчен мөһим булган иртәнге һәм кичке рәсем төшерү сыйныфлары, тантаналар һәм күргәзмәләр заллары, өченче катта остаханәләр өчен авыш түбәле пыяла бүлмәләр була.

  • 1917 елдан Казан дәүләт азат (ирекле) сынлы сәнгать остаханәләре.
  • 1918 елда Казан дәүләт югары сынлы сәнгать-техник остаханәләре итеп үзгәртелә.
  • 1920 елда Казан сынлы сәнгать-техник институты (рус. КХТИ).
  • 1923 елда Казан сынлы сәнгать техникумы[3].
  • 1924 елда Казан архитектура-сынлы сәнгать остаханәләре (техникум) (АРХУМАС).
  • 1926 елда Казан сынлы сәнгать-педагогия техникумы[4].
  • 1927 елда Казан театр техникумы белән берләштерелә, Казан берләштерелгән сынлы сәнгать–театр техникумы исеме ала.
  • 1930 елда Көнчыгыш музыка техникумы белән берләштерелеп, Татар сәнгатьләр техникумы дип атала, аның сынлы сәнгать бүлеген тәшкил итә[5].
  • 1935 елда Татар сәнгатьләр техникумыннан аерылып чыга, Татар сынлы сәнгать техникумы, соңрак Казан сынлы сәнгать училищесы итеп оештырыла.
  • 2006 елда Казан сынлы сәнгать училищесынә Н.И. Фешин исеме бирелә[6].
  • 2008 елда Казан сынлы сәнгать училищесы бинасында һәм аның матди базасына таянып, В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сынлы сәнгать институтының (рус. Московский государственный академический художественный институт имени В. И. Сурикова, МГАХИ) Казан филиалы да эшли башлый.
  • 2008 елда Татарстан мәдәният министрлыгы карары белән Яшел Үзән шәһәрендә Казан сынлы сәнгать училищесы филиалы (Засорин урамы, 4а) ачыла.

Бөек Ватан сугышы елларында да Казан сынлы сәнгать училищесы эшчәнлеген туктатмый.

Белгечлекләр үзгәртү

 
КССУ эмблемасы
  • Сынлы сәнгать
  • Дизайн
  • Декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелеге
  • Скульптура

Укытучылар үзгәртү


Уку йортын тәмамлаучылар үзгәртү

Казан сынлы сәнгать мәктәбе сынлы сәнгать, гравюра, архитектура, скульптура бүлекләрендә урта һөнәри уку йортлары өчен рәссам-мөгаллимнәр һәм милли мәктәпләр өчен рәсем укытучылары әзерләгән. Сәләтле шәкертләр Россия сынлы сәнгать академиясенә караган Санкт-Петербург югары сынлы сәнгать училищесынә укырга керә алган[7].

Инкыйлабка кадәр үзгәртү

  • Вадим Мизеров
  • Азарий Трапицын
  • Василий Сыромятников
  • Карлис Зале
  • Фёдор Модоров
  • Варвара Степанова
  • Александр Родченко
  • Михаил Лобанов
  • Александр Григорьев


Инкыйлабтан соң үзгәртү


Бина үзгәртү

Псевдоурыс стилендә (теремга охшатып) кызыл кирпечтән салынган 3 катлы бина. Планда бина Н хәрефенә охшап тора. Гомуми мәйданы — 5232,2 м². Бина төзелешендә иң яхшы кирпеч, известняк, ак таш кулланылган. Идәннәргә паркет җәелгән.
Бинаның архитекторы Карл Мюфке III дәрәҗә Изге Станислав ордены белән бүләкләнә (1905).
1930-1941 елларда бинада коммуналь төзелеш инженерлары институты урнаша.
1941-2004 елларда КАИның 2 нче уку бинасы булып хезмәт итә. 2004 елда Казан сынлы сәнгать училищесынә кайтарып бирелә. Башта төп фасад ремонтлана, аннары бинаның эчке корылмаларына реставрация үткәрелә.
1995 елда бина «Шәһәр мигъмарияты һәйкәле», «илкүләм әһәмияткә ия дәрәҗәле мәдәният мирасы ядкәре» дип табыла[8].

Әдәбият үзгәртү

  1. Глухов М. С. Печать и пути развития татарской советской художественной культуры 1917—1932 гг. Казань, 1974.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Аrtru.info сайтында, archived from the original on 2013-12-07, retrieved 2016-02-23 
  2. Юлия Глазырина. Карл Мюфке - архитектор и педагог. «Казанские истории», 2010 ел, 20 сентябрь
  3. РСФСР ХКШ карары, 1923 ел 10 июль
  4. АТССР мәгариф халык комиссариаты коллегиясе карары 1926 ел, 9 август
  5. ТАССР мәгариф халык комиссариаты коллегиясе карары 1929 ел, 18 ноябрь
  6. Постановление Кабинета Министров Респуб¬лики Татарстан от 16 ноября2006 г. № 551
  7. Чуаш белешмәлеге
  8. Указ Президента РФ № 176 от 20 февраля 1995 года