Ленин төрбәсе

Ленин төрбәсе

Ленин төрбәсе (tat. lat. Lenin törbäse , рус. Мавзолей Ленина)(1953-1961 елларда Ленин-Сталин төрбәсе) - Мәскәүнең Кызыл мәйданында, Кирмән дивары янында урнашкан төрбә-һәйкәл.

Ленин төрбәсе - Федераль дәрәҗәдәге Мәдәни Мирас һәйкале.

Төзелеш карарыҮзгәртү

 
Агачлы Ленин төрбәсе, 1925 ел

Совет Берлеге нигезләүчесе Ленин үлгәннән соң Совет хөкүмәте карары буенча Ленин төрбәсе 1924-1930 төзелгән, башта төрбә агачлы булган. Рәсми рәвештә төрбә төзелеше фикерен Калинин тәкъдим иткән, шушы фикергә каршы Троцкий генә булган. Күбесе тарихчылар буенча ягъни Сталин төрбә төзелешенең фикерен тәкъдим иткән.

Төрбәнең баш архитекторы - А.В. Щусев.

Тарихи әһәмиятеҮзгәртү

Бөек Ватан сугышы чорында Ленин мәете Төмән шәһәренә күчерелгән, 1945 елның апрелендә Мәскәүгә кайтарылган.

Бомбалар астында парадҮзгәртү

 
Ленин төрбәсе алдында үткәрелгән 1941 елгы парад

Бөек Ватан сугышында 1941 елның 7 ноябрендә фашист һөҗүменә һәм бомбалавына карамастан Ленин төрбәсе алдында мәшһүр парад үткәрелгән. Ленин төрбәсе трибунада Сталин гаскәриләргә чыгыш ясаган. Шушы парад зур психологик мәгънәгә ия булган.


Җиңү ТантанасыҮзгәртү

1945 елның 24 июнендә Ленин төрбәсе алдында Җиңү Тантанасы үткәрелгән. Җыелма Совет полкларыннан соң гаскәриләр колоннасы 200 төшерелгән тар-мар ителгән фашист байраклары белән узып барганнар. Барабаннар тавышында бары фашист байраклары Ленин төрбәсе төбендә унаштырылган басмага ыргытылган. Ыргытучы Совет гаскәриләре махсус бияләй белән кулларында булганнар, соңрак Төрбәсе төбе су белән юып алынган булган, ә бияләйләре һәм басма яндырылган.

ТарихҮзгәртү

 
Ленин төрбәсе һәм Спас манарасы

1993 елга кадәр Ленин төрбәсе янында Беренче пост булган.

Совет заманында баш тантаналар Ленин төрбәсе алдында үткәрелә.

Хәзер Ленин төрбәсе 10-13 сәгатендә ачык, керү бушлай.

Ленин төрбәсе зур тарихи мәгънәгә (аеруча Җиңү Тантанасы белән бәйле) ия була һәм ЮНЕСКО оешмасы тарафыннан саклана.

СылтамаларҮзгәртү