Төп менюны ачу

Миге́ль Ма́рио Ди́ас-Кане́ль Берму́дес (исп. Miguel Mario Díaz-Canel Bermúdez, 1960 елның 20 апреле, Куба, Вилья-Клара, Санта-Клара) — Куба сәясәтчесе, 2018 елның 19 апреленнән КубаFlag of Cuba.svg Куба җитәкчесе, Куба Дәүләт шурасы рәисе, Куба министрлар шурасы рәисе, Куба инкыйлаби кораллы көчләре сәргаскәре.

Мигель Диас-Канель
Miguel Diaz Canel.jpg
Куба Дәүләт шурасы рәисе
Вазыйфага керешкән
2018 елның 19 апреле
Куба премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2018 елның 19 апреле
Шәхси мәгълүмат
Туган 20 апрель 1960(1960-04-20) (59 яшь)
Куба, Вилья-Клара
Сәяси фирка Куба коммунистлар фиркасе
Белем Лас-Вильястагы Үзәк Марта-Абреу университеты

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1960 елның 20 апрелендә Кубаның Вилья-Клара провинциясе Санта-Клара шәһәрендә туган. Лас-Вильястагы Үзәк Марта-Абреу университетын «мөһәндис-электрончы» белгечлеге буенча тәмамлаган (1982).

1982-1985 елларда Кубаның инкыйлаби кораллы көчләрендә.

1985 елдан Лас-Вильястагы Үзәк Марта-Абреу университетында укыта. 1986 елдан университетның Куба яшь коммунистлар берлеге комитетының генераль сәркатибе.

1992-1993 елларда Куба яшь коммунистлар берлеге Милли бюросы әгъзасы.

1994 елда Куба коммунистлар фиркасенең Вилья-Клара провинциясе комитеты беренче сәркатибе. 2003 елдан фирканең Ольгин провинциясе комитеты беренче сәркатибе.

2009-2013 елларда Кубаның югары мәгариф министры.

2013-2018 елларда Куба Дәүләт шурасы рәисенең беренче урынбасары[1].

2018 елның 19 апреленнән Куба җитәкчесе, Куба Дәүләт шурасы рәисе, Куба министрлар шурасы рәисе, Куба инкыйлаби кораллы көчләре сәргаскәре.

Гаилә хәлеҮзгәртү

I хатыны — Марта. Беренче никахыннан ике баласы бар.
II хатыны — Лис Куэста (Lis Cuesta), профессор.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү