Тораташ (менгир)
Тораташ (озынташ, менгир) (брет. men — таш; hir — озын) — мегалитларның гади төре, борынгы цивилизация кешеләре бастырып куйган озынча таш. Гадәттә озынташларның биеклеге киңлегеннән берничә тапкыр зуррак була.

ТасвирламасыҮзгәртү
Тораташларның берьялгызы бастырып куелганнары да, төркемләп, озынча түгәрәк яки дүртпочмак буйлап урнаштырылганнары да бар. Хәтта берничә чакрымга сузылган таш аллеялар да очрый. Соңгылары бретон телендә кромлех (киртә, койма) дип атала. Азрак очланганнары һәм шулай ук дүртпочмаклык рәвешендәгеләр дә була.
Иң гади һәм бик борынгы таш объектларга бернинди сурәт төшерелмәгән. Соңрак урнаштырылганнарында чукып ясалган бизәкләр, барельефлар һәм тормыш-көнкүреш күренешләрен чагылдырган рәсемнәр бар: таш балталар, сабаннар, көтүче таяклары һ.б.
Тарихы һәм билгеләнешеҮзгәртү
Тораташлар — кеше кулы ясаган һәм безнең көннәргә кадәр сакланып калган тәүге борынгы корылмалар. XIX гасырга кадәр аларның барлыкка килүе турында мәгълүматлар археологлар кулында җитәрлек түгел иде. Радиоуглерод дендрохронология ысулларын кулланып анализлау аларның барлыкка килү чорын төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирде: тораташлар нигездә неолит, бакыр һәм бронза гасырлары культурасына карый.
Борынгы кешеләрнең менгирларны төрле максатларда файдалануы ихтимал, аларның билгеләнеше бүгенге көндә ачыкланмаган һәм, бәлки, киләчәктә дә ачыклап булмый торгандыр инде. Аларның, әйтик, борынгы инанулар белән бәйле культ йолаларында, башка корылмаларны “әйләндереп алып саклау” өчен кулланылган булуы мөмкин. Тораташлар ниндидер рухи үзәк символикасы, биләмә чикләрен билгеләү ысулы, уңдырышлылыкны арттыру йолаларының һәм фаллик символика матди гәүдәләнеше, борынгы саклану корылмаларының бер өлеше һәм шулай ук соляр-астрономик тамгалар булуы да ихтимал, дигән фаразлар бар.