Википедия:Кызыклы фактлар/2018 ел
- Идегәйнең Мәскәүне камавын Тарковский «Андрей Рублёв» фильмында күрсәтә.
- ССРБ гәҗитләренең зурлыгы тематикага һәм статуска бәйле була.
- Айда урнашкан бердәнбер һәйкәл алюминийдан эшләнгән.
- Карелиядә табылган петроглифларга — 5,5 мең ел.
- Украин фольклорында татар кенәзлегенә нигез салучы образы бар.
- Вьетнам музеенда дөньяда иң күп Чам халкы сыннары тупланган.
- Бөекбритания тораташларының иң зурысының авырлыгы — 40 тонна.
- Татар әбисе-суперстар җырчы карьерасын 72 яшендә башлап җибәрә.
- Мариларның ышанулары һәм Һинд дине арасында параллельләр үткәреп була.
- Борынгы фарсы шәһәре көчле җир тетрәүгә чыдарлык итеп төзелгән.
- Дөньяда бердәнбер тулы бер фәнни мәктәпнең мемориаль музее — Казанда.
- Урта Идел буенда бердәнбер ел буе эшләүче стационар дельфинарий — Чаллыда.
- Кече Мөхәммәтшин урамы Зур Мөхәммәтшин урамыннан ике тапкыр озынрак.
- Тукай районы гербында арыслан сурәте ясалган.
- «ССРБның спорт остасы» булган 4 бертуган татар кызы Свердлауда туган.
- ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Норвегиянең ике фьорды кергән.
- Шашка уйнаучы начар күрүчеләр өчен махсус такта һәм шашкалар бар.
- Казанда 1 600 дән артык урамның өчесенең генә исеме архитекторлар хөрмәтенә аталган.
- Дөньяда санлы мәгълүматның күләме 2013 елгы 4,4 зеттабайттан 2020 елда 44 зеттабайтка кадәр үсәчәк.
- 18 яшьлек ике егетнең берсенең исеме белән Казанда урам аталган, икенчесе — атылган.
- Поляр түгәрәк артындагы шәһәрдә поляр көн 49, ә төн — 61 тәүлек дәвам итә.
- Дөньядагы 20 икмәк музееның берсе — Болгарда.
- Булачак фантаст язучы «Сталинга үлем» дигән листовкасы өчен бер ел рухи авырулар хастаханәсендә яткан.
- 1362 елгы бәрелештән соң борынгы руслар өч яңа халыкка (урыслар, украиннар, белоруслар) аерыла башлый.
- Сугыш вакытында, 1941—1944 елларда Ленинның җәсәде Мәскәүдә, мавзолейда түгел, Төмәндә саклана.
- Татар авылы мәктәбеннән 5 язучы чыккан — өчесе Тукай бүләге иясе.
- Таулы чирмеш теле ЮНЕСКО Кызыл китабына кертелгән.
- Африка Берлегендә эш теле статусын алган бердәнбер тел башта гарәп, хәзер латин язуын куллана.
- Татарстан авылында туган чирмеш Эстония орденына лаек булган.
- Кояш янындагы кайбер күренешләрне Эйнштейн механикасы гына тасвирлый ала.
- Стоиклар һәрнәрсәнең тамыры табигатькә барып тоташа дип санаганнар.
- Пасха утравындагы иң зур потның авырлыгы 82 тонна (Русиядә иң зур атлы статуя – 40 тонна).
- Русиядә узган дөнья чемпионаты финалында Хорватия җыелмасы һөҗүмчесе ике команданың капкасына да берешәр гол керткән.
- Хорватиянең беренче хатын-кыз президенты сайлауларның икенче турында көндәшен 1 % ка артык тавыш белән җиңә.
- Кокаин һәм алкогольдан дәвалангач, АКШ актрисасы унөч ел элек аерылган беренче иренә яңадан кияүгә чыга.
- Җирдә коры җир мәйданының 11 % ын бозлыклар алып тора.
- Рус тамырлы актриса Бөекбританиянең дәрәҗәле «дэйм» (Галиҗәнапның дамасы) титулына ия.
- Дөньяның иң зур мәрҗән утравы булган, 1 600 кеше яшәүче илнең Конституциясе нибары бер тапкыр үзгәртелгән.
- Яңавыл районы байрагында ат һәм Уран кабиләсе тамгасы булган алтын-сары башаклар ясалган.
- Алманиядә иң зур һинд дине гыйбадәтханәсе Гуммерсбах шәһәрендә урнашкан.
- Татар кызы язган романны татар тәрҗемәчесе татарчага тәрҗемә иткән.
- Тарихта беренче тапкыр 1959 елгы инкыйлабта катнашмаган сәясәтче Куба башлыгы булды.
- Мексикада Колумбия җырчысының бушлай концертына 200 мең тамашачы килгән.
- Кешене берничә тәүлек дәвамында йоклатмыйча җәзалау бар.
- Бөекбритания символында урнашкан төрмәнең бер генә тоткыны булган.
- Авышлыгы белән дөньяга танылган манараны төзү 60 сольдога берничә таш сатып алудан башланган.
- Америка орнитологлары җәннәт кошларын карга кошлар гаиләлегенә кертә.
- XX гасыр башында Индонезиянең үз Жанна д′Аркы булган.
- 1916 — 1937 елларда татар телендә 31 исемдә хәрби вакытлы матбугат чыга.
- Башкортстанда табигать һәйкәле юкка чыгу алдында.
- Супербатырлар турындагы фильмнар сериясе «иң табышлы серияләр» исемлегендә беренче урында.