Русча-татарча хәрби терминнар сүзлеге (2000)

Русча-татарча хәрби терминнар сүзлеге (рус. Русско-татарский словарь военных терминов) — 2000 елда Казанда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан сүзлек. Кораллы Көчләрнең төрләрендә кулланылышта йөрүче 8 мең терминны эченә ала. Автор - төзүчесе — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хәрби журналист Рафис Әмерсәяф улы Могыйнов (19482013). Консультант — запастагы полковник, техник фәннәр докторы Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин. Сүзлекне бастырып чыгаруга әзерләгәндә филология фәннәре докторы Фуат Әшрәф улы Ганиев (19302016) киңәшләре белән ярдәм иткән.
Хәрби терминнар русчадан татарчага тәрҗемә ителеп кенә калмыйча, күп очракта аларга киңәйтелгән аңлатма да бирелә. Мәсәлән, «Б» хәрефенә башланган 102 терминның 60ына татарча кыскача аңлатма бирелгән.

Русча-татарча хәрби терминнар сүзлеге
Русско-татарский словарь военных терминов

Автор:

Р. Ә. Могыйнов

Жанр:

сүзлек

Оригинал теле:

рус, татар

Оригинал чыгу датасы:

2000 ел

Нәшер итүче:

ТКН

Чыгарылыш:

2000

Битләр:

151

ISBN:

5-298—00925-5

1926 елда Казанда «Русско-татарский словарь военных терминов (толмач)» нәшер ителә. Әлеге сүзлек XX гасырның беренче чирегендә татар телендә күпләп чыгарылган хәрби газеталар һәм журналлар (мәсәлән, «Сугыш хәбәрләре» (1916-1917), «Ирекле солдат» (1917), «Сугыш сафы» (1917-1918), «Кызыл Армия» (1917-1921), «Кызыл йолдыз» (1919-1920), «Кызыл яу» (1918-1919), «Солдат ялкыны» (1917-1918), «Калкан» (1923-1924) һ. б.) мөхәрририятләре өчен, шулай ук хәрби хезмәткә алынган рус телен белмәүче татар егетләрен өйрәтүче кече командирлар өчен зур ярдәмче була. Бөек Ватан сугышыннан соң Кораллы Көчләрдә булган үзгәрешләр татар телен яңа төшенчәләр, терминнар белән баета. Хәрби терминнар куллануга тәрҗемә ителмичә рус теле һәм рус теле аша Көнбатыш Аурупа телләреннән алына: рота, интервал, казарма, калибр, лекало, маневр, матрос, обойма. Сугыштан соң нәшер ителгән русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләргә хәрби терминнар бик аз күләмдә кертелә, мәсәлән, 1950 елда чыгарылган «Татарча-русча сүзлек»тә хәрби тематикага багышланган 278 сүз бар: авиадесант, амбразура, ветеран, залп, маршал, окоп, пехота, снайпер, снаряд, танк, фронт, эскадра һ. б.

Татар телендә хәрби вакытлы матбугат

үзгәртү
Төп мәкалә: Фронт газеталары

XX гасыр башында (1916 — 1937 елларда) Россиядә (РИ, Россия республикасы, РСФСР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) татар телендә 31 исемдә хәрби вакытлы матбугат (28 газета һәм 3 журнал) нәшер ителгән[1].

Бөек Ватан сугышы елларында (1941 — 1945 елларда) татар телендә 16 фронт газетасы чыгарылган[2].

Максат

үзгәртү

Сүзлек хәрби темага язучы журналистлар, тәрҗемәчеләр, язучылар, хәрби комиссариатлар, хокук саклау органнары, РОСТО хезмәткәрләре, Татарстанда урнашкан РФ саклану предприятиеләре, оешмалары эшчеләре, хәрби хезмәткә барырга әзерләнүче егетләр өчен, шулай ук мәктәпләрдә, укуханәләрдә, техникумнарда хәрби хезмәт нигезләре фәнен, югары уку йортларында хәрби әзерлек курсларын укытканда әсбап буларак куллану өчен чыгарыла.

Кушымта

үзгәртү

Сүзлекнең кушымтасында төрле халыкларның борынгы һәм бүгенге армия сугыш кораллары, техникасы, хәрби кием үрнәкләренең сурәтләре урнаштырылган. Шулай ук хәрби темага багышланган татар һәм рус мәкальләре бирелгән[3]. Кушымтада хәрби терминнарның шартлы кыскартмалары (АМОВД — һава десантын матди тәэмин итү аэродромы), А. П. Смирновның «Идел болгарларының хәрби сәнгате» мәкаләсе (кыскартылып), XII — XIII гасырлар Болгар дәүләте җирләрендәге борынгы саклану ныгытмалары картасы, җил көчен һәм диңгез торышын чагыштыру таблицасы урнаштырылган.

Абордажабордаж (ишкәкле һәм җилкәнле флот чорында: дошман корабына якынаеп кул сугышына керү өчен аңа һөҗүм ясау).

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Сафаров Р. Т. Военная лексика татарского языка.(үле сылтама) К.: ИЯЛИ АН РТ, 2015, стр. 190 — 195. ISBN 978-5-93091-185-5 (рус.)
  2. Рабит Батулла. Скандал в мастерской. «Звезда Поволжья» (1) , 7 — 13 июня 2018 года, № 21 (892), стр. 4
  3. Ринат Сәфәров. Военная лексика татарского языка.(үле сылтама) К.: ТР ФА нәшрияты, 2015, 28нче бит. ISBN 978-5-93091-185-5